М?кт?пк? ?зерлек т?ркеменд? интеграциял?штерелг?н ш?гыль: Ел фасыллары


Тема: “Балаларны ел фасыллары темасы белән таныштыруда
интерактив технологияләр куллану”
Программа эчтәлеге:
Ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү. Кышкы табигатьнең билгеләрен билгеләү, сүз байлыгын үстерү.
Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен игътибарлык дәрәҗәсен үстерү.
Тәрбиячене тыңларга өйрәтү.
Балаларның үзләре белгән әкият буенча тамашалар уйнау, әсәрнең төп идеясын аңларга өйрәтү.
Балаларда рухи күтәренкелек тәрбияләү.
Җиһазлау: интерактив такта, битлекләр, костюмнар, декорация
Шөгыль барышы:
Исәнләшү.
Хәерле көн, балалар!
Хәерле көн, Динә Сәләхетдиновна!
Хәлләрегез ничек, балалар!
Әйбәт, рәхмәт!
Тәрбияче: Балалар, карагызчы күпме апалар килгән безнең бакчабызга, әйдәгез әле бергәләп исәнләшик.
Балалар җавабы: Исәнмесез.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, ел фасылларын искә төширик. (1 нче слайд)
1 бала кыш турында табышмак әйтә (2 нче слайд)
Һәр җир карланган.
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран, -
Бу кайчак булган?
Балалар җавабы: Кыш
Тәрбияче тарафыннан кыш турында шигырь укыла.
Иң беренче фасыл - кыш
Килә безгә котыптан.
Башка бүрек киертә,
Йөртә туннан, толыптан. (Рәсем буенча сөйләшү)
Балалар кыш айларын искә төшереп, тактада күрсәтеп үтәләр. (3 нче слайд)
Тәрбияче: Хәзер балалар, интерактив такта кулланып, кышкы табигатьнең билгеләрен карап үтәбез һәм отып калып рәсемдә сурәтләп тә күрсәтәбез. (4,5 нче слайдлар)
Физкультминутка:
Ыш-ыш-ыш.
Безгә килде салкын кыш.
Су-су-су,
Суыкта битләр алсу.
Дидактик уен: “Нәрсә артык” (6 нчы слайд)
Тәрбияче: Дөрес балалар, әфәрин. Ә хәзер чана, чаңгы шуарга тауга барабыз һәм сорауларга җавап бирәбез. (7,8,9,10 нчы слайдлар)
Тәрбияче: Әфәрин балалар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Сезгә кояш елмая, күзләрен кыса. (11 нче слайд). Балалар, мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, ә сез уйлап җавабын әйтерсез.
Кыш буе яткан карларга
Эререгә җитте вакыт
Күктә кояш елмая,
Бу кайсы вакыт?
Балалар җавабы: Яз!
Тәрбияче: Дөрес балалар!
Кыш артыннан яз килә,
Яз җиткәч, кояш көлә.
Кар эри, сулар ага Җан керә бар дөньяга!
Балалар, әйдәгез әле, яз җиткәч, язгы урманда нинди күренешләр була икән? Кунакларыбызга күрсәтеп үтик.
“Яз килә” җыры башкарыла
Катнашалар: Автор, Төлке, Куян һәм аның балалары, Эт, Аю, Керпе, Тиен, Әтәч.
Автор: Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар.
Матур яз җиткән – Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган. Ул үзенең балалары белән рәхәтләнеп яшәп яткан вакытта, төлкенең башына бер уй килгән. Төлке куянны һәм аның балаларын өеннән куып чыгарырга булган һәм сөйләнеп куянның өе янына килгән.
Автор: Төлке ишек шакый, куян чыга.
- Исәнме, Куянкай!
- Исәнме, Төлкебикә! (Төлке елаган була) Төлкебикә, син нишләп елыйсың?
