Д?рес конспекты «Икеурынлы санга язып тапкырлау» (математика 4 класс)


Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
«Кече Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Математика дәресе
(4нче сыйныф )
Тема: Икеурынлы санга язып тапкырлау
1квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысыГайнутдинова Фирдәвес Миннехан кызы
2012-2013 уку елы
Тема: Икеурынлы санга язып тапкырлау.
Максат: 1. икеурынлы санга икеурынлы санны , икеурынлы санга берурынлы
санны язып тапкырлау белән чагыштырып өйрәтү;
2. исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен,игътибарлы-
лыкларын үстерү;
3. игътибарлылык, дустанә мөнәсәбәт, фәнгә кызыксыну тәрбияләү;
Материал : М.И.Моро М.А.Бантова ,, Математика “ 4класс( Россия мәктәбе)
35бит
Җиһазлау: 2 дәрәҗәдәге мисаллар язылган карточкалар;
презентация;
дәрес девизы ( таблица)
ноутбук;
алгоритм(таблица);
дәрес программасы (таблица)
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.
-Укучылар , бүгенге математика дәресен мин бер акыл иясенең түбәндәге җөмләләре белән башлыйм:
,, Сөйләсәң генә онытылыр,
Күрсәтсәң хәтердә калыр,
Эшләп карасаң аңлашылыр. “ ( слайд 1)
- Сез бу җөмләләрне ничек аңлыйсыз?
- Нәрсәгә дә булса җавап табу өчен һәм тизрәк аңлап, истә калдыру өчен үзеңә эшләп карарга кирәк.
- Ә математика дәресләрендә уйларга туры киләме?
- Әйе.
- Ә ни өчен уйларга кирәк?
- Фикерләүне үстерү өчен.
-1.Әйдәгез, фикерләүгә мәсьәләләр чишеп алыйк.
1 укучы тактада эшли, ә калган укучылар дәфтәрдә эшләрсез.
Җавапларны һәр шакмакка язып барыгыз.
1) Басуда 5 комбайн эшли, 2 комбайн ягулыгы бетеп туктады.Басуда ничә комбайн? ( 5 )
2) Җәнлекнең 2 уң аягы , 2 сул аягы, 2 аягы алда , 2 аягы артта .Җәнлекнең аягы ничә?( 4 )
3) Өстәлдә 3 шәм иде. Берсен сүндерделәр.Ничә шәм калды? (1) ( чөнки янып калган икесе эреп бетә)
- Нинди сан килеп чыкты? Укыгыз.
- 541
- Бу нинди сан?
- Күбурынлы.
- Бу санда ничә разряд?
- 3 ( йөзләр, дистәләр, берәмлекләр)
- 5 цифры нәрсәне белдерә?
- 5 йөзне
- Бу санны разряд кушылучылары суммасы рәвешендә күрсәтегез?( 1 укучы тактада)
- 541= 500+40+1
2. Белемнәрне актуальләштерү.
- Алдагы дәресләрдә күбрәк нинди гамәл белән мисаллар чишәргә өйрәндек?
-Тапкырлау.
-Тапкырлау таблицасын кабатлап алыйк.
3.Ничек уйлыйсыз. Тапкырлау гамәле белән мисаллар эшләргә өйрәнеп беттек микән?
- Юк.
- Яңалык белергә телисезме?
-Әйе.
-Алайса эшкә керешәбез.
- Укучылар , нәрсәгә дә булса өйрәнү өчен һәм нинди дә булса яңалык алу өчен иң башта нәрсә беләсең шуны кабатларга кирәк.
Дәрес программасы белән таныштыру.
-Буген дәрестә
алгоритм буенча мисаллар чишәрбез.
3. Яңа материалны аңлату.
Экранда мисаллар ( слайд 2)
124х3 42х 15
36х13 78х2
- Бу мисалларның җавапларын исәпләмичә генә 2 төркемгә бүлегез.
- Беренче төркемгә- берурынлы санга тапкырлауга, икенче төркемгә-икеурынлы санга тапкырлауга мисаллар керә.
- Кайсы төркем мисалларын чишә беләсез?
- Беренче төркем ( 124 х3, 78х2).
- Бу мисалларны ничек чишәрсез?
- Баганалап язып һәм разряд кушылучылары суммасы рәвешендә таркатып.
( 1укучы баганалап, 2нче укучы разряд кушылучылары суммасы рәвешендә таркатып тактада чишәләр , калган укучылар дәфтәрдә )
- Ничек итеп чиштегез?
( укучылар аңлата)
- Укучылар , без сезнең белән нәрсәне кабатладык?
-Икеурынлы санга берурынлы санны язып тапкырлауны.
Проблемалы ситуация тудыру.
- Укучылар, бу мисалны чишү ни өчен ,, авыр “ булды?
- Чөнки без икеурынлы санны икеурынлы санга тапкырладык.
- Шулай булгач дәрес темасы ничек булыр?
- Икеурынлы санга язып тапкырлау. ( слайд 4)
- Мондый мисалларны чишү өчен нәрсә төзергә кирәк?
- Икеурынлы санга язып тапкырлау алгоритмын.
- Нинди максат куярбыз?
- Икеурынлы санга язып тапкырлау алгоритмын төзү.
- Аның өчен нәрсәне белергә кирәк?
- Тапкырлау таблицасын, берурынлы санга язып тапкырлауны.
- Ә хәзер укучылар 36х13 мисалын баганалап язып исәпләп карыйк әле.
( 1 укучы тактада аңлатып тулы булмаган беренче тапкырчыгышны таба, калган укучылар дәфтәрдә)

