Билгеле ?тк?н заман хик?я фигыльне юклык формасында зат-сан бел?н т?рл?неше. Рус группасы


Лексик тема. Мин өйдә булышчы
Грамматик тема. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.
Максат.
1.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат- сан белән төрләнеше турында белешмә бирү.
2.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләнешен күнегүләр нигезендә ныгыту.
3. Хезмәткә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.Әти-әнигә булышырга кирәклегенә төшендерү.
Дәрес тибы. Яңа белемнәр формалаштыру.
Материал. “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары” Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан. Татар.кит.нәшрияты. 2011ел
Җиһазлау:
1.Таблицалар.
2. Компьютер.
3.Интерактив такта (махсус күнегүләр)

Дәрес планы.

I. Дәресне оештыру.Укучылар белән исәнләшү.
Кизү торучы укучы укытучыга укучыларның дәрескә әзерлеген, Һава торшы
турында хәбәр итә.
II. Актуальләштерү
1.Сораулар ярдәмендә үткән теманы кабатлау.
-Әйтегез әле, билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
-Нинди очракта -ды/-де кушымчалары ялгана?
- Ә, –ты/-те кушымчалары кайчан ялгана?
- Берлек санда билгеле үткән заман хикәя фигыльләр зат-сан белән төрләндергәндә нинди кушымчалар ала?
- Күплек санда билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ала?
2.Өйгә эшне тикшерү(cипте, пешерде, себерде, ясады)
III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1.Таблица һәм плакат, схемадагы мисаллар ярдәмендә яңа теманы аңлату.
2.Физкультминутка.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Махсус текст ярдәмендә биремнәр эшләү.
Тактада эш. Текттагы фигыльләрне (зат – сан белән төрләндерү)
3. Китаптангы 6 нчы күнегү (үзлектән эшләү)
V. Йомгаклау
1.Сораулар ярдәмендә яңа теманы кабатлау.
- Тема аңлашылдымы?
- Авырлыклар булдымы?
-Укучылар, без бүген нинди яңа тема өйрәндек?
-Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
-Мисаллар китерегез әле?
VI. Билгеләр кую.
VII. Өй эше бирү.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
-Исәнмесез, укучылар?
-Исәнмесез?
-Хәерле көн, барыгызгада! Укучылар, сыйныфта кем дежур?
-Бүген сыйныфта мин дежур.
-Сыйныфта барыбыз да бар.
- Бүген егерме дүртенче октябрь.
- Атнаның – чәршәмбе көне.
-Сыйныф дәрескә әзер.
-Яхшы. Маша, бүген көн нинди ?
-Бүген көн : кояшлы, җылы...
-Ә хәзер елның нинди фасылы?
-Хәзер елның көз – ел фасылы.
-Дөрес.Хәзер көз ел фаылы. Ә сиңа көз ел фасылы ошыймы?
-(Әйе, ошый. Юк, ошамый.)
-Яхшы, утыр.
II. Актуальләштерү.
1.Сораулар ярдәмендә үткән теманы кабатлау.
- Ә хәзер дәресебезне дәвам итәбез. Без сезнең белән узган дәрестә билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен үттек.
-Әйтегез әле, билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? Кем әйтә?
-Әйдә, Слава.
-Билгеле үткән заман – ды/-де, -ты/-те кушымчалары ярдәмендә ясала.
-Дөрес,утыр. Нинди очракта -ды/-де кушымчалары ялгана? Маша,әйт әле?
-Если слова заканчеваются на гласные или на звогнкие согласные.
-Дөрес, утыр. Әйе, -ды/-де кушымчалары фигыльләр сузык авазга бетсә,я яңгырау тартыкка бетсә ялгана.
-Дима, билгеле үткән заман фигыльгә мисаллар әйт әле?
-Барды, килде, сөйләде.