- Дөрли яз бөтен көченә,
Тамчыларын тамыза Боздан төзелгән өемнең Түбәләренә яшь агыза. Шулай тамчы тама-тама өем эреде, кунып чыгарга рөхсәт итмәссеңме икән?
Куян: Әйдә, Төлкебикә, рәхим ит! (Куян балалары бииләр)
Төлке (Өйгә керә һәм куян балалары белән шаярта)
Куянкайлар нинди матурКулыма бер алыймчыАларны назлап сыйпый-сыйпыйКуеныма салыймчы!
Куян: Юк, юк! Тукта, тимәМинем куянкайларымаҖәберләмә нәниләрне!
Ашый күрмә ялгышЧакырырмын әткәләренТөлке: Һай! Бигрәк куркыттын, чыгып кит моннан.
Автор: Куян елый-елый бара икән, Акбайның юлда җырлаганын ишетеп, туктап калган. (җыр «Ямьле яз», Н.Гайсин сүзләре, Ф. Фәизова музыкасы)
Акбай: Исәнме, куянкай!
Куян: Исәнме, Акбаем!
Эт: Куян, куян, куянкай Нигә качкан төскәең,
Нигә яшьле күзкәең?
Куян: Эшләр харап Акбаем,
Өйдән куды хәйләкәр Шуңа качкан төскәем,
Шуңа яшьле күзкәем.
Эт: Елама, Куянкай! Мин аны куып чыгарырмын! Әйдә киттек.
Автор: Алар куянның өе янына киләләр.
Эт: Килдем мин маэмай!
Кара борын Акбай,
Төлкебикә, сине тешлим,
Куяннарны рәнҗетергә бирмим.
Автор: Ә төлке аларга мич башыннан
Төлке: Мич башыннан төшәм
Бер куянны ашап бетерәм.
Куян: Юк, юк! Тимә минем куянкайларыма.
Автор: Эт белән Куян курыкканнар. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа аю очраган.
Аю: Исәнме, куянкай!
Куян: Исәнме, дускаем!
Аю: Куян, куян, куянкай!
Соры синең тункаең,
Йомшак синең йоннарың,
Нигә яшьле күзләрең?
Куян: Эшләр харап Аюкай,
Өйдән куды хәйләкәр Бар минем куянкайлар Төлкедән коткар зинһар.
Аю: Мин көчле, мин кыю Мин батыр аю Хәзер үзем барам
Төлкене өйдән куып чыгарам
Автор: Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.
Аю: Мин урман патшасы Кулыма телефон алам Барлык дусларымны
Ярдәмгә чакырам
Төлке: Мич башыннан төшәм, бер куянны ашап бетерәм.
Автор: Аю белән Куян курыкканнар. Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа керпе очраган.
Керпе: Исәнме, куянкай!
Куян: Исәнме, дускаем!
Керпе: Куян, куян, куянкай!
Кыска тәпи, озын колак Җәен соры, кышын ак Нигә син болай елак?
Куян: Үзең бүрек кебек кенә Кигән туның энәле,
Булдыра алсаң өемнән Куып чыгар Төлкене.
Керпе: Бакчабызны тычканнардан Корткычлардан саклыйм мин
Энәләрем бик күп минем
Төлкедән курыкмыйм мин.
Автор: Керпе белән Куян кайры өйгә киткәннәр.
Керпе: Хәйләкәр, чык өйдән Мылтык шартлавын ишеттемБик-бик ерактаӘнә теге яктаАвтор: Ә төлке аларга мич башыннанТөлке: Мич башыннан төшәм, бер куянны ашап бетерәм.
Автор: Керпе белән Куян курыкканар. Куян елый-елый тагын киткән. Аңа тиен очраган.
Тиен: Исәнме, Куянкай!
Куян: Исәнме, дускаем!
Тиен: Урмандагы зур койрыклы Мин җитез тиен Агач башларында яшим Кышын-җәен. Куянкай, нигә елыйсың?
