Х?зерге заман шартларында кызларга рухи-?хлакый т?рбия бир?не? ???мияте.


Хәзерге заман шартларында кызларга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте
Х.Ә.Нургалиева
Югарыкатегорияле татар телеһәмәдәбиятыукытучысы
Азнакаймуниципаль районы,
муниципаль бюджет гомумибелембирүучреждениесе
«Тымытыкгомумиуртабелембирүмәктәбе”
2016
Хәзерге заман шартларында кызларга рухи-әхлакыйтәрбия бирүнең
әһәмияте
Без бүген кыргый базар мөнәсәбәтләре шартларында яшибез. Бөтен нәрсә акчага корылган бүгенге тормышыбызда, әлбәттә, тәрбия төшенчәсе дә башкачарак чагылыш таба инде. Зөләйха Закированың “Дөнья – базар” шигырендә бүгенге заманга бик әйбәт бәяләмә бирелгән:
Кайныйлар базарлар Сатыла кашыклар Барысы сатучы -
Төнлә дә, көндез дә. Табагы, комганы. “Челнок”мы, шүреме?
Кешеләр - йомычка Сатыла иманы, Вакмы бу кешеләр,
Шул олы диңгездә. Намусы, вөҗданы. Түрәдәй эреме?..
Сатыла товарның Сатыла акылы, Шәһәрләр, авыллар -
Җанлысы, җансызы, Дипломы, белеме, Барысы базармы?
Кыйбаты, очсызы, Гаделлек кайда соң, Бу дөнья бер заман
Санлысы, сансызы. Тереме, үлеме? Тәртипкә басармы?
Сыгылган товардан Такмаклап саталар Иблискә юл биреп
Күмелгән рәтләрКоръәнне, динне дә. Фәрештә качырдык.
Сатыла шәп-шәрә Бер тиенгә саталар Яхшымы бу хәлләр,
Фотолар,сурәтләр. Сине дә, мине дә. Әллә бик начармы?
Сатыла суелган Пачкалап сатыла Бар дөнья болганган,
Киекләр һәм казлар, Тәресе һәм ае, Дөньябыз - гел базар!
Сатыла астыртын Ярышып саталар Саташтык, буталдык,
Гүзәллек һәм назлар. Хәерче һәм бае. Дөрес юл кем табар?
Сатыла сыеры, Сатыла бочкада Ник җанны җылытмый
Сарыгы, дуңгызы, Тозланган балыклар, Базарга бу муллык?!
Сатыла чүпрәккә Вәгъдәгә ышанган Йөрәктә рәнҗешле
Малае һәм кызы. Куркынган халыклар. Ачыну һәм хурлык!
Сатыла ахаклар, Ятимнәр сузган кул Ник әле бу кадәр
Көмешләр, алтыннар, Сорап бер ипилек. Канунга кизәндек?
Хөрмәтле ханбикә Сатылган бу җирдә Очсызга әйләнеп,
Булырдай хатыннар. Иң олы кешелек. Акчага тезләндек?!
Сатыла бәрәңге, Сатылмас нәрсә юк - Кайда соң ялгыштык,
Сарымсак, суганы, Барысы да сатыла. Яманга юл куйдык?
Ятларга сатыла Сатылмый торсалар - Күпмегә сузылыр
Кардәше, туганы. Берсүзсез сытыла. Акчага бу коллык?!
Сатыла бер читтәБарысы сатыла,
Китаплар, әсбаплар, Тик бәһа төрлечә...
Иң очсыз бәягә Саталар төреп тә,
Сатыла әхлаклар. Саталар төрмичә
Әйе, телибезме - теләмибезе, бу- безнең җәмгыятьнең асылы. Акча, байлык артыннан куа- куа, кешеләрдә һәрдаим булырга тиешле дөреслек, тугрылык, күркәмлек,намуслылык, гыйффәтлелек,кечекүңеллелек кебек әхлак сыйфатлары арткы пландарак торуына күңел рәнҗи. Товарның җансызлары гына түгел, ә хөрмәтле ханбикә булырлык хатыннарның да, кызларның да акчага сатылуына, иң очсыз бәягә әхлакларын сатуларына борчылып яза шагыйрә.
