Выступление на педчтении : Татар телен укытуда заманча белем бир? технологиял?ре традициял?р ??м инновациял?р.


МББУ “Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Л.Р.
Татар телен укытуда заманча белем бирү технологияләре: традицияләр һәм инновацияләр.
Кем соң син ,татар теле укытучысы? Укытучылык эшеңдә алга куйган максатың нинди? Үзең укыткан фәнне укучыларга яраттырыр өчен нинди эшләр башкарасың? Дәрестәге 45 минут җитәме синең өчен? Бу сорауларга җитди җавап бирү өчен,телебезгә булган караш, фикерләрне барлап чыгу кирәктер, мөгаен.
Илдә, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына яңа максат-бурычлар куйды. Укучыларның белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, рухи һәм физик үсешен, кызыксынучанлыгын үстерергә булышу – шуларның иң мөһиме. Моңа кадәр дә шундый максатлар куйдык бит дигән фикер белән дә килешәм. Ләкин 21 нче гасырда яшәвебезне, яңа техник мөмкинлекләр базасының югары дәрәҗәдә булуын уйлаган очракта, максатның катлаулы булуын күрәбез. Димәк, яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен өзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына бу максатны тормышка ашыра ала. Укытучы иҗади шәхес булырга тиеш. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык- бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Укытучыны иҗади шәхес буларак тасвирлый торган берничә билгене, үзенчәлекне аерып күрсәтергә мөмкин:
1. Шәхеснең гадәттәгедән үзгәчәрәк фикер йөртергә сәләтле икәнен дәлилли һәм укытучы вазифасын башкарырлык дәрәҗәдә өлгереп җиткән шәхес булуын раслый торган акыл күрсәткечләре, акыл сыйфатлары.
2. Активлык, яхшы хәтер, эчке сиземләүнең көчле булуы. Болар үз чиратында һәр эштә башлап йөрергә сәләтлелектә, ихтыяр көченә ия булуда, максатчанлыкта, камиллеккә омтылуда чагылыш таба.
Бүгенге татар теле укытучысы, иҗади шәхес буларак, күп укырга,әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә үзенең укучысын да ияртеп бара алырга тиеш. Балаларда кызыксыну уята алган укытучы – үз эшенең остасы. Ул укучылар алдында гына түгел, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт һәм дан казанырга, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия булырга,сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, компьютер һәм видеотехника белән эшли белүдә укучыларга үрнәк күрсәтә алырга тиеш.
Соңгы унъеллыкта мәктәп күп үзгәрешләр кичерде. Бүгенге заман баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми, ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Әдәбият укытучысы буларак, мин эш методикамны шушы юнәлештә алып барам. Укучыларга ошый ,чөнки үз фикереңне башкаларныкы белән чагыштыра алу, бәхәскә керү, дәлилләү, һәр нәрсәгә үз позицияңне булдыру укучыны шәхес итеп тоярга ярдәм итә. Бүген укыту һәм тәрбиядә нәтиҗәлелек турында сүз алып барабыз. Нәтиҗәнең күзгә күренеп торуы,билгеле булуы шарт.Белемлелек дәрәҗәсен билге күрсәтми, укучының укырга теләген сүндермәү мөһим.Һәркемнең мөмкинлеге төрлечә. Югары билгеләргә укымыйча да, бала үз кысаларында уңышка ирешергә мөмкин. Әлеге мисал укытучының үз эшенә иҗади якын килергә тиешлеген тагын бер кат ассызыклый һәм иҗади шәхес тәрбияләүгә нигез булып тора. Балага мәктәп тормышын һәм уку эшчәнлеген тоемларга өйрәнергә ярдәм итү өчен кайбер таләпләрне истән чыгармаска кирәк:
-бала, гаилә, мәктәп – бербөтен девизы белән эшләү ;
-укучының теләге, кызыксынуы, фәнне яратуы, киләчәккә матур максатлар кую;
-мәктәп тормышында үз урыныңны табу, җәмәгать эшләрендә активлык;
-шәхес булып формалашырга һәрдаим ярдәм итү...
Иҗади шәхес тәрбияләү өчен, укытучының иҗади булуы шарт. Укытучының иҗадилыгы ул үз эшен яратып башкарганда гына тормышка аша ала. Үз эшен яратып башкармаган укытучыдан укучылар читләшәләр.
