“Туган ягымда ислам дине язмышы” Ф?нни-тикшерен? эше


Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы
Шахмай гомуми урта белем мәктәбе
Фәнни – тикшеренү эше
Тема:
“Туган ягымда ислам дине язмышы”
Язды: Хәбибуллина Әлфинә
Равил кызы - I категорияле
тарих һәм җәмгыять белеме
укытучысы.
2014 ел
Эчтәлек
I.Кереш............................................................................................................................3-4бит
II.Төп өлеш
1.Яңа Чишмә районы җирлегендә мөселман мәхәлләләре…………………….................................................................................5-10 бит
2.Татар мәхәлләсендә муллаларның тоткан роле.
а)Шахмай авылының дин әһелләре.......................................................................11-13 бит
3.Шахмай авылында мәктәп тарихы.......................................................................14-16 бит
III.Йомгаклау.............................................................................................................17-19 бит
IV.Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар...................................................................20 бит
V.Өстәмә материал...................................................................................................21-23 бит
I.Кереш
Дөнья XXI гасырда яши, кешелек җәмгыяте тормышны тамырдан үзгәртерлек ачышлар ясады. Ләкин диннәр белән кызыксыну беркайчан да кимемәде. Киресенчә, теге яки бу халыкның дөньяга дини карашы дәүләтләрнең эчке һәм тышкы тормышына ныграк йогынты ясый бара.
Соңгы елларда ислам динен белергә омтылыш бик нык артты, бигрәк тә бу дөнья буенча гына түгел, Татарстан буенча да күзәтелә. Ислам-яшь, чагыштырмача яңа, заманында бөтен дөньяга шактый тиз таралган дин. Дин тотучылар Коръән китабын, хәдисләрне яңача, бүгенге көн күзлегеннән чыгып аңлаталар.
Россия күпмилләтле дәүләт буларак танылган. Бездә «яшәүче» диннәрнең күп санда булуы буенча Россия – уникаль ил. Россиядә ислам дине шактый катлаулы, авыр юл үтә. Нилектән бу шулай булган соң? Төрле тарихи периодларда исламга карата хөкүмәтнең мөнәсәбәте ничек булган? Халык проблемаларны ничек чишкән? Туган төбәгебезнең ислам дине тарихын өйрәнергә тотынгач, чыганакларның аз булуы, бу теманың аз өйрәнелгәнлеге ачыкланды. Чыннан да, мәктәбебез музеенда колхоз, мәктәп, авыл тарихына багышланган шактый истәлекләр, фотолар тупланган. Ә менә авылның дини тормышы турында бер генә истәлек тә юк. Бу темага билгеле сәбәпләр аркасында кагылучы булмаган. Һәм, әлбәттә, авылыбызның шушы “ак табын” ачыклауга мин зур кызыксыну белән тотындым, үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
-беренчедән, Россиядә ислам дине ничек үсеш алган?
-икенчедән, күптөрле чикләүләр, кысуларга карамастан, ислам дине ничек сакланып кала алган?
-өченчедән, хөкүмәтнең дини сәясәтенең асылы нидән гыйбарәт булган?
-дүртенчедән, нилектән Россия хөкүмәте дини сәясәттә кискен борылышлар ясаган?
-бишенчедән, Россиядә барган тарихи вакыйгалар ислам динендә ничек чагылган?
Теманы өйрәнергә тотынгач килеп туган шушы сорау-бурычлардан чыгып, минем максатым:
- туган ягыбызның ислам дине тарихын өйрәнү;
- ислам диненең татар халкы тормышында тоткан ролен ачыклау.