Безгә, педагогларга, шушындыйрак юнәлешкә кыйбласын юнәлткән дөньяда нишләргә соң? Әлбәттә, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә бөтен көчне куеп эшләргә! Ә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бу өлкәдә башка мөгаллимнәргә караганда да күбрәк хезмәт куярга туры килә. Әдәбият фәненең тамырында ук “әдәп” сүзе ята бит.
«Гамил Афзал укулары» V республика педагогик укуларының тәрбияви максатларын күрсәтүне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән бу хезмәтемдәхәзерге заман шартларында кызларга рухи - әхлакый тәрбия бирү турында сүземне дәвам итәм.
Әдәби әсәрләргә күз салыйк әле... Ф. Әмирханның “Хәят” повестендагы Хәят образы... Хәятның рус егете Михаилны үзенә яр итеп сайламавы - башка диндәге кеше белән никахка кермәүнең яхшырак була икәнен күрсәткән матур бер үрнәк бит.Бүгенге заман кызларын даКоръән өйрәтүләренә нигезләнеп яшәүче мөселман кызы Хәят үрнәгендә тәрбияләү – безнең бурычыбыз. Г. Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренә анализ ясаганда да, катнаш никахның шактый гына каршылыклы булуын Анна һәм Шәмсетдин образларына нигезләнеп дәлилләп була.Туфан Миңнуллинның әсәрләрендә дә кызларга тәрбия бирүгә нигезләп әңгәмә корырдай хатын- кыз образлары шактый. “Әниләр һәм бәбиләр”дә Гөлфинәнең Дилемманы үгетләп, больницада баласын калдырмавына ирешүе, “Әлдермештән Әлмәндәр”ендә Хәмдебануның төпле,чуар йөрәкле булмавы - әһәмият бирелергә тиешле моментлар.
Ә бөек мәгърифәтчеләребезнең әсәрләренә күзәтүүткәрсәк, алар арасыннан да кыз балаларны тәрбияләүдә отышлы булырдайлары шактый гына. Мин үзем, Р. Фәхреддиннең “Сәлимә яки гыйффәт” әсәренә нигезләнеп, “Намус – әхлак көзгесе” дигән дәрес үткәрдем.
Дәрескә эпиграф итеп, Р. Фәхреддиновның түбәндәге сүзләрен сайладым: ”Кешеләрне фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә торган нәрсә - гыйффәтле булудыр. Хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә - гыйффәтсезлектер”.
Әсәрнең кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:
Әсәрнең төп герое – шәкерт. Ул җәйге каникул вакытында Идел елгасы буйлап Казаннан Әстерханга кадәр сәяхәт кыла. Пароходта Иран бае кызы Сәлимә туташ һәм аның әнисе белән таныша. Сәлимә туташ бик укымышлы кыз була. Ул Тыйһранда фарсы, Мисырда гарәп, француз, инглиз телләрен өйрәнгән. Мисырда университет тәмамлаган. Шәкерт башта кадим мәдрәсәдә, соңрак җәдитләшкән мәдрәсәдә бераз укыган.
Алар төрле темаларга әңгәмә коралар. Сәлимә туташ шәкерт белән сөйләшкәндә, Казанда мөселман хатын-кызлары ничек тәрбияләнүе турында сорый.
Шәкерт хатын-кызларның күбрәк гомере киенеп-ясанып мәҗлесләрдә йөрүгә кайтып калуын, укуның 2 нче планда булуын сөйли. Кызларга язу өйрәтүне шәригатьнең тыюын әйтә. Кызлар язу белсә, егетләренә хат язачак, имеш.
Шәкерт сөйләгәннәрне тыңлагач, Сәлимә туташ хатын-кызларның нинди булырга тиешлекләрен сөйләп китә.
Хатыннарның бурычы булып, өй эчендәге эшләрне намус белән башкару, балаларны тәрбияләү , аларга ислам әдәпләре өйрәтү торуын әйтә. Надан ана тәрбияләгән баланың файдалы кеше булмавын сөйли. Йорт эчендәге ана кешенең хезмәтен бал кортлары анасы хезмәте белән чагыштыра. Тәрбияле ана балаларын дин, һөнәр, тормыш гыйлемнәренә өйрәтергә тиешлеген әйтә.
