Тартымлы исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше темасына д?рес эшк?ртм?се


Тема: Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше (10 сыйныф)
I. Дәреснең максатлары:
1. фәнни максат: 5-9 сыйныфта үткәннәрне кабатлауны дәвам итү; тартым төшенчәсенә аңлатма бирү, исемнәрнең тартым белән төрләнешен; тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү.
2. коммуникатив максат: укучыларда тел культурасын үстерү; укучыларны тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерергә һәм сөйләмдә дөрес куллана,үзләренең фикерләрен әйтә һәм дәлилли белергә өйрәтү.
3. тәрбияви максат: мөстәкыйльлек, төгәллек, игътибарлык кебек сыйфатларны үстерү.
II. Бурычлары:
1. тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен истә калдыру;
2. сөйләмдә тартымлы исемнәрне дөрес итеп кулланырга өйрәтү;
2. укучыларда тел культурасын үстерү; заман таләпләренә җавап бирә алырлык әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
III. Принциплары:
1. дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
2. лингивистик принциплар: функциональ принцип, бүлекара бәйләнеш принцибы;
3. гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.
4. хосусый методик принциплар: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге принцибы, чагыштырма принцип.
IV. Укыту ысуллары:
1. аңлату-күрсәтү
2. өлешчә эзләнү
V. Укыту алымнары: таблица белән эшләү, темага карата фикер алышу, күнегүләр эшләү, карточкалар белән эш.
VI. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату дәресе.
VII. Җиһазлау: дәреслек, компьютер, карточкалар, тестлар, проектор.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1) Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.
2) Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек, М.З. Зәкиев, Н.В. Максимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 351 б.

Дәрес планы
I. Оештыру.
Исәнләшү, укучыларны барлау.
II. Актуальләштерү.
1. Алдагы дәрестә үткәннәрне искә төшерү.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
1. Тартым төшенчәсенә аңлатма бирү
2. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында мәгълүмат бирү.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Карточкалар, перфокарталар белән эшләү, дәреслектә бирелгән күнегүләрне үтәү.
V. Өй эше бирү.
VI. Йомгаклау.
Дәрес барышы
– Исәнмесез, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүген без тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнербез.
Укучылар, әйдәгез башта алдагы дәрестә үткәннәрне искә төшереп алыйк әле. Сезгә бирем – ялгызлык исемнәрен кулланып бер-берегезгә мактау сүзләрен әйтү. Иң актив катнашкан 2 кешегә өстәмә бонус була.
– Укучылар җавап бирә.
Хәзер без сезнең белән китаптагы 182 нче күнегүне эшлибез. Моның өчен мин сезне ике командага бүләм (алдагы биремдә актив катнашкан ике укучы үзләренә команда сайлыйлар). Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеш таблицасын төзү.
Хәзер әйдәгез алдагы сыйныфларда үткәннәрне искә төшерәбез.
Нәрсә ул тартым?
– Тартым предметның кайсы затка караганлыгын белдерә, димәк, тартым предмет һәм аның иясе, хуҗасы арасындагы мөнәсәбәтне белдерә.
– Тартым белән төрләнеш парадигмасы өч затта, берлектә һәм күплектә килә:
Берлек Күплек
I зат -ым/ем, -м -ыбыз/-ебез, -быз/-без
II зат -ың/-ең, -ең -ыгыз/-егез, -гыз/-сез
III зат -ы/-е, -сы/-се -лары/-ләре, -нары/-нәре
– Килеш белән төрләнешнең ничә төрен аерып күрсәтәләр?
– Килеш белән төрләнешнең ике төрен аерып күрсәтәләр: тартымсыз төрләнеш һәм тартымлы төрләнеш.
– Татар телендә бу ике төрләнешнең килеш кушымчалары арасында морфологик яктан кайбер структур аермалар булганлыктан, аларны аерып өйрәнү зарурлыгы туа.
