«Шома бас» методик кулланмасы буенча уртанчылар т?ркеменд?музыка эшч?нлегене? барышы.


«Шома бас» методик кулланмасы буенча уртанчылар тәркемендәмузыка эшчәнлегенең барышы.
Максат. Балаларда бию хәрәкәтләрен музыка ритмына туры китереп, сәнгатьле башкарырга өйрәтү, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләрне төрләндерә алу сәләтен ачып, иҗат итү мөмкинлеген үстерү.
Бурычлар:
Музыканың темп һәм характерына аңларга өйрәтү,
Партнер белән бергә хәрәкәт итү,
Иңади активлаштыру.
Балалар “Бию көе”т.х.к. залга керәләр. Түгәрәк буйлап аяк очына басып йөриләр.
М.Җ. ИсӘнмесез, балалар. Музыка дәресен башлыйбыз. Әйдәгез әле түгәрәк ясап басыйк.
(Балалар түгәрәк ясап басалар.)
М.Җ. Башта ,балалар, без сезнең белән өйрәнгән хәрәкәтләрне кабатлыйбыз. Искә төшерик әле, без сезнең белән дәрескә кергәндә ничек итеп керәбез Әле?
Б-р җав.
М.җ. Әйе, матур итеп, әкрен генә аяк очларына басып керәбез. Йә, әйдәгез әле, дөрес итеп бастык, түгәрәк буйлап йөрибез. Безнең кызларыбыз, күлмәк итәген бармак очлары белән генә Як-яктан җиңелчә тота. Ә малайларыбыз, ике клын да артка сузып биленә куя. Бии башлаганчы, аякларның торышы: беренче позициядә.Аяк очларына басып гади адымнар белән алга таба барабыз. Башладык!
М.җ. баянда салмак т.х.к. уйный. Балалар түгәрәк буйлап аяк очында йори.
М.Җ. Идәнгә карамыйбыз, башларны югары күтәрәбез, аркалар төз.Көйне тыңлыйбыз. Афәрин, булдырдыгыз. Ә хәзер көй үзгәрә, без аяк очларында, бер-бер артлы җиңелчә генә йөгерәбез. Булдырдыгыз, балалар. Афәрин! Түгәрәкне матурладык. Аяклар бергә. Бүген без сезнең белән яңа күнегү өйрәнәбез. Ул безнең “Күтәрелү” дип атала. Игътибар белән мине тыңлыйбыз.Аякларны бергэ куйдык. “Бер” дигәндә- аяк очларына күтәреләбез, “ике” дигәндә- төшәбез, бөтен аяк табаны белән басабыз. Хәрәкәт бер урында гына башкарыла. Гәүдә туры тора, малайларның куллары артта- билдә, кызлар- итәкләрен тоталар. Миңа карагыз әле, башта мин сезгә күрсәтәм.
М.җ. “Күтәрелү” күнегүен күрсәтә. Балалар карап тора.
М.җ. Ә хәзер әйдәгез, көйсез генә минем белән бергә эшлибез. Бер, ике.( балалар, м.җ. белән бергә эшләп карый).Ә хәзер көйгә кушылып эшлибез.Булдырдыгыз. Искә төшерик әле, узган дәрестә без сезнең белән нинди хәрәкәт өйрәндек әле? “Чүгү” хәрәкәте, шулаймы?. Кем миңа ул хәрәкәтне ясап күрсәтер микән? Әйдәле, Инсаф, күрсәт әле безгә. Дөрес итеп бастык, аяклар бергә, гәүдә төз. Ә без, балалар, кул чабарбыз.
Бер бала “Чүгү” хәрәкәтен көрсәтә. М.җ. Баянда бию көе башкара.
М.җ. Тагын кем күрсәтер микән?( Бер бала күрсәтә) Ә хәзер малайлар, барыгыз да уртага керегез әле. Сез “Чүгү” хәрәкәтен башкарырсыз, ә кызлар кул чабып торыр.
Малайлар барысы да уртага кереп хәрәкәтне кабатлый.
М.җ. Ә кызлар белән нинди хәрәкәт өйрәндек әле? Кем искә төшерә? Наилә күрсәтсен әле безгә.Уртага чык, Наилә. “Баш-үкчә” хәрәкәтен өйрәндек. Аяклар бергә, куллар итәктә. Баш,үкчә,баш,үкчә ясадык, шулаймы? Бер дигәндә- баш, ике дигәндә- үкчә. Әйдә Наилә.
Бер бала уртага чыгып күрсәтә, м.җ. баянда уйный.
М.җ. рәхмәт, Наилә. Ә хэзер бөтен кызлар да бергә эшли. Бу хәрәкәтебез- кызлар хәрәкәте. Шуңа кызлар гына ясый.( кызлар “баш-Үкчә” хәрәкәтен ясый).
М.җ. Арыдыгызмы? Әйдзгз әле, уйнап алыйк. “Әйлән-бәйлән” уенын уйныбыз. Җитәкләшегез.
УМК. “Әйлән –бәйлән” уены. (Түгәрәк, буйлап җитәкләшеп йөриләр, култыклашып әйләнәләр)
М.җ. Ә хәзер, кызлар кул чаба, малайлар-чүгә.Бер-беребезгә борылып бастык. Аннан култыклашып әөләнәбез.Башладык.(балалар кушылган хәрәкәтләрне башкаралар) Бер0беребезгә башларны идек. Балалар, менә шуның белән безнең бүгенге дәресебез тәмам. Җитәкләшеп ,әкрен генә бүлмәгә чыгабыз. Саубулыгыз.
Бию көенә аяк очларына басып чыгып китәләр.