Сәлимәнең матур сүзләре, үз-үзен тотышы шәкертнең бөтен күңелен яулый. Ул төшләрендә дә Сәлимәне күрә. Ул аны кеше кулына төшмәгән энҗегә яки ачылмаган чәчкәгә тиңли. Эчендә дөньяны яндырырлык мәхәббәт уты барлыкка килүен сизсә дә, бу гыйффәтле туташка аңлатырга батырчылык итми. Сәлимә бик гыйффәтле, әдәпле, сандугач сайравы шикелле мөлаем тавышлы, мәхәббәтле, сөйкемле туташ була. Бакуда берничә көн торганнан соң, шәкертнең мөсафирханәсенә бер гарәп хатыны килә. Ул Сәлимәнең шәкерткә кияүгә чыгарга уе барлыгын хәбәр итә.
Алар очрашалар. Сәлимәнең әнисе хәер-фатихасын бирә. Шәкерт шушы фәрештәдәй кызның үзенә насыйп булуына сөенә, аның кулларын үбә.
Аның назына каршы Сәлимә түбәндәге сүзләрне әйтә:
- Гыйффәттән өстен дөньяда бернәрсә дә юктыр. Синең гыйффәтеңне белеп, үзебез белән Бакуга кадәр китерергә карар кылдым. Гыйффәтеңне белеп, үземә яр итеп сайлап алдым. Дөньяда да, ахирәттә дә синең белән бергә булырга өметләнәм. Синең кебек гыйффәтле һәм күркәм холыклы кешегә яр булганым өчен Аллаһе тәгаләгә рәхмәтлемен.
Әңгәмә үткәргәндә, шәкерт белән Сәлимәнең бер-берсен мәңгелек яр итеп сайлауларына аларда булган иң күркәм намуслылык, гыйффәтлелек, тәрбиялелек, укымышлылык кебек сыйфатлар төп сәбәп булып торуына һәм бүгенге заман кызлары да нәкъ менә Сәлимә шикелле булырга тиешлегенә басым ясадым.
Дәресне дәвам итеп, гыйффәт, намус мәсьәләсе бүгенге көндә нинди чагылыш табуы турында сүз алып бардым. Мисалга Чирмешән районы Яшәүче авылында гомер итүче Илшат Халиповның “Ялгыз шомырт” дигән “Акчарлак” газетасында басылган язмасына тукталдым.
Ялгыз шомырт шактый кешеләр өчен акылга сыймаслык ачы язмыш билгесе икән.
Язманың авторы бер туйда була. Мәҗлестә “Ялгыз хатын” җыры башкарыла. Шул вакыт өлкәнрәк яшьтәге Әлфинур дигән апа торып чыгып китә һәм бүтән әйләнеп керми. Туйдагылар: “Ул күргәннәрне күрсәң... Әле дә түзә,”- дип сөйләшеп калалар.
Бу ананың ниләр күргәнен белер өчен, Илшат Халипов ул яшәгән авылга бара. Әлфинур апа, күз яшьләренә буылып, үзенең гыйбрәтле язмышын сөйләп китә.
“Ялгыз шомырт” язмасының эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:
Ялгыз шомырт
Язмышлардан узмыш юк
Бу хәл 1983 нче елның июль урталарында була. Бу елда шомырт ишелеп уңа. Беркөнне эшләрне төгәлләгәч, Әлфинур, ирләре үлгән ике тол хатын – Ракибә һәм Зәрига шомырт җыярга китәләр. Аларга Әлфинурның кызы белән Ракибәнең кызы да иярә.
Шомырт, чынлап та, тиз җыела. Кайтырга чыгалар. Юллары елга буеннан үтә. Кинәт артларында бер машина пәйда була. Хуҗалык рәисе Касыйм белән агроном Җәүдәт икән... Утырыгыз, кызлар, - диләр алар, шактый усал гына итеп, - әйдә, алып кайтабыз!”
Әмма бу ике ирнең юньсезлеге, яшь хатыннарга гел бәйләнүләре турында бөтен тирә-юнь белгән була. Шуңа да хатын-кызлар машинага утырырга куркалар.
