Ис?нн?рне? кадерен бел, ?лг?нн?рне? каберен бел!


Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел!
( Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган сценарий)
Төзүче: Яр Чаллы шәһәре 47 нче кадетлар мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйдәрова Венера Гыйльметдин кызы.
Сәхнә чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән. Сәхнә түренә “ Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел”, “ Бөек җиңүгә - 70 ел” дигән плакатлар эленгән.
Талгын гына музыка астында 2 алып баручы сәхнәгә чыга.
1 алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары , хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Без бүген олы тантана-- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәгә җыелдык.
2 алып баручы. Без инде 70 ел тыныч күк йөзе, якты кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен, ул көннәрнең батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң каласың.
1 алып баручы
Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
2 алып баручы
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар.
1 алып баручы. Әйдәгез, тарихка күз салыйк.
2 алып баручы. 1941 нче елның 22 нче июне. Кояшлы ял көне була ул. Тирә-якта халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар гөрли. Мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәләре. Җир җиләге өлгергән, печән чапкан вакытлар.
1 алып баручы
Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде
Туган ягым күмелде чәчәккә.
41 нең җәен халык каршылый
Зур өметләр баглап киләчәккә.
1 алып баручы
Шул иртәдә печән чабу өчен,
Авыл халкы чыкты болынга.
Күмәкләшеп, өмә ясап эшли-
Шундый гадәт борын-борыннан.
1 нче күренеш.
“Печән өсте” көенә печәнче егетләр биеп чыга, аларга кызлар кушыла.
Бию ахырында Левитан тавышы яңгырый , радио аша сугыш игълан ителә. “Священная война”җыры яңгырый.
Солдатларны сугышка озату күренеше.
Күкрәк баласын кочагына кыскан ана, ире янына йөгереп чыгып, баласын аның кулына тоттыра.
Кадрия: - Фатих, сугыш башланган! Бәлки, бармассың, синең бит бронең бар.
Фатих: Юк, Кадрия, мин монда кала алмыйм.
Ире, баласын тотып, Фатих Кәримең “Ант” шигырен укый.
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә — балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
Бәлки, соңгы тапкыр — күрештек,
Кочаклаштык, озак үбештек.
Сизә бала, карый күзләремә:
«Сакла безне!» — ди ул күңеленнән,
Ана күкрәгеннән суырып алган
Сөт тамчысы алсу иренендә.
Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Кадрия: Җиңеп кайт, мин сине көтәр- меееен!
Фатих: Борчылма, Кадриям, дошманны тар – мар итеп, җиңү алып кайтыр –мыыыын! (саубуллашалар)
2 нче күренеш
Сәхнәгә ана белән солдат чыга.
Ана:
Сау бул, улым, читкә оч син,
Бәхет яусын юлыңа.
Авылың өчен тыныч бул син,
Анаң кала урыныңа.
Лачын коштай очып,
Дошманны ку иленә.
Яшен ташы булып оч син,
Оч син фашист өстенә.
Сәлам хатың килгән саен,
Бәйрәм күлмәк киярмен.
Минем улым батырларча
Бурычын үти диярмен.
Солдат “Герман көе”н җырлый.
Ана елап озатып кала: Исән – сау күрешергә язсын, балам!
3 нче күренеш.
Сәхнәдә ут сүнә, ут сүнгән арада уйнаучылар чыгып утыра .“Землянка” музыкасы яңгырый. Сугышчылар ял итә. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнә.
Берсе хат яза, икенчесе винтовка чистарта, өченчесе казандагы ашны карый,
дүртенчесе кулына перевязка ясый., бишенчесе баянда “Хуш авылым” көен уйный , калганнар шуңа кушылып җырлый.
Салих: - Их егетләр, бер генә сәгатькә булса да туган якка, әнием, сөйгәнем янына кайтып килергә иде.
Габдулла: - Миндә дә шул ук теләк. Мин киткәч, малаем туган. (Түш кесәсеннән, кадерләп кенә алып, фотографиясен карый)
Мансур Муса Җәлилнең “Тик булса иде ирек” шигырен укый.
