Технологик карта.Х?зерге заман хик?я фигыльне? юклык формасы


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
“СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №6”
Елабужского муниципального района Республики Татарстан

Тема: хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
( 6 нчы сыйныф, рус төркеме)
I нче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Закиева Рамилә Касыйм кызы.
Укытучы: Закиева Рамилә Касыйм кызы
Сыйныф: 6
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Р.З.Назипова “Күңелле татар теле”, 1нче кисәк
Тема: хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы
Дәрес максаты :
-фигыль сүз төркемен  искә төшерү, дөрес таба һәм аларга сорау куя белүләренә ирешү;
- фигыльнең юклык формасы кушымчаларын искә төшерү;
-укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
.
Дәреснең бурычлары:
1. Рус телле балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология, тикшеренү-эзләнү методы аша
укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.
2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.
3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.
Дәрес төре: катнаш (яңа материалны өйрәнү һәм беренчел ныгыту дәресе)
Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар,
Дәрес этаплары Дәрес этабының максатлары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре
I. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру. Укытучы өчен максат:
Психологик уңай халәт барлыкка китерү. Балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү теләге тудыру.
Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, хәерле көн телик. Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Укытучыны сәламлау, сорауларга җавап бирү, сөйләм эшчәнлегенә кушылу. ШУУГ: дустанә мөнәсәбәт, укучыга хөрмәт тудыру, үзмаксат кую;
КУУ:сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.
II .Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру. Укытучы өчен максат:
Фигыль турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру. Укучылар теманы искә төшерү өчен кроссворд чишәргә тәкъдим итәм:
-Күрсәтәм мин җилнең көчен
һәм аның юнәлешен(Флюгер);
Егетләр үскәч кем була?( Ир-ат);
Утырабыз урманда, ап-ак эшләпә киеп(Гөмбә);
Яшел карлар явып үтә яшел.....(Ылысларына);
Үзе сары, үзе әче,үзе файдалы(Лимон);
Бу хәреф беркайчан да сүз башында килми(Ьхәрефе). Ә хәзер нинди сүз килеп чыкканын карыйк.
-ФИГЫЛЬ.
-Фигыль турында белемнәрен калкыту:
-Нинди сорауга җавап бирә?
-Нәрсәне белдерә?
-Нәрсә белән төрләнә? Укучыларның җаваплары тыңланыла. Фигыль турында белемнәрен калкыту.
Табышмак чишү. ТБУУГ: фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру.
Укучылар өчен максат: фигыльне таба, билгели белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын искә төшерү. Җөмләләр өстендә эш. Алар арасында нинди аерма бар?
Мин мәктәпкә барам, анда бишлеләр алам. Мин өй эшен һәрвакыт эшлим, шуңа күрә яхшы укыйм.
Мин мәктәпкә барам, анда бишлеләр алмыйм.Мин һәрвакыт өй эшен эшләмим, шуна күрә бишлеләр алмыйм.
Фигыльне ике баганага аерып язу.
Ике баганадагы сүзләр ничек аерыла?
Укучыларның җаваплары тыңланыла.
Төркемнәрдә эш. III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую. Укытучы өчен максат:
уку мәсьәләсен кую. -Укучылар, димәк без дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез?
-Фигыльнең нинди формасы турында?
Дәреслектән билгеләмәне укып китәбез. (29 бит №2)
Сорауларга җавап бирәләр.Дәреснең темасын билгелиләр. РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру, күзәтүләр нигезендә нәтиҗә ясау, планлаштыру.
КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.
ТБУУГ: үзеңнең белем системасына ориентлаша белү.
IV.Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү. -Алдыгызда карточкалар ята. Анда язылган сүзләрнең тәрҗемәсен язабыз.
Ярата-
Ыргыта-
Бөкли-
Ала-
Оныта-
Партадашыгыз белән алышынып тикшерегез.Ә хәзер әлеге фигыльләрне юклык формасына куеп әйтегез.
-Хәзер шул сүзләрне юклык формасында кулланып,җөмләләр төзибез.
Карточкалардагы сүзләрнең тәрҗемәсен язалар, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр. Сүзләрне юклык формасында кулланып, җөмләләр төзиләр. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.
КУУГ:коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану.
ТБУУГ: ТБУУГ: күнегүдән фактик мәгълүматны таба алу;
РУУГ:биремнең дөреслеген тикшерү.
Физминут V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. Беренчел ныгыту өчен дәреслек белән эш.(29 бит 4нче күнегү)
2.Әңгәмә кору.
-Син дәреслекләреңне өйдә онытасыңмы?
-Дәфтәреңдә пөхтә итеп язасыңмы?
-Син “икеле”ләр аласыңмы?
3. Ситуатив күнегү.
-Как скажешь о том, что:
-ты не идешь в магазин;
-ты не выполняешь домашнюю работу;
-ты не любишь читать. Җөмләләрдән фигыльләрне күчереп алу, аларны юклык формасына куеп язу.
Сорауларга юклык формасындагы фигыльләрне кулланып җавап бирү.
Ситуатив күнегүләрне үтәү. Укучыларның җаваплары тыңланыла.
Ситуатив күнегүләр үтиләр, бер- берсенең җавапларын тикшерәләр. ШУГГ: Татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү;иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү;
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү;
VI.Рефлексия Укытучы өчен максат:
Укучыларның теманы аңлауда туган авырлыкларны ачыклау.
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
-Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
-Фигыль нәрсәне белдерә?
-Фигыльнең юклык формасы ничек ясала?
Җавап буенча нәтиҗә ясыйлар, үз фикерләрен әйтәләр; ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында аңлау;
РУУГ:Эш нәтиҗәләрен бәяли белү; тикшерә белү; хаталарны төзәтә алу;
ТБУУГ: Нәтиҗә чыгара белү; үз фикереңне төгәл, тулы белдерү;
VII.Өй эше. Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару.
Өй эше бирә. Биремне аңлата. Дәреслектән 30 бит 5 нче күнегү. Тексттан фигыльләрне күчереп алу, юклык формасына куеп язу. Өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр ШУГГ:Мөстәкыйль эшчәнлеккә әзер булу;
ТБУУГ:Дәреслектән информацияне табу, аңлау;