Бу хәл Касыймга ошамый, ул, сүнгән машинасын кабызып, хатыннарның өсләренә килә башлый. Барысы да йөгерергә тотыналар. Әлфинур җитезрәк була, кызы Лилия һәм Ракибәнең кызы белән алданрак йөгерә. Ә бераздан артларына борылып карасалар – машина Зәрига белән Ракибәне таптаган, аларга таба якынлаша. Чабарга хәлләре дә бетә. Озак уйлап тормый, Әлфинур үзенә ябышып барган ике баланы нык итеп тота да текә ярдан елгага сикерә. Бу тирәдә су бик тирән була. Шулай да, балаларны икенче як ярга исән-сау алып чыга. Җәүдәт белән Касыйм да аларны исән калмас, дип уйлаганнардыр – озак итеп, аптырап карап торалар.
Ракибә белән Зәриганы икенче көнне, бөтен авыл җыелып, соңгы юлга озата. Берсенең - дүрт, икенчесенең биш баласы ятим кала. Ярый әле әбиләре була. Әлфинурга бик авыр була, чөнки авылда шундый хәбәр тарала: имеш, ул ике хатынны, рәиснең машинасын алып, Әлфинур таптаткан икән. Ире Салих белән очрашып йөргәннәре өчен, имеш. Бу хәбәргә ышанучылар шактый була.
Шул көннәрдә Әлфинурның әтисе төшендә ат йөгәне күрә. Унбиш төене бар, җидесе чишелгән, ди. Аннары ул таш бинага килеп кергән, имеш. Бу төшне юратырга баргач, им - том итүче Мәрзия карчык аңа: “Таш бина – төрмә, кызың шунда утырачак, унбиш елга утыртсалар да, сигез елдан чыгачак,”- дигән.
Октябрьдә Әлфинурга суд була. Мәрзия әби ялгышмаган, чынлап та, ул унбиш елга Чувашиянең Козловка төрмәсенә эләгә. Ә ире, мондый хурлыкларга түзә алмыйча, аңардан аерылып китә. Әлфинурның кызына бик читен була. Баштарак ул: “Әнием шәһәргә, миңа мәктәпкә бару өчен, матур күлмәк, сумка алырга китте,” – дип уйнап көтеп йөри, бичара.
Төрмәдә, камерада егерме дүрт кыз була. Камерада Чаллы кызы Наташа хакимлек итә. Хәлен аңлагач, ул Әлфинурны бик якын итә, шуңа бүтәннәр дә аңа каршы сүз әйтә алмый.
Судтан соң Касыйм белән Җәүдәт тынычланалар , җиңделәр бит. Алар теләгәнчә булды. Ләкин ярты ел да узмый, Җәүдәтне паралич сугып, тәненең уң ягы хәрәкәтсез кала. Беркем дә ярдәм итә алмый, ә күрәзәчеләр авыруның сәбәбе – күз яше төшү, диләр. Бу турыда белгәч, Җәүдәт Касыймны үз янына чакырта һәм: “Мин дөресен сөйлим. Шушы яшьтән урын өстендә ята алмыйм,” – ди.
Әмма Касыйм аны дәшмәскә үгетли һәм хатыны Әлфия белән Новосибирскига, ниндидер яхшы табибка алып китә. Юлда, поездда аларга бер чегән хатыны очрап, Җәүдәтне киләчәктә ни көтүен әйтеп бирә: “Алда зуррак сынаулар көтә. Сәламәтлек килмәс. Гөнаһсыз хатынның күз яше төшкән,” – ди. Бу чегәнгә, чынлап та, ышаналар. Чөнки ул авылда булган фаҗигане, үзе күргән кебек, бик җентекләп сөйли. Боларны ишеткәч, Әлфия ирен дә, Касыймны да ярты юлда ук поезддан төшеп калырга мәҗбүр итә. Шулай итеп, кире өйләренә кайтып китәләр.
Тагын җәй җитә. Сентябрьдә Әлфинур кызының укырга барасы бар. Аны кем, ничек озатыр? Шушы сораулар белән күңелсезләнеп йөргәндә, аны Наташа төрмә начальнигы янына алып китә. Начальник – ир кеше, тыңлый. Һәм аның күзләре яшьләнә: “Минем кызым да укырга керә, - ди ул, - аның да әнисе юк, үлде. Аңлыйм мин сине. 40 көн ял бирәм. Тик, кайткач, азып-тузып йөрисе түгел!”