Карлыгач булса идем,Канат кагынса идем,Җидегән йолдыз батканда,Чулпан йолдыз калыкканда,Туган илем, якты өем,Очып сиңа кайтыр идем,Сызылып таңнар атканда.Я булсам алтын балык,Ак дулкыннарын кагып,Ярсып дәрья акканда,Ташып ярдан ашканда,Таң сөмбелем, нечкә билем,Йөзеп сиңа кайтыр идем,Күлне томан япканда.Булсам җитез аргамак,Көмеш ялымны тарап,Таң җилләре искәндә,Үләнгә чык төшкәндә,Чулпан кызым, таң йолдызым,Чабып сиңа кайтыр идем,Гөлләр хуш ис сипкәндә.Юк, барсыннан да элек,Тик булса иде ирек,Кылчым булса кынымда,Карабиным кулымда,Сине саклап, туган җирем,Мин ирләрчә үләр идемДанлы сугыш кырында.
Самат, хат язуыннан туктап, Фатих Кәримнең “Ватаным өчен” шигырен укый.
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,Иң дәһшәтле утка керәмен,Шулай була калса, кояшны даБүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымныңЙөрәгенә төзәп атамын;Үзем үлсәм, балаларым калаМинем гомерем булып, Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык,Ал чәчәкләр кала болында,Чәчәкләргә төренеп эзем кала,Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгелБу үлемнең миңа килүе,Бөек җыр ул — Бөек Ватан өченСугыш кырларында үлүе.
(Шигырь тәмамлана, туплар аткан тавыш ишетелә. Солдатлар чыгып китә.)
2 алып баручы чыга. 
1 нче алып баручы
 Сугыш... Нишләдең соң син? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар ятим калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән аларның балачагы. Фронттан көттереп кенә килгән, дары исе сеңгән хатларны укып юанганнар алар...
2 нче алып баручы
Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп, авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылган. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайталар алар.
4 нче күренеш
(Пәрдә ачыла. Авыл өе. Хатын-кызлар оекбаш бәйләп утыра. Фатыйма бер тәрәзәдән- бер тәрәзәгә карап йөренә.)
Катнашалар:
Мәргүбә: Ана
Фатыйма: Мәргүбәнең килене
Хәдичә: Күрше хатыны
Хат ташучы кыз:
Х-ә: Мәргүбә малаеңнан бер дә хәбәр алганыгыз юкмыни соң?
М-ә: Юлдан гына бер хат язган иде, шуннан соң бер хәбәр дә булмады. Әнә киленебез дә җанын кая куярга белми, бик кайгыра.
Х-ә: Сугыш бит инде ул Мәргүбәкәем, шулай да бер хәбәр булмый калмас әле.
М-ә: Белмим инде... Әнә, гел күңелсез хәбәрләр генә ишетелә. Яраланган килеш дошман кулында калган солдатлар да бик күп дип сөйлиләр.
Ф-а: Ул кадәр үк өметсезләнмик әле, әнкәй.
М-ә: Үлгәндер инде үлгәндер. Якыннарының күңеленә авыр булмасын дип юри әйтми торганнардыр әле. Менә бу оекбашны да барлык җан җылымны салып улыма дип бәйләдем.
Х-ә: Әйе, без һәрберебез, авылдагы барлык ялгыз калган аналар,улларыбызга һәм фронттагы ирләребезгә оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Шушы җан-җылыбызны биреп бәйләгән әйберләр аларга көч-куәт биреп торсын иде.
М-ә: Амин шулай булсын.
Х-ә: Ирләр сугышта булгач, авыл тып-тын калды, кичләрен гармун тавышлары да ишетелми .
М-ә: Гармун дигәннән безнең киленебез дә гармун тарта белә бит. Әйдәле, Фатыйма кызым бер күңелләрне юат әле.