Эшкә керешкәнче, мин төрле чыганаклар - мәктәп дәреслекләреннән алып, архив материаллары белән дә таныштым. Архив материаллары белән миңа иң төп ярдәмне Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәп директоры Рафик хәзрәт Насыров күрсәтте. Ул тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәп директоры. Аның “Сембер өязе һәм Көнбатыш Кама аръягы авыллары арасында этногенетик бәйләнешнең тарихи нигезе” мәкаләсе “Шура” исемле дини альманахта басылып чыкты. Мәкаләдә Чүпрәле һәм Чистай сөйләшендәге охшашлыклар турында сүз алып барыла. Анда билгеләп үтелгәнчә, безнең авылларга йомышлы татарлар нигез салган. Әлеге хезмәт миндә зур кызыксыну уятты һәм мин Рафик Гомәр улы белән элемтәгә кердем. Ул Шахмай авылының килеп чыгышы, авылның дин һәм мәктәп тарихы турында үзенең архив материаллары нигезендә төзелгән хезмәте белән уртаклашты. Шулай ук эшемдә Яңа Чишмә районы тарихына багышлап чыгарылган “На Засечной черте” исемле җыентык китап зур роль уйнады.
II.Төп өлеш
1.Яңа Чишмә районы җирлегендә мөселман мәхәлләләре.
Билгеле булганча, Яңа Чишмә районы территориясендәге татар авылларына XVII гасырның 2 яртысы-XVIII гасырның 1 яртысында Сембер өязе йомышлы татарлары тарафыннан нигез салынган, һәм, әлбәттә, ул авылларның мәчетләре дә булган.
Катнаш халык яшәгән авыл һәм шәһәрләрдә, шулай ук Казан шәһәрендә, мәчет төзүне тыюдан кала, XVIII гасыр азагына хәтле мөселманнарның дини тормышы закон белән идарә ителми.Күпчелек татар авылларында мәчетләр төзелгән, мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән. Хөкүмәтне мәчетләр кызыксындырмаган, дин эшлеклеләре дә гади крестьян буларак кына теркәлгән. Шунлыктан ул чор татар авылларындагы мәхәллә тормышын ачыклау мөмкин эш түгел диярлек.
Чистай өязендә дә 1730 елга кадәр шактый мәчет эшләп килгән. Ләкин 1740 нчы елларда Казан епархиясе башында Лука Канашевич (татарлар аны Аксак Каратун дип йөрткәннәр) торганда, мәчетләрнең барысы да диярлек җимертелә. 1742-1743 нче елларда чукындыручы каратуннар тарафыннан мәчетләрне җимерү афәте Шахмайны да читләтеп узмый. Әлеге вакыйгаларга кагылышлы документта Шахмайның җимерелгән мәчете кырык еллар элек, ягъни 1700-1705 нче еллар тирәсендә салынганлыгы турында язылган. Тарихның соңгы меңьеллыгы дәвамында халкыбызның яшәү рәвеше ислам дине белән сугарылып килгән. Әби-бабаларыбызның иманга тугрылыгы нәсел-буыннарына тән һәм рух сәламәтлеге генә биреп калмыйча, тарихның иң афәтле өермәләреннән исән чыгарга мөмкинлек биргән. Шахмай авылы барлыкка килгән XVIII гасырның беренче яртысы тарихта татар халкын милли һәм дини изү аеруча рәхимсез төс алган чор буларак билгеле. 1730-1750 нче елларда татар, чуаш һәм башка урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру иң югары ноктасына җитә. Каратуннарның Исламга киңкүләмле һөҗүме 1742-1743 нче елларда мәчетләрне җимерү белән башланып китә. Алда әйтеп үтелгәнчә, Шахмай авылының беренче мәчете дә бу афәт вакытында туздырыла.
Чукындыручыларның халыкка икенче зур һөҗүме 1749-1750 нче елларда ябырыла. Бу елларда мөселманнар һәм чуаш, мукшы кебек мәҗүси халыклар яшәгән төбәкләрдә көчләп чукындырудан сирәк авыллар гына имин кала. Шахмайлыларга да бу афәт кагыла. Шахмайда барлыгы 4 кеше чукындырыла. Болар – Илмәт Иштирәковның уллары Баязит һәм Байгул, Сөләйман Акбирдин белән улы Мансур, һәм Шахмай бабайның улы Актимер. Байгул белән Актимер өйләнгәннән соң, хатыннары белән яңа туган балалары да чукындырылган санала башлый. 1762 нче елгы ревизия вакытында Шахмайдагы барча чукындырылган халык 6 ир-ат һәм шул ук сандагы хатын-кыз затыннан гыйбарәт булган.
