Биз?лг?н яулык беренче кечкен?л?р т?ркеменд? с?йл?м теле эшч?нлеге


Бизәлгән яулык
( 1 кечкенәләр төркеме)
Максат: Зәңгәр кәгазьдән киселгән кыңгырау чәчәген ябештерергә өйрәтү,чиста-пөхтә эш итүләренә ирешү,эстетик тәрбия бирү,иҗади сәнгать эшчәнлегенә нафәсәти караш тәрбияләү.
Җиһаз:Татар халык орнаменты белән бизәлгән яулык,курчак,магнитафон,мольберт.
Материал: А 3 форматындагы ак төстәге кәгазь, клей, бизәү өчен кыңгырау чәчәге, салфетка, пумала.
Сүзлек эше: Кыңгырау чәчәге,бизәк.
Шөгыль барышы:
Курчак: Исәнмесез,балалар! Мин сезгә бик зур үтенеч белән килгән идем. Магазинга башка бәйләргә яулык алырга дип барган идем,ә анда яулыкларны сатып алып бетергәннәр икән,бер яулык та калмаган.Шулай итеп яулыксыз калдым.Инде хәзер нәрсә эшлим? Сез миңа ярдәм итеп, яулык ясап бирә алмассыз микән?

Тәрбияче: Курчак син бер дә кайгырма әле. Без сиңа матур,бизәлгән яулык ясап бүләк итәрбез.Ул гади генә яулык түгел,ә кыңгырау чәчәге төшерелгән яулык булыр. Менә карагыз әле:

Әнием туган көнемә
Зур яулык бүләк итте.
Яулыгым шундый матур-
Кыңгыраулы һәр чите.
Тәрбияче: Курчак матурмы яулык? Сиңа ошыймы?
Без хәзер сиңа яулык ясарбыз, ә син карап утырып тор яме.
Тәрбияче: ( күрсәтә)
-Кыңгырау чәчәге,ул зәңгәр төстә.
(балалар белән кыңгырау чәчәге сүзен бергә һәм аерым-аерым кабатлыйлар)
Тәрбияче: Хәзер менә шушы кыңгырау чәчәген зур кәгазьгә ябештерәбез. Клейны әз генә алабыз һәм кәгазьгә буйыйбыз, шуннан соң сак кына ябештерәбез. Ә чыккан клейны салфетка белән сөртеп алабыз. (мольберттагы ак кәгазьдә ясап күрсәтәм)

Ял итү минуты:
Без яулыклар юабыз,
Чиста итеп юабыз.
Менә шулай,менә шулай
Чиста итеп юабыз.
Яулыкларым кипсеннәр,
Кулларым ял итсеннәр.
Менә шулай, менә шулай
Кулларым ял итсеннәр.
( Балаларның эше дәвам итә, музыка куела)

Тәрбияче: Менә кыңгырау чәчәкләрен ябештереп тә бетердегез.
-Нәрсә ябештердегез?
-Кыңгырау чәчәген нәрсгә ябештердегез?
-Ә сез нәрсә бизәдегез?(балаларның җаваплары тыңлана)

Курчак: Менә минем дә яулыгым булды хәзер. Үзе шундый матур,бизәкле- кыңгырау чәчәкле, үзе зур. Ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.Мин китим инде,сау булыгыз балалар!