-Молодец, утыр. Ә, –ты/-те кушымчалары кайчан ялгана? Маша, әйт әле?
-Если глаголы заканчеваются на глухие огласные.
-Дөрес, Маша, утыр. Берлек санда билгеле үткән заман хикәя фигыльләр зат-сан белән төрләндергәндә нинди кушымчалар ала?
-Принимают аффиксы 1 типа склонения.
I-м
II-ң
III-
-Яхшы, дөрес.Күплек санда билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ала?
I -к
II -гыз/-гез
III - лар/-ләр
-Молодцы, укучылар теманы яхшы үзләштергәнсез диеп уйлым. Мин сезгә өйгә эш итеп, билгеле үткән замандагы 4 фигыльне зат-сан белән төрләндереп килергә кушкан идем. Кем укый?
-Ярыймы, мин укыйм?
-Әйдә, Слава.
I сиптем I сиптек I пешердем I пешердек
IIсиптең II сиптегез II пешердең II пешердегез
III сипте III сиптеләр III перделәр III пешерделәр
-Молодец. Маша, дәвам ит.
I себердем I себердекII себердең II себердегезIII себерде III себерделәр
-Яхшы, Маша, утыр. Дима, дәвам ит.
I ясадым I ясадык II ясадың II ясадыгыз III ясады III ясадылар
-Дөрес, Дима,утыр.Молодцы,укучылар, дөрес төрләндергәнсез.
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
-Бүгенге дәрестә без яңа тема: “Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше”н өйрәнербез.
-Дәресебезнең максатлары:
1.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат- сан белән төрләнешен аңлату.
2.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләнешен күнегүләр нигезендә ныгыту.
3. Хезмәткә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. Әти-әнигә булышырга кирәклегенә төшендерү.
-Ә хәзер, укучылар, таблицага карадык.
Юклык формасы формасы (отрицательная форма)
Зат (лицо) Берлек сан
(единственное число) Күплек сан
(множественное число)
Твердое спряжение
(калын төрләнеш) Мягкое спряжение (нечкә төрләнеш) Твердое спряжение
(калын төрләнеш) Мягкое спряжение (нечкә төрләнеш)
I
II
III ясамады-м
(я не сделал)
ясамады-ң
(ты не сделал)
ясамады
(он не сделал) эшләмәде-м
(я не работал)
эшләмәде-ң (ты не работал)
эшләмәде (он не работал) ясамады-к
(мы не сделали)
ясамады-гыз
(вы не сделали)
ясамады-лар
(они не сделали) эшләмәде-к
(мы не работали)
эшләмәде-гез
(вы не работали)
эшләмәде-ләр
(они не работали)
-Таблицада билгеле үткән заман фигыльләрнең юклык формасындагы төрләнеше бирелгән. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне юклык формасына куйганда –ма/-мә кушымчалары ялгана.
Мәсәлән: Алды-алмады, көлде-көлмәде
-Билгеле үткән заман хикәя фигыльләргә юклык кушымчалары ялгаганда ,башта, нигез сүзгә юклык кушымчасы ялгана , аннары -ды/-де кушымчасы ялгана .(Порядок соеденинея аффиксов). Сез бу кагыйдәне истә калдырырга тиеш буласыз..
-Ә хәзер,бүгенге темага якынрак килик һәм кабат экранга карыйбыз. Экранда билгеле үткән заманның юклык формасының төрләнеше күрсәтелгән. Дима, мисалларны укы әле?
-(Дима укый)
-Яхшы. Укучылар, әйтегез әле, бигеле үткән заман хикәя фигыльнең төрләнешеннән аермасы бармы?
-Бар. –ма/-мә –кушымчалары өстәлә.
-Әйе, дөрес. Чөнки без билгеле үткән заман кушымчаларына юклык кушымчалары өстәдек. Ничәнче тип төрләнеш кушымчаларын алалар?
-Шулай ук 1 нче төр төрләнеш кушымчаларын алалар.
-Дөрес. Ә хәзер яңа тема буенча белемнәрне ныгыту өчен бер күнегү эшлибез..

Бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрне табып, аларны юклык формасына куеп укыгыз.
1.Мин әниемә табак-савыт юырга булыштым.
2.Ул гөлләргә су сипте.
3.Без кер үтүкләдек.

-Дима, биремне укы әле.
-(Дима укый.)
-Рәхмәт, Дима. Беренче җөмләне, Слава, укы әле?
-(Слава укый,тәрҗемә итә. Мин әниемә табак-савыт юарга булышмадым.)
-Молодец. Маша, дәвам ит.
-Ул гөлләргә су сипмәде.
-Дөрес.Дима дәвам ит.
-Без кер үтүкләмәдек.
-Дөрес. Молодцы, укучылар.Юклык формасына дөрес куйдыгыз.
-Хәзер дәфтәрләрегезне ачып, числоны язып куябыз.
-(укучылыр язалар)
-Язып бетердегезме?
-Әйе.
-Молодцы.Ә хәзер без сезнең белән бер текст тыңлыйбыз.Игътибарлы булыгыз,сораулар булачак. (Текст тыңлана.)
Катя йокыдан иртүк торды.Урыннарын
җыйды.Зарядка ясады.Әнисе белән бергә чәй эчте. Әнисенә табак-савыт юырга булышты. Киенде һәм мәктәпкә китте.
- Йә,текст нәрсә турында?
-Текст Катя турында.
-Дөрес. Катя нинди кыз?
-Катя –тырыш кыз.
-Дөрес. Дима син ничек уйлыйсың?
-Катя-уңган, тәртипле кыз.
-Дөрес. Ә син, Маша, ничек уйлыйсың?
-Катя-әнисенә булыша.
-Дөрес. Әнисенә булышкач, димәк, Катя –әнисенә булышчан, хезмәт сөючән кыз.
-Ә, сез, әниләрегезгә булышасызмы?
- Әйе (хор белән)
-Молодцы, әти-әниләргә булышыгыз, хезмәтне яратыгыз!
- Физкультминутка
-Яхшы. Инде бераз ял итеп алыйк.Физкультминутка.
Җил исә-исә,
Агачларны селкетә,
Җил тына-тына,
Агачлар үсә-үсә.
-Ял иттек. Утырабыз. Хәзер мин сезгә текстлар таратам, ә сез шул тексттан билгеле үткән заман фигыльләрне табып, үрнәктәгечә юклык формасына куеп , зат-саннарда төрләндерергә тиеш буласыз. Дәфтәрләрдә язмача эшлибез.
-(укучылар биремне урыннарда эшлиләр)
-Укучылар,төрләндереп бетердегезме?
-Әйе.
-Яхшы. Әйдә, Дима,беренче, икенче җөмләдәге фигыльләрне тактада төрләдер әле?
1.I тормадым тордым I тордык тормадык
IIтормадың тордың II тордыгыз тормадыгыз
III тормады торды III тордылар тормадылар
2. I җыйдым тыймадым I җыймадык җыймадык
II җыйдың җыймадың II җыйдыгыз җыймадыгыз
III җыйды җыймады III җыйдылар җыймадылар
-Молодец, утыр.Тикшердек. Маша икенчесенә һәм өченчесенә чык әле?
-Ясамадым, ясамадым, ясамады, ясамадык, ясамадыгыз, ясамадылар.Эчмәдем, эчмәдең, эчмәде, эчмәдек, эчмәдегез, эчмәделәр.
-Молодец, утыр.Слава, дәвам ит.
-Булышмадым, булышмадың,булышмады,булышмадык, булышмадыгыз, булышмадылар.Киенмәдем, киенмәдең, киенмәде, киенмәдек, киенмәдегез, киенмәделәр.
-Дөрес, утыр. Молодцы, укучылар дөрес төрләндергәнсез.
Ә хәзеркитапларыгызның 42 нче битен ачыгыз, 6 нчы күнегүне ямача эшлибез.
-Слава, биремне укы әлә?
-Бирелгән фигыльләрне билгеле үткән заманда барлык һәм юклык формаларында зат-сан белән төрләндерегез.
-Рәхмәт, Бирем аңлашылдымы?
-Әйе.
-Эшли башладык.
-(биремне урыннарда эшлиләр)
-Бетердегезме?
-Әйе,
-Тикшерәбез.
-Дима, башла.
-Булыштым, булыштың,булышты,булыштык, булыштыгыз, булыштылар.
Юклык формасында: булышмадым, булышмадың, булышмады, булышмадык, булышмадыгыз, булышмдылар.
-Дөрес.Маша, берлек санда идән ю фигылен төрләндер.
-Идән юам, идән юмыйм, идән юасың, идән юмыйсың, идән юа, идән юмый.
-Молодец. Слава, дәвам ит.
-Идән юдык, идән юмадык, идән юдыгыз, идән юмадыгыз, идән юдылар, идән юмадылар.
-Дөрес. Молодцы , укучылар .
V.Йомгаклау.
-.Әйтегез әле, без бүген нинди яңа тема өйрәндек?
-(кул күтәреп җавап бирә) Без бүген билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнешен өйрәндек.
-Әйе, дөрес.Без бүген билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең юклык формасыда зат-сан белән төрләдерү иде. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
-Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы –ма/-мә кушымчалары ярдәмендә ясала.
-Дөрес.-ма/-мә кушымчалары ярдәмендә ясала. Мисаллар китерегез әле берәрне?
-(укучылар кул күтәреп мисаллар китерәләр)Китмәдем, китмәдең, китмәде, китмәдек, китмәдегез, китмәделәр...
-Молодцы. Тема аңлашылдымы сезгә?
-Әйе.
-Яхшы. Авырлыклар булдымы?
-Юк.(була, сораулар бирәләр)
VI. Билгеләр кую.
Бүген дәрестә актив катнашканыгыз өчен барыгызга да бишлеләр куям.
Маша-5
Дима-5
Слава-5
VII. Өй эше.
-Молодцы. Ә хәзер өйгә эшне язып куегыз.
40 нчы бит. 2 нче күнегү( фигыльләрне барлык, юклык формаларда төрләндерергә
-Өй эше буенча,сорауларыгыз юкмы?
-(сораулары булса, сораулар бирәләр)
-Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам. Саубулыгыз!
-Саубулыгыз.