Халыкара туган тел к?нен? багышланган ?д?би кич?


Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә
Тема:   “Иң гүзәл  тел- туган  тел” (Халыкара Туган тел көненә  багышлана)
Максат:     
 1. Укучыларны мәдәниятле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү, туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша  укучыларга ана телләрен өйрәтү.
2. Эчке матурлыкка омтылу хисе уяту, иҗади сәләтләрен үстерү.
3. Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ  тудыру.
Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш, туган тел турында плакатлар.
Катнашалар: I, II курс студентлары, укытучылар.  
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Студентлар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, татар халык милли көйләре яңгырап тора.    Сәхнә түренә “Иң гүзәл  тел- туган  тел” дип язылган.   Залда   “Теле барның- иле бар”, “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем”, “Тел – безнең гомер юлдашыбыз” плакатлары эленгән.
Бәйрәм ” Туган тел ” җыры белән бәйрәм башлап җибәрелә.
1 а.б.:        
Хәерле көн димен барчагызга,
Кояшлы көн телим гөлләргә,
Сөйкемлелек телим яшь кызларга
Ә батырлык сезгә - егетләргә!
Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар,  туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!
2а.б:     Добрый день, дорогие друзья! Мы приглашаем вас на праздник, посвященный Международному дню родного языка! Международный день родного языка, провозглашенный Генеральной конференцией ЮНЕСКО в ноябре 1999 года, отмечается каждый год с февраля 2000 года для содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию.
1 а.б.:  Бу көн һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда   1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.
2а.б.: Этот праздник не только сближает, но и объединяет различные национальности. Каждый народ воспевает свой родной язык!
Мне с малых лет знаком искусный
Богатый, светлый, дорогой
Язык великий, нежный, русский
По жизни я иду с тобой.
Я первый раз его услышал
От мамы, что всегда со мной
И потому он мне так близок
Любимый, добрый и родной.
1 а.б.:   Туган-үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә нәкъ менә туган тел ярдәм итә. Бүгенге бәйрәмебез – телдән журнал һәм ул берничә бүлектән тора. “Иң гүзәл  тел- туган  тел” дип аталган журналыбызның беренче битен ачабыз. Ул – “ Тел – безнең гомер юлдашыбыз” дип атала. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел кешелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә.
2а.б.
Родной язык – святой язык,
Отца и матери язык!
Как ты прекрасен! Целый мир
В твоем богатстве я постиг!
Родной язык! Родной язык!
С тобою смело шел я вдаль,
Ты радость возвышал мою,
Ты просветлял мою печаль!
(Р. Миңнуллинның “Туган телемә” шигыре укыла,
татар халык көе талгын гына уйнап тора)
1 а.б.: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
2 а.б.: Великий татарский поэт Габдулла Тукай понимал, как важно для татарского народа приобщение к русской и мировой культуре, сближение его с другими народами и их языками.
Нам издавна другом был русский народ,
И разве конец этой дружбе придет?
Нет, мы родились и растем в вышину,
Нанизаны словно в нитку одну! 
(татар халык җыры)
1 а.б.:   Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18нче–19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән. Беләсезме дөньяда ничә телдә сөйләшәләр? Хәзерге көндә дөньяда 5 меңнән артык телдә сөйләшәләр, ә миллионнан артык кеше сөйләшә торган телләр -19. Кытай, инглиз, рус, испан, һинд, япон, татар телләре шундыйлар рәтенә керә. Татар теле – төрки телләрнең берсе. Төрки телләргә башкорт, казах, ногай, карачай, комык, якут, үзбәк, төрек, кыргыз, хакас, тува, уйгыр, чуваш, гагауз, әзербайҗан һ. б. телләр керә.
2а.б.: В нашей республике проживают представители более 115 национальностей и народностей. Все они живут в мире и согласии друг с другом. И цель их одна – передать мудрость, накопленную веками – своим потомкам.
1 а.б.:   Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
(Х.Туфанның “Туган тел” шигыре укыла,
татар халык көе талгын гына уйнап тора)
1а.б.: Журналыбызның киләсе бите “Тел күрке – мәкаль” дип атала. Халкыбыз элек – электән тапкыр, зирәк булган. Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Халык мәкальләрендә хикмәт бар. Ул үзенә халыкның акылын, тәҗрибәсен, хикмәтле сүзләрен җыйган, шуны энҗе итеп тезгән.
Мин сезгә мәкальләрнең башын тәкъдим итәм, сез дәвам итегез.
