2 сыйныфта класстан тыш уку. Тема «?киятл?р кич?се»


Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе
2 нче сыйныфта класстан тыш уку.
Тема:”Әкиятләр кичәсе”.
2 нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Гимадеева Рәмзия Рәис кызы.


Әкиятләр кичәсе.
Тема:”Без яраткан әкият геройлары”
А.Алиш “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.
Татар халык әкиятләре.
Максат:1)Китап белән кызыксынуга омтылыш уяту;
2)Укучының сөйләм телен үстерү;сүзлек байлыкларын арттыру;
3)Яхшыны начардан,тырышны ялкаудан аера белергә,явызлыкка каршы көрәшергә,дуслык кадерен белергә,авырлыкларны күмәк көч белән җиңеп чыгарга өйрәтергә.
Җиһазлар:А.Алиш портреты,әкиятләргә карата ясалган иллюстрацияләр,картиналар.Авторның әкият китаплары,журналлар,Г.Тукайның “Су анасы”,”Шүрәле”,”Гали белән кәҗә” әкиятләренә карата ясалган рәсемнәр
Дәрес барышы.
1.Укытучының кереш сүзе:-Укучылар,без бүген сезнең белән кызыклы сәяхәткә чыгарбыз.Аның өчен транспорт төрен сайларбыз.Мин сезгә бер табышмак әйтәм,ә сез аның җавабын табарсыз.
Армый да,абынмый да,
“Пух-пух”итә
Тавышы еракка җитә,
Ерак араларны,тиз арада үтә.(поезд)
Дөрес,укучылар.Без сәяхәткә поездда барачакбыз.Мин сезгә билетлар өләшәм,аннан вагоннарга утырырбыз.
“Паровоз”уены уйнау.
Балалар бер колоннага тезелеп басалар.Беренче торучы бала “паровоз”,калганнар “вагоннар,ә укытучы-юл хәрәкәтен көйләүче.
Укытучы: Алга таба барабыз.
Укучылар: Тик-так, Тик-так,(алга баралар)
Укытучы: Гөрәп чаба паровоз.
Укучылар: Юл тап-тап!
Юл тап-тап!(тиз,тиз хәрәкәт итәләр)
Укытучы: Ак төтен артта кала.
Укучылар: Пух-пух,пух – пах, пух – пах!(куллары белән төтен
сирпелгән кебек итеп хәрәкәт ясыйлар)
Укытучы: Вагоннар,җырлап чаба.
Укучылар: Ах – ах –ух!Ах- ах- ух!
Укытучы: Свисток яңгырап китә.
Укучылар: ТУ-ту-ту!Ту-ту-ту!
Укытучы: Тавышы еракка китә.
Укучылар: Уу – уу –уу
Укытучы: Бик күп җирләрне үттек.
Укучылар: Чың –чың –чың,чың –чың –чың.
Укытучы :Станциягә җиттек.
Укучылар: : Дың – дың- дың.Дың – дың –дың.( Состав туктый )
Укытучы: Зур паровоз уфылдый. Укучылар:(бер урында атлыйлар)пуф-пуф-пуф.
Укытучы: <<Бүген бигрәк ардым>> - ,ди.
Укучылар: Уф - уф - уф! (Тукталышлар, парта арасына утыралар.)
Укытучы : Укучылар,без сезнең белән “Белем иле” нең “Әкиятләр урманына “килеп тә җиттек.Монда сезне бик күп могҗизалар көтә:сез әкият геройлары белән очрашырсыз,кызыклы әкиятләр тыңларсыз.
1.Күргәзмәдәге китапларны карау.Х.Гарданов “Без китаплар яратабыз”,Ф.Кәрим”Гармунчы аю белән җырчы маймыл”,Г.Тукай “Шүрәле”,”Кәҗә белән Сарык”,А.Алиш “Нечкәбил”,”Койрыклар”дигән китапларны карау,әкиятнең эчтәлеге турында ясалган иллюстрацияләр белән танышу.
2.Укучыларның нинди әкиятләр белүләрен сорау.1-2укучыдан әкият сөйләтү.Әкиятләргә анализ ясау.
3.А.Алишның “Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык”дигән әкиятен уку.(әкиятнең исеме әйтелми) Кыскача А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.(портретын күрсәтү).
Укытучы:Мин сезгә бер әкият укыйм.Бу әкият кемнәр турында һәм әкияттәге вакыйгалар турында нинди рәсемнәр ясарга мөмкин?.Мин укыганда сез шулар турында уйлагыз.Әкияттә сезгә нәрсәләр ошар,ни өчен ? Шул сорауларга җаваплар да әзерләгез.(Әкиятне,исемен атамыйча гына,уртача темп белән сәнгатьле итеп уку.)
Әңгәмә-бәхәс оештыру.Моның өчен сораулар бирү.
-Әкияттә сүз нәрсәләр турында бара?.(сыерчык һәм чыпчыклар турында)
-Сезгә нәрсәләр ошады,ни өчен?(сыерчыклар,чөнки алар эшчән.Матур итеп сайрыйлар,яхшы күршнләр.ярдәмчел,әйбәт күңелле сакчылар,батырлар.Алар чыпчыкны үлемнән коткарып калалар)
-Сезгә нәрсә ошамады?Сезне нәрсә борчыды? (Чыпчык ошамады.Ул мактанчык,начар күрше,масаючан.Ул сыерчыкларга начарлык тели,оягыз йөзтүбән килсен ди).
-Әйе,чыпчык мактанчык,ялганчы һәм начар күрше.Ул сыерчыкларга начарлык тели,еш кына алардан көлә,аларны мыскыл итә.Ә сыерчык аңа ни өчен ярдәм итә,аны үлемнән коткарып кала?.
Нәтиҗә: Акыллы һәм шәфкатьле,ярдәмчел.Сыерчык мактанчык чыпчыкның мыскыллап көлүенә игътибар итми.Шулай итеп,явыз,мактанчык чыпчыкны яхшылыкның кадерен белергә һәм башкаларга ярдәмчел булырга өйрәтә.
Әкияткә исем уйлату.Әсәр,аның исеме белән таныштыру.Тактага эленеп куелган картиналарны(әкияткә) карау.Кайсы картина укыган әкияткә туры килә.шуны билгеләү.
Укытучы:Укучылар .әкиятләр ике төргә бүленәләр:язучы язган һәм халык әкиятләре.Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм.Сез кайсы әкиятне халык,кайсы әкиятне язучы язган икәнен әйтеп барырсыз. Нәтиҗә:Менә балалар күп кенә әкиятләрне язучылар язган.Аларны язган кешеләрнең исемнәре дә,фамилияләре дә билгеле,ә кайбер әкиятләрне кем язганы билгеле түгел. Андый әкиятләрне халык әкиятләре диләр.Татар халык,рус халык,казак халык,башкорт халык һәм башка бик күп халык әкиятләре бар.Бу әкиятләр борын-борыннан,телдән-телгә күчеп.сөйләнеп килгәннәр.
-Татар халык әкиятләре :”Өч кыз”,”Куркак юлдаш” ны инсценировка итеп күрсәтү.
Укытучы: Борын заманда,
Бүре сарык көткәндә,
Тычкан олау чапканда,
Куян камыр басканда.
Идел чыккан Болактан
Әкият чыккан колактан
Мин сөйлимен ,син тыңла,
Сүзне башлыйм ерактан
Карап тор да тап,
Бу кайсы әкияттән?
Әкияткә анализ.
-Укучылар,бу нинди әкият булыр?(Өч кыз)
-Бу әкияттә сезгә кемнәр ошады?( өченче кыз)
-Ни өчен?(беренче һәм икенче кызлар әниләренә булышырга теләмиләр.әниләре алар өчен көн-төн эшли,ләкин алар әниләрен оныталар,ә өченче кыз әнисенә һәрвакыт ярдәм итәргә тора.)
Нәтиҗә:Димәк.укучылар һәрвакытта да әниләрне.өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк.
Ә,хәзер “Куркак юлдаш” әкиятен карап китик.(әкиятне карау,нәтиҗә ясау).
Нәтиҗә:Дуслыкның кадерен белергә,авырлыклар очраганда аларны күмәк көч белән җиңеп чыгарга кирәк.
Укытучы:Ә,хәзер укучылар сезнең белән викторина уздырып алабыз.Менә бу тылсымлы тартмага әкияттән өзекләр һәм табышмаклар язылган.(Берәр укучы чыгып,сорауларга җавап бирәләр).

