Куян кунакка килг?н+видео оештырылган белем эшч?нлеге


Куян кунакка килгән
беренче кечкенәләр төркемендә әйләнә-тирә белән таныштыру
Максат: уен аша балаларның яшелчәләр турында белемнәрен үстерү.
Белем бирү бурычлары: яшелчәләрне (кишер, кәбестә, суган, помидор) тәме, формасы буенча танып аера белү, исемнәрен кабатлау; сорауларга җавап бирә белүләрен үстерү.
Үстерү бурычлары: сүз байлыгын арттыру.
Тәрбия бурычлары: ярдәмчеллек, үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, социальләштерү, физкультура.
Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтү методлары; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, кабатлау.
Чаралар: куян, машина, яшелчәләр, картинкалар, тәлинкәгә кырып салынган яшелчәләр.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Хәерле иртә балалар, кәефләрегез әйбәтме?
Әйбәт, әйдәгез үзебезне уятып алыйк әле.
Күзләрне уятабыз,
Битләрне сыйпыйбыз,
Колакларны сыйпыйбыз,
Кулларны сыйпыйбыз,
Аякларны сыйпыйбыз,
Менә без уяндык.
Урындыкларга утырдык
(Ишек шакыйлар)
Керегез, кем бар анда?
Ишек ачыла, зур машинага яшелчәләр төялгән һәм куян утырган.
Балалар карагыз әле, безгә нәрсә килгән? Әйе балалар, бүген безгә кунакка куян озын колак килгән.
Әйдәгез әле куян белән исәнләшик.
-Исәнме куян! Нәрсә эшләп йөрисең?
Куян: - Менә бу машинага бик күп яшелчәләр төяделәр, тик мин нәрсә төягәннәрен белмим, мина яшелчәләрне аерырга ярдәм итәрсезме?
Тәрбияче: Ярдәм итәбезме балалар? Әйе
Син урындыкка утырып карап тор куян, ә без сиңа ярдәм итәбез.
Тәрбияче машина арбасыннан яшелчәләрне берәм-берәм алып күрсәтә һәм сорый, бу нәрсә? Балалар җавап бирә: -кәбестә, суган, кишер, помидор. Балалар авырсынса тәрбияче әйтеп җибәрә, балалардан сүзләрне аерым - аерым да, бергәләп тә кабатлата, формасын ачыклап та үтәләр. Кәбестә, помидор, суган – түгәрәк, кишер – озынча.
Тәрбияче яшелчәләрнең тәмен татып карарга да тәкъдим итә, (яшелчәләр алдан кисеп тәлинкәгә ваклап салынган), кашыклар белән генә каптырып карый, тәмен ачыклыйлар:
Суган әче, кишер баллы, помидор, кәбестә төче.
Тәрбияче: Балалар, карагыз, Куян сезне бик игътибар белән күзәтеп утыра. Әйдәгез аның белән уен уйнап алыйк. Уен “Ак куянкай”.
Дидактик уен “Табып бир”. Өстәлгә предметлы картинкалар тезеп куелган (помидор, суган, кәбестә, кишер, чия яки башка җимешләр яки башка нинди дә булса предметлар). Балаларга бирем: әйтелгән картинканы табып куян янына өстәлгә илтеп куярга һәм әйтергә “мә сиңа кишер, суган, кәбестә, помидор).
Тәрбияче шөгыльне тәмамлап куянга мөрәҗәгать итә: Куян машинаңда нинди яшелчәләр барын белдеңме инде, менә без сиңа ничек ярдәм иттек, шулаймы балалар. Әйдәгез куян белән саубуллашыйк