М?кт?пк? ?зерлек т?ркеменд? ачык ш?гель


Казан шәһәре Идел буе районы
307 нче балалар бакчасы
Мәктәпкә әзерлек төркемендә
ачык шөгель:
“Автомобиль
һәм җәяүлеләр”
Тәрбияче: Шаракова В.К.
Казан 2016-2017
Бурычлар:Балаларны машина йөртүче һөнәре турында күзаллауларын киңәйтү. Төрле транспорт чараларының үзенчәлекләре белән таныштыру. Урам турындагы белемнәрен киңәйтү.Юл ике өлешкә бүленә,юл һәм тротуар, шәһәрдә урамнар күп,юл кырые төшенчәләрен аңлату. Балаларда иҗади активлык,фикерләү сәләте үстерү.Машина йөртүченең кагыйдәләре белән танышу.
Җиһазлау. Ике урамның кисешү макеты, транспорт төрләре рәсеме,төсле кәгазләр,җилем.
Дәрес барышы.
Балалар тәрбияче белән ковёрда басып торалар.
-Без барыбыз да шәһрдә яшибез.Без яши торган шәһәр ничек дип атала?
(Казан).
-Безнең шәһәрдә урамнар бик күп.Сез нинди урамнар беләсез?(Җаваплар).
Ә хәзер без сезнең белән шәһәр буенча экскурсиягә барабыз.
Балаларны макет янына чакыру.
-Менә безнең төркемдә дә шәһәр макеты ясалган.Бу макетта без нәрсәләр
Күрәбез?(Өйләр,юл,тротуар,җәяүле йөрүчеләр,агачлар һ.б)
-Искә төшерегез әле юлда нәрсәләр йөри?
(Юлда автомобилләр йөри)
-Ә тротуарда кемнәр йөри?
(Тротуарда җәяүлеләр йөри).
-Ә кешеләр юлда йөри аламы?
(Әйе,тик аерым урыннарда гына).
-Әйтегез әле,нинди транспортны юлда күреп була?
(Автомобилләр)
Безнең урамда автомобилләр
Автомобилләр зур һәм нәниләр.
Ә мин үрнәк җәяүле,
Әйдәгез юлга автомобилләр!
Ашыгырга яратмыйм мин
Һәрчак сезгә юл бирәм,
Җиңел һәм йөк автомобильләре
Ашык-пошык киләләр
Һәркемнең үз мәшәкәте
Эшкә ашыгалар иртән.
-Безнең шәһәр нинди автомобилләр йөри?
(Җиңел,йөк автомобиле,автобус,трамвай һ.б).
Тактада балалар белән транспорт төрләренең рәсемнәрен карау.
Җиңел автомобиль нәрсә өчен кирәк?
Нинди автомобиль исемнәрен беләсез?
-Йөк ташу автомобиле.(Грузовой).
-Ярдәм күрсәтү .(Скорый помощь).
-Янгын сүндерү машинасы.(Пожарный).
-Полиция.
-Автомобиль йөртүченең һөнәре ничек дип атала?(шофёр).
Һәрбер автомобиль йөртүче юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш.
- автомобиль йөртүченең юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш.
- автомобиль йөртүченең үзе белән документлары булырга тиеш. (страховой по
сис,тех талон,права), документлар булмаса ГИБДД хезмәткәрләре тоткарлый.
-Юлга чыгар алдыннан автомобиль төзек булырга тиеш.(төзек булмаса, юлга чыгарга ярамый)
- Автомобиль юл хәләкәтенә элэксә, автомобиль йөртүче туктарга, юл хәләкәте билгесе куярга тиеш.
- Автомобиль барганда телефоннан сөйләшергә ярамый.
- Автомобиль йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
-Балалар җиңел автомобильдә барганда,утырыр алдыннан нинди
Кагыйдәләрне беләсез?
- автомобильгә әти-әниләр белән утырабыз
-балалар махсус креслода утырыга тиеш
-ремень белән эләктерергә.
Балаларны макет янына чакыру
Карагыз әле,безнең урамнарда нәрсә җитми?
(светофор,юл билгеләре)
Ике юл очрашкан урын,юл чаты дип атала.(перекрёсток)
Юл чатында юл билгеләре булырга тиеш. Автомобиль йөртүче юл билгеләренә карап,икенче Автомобиль белән бәрелешмәскә,әкерен барырга тиеш.
Балалар ковёрга утыра
Уен
“Җөмләне төзеп бетер”
1. Автомобиль гараждан –чыга.
2. Автомобиль капкага –керә.
3. Автомобиль өй янына- туктый.
4. Автомобиль өй яныннан –кузгалып китә.
Кисеп ябыштыру.”Зебра”
.Уен туп белән.”Кемнең исеме чыга, шул тота”
Балалар түгәрәкләнеп баса,уртада алып баручы.Ул түгәрәктә басып торучы берәр баланың исемен әйтә һәм аңа туп ыргыта.Уенчы тупны тота һәм нинди дә булса транспорт төрен атап тупны кире алып баручыга ыргыта.Тупны тота алмаган бала алып баручы урынына баса.Уен шулай дәвам итә.
Йөмгаклау өлеше..
.