Туган тел – үзем өчен, башка тел – …… (көнем өчен).
Без пословицы не проживешь, .................. (от пословицы не уйдешь).
Һәр илнең ачкычы – тел, телен белгән …… (ил ачар).
Ветер горы разрушает, ...................................(слово народы поднимает).
Тәмле тел таш яра, тәмсез тел ……….. (баш яра).
Видна птица по перьям, ......................................(а человек — по речам).  
Алтыда белгән ана телен ……… (алтмышта да онытмас).
Беседа дорогу ..............................................................(коротает). 
Туган телен кадерләгән халык……. (кадерле булыр).
В добрый час молвить,....................................(в худой — промолчать).
Тел – белемнең ачкычы …… (акылның бәллүр баскычы).
В многословии не без .......................................(пустословия).
Иң татлы тел – туган тел …… (анам сөйләп торган тел).
Кто не господин своему слову, ........................(тот не человек).
Теле барлар халык булган, теле юклар …… (балык булган).
Ананың балага биргән иң зур бүләге….. (тел).
- Рәхмәт, туган тел турында мәкальләрне яхшы беләсез икән!
(Баянда татар халык көйләре уйнала)
Студентлар чыгышы:
Журналыбызның киләсе бите “Тел турында күренекле кешеләр” дип атала. Әйе, тел турында күренекле кешеләр мөһим фикерләр әйтеп калдырган. “Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын белсен”, - дигән Каюм Насыйри.
Ә менә бөек рус педагогы К.Д. Ушинский: “Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе дә үлә”, - дигән.
“Туган оясыннан аерылган кош Канатына мәңге ял тапмый. Туган телен яратмаган кеше Башкаларның телен яратмый”, - дип язды Әхмәт Ерикәй.
4. Телнең төп көче сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый. Бөек рус әдибе Лев Николаевич Толстой: “Сүз бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән сөелергә мөмкин, сүз белән дошманлашырга да мөмкин”,- дигән.
5. Р.Әхмәтҗановның “Туган телемә” шигыре укыла
6. “Кил, өйрән, и туган,бел башка телне, Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер. Катыштырма вә ләкин телгә телне, Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер”,”, - дип кисәтте Дәрдемәнд.
Татар халкы бөек шәхесләргә бай. Безне моңлы иткән Тукаебыз, безне батыр иткән Жәлилебез, безне мәхәббәтле иткән Кол Галиләребез тагын әллә кемнәребез бар.
“…халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”,- дигән Гомәр Бәширов.
Наҗар Нәҗми “Татар теле” шигырендә болай ди:
Туган җирең – Идел буе, Һәр телнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле. Ак алъяпкыч бәйләсәләр, Өзелеп тора кызлар биле. Кызлар кебек шат чырайлы. Ачык йөзле татар теле. Халык кебек уңган да син, Хезмәттә син көне-төне. Ир-егетләреңдәй дәртле, Гайрәтле син, татар теле. Фәннән сине аерса да Гасырларның афәт җиле, Аксакалларыңдай олпат. Акыллы син, татар теле. Яндың да син, туңдың да син. Нишләтмәде язмыш сине, Дөньяда күп нәрсә күрдең, Әй, мөкатдәс Тукай теле!
1а.б.: Бу бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: “Алар каян көч алган?” – дип куябыз. Ул көч–халыкта, туган җирдә, туган телдә... Ул көч – халык көйләрендә, халык моңнарында.
Татар җыры ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен. Оялчан ул, моңлы, ягымлы ул, Үзе салмак, үзе әкрен.
Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә.
(татар халык җыры)
1 а.б.: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
2.а.б.:
Родной язык-богатое наследство,
Пришедшее из глубины веков,
Ты отражаешь мысли человека,
Ты помогаешь выразить любовь!
1 а.б.: Журналыбызның киләсе бите “Студентларыбыз иҗаты” дип атала. Безнең студентларыбыз талантлы, туган телләрен хөрмәт итәләр һәм төрле конкурсларда, олимпиадаларда актив катнашалар. Һәм шул бәйгеләрдә хәтта призлы урыннар да алалар. Менә февраль аенда Татарстан Республикасы техникумнары, колледжлары арасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугыш аһаңе” дип исемләнгән үзләре иҗат иткән шигырьләр әдәби бәйгесе уздырылды. Безнең колледждан 5 студент катнашты. Әйдәгез, без аларның шигырьләрен тыңлап узыйк.
(студентлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйлиләр,
татар халык көе талгын гына уйнап тора).