Һәр өч затка караган тартымлы исемнәр түбәндәгечә төрләнә:
Килешләр I зат II зат III зат
Баш килеш китабым дәфтәрем китабың дәфтәреңкитабыдәфтәре 
  китапларымдәфтәрләремкитапларыңдәфтәрләреңкитапларыдәфтәрләреИялек килеше-ның-нең-ның-нең-ның-неңЮнәлеш килеше-а -ә -а -ә -на -нәТөшем килеше-ны. -не -ны-не -н-нЧыгыш килеше-нан-нан-нан-нән-ннан-ннәнУрын-вакыт килеше-да -дә-да -дә-нда-ндәТартым кушымчасы белән килеш кушымчасы арасындагы -н- авазы турында фәндә төрле фаразлар бар (китабы-н-а, китабы-н-да һ.б.); күпчелек галимнәр аны тарихи рәвештә бу аваз өченче зат тартым кушымчасы составына кергән дип саныйлар: -ым, -ың, -ы(н), мәсәлән. Икенче караш буенча, ул ике сузык арасында куелган эпентетик тартык буларак бәяләнә һәм күпчелек хезмәтләрдә бу аваз интерфиксаль -н- дип йөртелә.
Укучылар, без сезнең белән кагыйдәләрне искә төшереп алдык, ә хәзер командалар арасында бәйгене дәвам итәбез. Сезгә чираттагы бирем. Мин сезгә хәзер карточкалар таратам. Анда табышмаклар, ребуслар бирелгән, аларны сезгә чишергә һәм һәр сүзне тартым белән төрләндерергә кирәк булачак.
1) 5 ЕК БИШЕК
2) К3 КӨЧ
3) Т10 ТУН
4) 6Н АЛТЫН
5) 100К ЙӨЗЕК
6) Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)
7) Утта янмый,
Суда батмый.
(Боз)
8) Башы тауда, аягы диңгездә.
(Елга)
9) Алда да бар, артта да бар,
Борылган да сырылган,
Озын булып сузылган.
(Юл)
10) Бик күп укый, бер дә белеме юк.
(Күзлек)
– Укучылар җавап бирә.
– Молодцы, укучылар. Киләсе биремгә күчәбез. Мин сезгә җөмләләр таратам, алардан килеш белән төрләнгән тартымлы исемнәрне табып, һәрберсенең ничәнче зат тартым белән төрләнүен, нинди килештә килүен язырга кирәк булачак.
1) Мин әле ир түгел, шулай да мин кулыма корал алдым. (Н. Фәттах)
2) Аннары ул аның кыюлыгына да ышанды. (Н. Фәттах)
3) Иген өлгергәч, өч җирдән бер арба ашлыгыңны төйим дә китәм. (Г. Бәширов)
4) Кайсы күлмәгеңне киясең? (Г. Бәширов)
5) Каерылган күпме канатларның
Каурыеннан каләм очладың? (Ш. Галиев)
6) Яшь чирәмгә иелеп, чалкан яттым,
Чал гасырлар узды уйларымнан. (Г.Афзал)
7) Туган якларыма кайтып барыш,
Өлгермәгән әле кырда арыш. (Ф Яруллин)
8) Салават күперләреннән
Яшьлеккә барыр идек. (М. Галиев)
9) Әткәй бәгърем, тагын сиңа килдем,
Сөйгән гөлләреңне китердем. (Зөлфәт)
10) Туган якларымның моңнарына
Никадәрле кайнар уйлар сыйган! (Ф. Яруллин)
Алдагы биремнәр:
Әлеге җөмләдә ничә тартымлы исем бар? Татар халкы үзенең тырыш уллары һәм кызлары белән чиксез горурлана. (3)
Китапларыма сүзе нәрсәләр белән төрләнгән? (сан, тартым, килеш).
Бирелгән исемнәрне башта III зат тартым белән, аннары килешләр белән төрләндерергә: повесть, тарак, игәү.
– Укучылар җавап бирә.
Өй эше бирү.
Укучылар, түбәндәге биремнәрнең икесеннән берсен сайлап алыгыз.
1) Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәр кертеп, ирекле темага зур булмаган инша язарга.
2) дәреслектән 190 күнегүне эшләргә.
– Укучылар, дәресне йомгаклап нәтиҗә ясыйк. Без бүгенге дәрестә нинди теманы кабатладык?
– Укучылар җавап бирә.
– Сезгә тема аңлашылдымы?
– Укучылар җавап бирә.
– Сез бүгенге дәрестән канәгатьме?
– Укучылар җавап бирә.
– Молодцы, укучылар. Мин сездән бүген бик канәгать калдым.
Дәрес бетте, саубулыгыз.