XVIII гасыр уртасында чукындырылган татарларны “крещенные” дип язылганлыкларыннан чыгып кына, христиан динен тотканнар икән дип исәпләргә һич тә ярамый. Ул заманнарда көчләп чукындырылган кешеләр ревизия кенәгәләренә һәм башка документларга урыс исемнәре белән “новокрещеные татары” дип теркәлгәннәр. Ә Иван Грозный заманнарыннан алып, 1730 нчы елга чаклы чукындырылганнарга “старокрещеные татары” дигән исем тагыла. Хәзер без “керәшеннәр” дип атаган халык шул “старокрещеныйларның” нәсел дәвамчылары булып тора. Болар элек исламда булмаган, яки мөселман дип шартлы рәвештә генә саналган кавемнәрне чукындыру нәтиҗәсендә оешкан. 1730-1750 нче елларда исә татарларның элек-электән ислам динен тоткан өлеше чукындырыла. Шунлыктан, көчләп чукындыру һәм урыс исеме белән язылу белән генә бу кешеләр мөселман булудан туктамаган. XIX гасырның беренче яртысында “новокрещеные татары” дип аталучыларның күпчелек өлеше үзләрен хак мөселман итеп танытуга ирешәләр. Шахмайга килгәндә, 1795 нче елгы V ревизия вакытында авылда бары тик мөселман халкы гына яшәгән. Авылдагы чукындырылган кешеләр яңадан дингә кайтканнармы, яисә башка җиргә күчерелгәннәрме, әлегә билгеле түгел.
1750 нче еллар ахырында халыкта зур ризасызлык тудырган һәм баш күтәрүләргә китергән көчләп чукындыру сәясәте йомшартыла. Шуннан соң җимерелгән мәчетләр урынына яңалары торгызыла башлый. 1760 нчы елларга караган йомышлы авыллар исемлегендә Шахмайда 182 ир-ат затына бер мәчет булуы турында мәгълүмат китерелә. Авылда агач мәчет булуы 1790 нчы еллар ахырында язылган икътисади тасвирламада да теркәлгән.
Россиядә көчләп чукындыру сәясәте «көтелгән» нәтиҗәләр бирә алмый һәм мөселман халкының күпчелеге үз динендә кала. Татар халкында үз итеп Әби- патша дип йөртелгән императрица Екатерина II 1767 елның июнендә Казанга килә, халык белән очраша. Казанның Татар бистәсеннән сайланган Якуб Бимәтов тарафыннан мондагы бистәләрдә, өязләрдә, авылларда мәчет салдыруны сорап язган хат тапшырыла. Екатерина II мөселман факторын юк итү адымына бармаска карар кыла һәм мәсьәләләрне безнең файдага хәл итә. Мөселманнарның хыялын тормышка ашырырга юл ача, рөхсәт бирә. 1767 елда Идел буйлап сәяхәте вакытында Екатерина II Болгар җиренә дә туктала, яхшы таш плитәләр тезелгән шактый таза корылма калдыкларын, ике биек манараны, аяк астында аунап яткан язулы майолика кыйпылчыкларын, болгар-татар патшаларының исемнәре төшерелгән тәңкәләрне күреп, болгарларны, сугышларда катнашмый, низагларны акыл белән хәл итә торган белемле һәм укымышлы борынгы мәгърифәтле халык дип атый... Болгарның изге ташларын чиркәү нигезенә салдырган (ул вакытта Успенский чиркәү төзелеп килә) өчен Екатерина II Казан архиерее Лука Канашевичны ачы сүзләр белән сүгеп, аңа абруйлы патша Петр I нең сүзләрен исенә төшерә: “Не ломать сию древность!”