Сүзен тәмамлагач, ул Әлфинурга 30 сум акча бирә. Камерадагы кызлар да булдыра алганча ярдәм итәләр. Икенче көнне авылда була инде ул. Кызына бөтен кирәк-яракны төяп кайтып керә. Сумканы Ракибәнең кызына да алып кайта.
Икенче көнне теге чакта шомырт җыйган урыннан бер төп шомырт казып алып, аны иптәшләре үлгән юл буена утыртып куя.
Җәүдәтнең хәле көннән-көн авырая. Ул бөтенләй йөри алмас була. Кояшлы көннәрдә аны капка төбенә күтәреп алып чыга башлыйлар. Берничә елдан ул дөнья куя.
Әлфинур төрмәгә кереп, 7 ел ярым үткәч, Касыймның да бөтен тынычлыгы бетә. Җәүдәтнең соңгы елларда кичергәннәрен гел күз алдына китереп һәм үзенә дә каргыш төшүдән куркып, ул дөреслекне фаш итәргә ниятли, кешегә сиздермичә генә Козловка юлын таптый башлый.
Мәрзия әбинең юравы рас килә. Яхшы тәртибе өчен Әлфинурны 8 елдан азат итәләр. Авылга кайтканда, үзе утырткан ялгыз шомырт янында туктала. Бу тирәне халык инде күптән “ялгыз шомырт култыгы” дип атарга гадәтләнгән икән.
Касыйм Ракибә белән Зәрига вафат булган урынга җыйнак кына чардуган ясатып куя. Буш вакыты булган саен ул монда килә, озак кына уйланып утыра. Ләкин аның да киләчәге болытлы була...
Әлфинур язмышына һич тә үпкәләми. Тәкъдире шулай булгандыр инде. Авылга кайтып, элекке эшенә - шәфкать туташы булып урнаша. Тиздән ире Салих кире кайта, гафу үтенә. Кабат бергә яши башлыйлар.
Бу гыйбрәтле хәл турында укыгач : ”Их, нигә машинага утырмадылар микән, ичмасам? Бу фаҗига килеп чыкмас иде! - дигән үкенечле уй килә. Ләкин юк шул...Әлфинур һәм аның иптәш хатыннары өчен бу бозык ирләрнең пычрак кулларын үзләренә кагылдырту зур хурлык булып санала.
Юкка гына Р. Фәхреддин: “Намус җаннан газиздер. Чөнки инсан Ватан вә инсаният өчен җанын фида итәр, ләкин намус һичбер нәрсәгә фида ителмәс”, - димәгән бит. Әлфинур, Ракибә, Зәриганың кылган гамәлләре, чыннан да, намусларының җаннарыннан да газиз булуын күрсәтеп тора.
”Кешеләрне фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә торган нәрсә - гыйффәтле булудыр. Хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә - гыйффәтсезлектер”,- дигән Р. Фәхреддин. Ә менә Касыйм белән Җәүдәт - нәкъ менә хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшкән гыйффәтсез кешеләр.
Алар адресына Р. Фәхреддиннең түбәндәге гыйбрәтле җөмләләре дә бик туры килеп тора:
1. Бозык адәмнәр - дәвасыз авырулардыр.
2. Начар эш эшләргә тәһарәт кирәкми.
3. Гафу үтенүгә караганда, җинаять эшләмәү яхшырак.
4. Кешегә усаллык кылучы кеше үзенә усаллык кылыр.
5. Оят киткән җиргә бәла килер.
Гомумән, Р. Фәхреддиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрендәге Зәйнүш абыстай,, Заһир Бигиевның “Зур гөнаһлар” әсәрендәге Маһруй, Һ. Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”ндәге Зөбәйдә образларына характеристика биргәндә дә, гыйффәт, әхлак төшенчәсе икенче планда булу аркасында, төп геройларның авыр хәлләргә дучар булулары турында тәрбияви әңгәмәләр үткәрергә, кыз балаларга, алар хәлендә калмасыннар өчен, үтемле сөйләшүләр алып барырга була.