ЮНЕСКО ның күптеллелекне яклап чыгуы уңаеннан, 2000 нче елда БМО ның 21 нче февральне Халыкара Туган тел көне дип игълан итүен беләбез инде. Монда сүз халык җырларын, биюләрен, гореф-гадәт, йолаларны, халык авыз иҗатын, туган телне саклап калу һәм яшәтәү турында барганлыгы аңлашыла. ”Тел – кешелекнең рухи мирасының аерылгысыз бер өлеше - дигән иде ЮНЕСКОның генераль директоры К. Мацуура. – Телләрнең барлыкка килеп, туып кына калмыйча, юкка чыгу ихтималын да искә алсак, без аларны якларга һәм шуның белән бөтен кешелек дөньясы өчен мөһим булган мәдәниятләр күптөрлелеген саклап калырга тиешбез. ЮНЕСКО бу уңайдан көчен кызганмый һәм дәүләтләрнең туган телләрне саклау сәясәтенә һәрьяклап булышлык күрсәтә”
Үз-үзен, туган телен, киләчәген хөрмәт иткән халыкларда туган телгә мөнәсәбәт ЮНЕСКО яклавыннан башка да һәрвакыт игътибар үзәгендә. Мәктәптә телебезгә булган хөрмәтне мин югары бәяләр идем. Укучыларым да туган телебезне, татар милләтен, үзебезнең телебез белән бәйле булган һәрнәрсәне хөрмәт итәләр һәм моның башкача булуы мөмкин түгел. Гомумән алганда, безнең туган телебез – татар теле, шагыйрь әйтмешли, ”какканны вә сукканны” күтәрүче ятим хәлендә. Уйлап карасак, тел-әдәбият укытучыларын яу кырындагы солдат белән чагыштырырга мөмкин. Туган телебезнең киләчәген соңгы вакытта телдән төшмәгән белем стандартларына, укыту-методик әсбапларның камиллегенә никадәр бәйле булмасын, беренче чиратта, нәтиҗә балалар укыту-тәрбияләү дигән фидакарь хезмәткә алынган мөгаллимнәрнең шәхси җаваплылыгына, аларның үз эшенә мөнәсәбәтенә бәйле.
Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүләре һәм фән белән кызыксынуларын арттыру өчен, класста һәм өйдә эшләү генә җитми, класстан тыш эшләрне оештыру, аларны эзлекле һәм кызыклы итеп алып бару зарур. Татар теленнән класстан тыш эшләрне оештыруның максаты түбәндәгеләр:
1. Укучыларның ана теле белән кызыксынуларын үстерү һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү, аларда татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнү теләкләрен уяту.
2. Укучыларның дәрестә алган белемнәрен тирәнәйтү, аларны тормышта гамәли куллана белү күнекмәләрен бирү. Тел белән аеруча кызыксынучыларны мәктәп программасыннан тыш өстәмә мәгълүматлар белән таныштыру, эзләнү эшләре алып бару.
3. Аерым телләр буенча дәрестә алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү.
4. Класста бирелә торган төрле яклы тәрбияне (патриотик, гуманлылык, эстетик, дуслык-иптәшлек, хезмәт тәрбиясе һ.б.) класстан тыш эшләр белән бәйләп дәвам итү.
Шушы максаттан чыгып, класстан тыш эшләрне оештырганда, аерым укучылар белән генә эшләмичә, төрле юнәлештә барлык укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм белем дәрәҗәләрен истә тоткан хәлдә, класстан тыш эшләр план нигезендә һәм оешкан төстә үткәрелә. Оештырылу үзенчәлекләре һәм үткәрелү рәвешләре буенча класстан тыш эшләрне ике төргә бүләбез: уку елы дәвамында системалы рәвештә үткәрелә торганнары ( тел түгәрәге, стена газетасы һ.б.),эпизодик яки аерым очракларда үткәрелә торган класстан тыш эшләр (тематик кичәләр, күргәзмәләр, укучылар конференциясе, экскурсияләр, олимпиадаларга әзерлек, викторина, КВН, очрашулар...)