Патшабикә 1773 елда ул Уфада «Оренбург Диния нәзарәте төзү турында» указ («О создании Оренбургского магометанского духовного собрания») чыгара һәм ислам динен тигез хокуктан мәхрүм итү, кимсетү туктатыла. Чөнки XVIII гасырга кадәр мәктәп һәм мәдрәсәләр эшчәнлеге турында телгә алынмый, ә Диния нәзарәте төзелгәннән соң, «алар каршында мәчетләр төзергә һәм мәдрәсәләр ачарга рөхсәт ителә». XVIII йөзнең 70 нче елларында Казанда өч мәдрәсә барлыкка килә (Ахундов, Апанаев, Әмирханов мәдрәсәләре). Халык телендә шундый легенда да яши: 1767 елда сәүдәгәр М.И. Юнусов акчасына яңа таш мәчет салына башлый (Әфәнде ягъни Мәрҗани мәчете). Озак вакыт хөкүмәт төзергә рөхсәт бирмәгән була. Казанга килгән Екатерина II рөхсәт бирә, ләкин, русларның кара эчле поплары, диндарлары патшабикә исеменә шикаять җибәрәләр: имештер, татарлар, ул биргән рөхсәттән файдаланып, мәчет өстенә артык биек таш манара өяләр. Атаклы рус падишаһы Екатерина II моңа карата: “Мин татарларга урынны җирдән бирдем. Күккә исә минем хакым юк. Шуңа күрә алар күккә үзләре теләгәнчә күтәрелә алалар..."-дип җавап биргән, диләр.
Шулай итеп, татар кавеменең караңгы, изелгән гасырларны узып китеп, өметле яңа чор башлана. XVIII гасыр ахырына таба барлык татар авылларында да диярлек мәчетләр һәм алар каршында мәктәпләр эшли, ә XIX йөз уртасына бары тик Казан краенда гына да 430 мәктәп һәм 57 мәдрәсә исәпләнә.
Диния нәзарәте башында император указы белән билгеләнүче мөфти торган. Мулла булырга теләүчене башта мәхәллә кешеләре сайлаган, кандидатның вазыйфага туры килү-килмәвен мөфти тикшергән, губернатор указ нигезендә эшкә керешергә рөхсәт биргән. Шулай итеп, 1917 елга чаклы яшәгән тәртип урнаша. “Указлы” мулла ташламаларга ия булган, мәсәлән, җан башыннан салымнан, рекрут, соңрак, хәрби хезмәттән азат ителгән. Бурычлар да йөкләнгән: 16 яше тулмаган кешеләргә никах уку тыелган,1829 нчы елдан муллаларга үз мәхәлләләрендәге халыкның метрикаларын алып бару вазыйфасы да йөкләнә. Шулай ук, җомга намазында дога кылганда патша исемен атамаган өчен муллалыктан колак кага алган. Муллалыкка указ һәм диплом бирүнең төгәл тәртибе бюрократик традицияләр белән данлыклы император Николай I идарәсе (1825-1855) елларында формалаша. Шул вакыттан башлап, Диния нәзарәтендә мәхәллә һәм муллалар исәпкә алынып, ведомостька кертеләләр. Нәкъ шул документлар хәзерге вакытта аерым авыллар һәм мәхәлләләр тарихын яктыртуда төп тарихи чыганак булып исәпләнелә дә инде. 1832 елда мәхәлләләр саны үсүгә киртә куела: моннан соң һәр мәчет губернатор рөхсәте белән 1 мәчеткә 300 ир-ат туры килсә генә ачылырга тиеш була. Димәк, 2 нче мәчетне төзер өчен ир-ат саны 600 гә җитәргә кирәк була. Хөкүмәт мәхәлләнең санап үтелгән һәр кешесенең ризалыгын алуны таләп итеп, мәчет төзергә рөхсәт алу еллар буена сузыла башлый.
