Зурлар т?ркеменд? с?йл?м телен ?стер? буенча ш?гыль Яз турында ??г?м?


Тема: Яз турында әңгәмә.
Максат: балаларның бәйләнешле сөйләмне үстерү.
Бурычлар: Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту. Сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү. [Р] авазын дөрес әйтүне ныгыту. Балаларны терек булмаган табигатьтәге мәгълүматлар белән таныштыру. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.
Сүзлек эше: җепшек, ерганак, гөрләвек.
Алдан башкарылган эшләр: яз турында шигырьләр, хикәяләр уку; тема буенча рәсемнәр карау; табышмаклар, хикәяләр карау.
Җиһаз: “Яз” темасына мнемотаблицалар, ел фасыллары турында рәсемнәр; тәҗрибә өчен: көзге, термос, тәлинкәләр, салфеткалар, 2 стакан, кар, боз, су.
Шөгыль барышы:
– Балалар, бүген безгә ерактан саескан очып килгән. Ул безгә яз килде дигән шатлыклы хәбәр алып килгән. - Ә сез яз килгәнгә шатмы? - Ә хәзер бу хәбәрне шатлыклы итеп әйтеп күрсәтегез әле. “Яз килде!”- Саесканның сезгә тагын бер серне ачасы килә. Сезгә бүген бер-берсе белән бик дус 4 бертуганның киләсе килә ди. Хәзер шуларның берсе турында табышмак тыңлап китегез әле.
Табышмаклар әйтү.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар.
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара?
(Яз).
Яз картинасы куела.
-Ә хәзер калганнарын тыңлап китегез. (табышмакларны балалар әйтәләр).
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчак туган?
(Кыш).
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана-
Бу кайчак була?
(Көз).
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчак була?
(Җәй).
Ел әйләнәсе бу дуслар бер-берсен алмаштырып киләләр.
-Балалар, безнең дуслар дөрес тәртиптә торалармы?
-Нәрсә булган? Яздан соң кыш киләме?
(Балалар рәсемнәрне дөрес эзлеклелектә куялар)
–Балалар яз килгәнен каян беләбез?- Табигатьтә нинди үзгәрешләр була?- Ә хәзер мин сезгә язның билгеләрен санарга тәкъдим итәм. Ләкин җөмләгез “Яз көне” дип башланырга тиеш. (Схема белән эш).
Яз көне кояш ныграк җылыта.
Яз көне шаулап гөрләвекләр ага.
Яз көне карлар эри.
Яз көне агачлар яфрак яралар.
Яз көне түбәләрдән тамчылар тама.
Яз көне беренче чәчәкләр, умырзаялар чыга.
Яз көне җылы яклардан кошлар кайта.
Ял минуты “Яз җитте”.
Д/у “ [р] авазы кайда яши?”
Умырзая сүзе ничә иҗектән тора? [р] авазы ничәнче иҗектә?
Гөр-лә-век, кар-га, сы-ер-чык, яф-рак, кар, яң-гыр, а-гач-лар.
–Ә хәзер өйдә әзерләп килгән яз турындагы хикәяләрегезне тыңлап китик.(3-4 балаланың хикәясе)
Сүзлек эше.
Ерганак, җепшек, гөрләвек.
Электрон физ.минутка (күзгә зарядка)
Тәҗрибә үткәрү
-Яз көне безнең кояш нинди була?
-җылы, ягымлы, нурлы, сары, язгы, якты,
-Кояш елмайды, безнең җирне җылытты. Ә кояш җылыткач кар нишли? (Эри).
-Эрегән кар нинди була?
-Җепшек, пычрак, соры, көпшәк, салкын.
- Кояшның җылы нурлары астында карга авырга туры килә.Ул эри. Карның нишләгәнен, нәрсәгә әверелгәнен , без, хәзер тәҗрибә үткәреп белербез.
1нче тәҗрибә. Кар- ул су.
Бүлмәгә кар алып керелә. Балалар карны учларына салалар һәм аның белән нәрсә булганын карыйлар.
2 нче тәҗрибә. Боз-ул каты су.
-Балалар бозларыгыз әкренләп кечерәя бара һәм алар нәрсәгә әйләнә?
-Кар тизрәк эредеме, әллә бозмы? (кар тизрәк, ә боз озаграк).
Кар белән бозны сулы стаканга салып, кайсысының авыррак икәнен ачыклыйлар.
3 нче тәҗрибә. Пар- ул да су.
Кайнар су белән термосны ачып, аннан чыккан парны карау. Пар өстенә көзге куеп, көзгедә барлыкка килгән тамчыланы күрсәтү.
-Димәк, балалар парда су. Су парга әверелә һәм һавага күтәрелә. Аннан ул безгә кыш көне кар булып ява, ә яз, җәй һәм көз көне яңгыр булып ява.
10. Йомгаклау.
Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?
Нинди эшләр башкардык?
Тәҗрибә ярдәмендә суның нинди үзенчәлекләрен белдек?
Булдырдыгыз!