Мин эшли торган Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе 1979 нчы елдан укучыларга белем бирә. Татар авылында урнашкан булса да, биредә рус балалары да белем ала. Димәк, мәктәптә татар һәм рус телле балалар өчен башка фәннәрне укыту белән беррәттән татар теле дә укытыла. Әйтергә кирәк, балалар кирәк чакта рус телендә сөйләшсәләр,статар телен шулай ук яратып өйрәнәләр. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган: балалар һәм укытучылар арасында җылы дус мөгаләмә, югары белемле укытучылар, заманча җиһазландырылган татар теле бүлмәләре, зәвык белән бизәлгән китапханә, балаларның кызыксынуларын искә алып төзелгән түгәрәкләр, өлкән класслар өчен электив курс... Гомумән алганда, безнең мәктәптә эзлекле рәвештә татар теле һәм әдәбиятыннан класстан тыш эшләрне оештырган үз программабыз бар һәм шуның буенча максатчан эш алып барабыз. Бу программаны төзегәндә, мәктәптә укучы һәр баланың катнаша алу мөмкинлеген исәпкә алырга тырыштык.Программа материалы беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныф укучылары өчен эшкәртелде, кабул ителде һәм шуның буенча нәтиҗәле эш алып барыла. “Тарихы барның - киләчәге бар” исемле эш программасы 3 баскычка бүлеп үтәлә.
Беренче баскыч – башлангыч мәктәп. Үз максаты, эш юнәлешләре булган класстан тыш эшләр кечкенә балаларның кызыксынуларын, яраткан эш төрләрен, уеннарын кертеп үткәрелә. Иң мөһиме: бала татар телендә матур сөйләшергә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә, сәнгатьле матур сөйләргә, уйнарга-җырларга тиеш. Боларның барысын яратып башкарганда гына максатка ирешеп була. Бу баскычта “Тапкырлар һәм зирәкләр “,”Әкияттә кунакта”,”Бу белергә кызыклы” юнәлешләре буенча эш алып барыла. Куелган максат:
-укучыларның күзаллау сәләтен үстерү, яхшылык һәм явызлык, кыюлык һәм куркаклык,юмартлык һәм саранлык төшенчәләренең асылын әкиятләрдән чыгып аңлату;
-тапкыр һәм зирәк булырга, дөрес фикер йөртергә, халык авыз иҗатына хөрмәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү, милли бәйрәмнәрне, халык уеннарын өйрәнү һәм үткәрү, халкыбызның тарихи мирасына сак караш тәрбияләү;
-укучыларда иҗади активлыкка омтылыш тәрбияләү, мөмкинлекләр тудыру, кечкенә күләмле иҗат җимешләренә зур игътибар бирергә өйрәтү.
Башлангыч баскычта класстан тыш эшләрне оештырганда, төп игътибар баланың танып- үстерүгә бирелә. Баланың рухи байлыгы халык әкиятләрен, мәкаль һәм әйтемнәрен, табышмак, уйдырмаларын никадәр күбрәк белүе белән бәйле. Иң мөһиме – баланы яхшы белән яманны аерырга өйрәтү. Бу баскычта бала эшчәнлегенең төп формасы булып уен санала. Бала уен эшчәнлеге ярдәмендә активлаша, аралаша, үз уй-фикерләре белән бүлешә. Онытылган бәйрәмнәрне, традицияләрне искә төшерүне дә уен, кичәләр ярдәмендә оештыру бик уңышлы була. Бала яшьрәк булган саен, аның истә калдыру сәләте көчлерәк. Шуны истә тоты, башлангыч баскычта, күптөрле юнәлештә балаларда кызыксындыру уята торган дәрестән соң чаралар оештырыла.
Урта баскыч 5-8 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа нигезендә эшлекле чаралар үткәрүне күз алдында тота. Төп игътибар гаилә, туган авыл, дуслык, якташлык, нәсел шәҗәрәсен өйрәнү белән бәйле. Бу баскычта укучыларның эзләнү эшләре белән кызыксынуларына һәм иҗат активлыкларына өстенлек бирелә.”Алтын каләм”, “Без татарча сөйләшәбез”,”Тел дигән дәрья бар” оешмаларында шөгыльләнгән укучыларның күбесе, өлкән класска җиткәч ,олимпиада призёрлары,инша бәйгеләренең җиңүчеләре булалар. Шушы баскычта нәфис сүз осталары үсеп җитлегә һәм “Ватан”,”Йолдызлык”,”Дулкыннар”фестиваль-бәйгеләрдә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Дәрестән тыш чаралар оештырганда алга куелган максат:
-нәсел шәҗәрәңне өйрәнү, гаилә традицияләрен саклауга омтылыш тәрбияләү, өлкән һәм яшь буын арасында хөрмәт, аңлашу, ярдәмләшү сыйфатларын ныгыту;
-туган як тарихы, авылның күренекле кешеләре, авыл белән бәйле атамалар, кушаматлар өйрәнү;
-укучыларның танып-белү сәләтен үстерү, авыл һәм районыбыз мәдәнияте тарихын өйрәнү, әхлаклы һәм эстетик зәвыклы шәхес тәрбияләү.
