Открытый урок по математике на тему Тапкырлау ??м б?л? таблицасын ныгыту


2 СЫЙНЫФТА МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА
Укытучы Сиразиева Р.В.
Предмет Математика
Класс 2
УМК ПНШ
Дәрес тибы Ныгыту
Эш алымнары Әңгәмә, өлешчә-эзләнү, практик
Эшне оештыру төрләре Фронталь, парларда, индивидуальТема Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту
Дәреснең максаты тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту; тапкырлау һәм бүлү гамәлен кулланып мәсьәләләр чишү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр Предмет күнекмәләр:
100 эчендә тапкырлау һәм бүлү гамәлләрен башкару; 2-3 гамәлле мәсьәләләрне уңайлы ысул белән чишү.
Метапредмет күнекмәләр:
Регулятив- куелган максат буенча үз эшеңне оештыра белү, белемеңне бәяләү;
танып-белү – төрле формада бирелгән мәгълүмат (текст, таблица, схема, модель һ.б.) белән эшли белү;
коммуникатив – башкаларның фикерен тыңлый һәм үз фикереңне математик төшенчәләр кулланып дәлилли белү.
Шәхси күнекмәләр:
Тапкырлау таблицасының тормышта кулланылышын аңлау, теманы кызыксынып өйрәнү.
Төп төшенчәләр Тапкырлау таблицасы, тапкырчыгыш, өлеш, периметр.
Предметара бәйләнеш Уку, әйләнә-тирә.
Ресурслар
Чекин А.Л. “Математика” дәреслеге, 2 сыйныф, 2 кисәк
Ноутбук, презентация, биремле карточкалар, геометрик фигуралар
Дәрес барышы
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге
I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
-Исәнмесез, балалар!
-Исәнмесез, саумысез!
-Хәерле көннәр сезгә! Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы иртә кебек.
-Әйдәгез әле ,бер –беребез белән елмаеп,матур итеп исәнләшик! Кәефләрегез күтәрелеп киттеме? Ә хәзер һәркайсыбызга уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик. -Исәнмесез.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1.Дәфтәрләрне ачып числоны язып куегыз.
2.Телдән исәпләү. Мисалларны чишегез һәм хәрефләрне дөрес итеп урнаштырыгыз. Бүгенге дәреснең темасын белерсез.
4 *7 4*4 3* 4
5* 4 9*3 5 *6
2 *7 8*8 7 *5


28 14 12 27 64 20 35 30 16
т п л ы р а у а к
Дәфтәрдә число языла.
Мисалларны чишәләр, дәреснең темасын табалар
III.Уку мәсьәләсен кую.
-Бүген без тапкырлау таблицасын кабатларбыз. Сез әкиятләр яратасызмы? Мин хәзер сезгә бер әкият сөйлим.
IV.Уку мәсьәләсен чишү.
V.Физкультминут -Борын – борын заманда, ерак бер шәһәрдә яшәгән ди бер патша. Аның бик тә чибәр бер кызы һәм бик тә уңган – булган бер улы булган. Кызы — Әминә, ә улы Шәех исемле. Менә бервакыт патша балаларын дөнья буйлап сәяхәткә җибәрергә уйлый.Кем дә кем сәяхәт итәр өчен бик яхшы кораб уйлап таба,аны зур бүләк көтә дип, бөтен тирә — күрше патшалыкларга хәбәр биргән. Һәм билгеләнгән көнне патша сарае янына 2 егет һәм 2 кыз килгән. Алар үзләренең кораб ясаячакларын хәбәр итәләр Һәм юлга кузгалалар.
- Егетләр һәм кызлар кая киттеләр дип уйлыйсыз соң? Әлбәттә инде - урманга.Чөнки элек бит корабларны агачтан гына ясаганнар. Ә урман елга артында. Елга аркылы салынган күпер күтәртелгән һәм аны үтү өчен күпернең озынлыгын табарга кирәк.
 Күпер ике өлештән тора. Беренче өлеш 40 м булса, күпернең икенче өлеше 4 тапкыр кыскарак. Күпернең озынлыгы нинди?
Күперне үткәч тә юл шактый гына озын иде әле. Шул сәбәпле юлчылар атларга атландылар һәм юртып киттеләр.
Ә юлда аларга леопард очраган. Леопардның алар белән уйнап аласы килә. Ул аларга“Ышанам-ышанмыйм” уенын өйрәткән һәм сораулар биргән. Сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә.
56 һәм 8 саннарының өлеше 7 (әйе).