Озакламый тагын бер яңалык өстәлә: чиркәүләр кебек үк мәчетләрне дә архитекторлар төзегән яки, һич югы, губерна архитекторы раслаган проект буенча төзү таләп ителә башлый. 1837 елда мәчет проекты үрнәкләре тупланган альбом дөнья күрә, монда өч тәрәзәле агач мәчеттән алып ике катлы таш мәчет үрнәге дә табарга мөмкин була. Бу кагыйдә 1865 елда бетерелсә дә, XX гасыр башына кадәр бу үрнәкләр кулланылышта йөри.
1888 елның 16 июлендә эчке эшләр министры Д.А. Толстой тәкъдиме белән Алекса́ндр III фәрманы́ кабул ителә.Ул Оренбург Диния нәзарәтенә (мөфтиятенә) караган мөселман руханиларының белем дәрәҗәсен билгеләү таләбен чагылдыра («О введении образовательного ценза для духовных лиц магометанского исповедания по округу Оренбургского духовного собрания»). Фәрманда, Оренбург Диния нәзарәтендә (мөфтияттә) эшләргә билгеләнә торган дин әһеленең белем дәрәҗәсе рус гимназиясенең башлангыч 4 нче сыйныфы яки өяз һәм шәһәр училищеләре яисә татарлар өчен ачылган Укытучылар мәктәбе күләмендә булырга, аерым очракта 2 сыйныфлы башлангыч халык училищеләрен тәмамлаучылар белеменнән дә түбән булмаска тиеш, дигән таләп куела. Шәһәр мәхәлләләре имамнары - бер сыйныфлы башлангыч халык училищеләре күләмендә, авыл муллалары - русча сөйләшерлек һәм укырлык дәрәҗәдәге белемгә ия булырга тиеш, диелә. Авыл муллаларының белем дәрәҗәсен билгеләүче таныклык өяз училищеләре советы тарафыннан бирелергә тиеш була. Фәрман 1891 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә; бу фәрман алда аталган вазифаларны моңарчы үтәп килгән дин әһелләренә кагылмый.
Шахмай авылында беренче мәхәллә XVIII гасырның 2 нче яртысында оеша. XX гасыр башында эшләгән мәчет 1879 төзелгән. Икенче мәхәллә 1879 оеша. 1870 елларда төзелгән мәчет искерә, халык сыймый башлый. 1910 елның 8 январендә мәхәллә кешеләре киңәш итеп мәчеткә ремонт ясала, 3 нче уку залы өстәп төзелә. 1879 нчы елда Шахмайда, икенче мәчет салынып беткәннән соң, тагын бер мәхәллә оеша. Шул ук елны беренче мәхәлләдә дә яңа мәчет төзелә.
1905 елда, беренче рус революциясе башлангач, дин, сүз, вөҗдан иреге игълан ителә. Нәтиҗәдә, XX гасыр башында, мәхәлләләр саны шактый үсә, мәсәлән, Яңа Чишмә районы җирлегендә мәчетләр саны 3 тапкырга арта.
Ләкин алда ирешелгәннәрнең барысы да себерелеп түгеләсе 1917 ел, аннан соң 70 елга сузылачак динсезлек чоры килә. 1917 елга Шахмай авылында 3 мәчет эшләгән, авылда кеше саны ике меңнән арта. Ләкин алдагы елларда билгеле сәбәпләр аркасында мәчетләрнең манарасы киселә, мулла нәселләре туздырыла. Мәсәлән, авылның түбән очындагы мәчетнең манарасы киселә, бинасы колхоз өчен сүтеп алына. Манараны кисүчесе дә табылган: авыл активисты Гарифуллин Зиннур, халык кисүдән баш тарткач, халыкның зар елавына игьтибар итмичә “Үзем кисәм”,- дип менеп китә. Мондый батырлыктан соң фамилиясен дә Арслановка үзгәртә. Ләкин, ни гаҗәп, озакламый авырый башлый һәм 2 ай больницада ятып кайткач, хатыны Мәхмүзәне ике баласы белән калдырып, үлеп китә...
