4-6 класслар ?чен татар ?д?биятыннан тестлар (рус т?ркемн?ре)



Әдәбияттан тест сораулары.
4 класс (татар төркеме)
1.”Ун сумлык маҗара”да Надир ничек акча эшли?
а) алма ташый; ә) карбыз бушата; б) бәрәңге ала.
2. Габдулла Тукай кем ул?
а) композитор; ә) шагыйрь; б) язучы.
3. “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятендә Айны кем коткара?
а) Чуртан;
ә) Гөберле бака;
б) Айсылу.
4. Әнвәр кайсы әсәрнең герое?
а) Ә.Еники “Кунакта”;
ә) “Малай белән Елан” әкияте;
б) А.Алиш “Алдакчы Наил”.
5.Халык авыз иҗаты жанрын билгелә?
а) табышмак; ә) хикәя; б) роман.
6. Бу өзек кайсы әсәрдән ?
“Шулай итеп арыслар белән эт бер читлектә ел буе яшәделәр. Бер елдан соң эт авырып үлде. Арыслан бөтенләй ашамый башлады.”
а) “Арыслан белән эт” ;
ә) “Яшь агач”;
б) ”Кунакта”.
7.А.Алишның “Алдакчы Наил” хикәясенең герое кем?
а) Наил; ә) Әхмәдулла; б) Салих.
8 .Кайсы шигырьне Г.Тукай язган?
а) “Фатыйма белән Сандугач”; ә) “Давылда”; б)”Китап”.
9.Татарстанда балалар өчен чыга торган журнал:
а)”Салават күпере”; ә)”Идел”; б)”Казан утлары”.
5 класс (татар төркеме)
1.Татар халык авыз иҗаты жанры:
а)роман; ә)хикәя; б)әкият.
2.Габдулла Тукайның туган елы:
а)1889; ә)1886; б)1910.
3.Габдулла Тукай кайда туган?
а) Арча районы Кушлавыч авылында;
ә) Оренбург өлкәсе Мостафа авылында;
б) Арча районы Кырлай авылында.
4. Әнвәр Бакиров кем ул?
а) шагыйрь; ә) композитор; б) артист.
5.”Тукай” романының авторы?
а) М.Җәлил; ә) Ә.Фәйзи; б) Г.Исхакый.
6. Бу өзек кайсы әсәрдән , авторы кем ?
“Гөлшатның сары башмаклары бар.Сап-сары, сары күбәләк канаты төсле башмаклар. Их, матурлар да!”
а) Д.Аппакова ”Шыгырдавыклы башмаклар” ;
ә) А.Алиш ”Сертотмас үрдәк”;
б) Г.Ибраһимов ”Яз башы”.
7.Ф.Хөснинең “Малай белән Солдат” хикәясенең герое кем?
а) Наил; ә) Әхмәдулла; б) Салих.
8.Кайсы шигырьне Ш.Галиев язган?
а) “Туган авыл”; ә) “Хәзинә”; б)”Казан”.
9. Кайсы әсәрнең авторы Фәнис Яруллин ?
а) “Кыр казы”; ә) “Кояштагы тап”; б)”Сөйләнмәгән хикәя”.
10.Татарстанда балалар өчен чыга торган журнал:
а)”Салават күпере”; ә)”Идел”; б)”Казан утлары”.

6 сыйныф (татар төркеме)
1.”Үги кыз” әсәренең жанры:
а)комедия; ә)драма; б)трагедия.
2.Муса Җәлилнең туган елы:
а)1902; ә)1906; б)1910.
3.Муса Җәлил кайда туган?
а)Спас районы Көек авылында;
ә)Оренбург өлкәсе Мостафа авылында;
б)Баулы районы Кызыльяр авылында.
4.Зөләйха Хисмәтуллина кем ул?
а)шагыйрь; ә)композитор; б)артистка.
5.Рөстәм Яхин кем ул?
а)язучы; ә)рәссам; б)композитор.
6.Кайсы әкиятне Абдулла Алиш язган?
а)”Зәңгәр күлдә ай коена”; ә)”Сертотмас үрдәк”; б)”Биюче бака”.
7.Казанда кайсы мәктәптә Абдулла Алишка багышланган музей эшли?
а)155; ә)85; б)55.
8.Һади Такташның туган елы:
а)1900; ә)1901; б)1902.
9.Шәүкәт Биктимеров кем ул?
а)шагыйрь; ә)композитор; б)артист.
10.Равил Фәйзуллин кайда туган?
а)Әтнә районы Күлле Киме авылында;
ә)Балык Бистәсе районы Балтач авылында;
б)Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылында.
11.Муса Җәлил шигырен билгеләгез:
а)”Туган авыл”; ә)”Кызыл ромашка”; б)”Иптәшләр”.