5 не 6 га тапкырласаң 40 була (юк).
8 не 2 гә арттырсаң 16 була (юк).
27 не 3 тапкыр киметсәң 9 була (әйе).
4 не 7 гә тапкырласаң 28 була (әйе).
- Егетләр һәм кызлар урманга килеп җиттеләр, ләкин бит урман да гади генә урман түгел, ә әкияти урман. Ә әкияти урманда әкият геройлары яшәмичә кемнәр яшәсен инде. Менә безнең геройларга Шүрәле очрый. Шүрәлегә Былтыр урмандагы агачларны санарга кушкан.Ә Шүрәле саный алмыйча буталып беткән. Юлчылар Шүрәлегә ярдәм итәргә булганнар
Урманның бер өлешендә 48 имән агачы үсә,юкә агачлары имәннәргә караганда 6 тапкыр ким, ә наратлар юкә агачларына караганда 5 тапкыр артык. Урмандагы агачлар санын табарга.
.Кызлар-егетләр Шүрәле күрсәткән юлдан киткәннәр.Юлда аларга бик күп җәнлекләр очраган һәм юлчылар алар белән бергә ял итеп алганнар.
Музыкаль пауза. Сингапур структурасы.
Укытучыны тыңлыйлар
Сызым ярдәмендә мәсьәләне чишәләр.
40:4 + 40= 50м
Сингапур структурасы
Әйе булса- кул чабалар, юк булса-аяк дөбердәтәләр
Кыскача шарт язып чишәләр.
48:6*5=40 агач
Музыка астында лидер күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлыйлар, музыка туктагач,лидерлар алышына.
VI. Белемнәрне ныгыту.
- .Ак аю “Эндәшмә” уенын уйнаткан. Алгоритм буенча эшләгез:
1. Аңлатманы игътибар белән карагыз.
2. Гамәл тәртибен искә төшерегез.
3. Җавапны дәфтәрегезгә язып куегыз.
Уенны башлыйбыз.
6*2+2*7
18:2-12:6
9*8+81:9
Укучылар, бу урманда агач кисү өчен Дию пәриеннән рөхсәт кәгазе алырга кирәк икән. Менә безнең юлчылар аның өне янына килеп җиттеләр. Ә Дию пәрие дәрес хәзерләп утыра икән. Әйдәгез, Диюгә тигезләмә чишәргә ярдәм итик. Рәхмәт йөзеннән ул сезгә кирәк кадәр агач алырга рөхсәт итә.
25 – х =15
Безнең юлчылар да бик акыллы булып чыктылар. Дию пәриеннән рөхсәт алгач, алар 4 кораб төзегәнче барысына бер зур кораб төзергә булдылар. Бу корабны төзү өчен алар төрле геометрик фигуралар кулландылар.Һәр фигура артында бирем бар.
- Карагыз нинди матур кораб килеп чыкты.
-Ләкин егетләр – кызлар уңган, булган, белемле генә түгел, ә ялкынлы йөрәкле, якты күңелле кешеләр дә булалар. Алар бергә эшләделәр, ә нигә әле берсе генә патша сараена барырга тиеш, ә калганнары калырга тиеш? Алар “Барыбыз да барабыз!”- дип хәл иттеләр.
Мөстәкыйль эшлиләр, парларда тикшерәләр
Тигезләмәне чишәләр
Геометрик фигуралардан кораб төзиләр, артындагы биремне эшлиләр
-Юлчылар корабка утырып, тиз арада патша сараена кайтып та җиттеләр. Бу корабны күреп патша бик сөенде.Патша егет кызларның дус бердәм булуларына шаккаткан. Һәм бүләкне барысына да бирергә уйлаган. Патша сарае янына килгән 2 егет белән 2кыз кемнәр булып чыкты инде?
-Әйе ул сез!
(Кечкенә сандык. Аның эчендә 4 һәм 5 леләр. Укытучы эшкә бәя бирә.) VII. Мөстәкыйль эш. Үз-үзеңне тикшерү
Мөстәкыйль чишәләр. Тикшерү. Үз-үзләрен бәяләү.
(36-27)*9
(45+36):9
100-9*9
5*(27:3) Балалар мөстәкыйль эшлиләр, парларда тикшерәләр.
VIII. Рефлексия.
IX. Өй эше бирү.
- Дәреснең максаты нинди иде? Максатка ирештекме?
-Таблицаны белмичә тиз исәпләп булырмы?
-Үзегезгә бәя бирегез.
- Дәрес сезгә ошадымы?
Тест эшләргә