Классный час на татарском языке Спорт — с?лам?тлек нигезе


Тема: Спорт - сәламәтлек нигезе.
Максат: Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү.
 Дәрес барышы: ачык сыйныф сәгате әңгәмә- дәрес тибын-да үтә.   Укытучы: -Хәерле көн, укучылар. Белгәнебезчә, 2013 елнын июль аеныдаУниверсиаданы каршы алдык.Сез безнең башкалабыз Казанда узган, безне дөньяга таныткан ярышлар турында нәрсә беләсез?
(Бу сорауларга укучылардан көтелгән җавап үрнәкләре)
Универсиада” сүзе «университет» һәм «олимпиада» сүзләре кушылып барлыкка килгән икән. ФИСУ (фр. Fédération Internationale du Sport Universitaire (FISU)) Универсиаданы халыкара спорт һәм мәдәният фестивале дип билгели.
► Универсиада 17-28  яшьтәге студентлар һәм аспирантлар өчен 2 ел саен уздырыла, әһәмияте һәм вәкиллек киңлеге буенча Олимпия уеннарыннан соң икенче урында тора. Студентлар уеннары җәйге һәм кышкы Универсиадага бүленә.
► Ярышлар Халыкара студентлар берлеге (ИСУ) (инг. The International Students Union (ISU)) җитәкчелегендә Яшьләр һәм студентлар халыкара фестивале кысаларында үткәрелә. Рәсми атамалары — Дөнья студентлар уеннары (инг. World Student Games). Уздырылган урыннар: 1947 Прага,  Чехословакия; 1949 Будапешт,  Маҗарстан; 1951 Берлин,  ГДР; 1953 Бухарест,  Румыния; 1954 Будапешт,  Маҗарстан; 1955 Варшава,  Польша; 1957 Мәскәү,  СССР; 1959 Вена,  Австрия; 1962 Хельсинки,  Финляндия.
1973 елда VII Җәйге Универсиада Мәскәүдә үтә. 2013 елның XXVII Җәйге Универсиадасы уздырылу урыны - Татарстан башкаласы Казан шәһәре.
Универсиада дәрәҗә өчен булса, саулыгыбыз үзебез өчен бик кирәк!Бүген без сыйныф сәгатен “Спорт- сәламәтлек нигезе.” темасына багышлыйбыз.    Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә  һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак.Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе.Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый.Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк.Укучылар,әйтегез әле, кеше сәламәт булып калсын өчен нәрсәләр эшләргә тиеш?Бу сорауларга укучылардан көтелгән җавап үрнәкләре:-    Дөрес тукланырга кирәк.-    Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга.-    Көндәлек режимны үтәргә.-    Яхшы итеп ял итәргә.-    Чиста, пөхтә булырга.-    Спорт белән шөгыльләнергә.-    Һәр көнне иртән физик күнегүләр ясарга.-    Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмас-ка, гомумән, начар гадәтләрне булдырмаска.-    Стрессларга бик бирелмәскә,аннан котылу чараларын белергә. Укытучы: Рәхмәт, балалар.Фикерләрегезне ачык итеп әйтәбелдегез.Ә без хәзер спорт темасына аерым тукталып китербез.Чөнки спорт кеше тормышында аерым урын алып торырга тиеш.Спорт- ул сәламәтлек нигезе.Әйдәгез әле, укучылар, әйтеп карагыз, сез нинди спорт төрләрен беләсез?( Укучылар үзләре белгән төрле спорт төрләрен санап китәләр.)  Укытучы:Бик яхшы, балалар.Сез бик күп спорт уеннарын беләсез икән.Спортның сәламәтлек нигезе икәнен безнең тарихи шәхесләребез, хөкүмәт җитәкчеләре дә онытмаганнар.Башкаларга үрнәк булырлык итеп спорт белән шөгыльләнгәннәр алар.Ә хәзер менә алар турында бер чыгыш тыңлап китик.
