Конспект занятия на тему “ Герой шагыйрь- Муса ??лилне? шигыре аша р?семл??.”



Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеСарман авылының икенче санлы “Лилия” балалар бакчасы.
Тема: “ Герой шагыйрь- Муса Җәлилнең шигыре аша рәсемләү.”
(Уртанчы төркеме балалары өчен комплекслы сөйләм теле белән
рәсемләү эшчәнлек конспекты)


Iкв. категорияле тәрбияче:
Ихсанова Р.М.
Бурычлар:
Балаларны герой – шагыйрь Муса Җәләл турындагы белемнәрен тулыландыру, патриотизм хисләре тәрбияләү. М.Җәләилнең “Карак песи”шигыре аша песине ясау. Эзлеклелеге белән таныштыру. Песинең формасын, төзелешен, пропорцияләрен билгели белергә өйрәтү.Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү .
Җиһазлау: песи рәсемнәре, буяулар, карандаш, бетергеч, пумалалар, су, компьютер, проектор, экран.
Эшчәнлек барышы.
1. Исәнләшү.
- Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?
2.”Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр.
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә”.
-Балалар бу шигырь юллары сезгә танышмы?
-Әйе.
-Нинди әсәрдән соң алар?
-“Карак песи” шигыреннән.
-Кем язган бу шигырьне?
-Муса Җәлил язган.
Кем соң ул Муса Җәлил?
-Шагыйрь.
Әйе балалар, М.Җәлил ул шагыйрь генә түгел, ә бөек татар шагыйре, герой-шагыйрь, һәм сезнең, балаларның бик якын дусты. М.Җәлил турында без инде сезнең белән бик күп сөйләштек, аның шигырьләре белән таныштык.
Ә хәзер “Карак песи” мультфильмын карыйбыз, игътибарлы булыгыз, песине күзәтегез, аның үзенең тотышын, йөрешен.
3. "Кaрaк пeси" мультфильмын карау.
-Муса абыегыз нәрсә әйтергә теләгән?
-Урлашмаска, кеше әйберенә тимәскә.
-Ә песинең үзен тотышы нинди иде?
-Хәйләкәр, күзләре ялтырый, әкрен генә керә.
-Песине рәсемләгәндә, шушы хәйләкәрлеген күрсәтергә тырышыгыз.
4.Песи турында бүтән шагыйрьләрдә шигырьләр язганнар, тыңлагыз әле..
Бар кечкенә пескәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлач күлмәге…
Бизи безнең бүлмәне.
Күзләре ялт-йолт итә,
Мыегы җиргә җитә.
Үзен бик яратам мин,
Аннан алда ятам мин.
Тик ул бик иртә тора,
Битен юып утыра.
“Мияу, мияу, мияу! – ди, -
Мин бик күптән уяу!” – ди. ( М. Хөсәен “Пескәем”)
Дөньяда бик күп төрле төрле песиләр яши. Һәр песинең үзенә генә хас үзенчәлеге бар, кайсыдыр бик иркә, кайсы бик батыр, ә кайсыберсе оста аучылар. Йоннары да төрле-төрле.
Менә кайберләрен карагыз: Себер песие, сиам мәчесе, Сингапур мәчесе, Персид мәчесе һ.б.. (Слайдлар күрсәтелә).
– Төнлә йокламыйча тычканнар , тотарга ярата торган җәнлек кайсыгызның өендә яши?
5. Песи рәсемен ясау эзлеклелеген аңлату.
Песиләр турында күп сөйләргә була, ләкин безнең төп бурыч аның рәсемен ясау.
Песине төрле халәттә итеп ясарга була: табышын саклый торган итеп, уйный торган итеп тә. Без ял итә торган хәлдәгесен ясарбыз.
Рәсемгә игътибар белән карагыз әле.
Песи нинди өлешләрдән тора? ( Баш, гәүдә, аяклар, койрык)
Баш нинди формада? ( Овал)
Ә колаклар? ( Өчпочмак)
Гәүдә? (Озынча овал)
6.Тактада рәсем ясау эзлеклелеген күрсәтү.
Беренче чиратта песинең гәүдәсен һәм башын ясыйбыз. Аның гәүдәсе сузылган овалга охшаган,аскы өлештә ул бераз җыелган.Ә башы бераз гына түгәрәккә охшап тора.
Аякларны һәм колакларны ясыйбыз.
Аяклары өчен ян-яктан ике овал ясыйбыз
Аларга тагын ике кечкенәрәк овал өстәп ясыйбыз. Бу арткы аяклар булачак.
Алар арасына ике түгәрәк (алгы аяклар) ясыйбыз.
Матур итеп койрык ясыйбыз.
Иң ахырдан күзләрне, авыз һәм мыекларны ясыйбыз
Хәзер песине яхшылап һәм матур итеп йөртеп чыгарга мөмкин.
7.Физкультминутка.
8.Мөстәкыйль эш. Рәсем ясау. Индивидуаль ярдәм итү.
9.Йомгаклау.
- эшләргә анализ ясау;
-эшләрдән күргәзмә.
10.Өй эше: Үз песиегез турында кыскача хикәя төзеп килергә.