Заманча белем бир? технологиял?рен? характеристика.


Заманча белем бирү технологияләренә характеристика
Компьютер технологияләре
Дәрес – катлаулы педагогик күренеш. Ул нинди булырга тиеш? Традицион һәм
яңа дәресне ничек чиратлаштырырга мөмкин?
XXI гасыр – мәгълүматлаштыру чоры – телләрне укытуга яңалыклар кертүне
таләп итә; белем бирү өлкәсенә җәмгыятебезнең битараф булмавы белән аерылып
тора. Уку – укыту эшендә заманча технологияләрне, бигрәк тә компьютер технологияләрен файда
лану телне өйрәнүгә карата кызыксынуны арттыра, әлеге эшне оештыру өчен, яңа мөмкинлекләр
тудыра.
Компьютер – соңгы елларда уку процессына актив кертелгән яңа һәм иң мөһим чараларның
берсе. Аны куллану яңа информацион технологияләр файдалануны күзаллый.
Компьютер программаларын кулланып укыту ысуллары түбәндәгеләр: өйрәтүче диалог
Һәм төрле процессларны модельләштерү, уку материалын үзләштерүне тикшереп торую Мон
нан тыш, компьютер тагын бик күп мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә булыша: текстларны төзү
һәм эшкәртү, укытучыны иҗади булмаган эшләрдән бушату, өйрәнелә торган тел белән бәйлә
нешне арттыру. Компьютер технологияләре чит телгә өйрәтүнең күрсәтү, аңлату, төзәтү, белем
нәрне бәяләү һәм күнегүләр үтәү кебек төп методларны гамәлгә ашырырга булыша.
Моның өчен башлангыч сыйныфтан ук компьютерны файдалану укытучыга да, укучыга да
зур мөмкинлекләр ача. Өйрәнелә торган материалны бик матур төсләр белән бизәлгән, гади
генә, әмма бик аңлаешлы итеп ясалган күрсәтмәлелекне файдаланып һәм күтәренке хисси
халәттә кабул итү белемнең ныклыгына уңай тәэсир итә.
Хәзер балалар китапка азрак мөрәҗәгать итә, аларга компьютер белән эшләү ошый төшә.Место для формулы.Уку белән кызыксыну азрак булганда да, укучыны мультимедиа чаралары белән активлашты
рырга, укуга карата теләк һәм омтылышны үстерергә була. Андый чаралар дәресләрне җан
лырак итү белән бергә, укучыны мөстәкыйль фикерләүгә этәрә. Әмма компьютер укытучыны
да, аның аңлатуын да берничек тә алыштыра алмый.
Компьютер технологиясе укытучыга тел тирәнлеген булдырырга, укучыга сөйләм әдәби
нормаларын һәм аерым сүзләрне әзер җөмлә калыплары эчендә бирү мөмкинлеген тудыра.
Аның график рәсемнәре яки төрле темаларга багышланган анимацияләре үзенчәлекле
биремнәрне үтәүне җиңеләйтә. Мультимедиа чаралары – башка телдә сөйләшүчеләр өчен
интерактив аралашу формасы да. Аларның телдән сөйләмгә өйрәтүдә зур урын алып торуы
бәхәссез. Бер сүз белән әйткәндә, бу технология, укучыга чикләнмәгән күләмдә ярдәм итә
ала, бигрәк тә аларның мөстәкыйль танып белү эшчәнлекләрен активлаштыра [13: 523-525].
Татар теле дәресләрендә компьютер түбәндәге вазифаларны үтәргә ярдәм итә:
Татар теле дәресләрендә компютер түбәндәге вазифаларны үтәргә ярдәм итә:
--- яңа материалны тәкъдим иткәндә (презентацияләгәндә);
--- электрон дәреслектәге кайбер фрагментларны файдаланганда;
--- мөстәкыйль һәм контроль эшләр үткәргәндә;
--- төрле контроль һәм күнегү характерындагы тестлар эшләгәндә;
--- БРТ һәм БДИга әзерләнгәндә;
--- сыйныф өчен күрсәтмә әсбаплар әзерләнгәндә.
Компьютер технологияләре төрле чаралар белән гамәлгә ашырыла: шәхси компьютер (ноутбук),
автоматлаштырылган эш урыны, локаль исәпләү челтәре, компьютерлы мәгълүмат челтәрләре.
Уку йортларында компьютер технологияләре белән бәйле төшенчәләр актив һәм уңышлы кулланыла башлады: мәгълүмат базасы, укучының эш урыны, мультимедия системасы һ.б.. Компьютер техно
логиясе- компьютер мөмкинлекләрен файдаланып, өйрәнүчегә мәгълүматны әзерләү һәм тапшыру
процессы ул. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, компьютерны түбәндәге очракларда кулланырга тәкъдим итәбез:
--- тел күренешләренә өйрәткәндә;
--- диалогны, аралашуны компьютер челтәре аша тәэмин иткәндә;
--- сөйләм осталыгын һәм сөйләм күнекмәләрен формалаштырганда;
--- белем һәм күнекмәләрне формалаштыруның билгеле бер дәрәҗәсен тикшергәндә;
--- укыту максатыннан чыгып, кирәкле мәгълүматны эзләгәндә;
--- уку материалын тәкъдим иткәндә һәм аңлатканда, төрле ситуацияләрне модельләштергәндә.
Компьютерның белем алуда һәм нәрсәгә булса да өйрәтүдә ярдәмче булуында тагын бер үзенчәлек бар.