2 а.б.: Для вручения грамот и сертификатов активным участникам олимпиад и в республиканском заочном конкурсе авторских стихотворений на татарском языке «Сугыш аһәңе» («Эхо войны») среди студентов образовательных организаций СПО РТ, посвященном 70-летию Победы в Великой Отечественной войне, слово предоставляется Заместителю директора по учебно-прозводственной работе Сидоровой Светлане Михайловне.
(грамоталар, дипломнар тапшыру)
1а.б.: Без иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф–гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли.
2а.б.: И нет у нас иного достоянья!
Умейте же беречь
Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,
Наш дар бессмертный –речь!
(баянда татар көйләре уйнала)
1а.б.: Журналыбызның киләсе бите “Дөрес, мәдәниятле сөйләшү” турында булыр. Шагыйрь Зөлфәт белеп кисәтә:
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”дип, Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”дип, Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”дип, Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”дип, Күзләреңә яшьләр тыгылыр – Туган телең әнә шул булыр!
Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, үз телебезне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар.
Телебезне, күңел гөле итеп, Саф көенчә саклыйк гомергә. Рухи дөньяң булсын халкың моңы Илең йөрсен уйда гел бергә. (Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасы сәхнәләштерелә)  
1а.б.: Алтын җыйма, йортлар куйма,
                         Мираска дип балаңа.
                          Иң кадерле мирас итеп,
                          Туган телең бир аңа.            
Онытмагыз, бу дөньяда
                         Иң зур бүләк бер генә -
                          Көмеш чыңлы, талгын моңлы
                          Газиз туган тел генә.
2 а.б. Сотни слов, родных и метких,Сникнув, голос потеряв,Взаперти, как птицы в клетках,Дремлют в толстых словарях. Ты их выпусти оттуда,В быт обыденный верни,Чтобы речь, людское чудо- Не скудела в наши дни.
1а.б.: Күп милләтле илем булгач, Сөйли төрле телләрдә. Күп милләтләр телен белү- Артык түгел кемгә дә. Бөтен тел үзенчә яхшы, Сөйләшик төрле телдә Үзебезнең ана теле, Булсын йөрәк түрендә. (Татар халык җыры башкарыла)
Укытучы чыгышы:
Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Туган телебезне саклап калу, аны буыннан буынга тапшыру бездән тора. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул!
С. Әхмәтҗанованың “Аңла, балам...” шигыре укыла.
Илләр, телләр, диннәр алмашына – Ниләр көтә адәм баласын? Аңла, балам, сине үзең итеп Туган телең саклап каласын.
Куштым сиңа сайлап матур исем – Җисемеңә туры килсен ул. Милләтеңнең бер мирасы итеп, Әткәң - әнкәң биргән исем ул.
Вакыт белән бергә үзгәрә бел Телләр өйрән, балам, дөнья күр. Йөз чөермә ләкин үз телеңнән: Бу – Ватанны сату белән бер.
Син тугач та, ана сөте белән Иренеңә тамган туган тел. Туган телең җуйсаң, әнкәеңне Онытуың булыр, балам, бел!
Кичә ахырында студентлар “Без бергә булганда, телебез, туган җиребез көчле булыр!” исемле флешмоб-акция белән чыгыш ясыйлар.
Кулланылган әдәбият.
Галиев М. Рух.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
М.Ф.Кашапова. Иң гүзәл  тел- туган  тел. Казан. 2009.
“Татар теле – шагыйрьләр теле” – Казан:” Мәгариф” нәшрияты, 2002.
Вәгыйзев С. “Кызыклы грамматика”.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.
“Татар иле” газетасы. № 8, 2006, февраль; №42, 2004, октябрь; №12, 2004, март.
“Мәгариф” журналы. 1992, 4; 1998, 6, 8; 2007, 2.
Антипова В., Кәримова Ф. Орчык өмәсе. // Фән һәм мәктәп.- 2000.- №10-11.- 39-41б.
Әюпова Г. Яктылык - кояш янында, яхшылык ана янында. // Фән һәм мәктәп.- 2003.- №1.- 53-55 б.
Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы.- Казан: Мәгариф, 1996.-187б.
Харисов Ф., Харисова Л. Уен – милли тәрбия чарасы.- Чаллы, КАМАЗ нәшрияты,1994.- 112 б.
Шәрәфиева Г. Рухи сафлык чишмәсе: фольклор кичәсе. // Фән һәм мәктәп.- 2001.- №1-2.- 47-49 б.