1. Беренче тапкырлаучыны берәмлекләр санына тапкырлыйм. ( слайд 5)
36
13
108
( 2нче укучы тулы булмаган икенче тапкырчыгышны таба)

2. Беренче тапкырлаучыны дистәләр санына тапкырлыйм, дистәләр астыннан яза башлыйм ( слайд 6)
36
13
108
36
(3нче укучы тулы булмаган тапкырчыгышларны куша)
3.Тулы булмаган тапкырчыгышларны кушам (слайд 7)
36
13
108
36
468
- Укучылар, дәрес темасын ачыкладыкмы?
- Әйе.
Ял минуты ( Музыка уйный, укучылар физик күнегүләр ясыйлар).
- Эшне дәвам итәбез. Хәзер нәрсә төзибез?
- Алгоритм.
- Сез миңа ярдәм итмәссез микән?
( Укучылар әйтә, экраннан чыга)
Слайд 9.
1. Беренче тапкырлаучыны берәмлекләр санына тапкырлыйм.
2. Беренче тапкырлаучыны дистәләр санына тапкырлыйм, дистәләр астыннан яза башлыйм.
3.Тулы булмаган тапкырчыгышларны кушам.
4 Җавапны укыйм

- Ә хәзер укучылар 42х15 мисалын баганалап язып исәпләгез. 1 укучы тактада аңлатып эшләсен. Эшләп бетергәч, бер- берегезнең эшләрен тикшерегез.
4. Ныгыту.
-Дәреслекнең 35 битендәге №166 мисалын универсаль модель белән чишәрбез.
( 1мисалны 2 укучы тактада модельләрен аңлатып тутыралар )
42 8 9 7 5 9 3
27 4 1 3 4 4 6
294 8 9 3 0 0 5 5 8
84 356 22 5 37 2
1134 364 9 25 5 0 42 7 8
5. №167. Капма-каршы хәрәкәткә мәсьәлә чишү.
Нәрсә билгеле?
Вакыт- 10 мин
Ераклык- 270 км
Тизлек 1 самолет – 15 км\мин
Табарга- тизлек 2 самолет
Нәрсә таба алабыз?
1 самолетның юлын.15 км\мин х10 мин= 150 км.
2 самолетның юлын. 270 км – 150 км = 120 км.
2 самолетның тизлеген. 120 км : 10 мин = 12 км\мин
( Укытучы белән тикшерәләр)
- Билгеләрне көндәлекләрегезгә куегыз. Молодцы!
6.Өй эше. 35 бит, №168
7. Рефлексия
- Нинди мисаллар чишәргә өйрәндек?
- Икеурынлы санга язып тапкырлауга.
- Дәрес башында нинди максатлар куйган идек?
- Икеурынлысанга язып тапкырлауга алгоритм төзергә, мисаллар чишәргә.
- Максатка ирештекме?
- Әйе.
- Авырлыкны җиңдекме?
-Әйе.
- Таблицадагы җөмләләрне эшебездә кулландыкмы?
- Без сөйләп кенә тормадык, эшләп карадык, хәтердә калдырдык һәм аңлап бардык.
- Молодцы, укучылар! Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз. Сезгә бик зур рәхмәт.