Авылның югары очындагы мәчет төзелеп бетмәгән, манарасыз була. Анда халык 1930 нчы елларга кадәр намаз укып йөри. Авыл үзәгендәге агач мәчет клуб итеп үзгәртелә,ул 1982 елда янгын чыгып көлгә әйләнә. Ул урында 1987 елда, хәзер дә эшләп килүче, ике катлы клуб бинасы төзелә. Совет чорында кача-поса булса да укый белүчеләр азмы-күпме муллалык вазыйфасын башкаралар, мәсәлән, Минзакир бабай, Сөләйманов Мәрдегаләм, Гатауллин Сәлимҗаннар исем кушу, никах уку, мәет озату йоласын башкарганнар. Шөкер, ясаган хаталарыбыз төзәтелә башлады: авылыбызның күрке булып, 1994 елда, таш мәчет сафка басты.
2. Татар мәхәлләсендә муллаларның тоткан роле
Татар общинасында мулла зур роль уйнаган. Закон һәм борынгыдан килгән йола буенча мулла (белеме буенча имам-хатиб) мәхәллә кешеләре тарафыннан сайлап куелган. Бер мәхәлләгә 1мулла туры килгән, әгәр ул бик карт булса, икенчене дә сайларга мөмкин булганнар. Мәхәлләдә мөгаллим яки мөдәррис тә билгеләнгән. Алар икесе дә балаларга белем бирү белән шөгыльләнгән, ләкин мөдәррис югарырак дәрәҗәгә ия, чөнки ул Диния назәрәтендә имтихан вакытында күбрәк белем күрсәтүчегә бирелә. Шулай ук мәзин (азан әйтүче) дә булган, ул кечкенә авылларда “указсыз” гына да муллалык вазыйфасын башкарган.
Мәдрәсәдә белем алып, төрле катлау кешеләре муллалыкка билгеләнә алган, еш кына муллалык нәсел буенча да күчкән. Мулла һәрвакытта да шул авыл кешесе булмаган, еш кына мулла башка җирдән дә китереп билгеләнгән. Мәсәлән,1875 нче елда, Шахмай авылында икенче имам Сөнгатулла Нигъмәтуллин вафат булганнан соң, аның урынына Югары Майна авылыннан Әхмәт Корбангали улы Габдерәшитов чакыртыла. Аның уллары да аталары эшен дәвам итүчеләрдән булалар. Мәхәллә кешеләре бай булса, муллага тирән белем, оста вәгазьчелек, күркәм тышкы кыяфәт кебек югары таләпләр дә куя алганнар.
Дин эшлеклеләренең төп максаты киләчәк буынга белем бирү була. Малайлар мәктәптә 2-3 ел буена гарәп хәрефләре белән укырга-язарга өйрәнгән. Уку мәчеттә яки махсус бинада яки укытучының өендә барган. Кыз балаларны мулла хатыны абыстай укыткан.
Югарырак белем алырга теләүчеләр укуны мәдрәсәдә дәвам иткәннәр. Мәдрәсәләр шәһәрләрдә, зур һәм бай тормышлы авылларда мәчетләр каршында эшләгән. Монда да гарәп, фарсы телендә фәлсәфи һәм дини китаплар өйрәнү барган. Мәдрәсәдә шул мәчетнең мулласы мөдәррис тә булган, аңа укыту эшендә хәлфә ярдәм иткән.
1870 елдан башлап, муллалардан рус теленнән имтихан тапшыруны таләп итә башлагач, шәкертләргә атнага бер тапкыр рус теле укытыла башлый. Мәдрәсәдә ничә ел укыйсын шәкерт үзе билгеләгән, укыганлыкка диплом бирелмәгән. Мәдрәсәдән киткәч, сәләтле һәм матди мөмкинлеге булучылар укуны Мисыр, Төркия кебек илләрдә дәвам иткән.