Куян: Бар иде өйләребез бер заман Төлкенеке боздан, минеке кайрыдан Ямьле яз җитте, кояш ныграк җылытты Төлкенең өе эреп бетте.
Кунып чыгарга рөхсәт сорады Үземне өйдән куып чыгарды.
Тиен: Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын.
Автор: Алар кайры өй янына киткәннәр.
Тиен: Агачлардан агачларга Сикереп үтәм Чикләвекләр ашап шунда Гомер итәм Әгәр кирәк булса Дусларыма ярдәм итәм!
Бар, төлке, чыгып кит!
Төлке: Һай! Бигрәк куркыттың. Мич башыннан төшәм,
бер куянны ашап бетерәм.
Автор: Тиен белән Куян курыкканнар. Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән, җыр тавышы ишетеп туктап калган. (Җыр « Бии итек-читекләр» М. Минһаҗев музыкасы, Ш. Галиев сүзләре).
Әтәч: Исәнме, Куян!
Куян: Исәнме, дускаем!
Әтәч: Мин ӘтәчБик иртә торам
Кикрикүк!
Кикрикүк!
Бик матур итепСузып кычкырамОчып менәмКойма башынаҺәркем сокланаМинем тавышыма
Мин тирә-яккаБорылып карыймКем нәрсә эшли,
Һәммәсен барлыйм- Кикри-күк. Нигә елыйсың, Куянкай.
Куян: Әтәчем, дускаем!
Харап минем эшләремХәйләкәр кулындаМинем куянкайларым.
Әтәч: Әйдә, киттек, мин аны куып чыгарырмын.
Автор: Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган.
- Кикри – кү-ү-к!
Әтәч: Хәйләкәр чык өйдән Сиңа тавык-чеби китерәм,
Туйганчы ашарсың
Рәхәтләнеп яшәрсең.
Төлке: Көлтә-көлтә койрыгым
Бик шатланып чыгамын
Әтәч алып килгән
Тавык-чебине аламын.
Автор: Төлке тавыкларны алырга дип чыга, шул вакытта куян балалары әниләре янына качалар, ә тавыклар йөгереп китәләр. Төлке әтәчтән куркып кала.
Куян: Балаларым, йомшакларым
Бигрәк ачыкканнар
Тукта әле, алып килим
Бакчадан кишерләр.
Автор: Аңа төлке очрый.
Куян: Тукта әле, такыр юлда Кемдер селкенә Тотмасын, хур итмәсен Качыйм тиз генә.
Төлке: Куян, куян, нигә болайКачасың? Кая?
Мин төлкене санадыңмыӘллә усалга?
Куян: Нигә монда торасың,
Нишләп утырасың?
Төлке: Мин генә хәйләкәр дип,
Ялгыш уйламаХәйләкәрне дә җиңәләрКайчак дөньядаҮзем кишер алып килдемМенә карагыз!
Тигез итеп бүлеп бирәмТәмләп ашагыз!
Сезнең белән дуслашыпБергә - бергә яшәрбез!
Куян: Тукта, тукта!
Мактанырга ашыкмаДуслашып яшәр өченЯңадан шулай шаяртмаТөлке: Һичбер кемгә тими торган Мин юаш төлке Бары синнән сорый торган Сүзем барлыкка килде.
Куян: Вакытым да юк-югын,
Балаларым ач бүген Ярый, тынлыйм инде сүзеңне Тагын шулай хәйлә итсәң Аучыга бирәм үзеңне.
Төлке: Койрыгым сырлы,
Хәйләм дә күп төрлеШулай да, дусларым,
Гафу итегез мине.
Куян: Гафу итәм бу юлга
Сабак булсын бу безгә.
Автор: Барлык-җәнлекләр Төлкенең шаяртканын гафу итеп, дус-тату яши башлаганнар. ( Җыр “Күңелле балачак” Г. Латыйп сузләре, И. Шәмсетдинов музыкасы).