*Кош түгел оча,
Елан түгел чаба. Чәчәкләргә кунып Татлы азык таба.(Бал корты)(Җавабын табарга һәм кайсы әкияттән икәнен әйтергә). (“Нечкәбил”)
*Койрыклар әкиятендә иң озын,иң шәп койрык нәрсәгә һәм ни өчен бирелә?(Төлкегә.хәйләкәр булганы өчен).
*Су коена инештә,
Оча алса да, җирдә йөри
Ите яхшы бәлешкә.(Үрдәк)(Җавабын табарга һәм кайсы әкияттән икәнен әйтергә)(Сертотмас үрдәк)
*Урманда 1 өй тора
Анда өч хайван яши.
Өч урындык,өч тәлинкә
Өч кровать,өч мендәр
Монда кемнәр торганын
Кайсыларыгыз белер?.(Әкият исеме һәм кайсы халыкныкы булуын әйтергә).
Йомгаклау өлеше.
-Укучылар,без бүген сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәт ясадык.Бу сәяхәт сезгә ошадымы?(.......).Бу сәяхәттә без сезнең белән яхшыны начардан,тырышны ялкаудан аера белергә өйрәндек.Шулай ук явызлыкка каршы көрәшергә кирәк икәнлеген.дуслык кадерен белергә өйрәндек.Авыр чактаиптәшеңә һәрчак ярдәмгә килергә кирәк икәнен белдек.Шуның белән безнең бүгенге дәрес тәмам.Киләчәктә әле без сезнең белән тагы да күңеллерәк кичәләр оештырырбыз.