Безнең кызларыбыз – киләчәктә булачак ир хатыннары, булачак әниләр. Мәктәп парталары арасыннан ук без аларны тормышка әзерләп чыгарырга тиешбез. Р. Фәхреддиннең “Балаларга нәсыйхәт” китабының бер бүлегендә, кызын кияүгә бирергә ярәшкәннән соң, акыллы бер гарәп хатынының кызына биргән нәсыйхәтләре турында язылган: “Кызым! Бүгеннән син безнең кулдан китәсең. Дөнья көткәндә, игътибарга алырлык нәрсәләр бар. Иреңнең якыннарын, бигрәк тә каенанаң белән каенатаңны хөрмәт ит! Иреңнән сер яшермә! Иреңнән гайре һичкемгә сер сөйләмә! Кеше янында иреңә сүз әйтмә, сөйләшкәндә тавышыңны күтәрмә, чыраеңны бозма! Ирләр хатыннарының кимчелекләренгафу итәрләр. Әмма чит кеше алдында аз гына нәрсәне дә йота алмаслар. Ирең сөймәгән эшләрдән ерак тор! Көнләштермә! Иреңнең малын сак тот! Өең җыйнак булсын, һәрнәрсә үз урынында торсын! Балалар - иреңне, ирең –балаларыңны сөйсен! Балаларын яраткан ата тәүфыйклы, шәфкатьле була, алар белән юанып яши, тиешсез җирләргә күз салмый. Дөнья һәрчак нигъмәт белән генә тулып тормый, агулары да, чәнечкеләре дә очраштыра. Ике арагызда каршылык туса - кызма! Ирең никадәр ачуланса да, каршы әйтмә! Ирләр каршында иң яхшы хатын – юл бирүче хатын. Балаларыңны яхшы тәрбиялә! Мәктәп яшенә җиткәнче аларны яхшы холыкларга гадәтләндер!”Болар - яшь гаиләләргә Устав итеп алырлык сүзләр.
“Хатыннары тәрбияле булган милләт – тәрбияле, хатыннары тәрбиясез милләт – тәрбиясез; хатыннары тырыш вә идарә итүчән милләт – бай; хатыннары ялкау вә исраф итүчән милләт - фәкыйрь буладыр”, “Хатын –фәкыйрьлеккә каршы бер гаскәрдер: ватаны – өй, хәрби ныгытмасы- тырышлык, хәрби фәне –йорт белән идарә итү, коралы –инә белән кайчыдыр”, “Тәрбияле кызлар белән тормыш алып бару ләззәтле”, - дигән Р. Фәхреддин.
Кыз балаларны бөек мәгърифәтчебезнең шушы өйрәтүләренә нигезләнеп тәрбияләсәк, һичшиксез, уңышка ирешербез дип исәплим мин.
Педагогик укулар өчен әзерләгән хезмәтемне җәүһәрләргә тиң тәрбияви хезмәтләр язганР. Фәхреддингәбагышланган шигырем белән тәмамлыйм.
Мәгърифәтче, педагог син,
Ризаэддин Фәхреддин!
Әдәп- әхлак тәрбияләүдә
Тоткан кыйблаң булган дин.
Тәрбияләү әдәпләре -
Булган синең төп темаң.
Синең бөек өйрәтүләр
Иңдерә безгә иман.
Кулланылган әдәбият:
1. Ризаэтдин Фахреддинов: Научно-биографический сборник. – Казань: Из-во «Рухият», 1999. – С. 224.
2. “Акчарлак” газетасы, № 8, 2006.
3. Р. Фәхреддин “Балаларга нәсыйхәт”, төзүче - мөхәррир Әнвәр Хәйри – Казан, Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006.
4. Зөләйха Закирова “Шигырьләр җыентыгы”.
5. “Аңлатмалы сүзлек”
6. Р. Фәхреддин. “Җәвамигуль – кәлим” шәрехе. Казан.”Рухият” нәшрияты. 2005.
7. Рәфәт Шәйдуллин . “Булмас димә...” Шигырьләр, җырлар, мәсәлләр. Казан: “Идел – Пресс”, 2007, 416 бит.