(Алдан ук әзерләнеп килгән укучылар чыгыш ясый.)  Беренче укучы чыгышы: “ Баксаң, әле спорт сүзе барлыкка да килмәгән заманнарда ук рус дәүләте башында торучылар спорт уеннары яраткан.Русларның беренче спортчылары – феодаллар ау белән ит өчен түгел, кызык өчен шөгыльләнгәннәр.Явыз Иван күп вакытын ауда уздырган, патша Алексей Михайлович лачын авы буенча устав та төзегән хәтта.   Патша-коткаручы Александр II дә төз атучы булган.Ул 50 адым ераклыктагы җәнлекне атып үтерә алган.Ә Александр III балык тоту белән җенләнгән.Аның өчен күлләрдә махсус форель үрчеткәннәр.Шунда ул көненә 60- 80 балык тота торган булган.   Петр I дә ауга мөкиббән кеше булган.Бик хәрәкәтчән, Энергияле ир, Голландиядән күреп, бильярд уенын үз иткән.Россиягә кайткач, ул тиз генә бильярд өстәле ясарга боерган.Ул шулай ук җилкәнле спортны да модага керткән.   Екатерина II Россиянең беренче бобслеисткасы исеменә дәгъва итә алган.Махсус аның өчен чана таулары ясый торган булганнар.Ә аның оныгы Александр I не атта йөрергә, йөзәргә, кылыч белән сугышырга өйрәтү ягында булган ул.  Икенче укучы чыгышы: Николай II гә инглизчә тәрбия биргәннәр: ул гимнастика, атта йөрү, теннис белән шөгыльләнгән.   Сталин бильярд уйнарга яраткан.Яшь чагында ул бик яхшы боксчы да булган.   Карап торышка, спорттан бик ерак булып күренгән Хрущёв яшьлегендә велосипедта йөрергә яраткан.   Ә Леонид Брежнев ауга һәвәс булган.Аның суда йөзәргә, автомобильдә  узышырга яратуын да беләләр.Ул суда үзен балык кебек хис иткән һәм гомеренең соңгы елларында да 1 км чамасы араны йөзеп үтә алган.    Укытучы:Рәхмәт.Бик кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдыгыз.Балалар, ә менә бүгенге көндә спорт белән кайсы җитәкчеләр шөгыльләнә икән?(Укучылардан көтелгән җавап үрнәкләре түбәндәгечә)- Хәзерге призедентыбыз Владимир Путин дзюдо беләншөгыльләнә һәм тау чаңгыларында шуа.-     Дмитрий Медведев бассейнга йөри,тренажер залында шөгыльләнә.Яшь чагында ул штанга күтәрү белән дә мавыккан булган- Минтимер Шәймиев тә спортка битараф түгел.Ул чаңгыда шуарга, бассейнда йөзәргә ярата, шахмат уенын да үз итә.-    ТР ның презеденты Рөстәм Миңнеханов автомобиль узышлары буенча спорт мастеры, Россия чемпионаты призеры.-    Казан мэры Илсур Метшин инде ун еллап бильярд белән кызыксына.Шулай ук футбол һәм хоккейны да үз итә шәһәр башлыгы.   Укытучы:Бик яхшы, балалар.Спорт өлкәсендә бик күп нәрсәләр беләсез икән.Ә хәзер без сезнең белән ял итеп,кроссворд чишеп алабыз.(Кроссворд тактада күрсәтелә.)   Укытучы:Балалар, сез бүгенге көндә танылган спортчы-лардан кемнәрне беләсез? (Шушы темага кыскача сөйлә-шеп алу.)( Галимҗан Хөсәенов, Ренат Дасаев, Руслан Нигъмәтуллин) Укытучы: Балалар, сезнең гаиләгездә спорт нинди урынны алып тора? (Балалар үз фикерләрен тулы итеп әйтеп бирә-ләр.) Бик әйбәт,күрәсез, сез барыгыз да спортны яратасыз икән.Кыскасы, сезнең гаиләләрегезне “ Әти- әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” дип атап була.   Йомгаклау:
Балалар, шуны яхшы аңлагыз: бары тик сәламәт кеше генә үзенең Туган илен һәрчак яклый һәм саклый алачак.Туган илне саклау - безнең иң төп бурычыбыз.
Без сәламәт, шат яшәгәндә безне яраткан һәркөн күреп йөргән һәммә кешегә дә күңелле булачак. Бүгенге класс сәгатендә катнашкан барлык укучыларга да рәхмәт әйтәсем килә, үзегезнең сәламәтлегезгә кагылышлы мәгълүматлар алгансыздыр дип уйлыйм.Мин сезнең тормышка белемле булып кына түгел, сәламәт булып та аяк басуыгызны телим. Киләчәктә үзегезнең тормышыгызда дөрес адымнар кулланып сәламәт яшәвегезне теләм калам. Авырмагыз, исәнлек- саулык сезгә!
Сау булыгыз! Яңа очрашуларга кадәр!