Конспект по татарской литературе на тему Х?зерге заман хик?я фигыльне? юклык формасы (3 класс)


Татар теле, 4нче А, В сыйныфлары
Тема: Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.                                                        
 Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату
Максатлар: 1) Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы турында белемнәрне формалаштыру;
2) Телдән һәм язмача сөйләм күнекмәләрен булдыру;
3) Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, хайваннарга мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.
Чыганаклар: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле” 4 нче сыйныфлар өчен дәреслек, 2нче кисәк,
 эш , сүзлек дәфтәрләре, карточкалар , сүзлекләр.
Техник чаралар: компьютер, такта.
Дәрес барышы .Психологик уңай халәт тудыру (оештыру моменты).
Исәнләшү 
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, укытучы апа!
- Хәерле иртә!
- Хәерле иртә! Яхшы кәефләр сезгә!
2. Укучыларны барлау.
- Сыйныфта кем дежур?
-Сыйныфта мин дежур( дежур укучы җавап бирә)
-Бүген ничәнче число?
-Бүген .......
- Бүген атнаның нинди көне?
- Бүген .......
3. Һава торышы турында сөйләшү.
- Бүген көн нинди?
- Бүген көн......( салкын, болытлы, яңгыр ява.)
Актуальләштерү
Өй эшен тикшерү, дәфтәрләрне җыю.
-Укучылар бүгенге дәреснең темасын белер өчен кроссворд чишәргә кирәк.
Борыны озын, колагы зур, үзе тагында зуррак.(фил)
Мыегы бар, сакалы юк, Туны бар, башлыгы юк, өйбезне саклый ул, тычканнарны тота ул.(песи)
Үзе җырлый, үзе сайрый.(сандугач)
Үлән ашый, май ташый.(сыер)
Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)
Как на русском будет внимательный?(игътибарлы)
ФИГЫЛЬ сүзе чыга тактада.
–Димәк,  без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
-Без бүген фигыльләр  турында сөйләшәбез.
-  Нәрсә ул фигыль?
-    Фигыль  нәрсәне  белдерә?
-    Фигыль   нинди сорауларга  җавап бирә?
-  Фигыльләрнең нинди заманнары була ?
-Хәзерге, үткән, киләчәк.
-Аларның кушымчалары нинди?
-а, -ә......
-фигылнең нинди формалары була?
-юклык, барлык.
III.  Яңа уку мәсьәләсен кую (Яңа тема)
1.Карточкаларда эш.
1) Хуҗасы этне ашатмый. 2) Малай этне яратмый, аның белән уйнамый.(хәз.заман, юклык форма, 3нче зат)
-Тексттан фигыльләрне табыгыз, тәрҗемәләре белән әйтегез,сораулар куегыз, кушымчаларын  билгеләгез.
-Эш кайчан башкарыла?
-Фигыльләр нинди формада килгән?
-Әйдәгез бүгенге дәреснең  темасын чыгарыйк әле.
- хәз.заман, юклык форма, 3нче зат.
-Дәфтәрләрне ачыгыз, числоны һәм теманы язып куегыз.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
Китап белән эшләү. 46нчы бит, 1нче күнегү .
-Как бы изменились эти глаголы, если бы действия не произошли?
Ашата, ярата, сөт бирә, юындыра, уйный, карый.
-Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? (-мый, -ми)
-мый кушымчасы кайчан ялгана?
-ми кушымчасы кайчан ялгана?
- Нинди сорауга җавап бирә?(нишләми?)
V. Алган белемнәрне ныгыту.
1) 1нче күнегүдәге фигыльләр белән җөмләләр төзегез, телдән.
2) 2нче биремдәге диалогны дәвам итегез, дустыгыз белән сөйләш.
-Сәлам!Хәлләрең ничек?
-......
-Син буген мәктәпкә барасыңны?
-Юк, .......
-Ни өчен?
-Чөнки......
3)Ситуатив биремнәр.
Скажи о том, что:
-Твоя кошка не кушает масо;
- Твоя собака не иргает, потому что болеет;
-Твоя кошка не спит, потому что хочет играть.
 
VII.  Йомгаклау. Рефлексия.
Нәтиҗә ясау-Бүген дәрестә нинди теманы өйрәндек?
-Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди сорауларга җавап бирә?
-Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
2)Билгеләр кую.(тест)
5ле – 4 дөрес җавабы булса куела.
4ле– 3 дөрес җавабы булса куела3ле– 2 дөрес җавабы булса куела2ле– 1 яки  дөрес җавабы булмаса куелаVIII. Өй эше.
 1) Кагыйдәне өйрәнергә (38 бит) -мәҗбүри
2)4нче бирем карточкада.
4.Как бы изменились эти глаголы, если бы действия не произошли?
Ашата, ярата, сөт бирә, юындыра, уйный, карый.
4нче сыйныф.
1. Тексттан фигыльләрне табыгыз, тәрҗемәләре белән әйтегез,сораулар куегыз, кушымчаларын билгеләгез.
1) Хуҗасы этне ашатмый. 2) Малай этне яратмый, аның белән уйнамый.
2. Диалогны дәвам итегез, дустыгыз белән сөйләш.
-Сәлам!Хәлләрең ничек?
-......
-Син буген мәктәпкә барасыңны?
-Юк, .......
-Ни өчен?
-Чөнки......
3.Скажи о том, что:
-Твоя кошка не кушает масо;
- Твоя собака не иргает, потому что болеет;
-Твоя кошка не спит, потому что хочет играть.
4.Как бы изменились эти глаголы, если бы действия не произошли?
Ашата, ярата, сөт бирә, юындыра, уйный, карый.