Тема: «Кошлар – безне? дусларыбыз» (Зурлар т?ркеменд?санау эшч?нлеге буенча йомгаклау ш?гыле)


Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Яңа Әлем балалар бакчасы»
«Кошлар – безнең дусларыбыз»
(Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле)

Тәрбияче: Султанова Л.Х.
Максат: биш эчендәге саннарны тану, бишкә кадәр санау, сан ягыннан тигез төркемнәргә бер предмет өстәп яки алып, төркемнәрдә тигезлек булдырырга мөмкин икәнлекне аңлату;
Белем бирү бурычы: тәүлек бүленешен атарга өйрәтү, бишкә кадәр санау күнекмәсен үстерү, кошларны танып белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү;
Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе : уеннар, аралашу.
Үстерү бурычы: ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.
Белем бирү өлкәләре: танып – белү үсеше,сөйләм үсеше, физик үсеш, эстетик сәнгать үсеше, комуникатив үсеш.
Җиһазлау: дидактик уеннар: дидактик уеннар “Атнада ничә көн?”, “Тәүлек бүленешен ата!”, “Ел фасылларын әйт”, “Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган?”; сыерчыкка кием; магнитофон; проектор, ноутбук, предметларны геометрик фигуралар белән тоташтыру өчен балалар санынча карточкалар; төзү өчен тарату материаллары.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә!
I кереш өлеш.
Д/к уен. “Атнада ничә көн?”
Тәрбияче: Балалар, бүген атнаның ничәнче көне әле ?Балалар: Бүген атнаның дүртенче көне.
Тәрбияче: Ягез, дүртенче көнне кайсыгыз “сәгатьтән” күрсәтә?
Балалар: Такта янына чыгып күрсәтә.
Д/к уен: “Тәүлек бәленешен ата!” (төсле карточкалар)
Тәрбияче: Балалар, сез бүген балалар бакчасына кайчан килдегез?
Балалар: Иртә белән.
Тәрбияче: Әйдәгез, бу рәсемнәргә карап, тәүлекнең кайсы вакыты икәнен әйтеп күрсәтегез әле.
Балалар: Иртә.
Тәрбияче: Иртә белән нишлибез, балалар?
Балалар: Иртә белән йокыдан торабыз, юынабыз, зарядка ясыйбыз.
Тәрбияче: Иртәдән соң кайсы вакыт килә?
Балалар: Көндезге вакыт.
Тәрбияче: Көндез икәнен каян белеп була?
Балалар: Көндез балалар уйныйлар, ашыйлар.
Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадыгыз?
Балалар: Кичке вакыт.
Тәрбияче: Кич белән кешеләр нәрсә эшлиләр?
Балалар: Кич кешеләр ял итәләр, телевизор карыйлар.
Тәрбияче: Тагын тәүлекнең нинди вакыты калды ?Балалар: Төн.
Тәрбияче: Төнлә кешеләр нишли инде?
Балалар: Төнлә белән кешеләр йоклыйлар.
Тәрбияче: Бу рәсемнәр бөтенесе бергә нәрсәне аңлата?
Балалар: Бер тәүлекне.
Тәрбияче: Тәүлек сүзен ничек аңлыйсыз?
Балалар: Ул - бер көн дигән сүз.
Тәрбияче: Әйе, балалар, көннәр, айлар, еллар бар. Без аларны сезнең белән ел фасылларына бүлеп өйрәнәбез.
II Төп өлеш.
Тәрбияче: Табышмак әйтәм балалар, игътибар белән тыңлагыз.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгаларЯшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскараБу кайсы вакытЯ, әйтеп кара.
Балалар:Бу яз вакыты.
Тәрбияче:Кем язган әле бу шигырьне?
Балалар: Габдулла Тукай.
1.слайд.Тукай портреты.
Тәрбияче : Кем соң әле ул, Габдулла Тукай?
Балалар: Ул татар халкының бөек язучысы.
Тәрбияче: Аның нинди бәйрәме булып үтте.
Балалар:Туган көне.
Тәрбияче: Әйе, ямьле яз вакытында туган безнең Габдулла Тукай.
Тәрбияче: Ә хәзер елның кайсы вакыты булды инде, балалар?
Балалар: Яз вакыты.
Тәрбияче:Тагын нинди ел вакытларын беләсез?
2 слайд.Ел фасыллары. (чыгып күрсәтәләр.)
Балалар: Көз вакыты.
-Кыш вакыты;
-Җәй вакыты;
-Яз вакыты;
3слайд. Яз картинасы. “Яз билгеләрен ата!” Туп белән уен.
- Карлар эри;
- Сулар ага,
- Тамчылар тама;
- Кошлар кайта;
- Агачлар йокыларыннан уяна;
- Үләннәр шытып чыга;
- Кошлар кайта...
Тәрбияче.Яз айлары искә төшерик әле?
Балалар: март, апрель, май.
Тәрбияче: Язны авылга кемнәр алып килә?
Балалар: Яз хәбәрчеләре, кара каргалар, сыерчыклар.
Магнитофонда күчмә кошлар тавышы ишетелә.
Тәрбияче: Кошлар адашканнар әле, юнәлешләр күрсәтеп алыйк.
Физкультминут (Балалар басалар)
Юнәлешләрне билгеләү,хәрәкәтләр белән күсәтү.
Өс,ас, уң, сул, ал, арт, ян, киң, тар, биек, тәбәнәк.
Сюрпризмомент. Сыерчык очып килеп керә.
Тәрбияче:Нинди кош килгән безгә, балалар?
Балалар: Сыерчык килгән.
Сыерчык: Исәнмесез, балалар? Сезне сагынып килдем мин, урманда калган дусларымнан сезгә хат китердем.
Балалар:Исәнме, сыерчык, без дә сезне сагынып көттек, оялар ясап элдек.
Сыерчык: Авылда матур оялар күп, урмандагы дусларыма оялар җитмәде.
Менә сезгә алардан хат китердем.
Тәрбияче укый: - Исәнмесез, балалар. Безгә оялар ясап ярдәм итмәссезме? Сезгә биремнәребез дә бар.
Тәрбияче :-Булышабызмы?
Балалар: Булышабыз.
4слайд. 1 биремДидактик уен “Бер сүз белән әйт!”
Төзү материалларын , саннарны, йорт хайваннарын, йорт кошларын,
җиләк җимешләрне ата!
2 бирем. 5 кә кадәр уңай һәм кирегә санау.(бармакларын күрсәтеп саныйлар)
3 бирем.Төзү материалларының исемнәрен ата! (төзү материаллары өстәл өстендә)
4бирем. Йортларны үсә бару тәртибендә дөрес урнаштыр.
5 бирем. Хәзер өстәлегездәге карточкалардагы рәсемнәрне, аңа охшаган геометрик фигура белән тоташтырасыз.
Тәрбияче: Өстәлдә тәлинкәдә геометрик фигуралар бар.Шул геометрик фигуралардан сыерчыкларга оя ясап куегыз. Сыерчыклар шатлансыннар.
III Йомгаклау.Төзү . Сыерчыкка оя.(өстәлдә эш)
Тәрбияче: Без сыерчык турында җыр да беләбез. Әйдәгез, җырлап күрсәтик әле.
Җыр: Сыерчык.
III Йомгаклау.
Тәрбияче :– Нинди шөгыль булды әле безнең хәзер? Сезгә ошадымы?