Халыкны дини рухта тәрбияләүдә имамнарының өлеше бик зур булган. Аларның вазыйфасына дини йолалар башкарудан гайре, балалар укыту, җәмәгать тәртибен кайгырту кебек эшләр дә кергән. Гомумән алганда, имамнар авыл халкының иҗтимагый-мәдәни тормышы белән идарә иткән. Тарихи документлар Шахмайда беренче дини мәхәллә авыл барлыкка килгәндә үк оешканлыгын сөйли. Мәхәллә бар икән, аның башында торган имамның булуы да табигый. Ләкин тарихи хәтер һәм язма чыганакларда ул кешеләрнең исемнәре сакланмаган. Архив материаллары буенча, безгә Шахмайның XVIII гасыр ахырында имамчылык иткән Фәйзулла мулланың исеме билгеле. Шуннан соңгы елларда авыл мәхәлләсе белән нигездә аның нәселеннән чыккан имамнар җитәкчелек итә. Шахмайның дини тормышын җитәкләүдә башка авыллардан килгән муллаларның да өлеше зур була.
а)Шахмай авылының дин әһелләре
1. Фәйзулла мулла.
2. Әхмәтҗан мулла Фәйзуллин. 1829, 1836, 1846 нчы елларда телгә алына.
3. Нигъмәтулла мулла Фәйзуллин. 1836 нчы елда телгә алына.
4. Әхмәтвәли Әхмәтҗанов – имам, җәмигъ һәм мөдәррис. Указ алган 23.12.1858. 1875 нче елда эшләгәнлеге билгеле.Тумышы белән Шахмай авылы кешесе, 31.01.1888 вафат була.
5. Сөнгатулла Нигъмәтуллин(?-1875) – имам, җәмигъ һәм мөгаллим. Указ алган 30.07.1863.
6. Баһаветдин Фәхретдинов – азанчы һәм укытучы. Указ алган 08.03.1841. 1865 нче елда эшләгәнлеге билгеле.
7.Мөхәммәтсадыйк Ишмөхәммәтов – азанчы. Указ алган 24.07.1867. 1875 нче елда эшләгәнлеге билгеле (6.10.1884 вафат була)
8. Әхмәт Корбангали улы Габдерәшитов(1820-1911) – имам, җәмигъ, хатыйб һәм мөгаллим. Указ алган 24.06.1852. Чыгышы белән Югары Майна авылыннан. 1875 нче елда Шахмайга килә.
9. Мөхәммәтвафа Әхмәтвәли улы Фәйзуллин (1864-1918) – имам, җәмигъ, хатыйб һәм мөгаллим. Указ алган 20.07.1881.
10. Исмәгыйль Таҗетдинов – мәзин. Указы юк. 1895, 1909 нчы елларда телгә алына.
11. Мөхәммәт Әхмәт улы Корбангалиев – имам. Указ алган 22.04.1877. Вазыйфасын калдыра 22.06.1921.
12. Сабирҗан Әхмәт улы Корбангалиев – имам. Указ алган 12.02.1922.
13. Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамалов (1854-1902) – 2 нче мәхәлләдә имам, җәмигъ һәм мөгаллим. Указ алган 04.09.1879. (1901 елда вафат була)
14. Габделсабир Габделкәбиров (1840-1905) – 2 нче мәхәлләдә имам, мөгаллим һәм сабиан. Указ алган 29.10.1879.
15. Мөхәммәткашаф Әхмәтвәлиев (13. 08. 1860 елда туган),1888 елда Уфада имтихан биреп, 1891 елда указ ала.
15. Нуретдин Әхмәтҗан улы Усманов – 2 нче мәхәлләдә имам,хатыйб һәм мөгаллим. Указ алган 12.08.1902. (Яңа Ибрай авылы кешесе, 1862 елда туган, Казан шәһәре училищесында рус теленнән, соңрак Уфа шәһәрендә дә имтихан бирә) 1917 елда да хезмәт үз хезмәтен башкара.