Күпьеллык практика күрсәткәнчә, дәрес теория белән өстенлек алса, дәрестән тыш вакытның файдалы үткәрелүе иҗади шәхес тәрбияләүгә күбрәк мөмкинлек бирә. Бала үзен иркен тота, теләп аралаша, сәләтен ачыклый, кызыксына. Дәрестән тыш вакытта укучының белеме түгел, киләчәккә сәләте ачыклана һәм бу сайлыйсы һөнәр белән дә бәйле булырга мөмкин.
Югары баскычка керүче 9-11 нче сыйныф укучылары өчен җитди, җаваплы, эшлекле юнәлешләр сайланган.Үзем югары баскычта эшләүче укытучы буларак, заман белән бергә атлаучы, уй-фикерен ныклап әйтүче, иҗади шәхес тәрбияләү өстендә эш алып барам. Фәнни-тикшеренү эшләрендә катнашу, республикакүләм инша бәйгеләренә әзерлек, татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясау, яңа формада дәүләт аттестациясенә әзерлек белән беррәттән әдәби чаралар, очрашулар, күңелле кичәләр, экскурсияләр оештыру телебезгә булган хөрмәтне тагын да үстерә дип саныйм. “Театр яктылыкка, яктылыкка, нурга илтә” әдәби түгәрәге, рус балаларын татар теленә өндәүче “Мин татарча сөйләшәм” кызыклы грамматика уеннар, ”Иҗади шәхес тәрбияләү” электив курс эшчәнлеген югары бәялисе килә. Соңгы вакытта мәгариф системасына кертелә башлаган Сингапурча укыту юлларын да дәрестән тыш вакытта рус балалары өчен куллана башлау укучыларда кызыксыну уятты.
Соңгы елларда мәктәбебез укучылары район күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән фән бәйгеләрендә беренче, республика күләмендә призёрлар рәтендә икәнен исәпкә алганда, эшебез җаваплы һәм нәтиҗәле икәне күренә. Инша бәйгеләрендә җиңүчеләребез, диплом ияләре бар. Укучы һәм укытучы тарафыннан фәнгә мәхәббәт, хөрмәт булганда гына матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Моның өчен балаларның кызыксынуларын күрергә, сәләтләрен ачарга, иҗадилыкны үстерергә, максатларына ирешергә булышырга кирәк.
Ана теле-зур хәзинә ул, дибез. Һәр халык үз тарихын, үз телен, үз рухын,җыр-моңын сакларга, аны яңа буыннарга тапшырырга тели. Ә бу бары тик тел ярдәмендә генә башкарыла. Димәк, милләтне саклыйбыз дибез икән, иҗ әүвәл телне саклау зарур. Ана теленең югалмавы, өйрәтелүе өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләрендә җаваплылык тоярга тиеш. Мин үземнең татар теле укытучысы булуым белән горурланам һәм, эшемнән тәм табып, укучым белән бергә алга атлыйм.
Гомеремдә бик күп галим,
Мөгаллимнәр бирде гыйлем,
Күңелемә иң якыны,
Укытканы- татар телем.
Анам сөте белән сеңгән
Һәрбер сузык,ымлык,сүзне
Җөмләләргә оештырам,
Акыл таҗы- мәгънә тездем.
Башкалар һич үпкәләмәс,
Телне алга куйган өчен,
Тәрҗемәсез кабул итәм...
Шуңа тәмле, күркәм,өстен!
Ул булганда адашмабыз,
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам телен,татар телен!
Файдаланылган әдәбият
1. Әгъзамов Ф.”Әйдә,халыкка хезмәткә”.- Казан.
2. Гарифуллин В.З. “Үткен каләм,үткен күз”.- Казан,1995.
3. Лазутина Г.В. “Основы творческой деятельности журналиста».-М.: «Аспект – Пресс»,2001.
4.Сәмигуллина И.К. ”Хәбәрче буласың килсә”.- Казан,1984.
5.Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы.- Казан,2004.
6. Хатипов Ф.М.”Әдәбият теориясе”.- Казан:Мәгариф,2000.
7.”Мәгариф”.-Казан,2007(2,11),2008 (12)2010(3)
8.”Кызыклы грамматика”
9.Заһидуллина Д.Ф. “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”.Казан:Мәгариф,2004.
10.”Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабы.-Казан:Дом печати,2001.
11Заһидуллина Д.Ф.,Закирҗанова Ә.М.,Гыйләҗев Т.Ш. “Татар әдәбияты.Теория,тарих.” Казан:Мәгариф,2004.