Фатыйма кулына гармун алып “Шәмдәлләр”- дигән җырны җырлап җибәрә . (Хәдичә белән Мәргүбә елап күз яшьләрен сөртәләр)
Х-ә: Киленең эшкә генә түгел, гармун уйнарга, җырларга да оста икән. Рәхмәт, кызым.
(Шул вакытта ишек шакыйлар. )
Ф-а: Әнкәй, әнкәй хат ташучы кереп килә безгә, бәлки, шатлыклы хәбәрләр алып киләдер.
(Тыштан тавыш ишетелә: Фатыйма апа, сезгә Илһам абыйдан хат бар, иң беренче сезгә килдем )
Ф-а: Әй рәхмәт яугыры. Әнкәй, Илһамнан хат бар.
М-ә: Укы, кызым, тизрәк укы, ниләр язды микән?
(Фатыйма хат укый)
“Исәнмесез, минем өчен якын , кадерле , газиз туган якларда яшәп ятучы әнием, сөекле Фатыймам. Сезгә сагнычлы кайнар сәламнәр җибәреп фронттан Илһам хат яза. Сәлам барча туганнарга, күршеләргә һәм мине сораганнарга.
Сөекле әнием, сәламәтлекләрең ничек? Фатыйманың эшләре ничек бара? Авылда нинди яңалыклар бар? Менә тагы ямьле язлар җитә. Сезнең белән күрешү көннәрен түземсезлек белән көтәм. Тиздән, бик тиздән дошманны җиңеп, туган якларга әйләнеп кайтырбыз.”
М-ә: Исән – имин күрешергә язсын, Ходаем.
Хат ташучы: Хәдичә апа, сиңа да хат бар.
Хәдичә: Фатыйма күршекәем, укы тизрәк!
Фатыйма кара печатьле хатны укый:
“Сезнең улыгыз Барый сугыш кырында батырларча һәлак булды...”
Ана һушын югалтып егыла. Ут сүнә.
1 нче алып баручы.
Эх, апалар, сугыш елларында
Теңкәгезгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергәКайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?
Сезнең сабырлыкка, батырлыккаМәңге-мәңге хәйран калырлык
Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез!
2 нче алып баручы.
Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.
1 нче алып баручы.
Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк. (Зал басып тын кала).
2 нче алып баручы.
Сугыш фаҗигаләрен онытырга мөмкинме соң?. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның , хатыннарның , балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде.
Фонограммада — Левитан. Капитуляция турында Мәскәү радиосы тавышын ишетү белән, халык мәйданга йөгереп чыга. Кочаклашалар, елашалар.Сәхнәгә шарлар, чәчәкләр аталар. С.Сәйдәшевның “Җиңү маршы” яңгырый
( Театральләштерелгән күренеш тасвирлана. Егет сугыштан кайта. Кыз каршы ала.)
1 нче алып баручы. Менә сез, хөрмәтле ветераннар, күкрәк тулы орден-медальләрегезне чыңлатып, халкыбызның горурлыгы булып, бәйрәм түрендә утырасыз.
2 нче алып баручы.
Хөрмәтле ветераннар!
Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен
Сират күперен кичкән буын сез.
Үзе үлсә дә, илне исән килеш
Безгә бүләк иткән буын сез.
Безгә сезнең буынның
Һәр бөртеге — бер дөнья.
Илебез тарихының
Данлы бите сез монда.
(Сүз сугыш һәм тыл ветераннарына бирелә)
“Кайту” (М. Галиев сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) җыры тыңлана.
1 нче алып баручы.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
2 нче алып баручы.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! дип юкка гына әйтмиләрдер. Әйе, аларның исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән мәңгегә уелып калды.
1 нче алып баручы.
Бөек Җиңүгә 70 ел дип,
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч
Гомерегез озын булсын,
Хөрмәтле ветераннар!
2 нче алып баручы.
Тагын бер тапкыр Жиңү көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!
Хор: “Юкка түгел, юкка түгелдер”. Р.Хасанов муз. Н.Нәҗми сүз.