16.Госман Гирфан улы Юсупов (1895-?) – 2 нче мәхәлләдә имам. Указ алган 23.11.1922.
3.Шахмай авылында мәктәп тарихы
1917 нче елгы инкыйлабка кадәр татар халкында укыту-мәгариф эшләре дини тормышның аерылгысыз өлеше булып торган. Ислам дине кануннары буенча гыйлем алу һәр мөселман өчен фарыз, ягъни һичшиксез үтәлергә тиешле гамәл буларак санала. Шунлыктан халкыбызда белемгә омтылу һәрвакытта да бик көчле булган. Татарларныңүз балаларын тәрбияләүгә никадәр әһәмият бирүләре башка милләт вәкилләре язып калдырган тарихи язмалар ачык тасвирлый. 1768 нче елда хәзерге Норлат һәм Чирмешән районнары җирләрендә сәяхәт итеп, анда яшәүче халыкларның тормышын тасвирлаган академик И.И.Лепехин татарларның белемле халык булуына аеруча игътибар бирә. Үзенең язмаларында ул “балаларын язуга өйрәтмәгән һәм динне танып белү өчен мәктәпкә бирмәүче ата кешенең кичереп булмаслык гөнаһ ияләреннән санала” дип хәбәр итә.
1770 нче елда Болгар – Биләр – Яңа Чишмә маршруты буйлап сәяхәт кылган күренекле тарихчы П.И.Рычков шул якларда яшәгән татарларның мәгариф тормышын бик уңай бәяли. Кади төбәгенә караган күп татар авылларында булганлыктан, галимнең татар мәгарифе тасвирламасын тулырак итеп китерәбез. “Татарларның... үз балаларын тәрбияләүдә кулланган гадәтләре гадел мактауга лаек: чөнки аларга сабый чактан ук үз кануннарын һәм барлык кешелек вазыйфаларын өйрәтергә тырышалар; моның өчен татар авылларының барчасында да диярлек гыйбадәтханә һәм шундагы мулла белем бирә торган уку йорты бар. Балаларның бу мактаулы уку йортына керүе белән әлеге мулла аларны татар һәм гарәп лөгатененең тел фәннәренә өйрәтә башлый һәм шулар ярдәмендә канун кагыйдәләрен аңлата, изге Әл-Коръәннең серләренә төшендерә. Мондый тәрбиядән кыз балалар да читтә калмый, ә аерма тик шунда гына: гарәпчә кызларның барсы да түгел, ә дәрәҗәле һәм бай әтиләре булганнары гына өйрәнә.”
Татарлар кебек мәдәни халыкны көчләп урыслаштыру мөмкин түгеллеген аңлаган патшабикә Екатерина II хурлыклы чукындыру сәясәтен йомшартырга мәҗбүр була. Шушы мөмкинлектән файдаланып, халкыбыз элек тыелган мәчет-мәдрәсәләрен торгыза башлый. Нәтиҗәдә, XVIII гасырның соңгы чирегеннән татарларда мәгариф эшчәнлеге яңадан күтәрелеш чорына керә һәм билгеле бер система буларак формалаша. Ул чорда ике баскычлы укыту тәртибе яшәп килгән. Беренче баскычка караган уку йорты – мәктәп, башлангыч белем бирүне тәэмин иткән. Икенче баскычны хәзерге исәп буенча урта белем бирүче уку йортына торырлыкмәдрәсәләр тәшкил иткән.
Мәктәпләр мәчете булган һәр авылда да эшләп килгән, чөнки балалар укыту имам кешенең төп бурычларыннан саналган. Мәктәпләрдә күпчелек очракта малайлар гына белем алган. Алар 6-7 яшьтән укырга йөри башлаган һәм, өлгереш дәрәҗәсенә карап, 3-4 ел дәвамында укыганнар. Кыз балалар һәм мәктәпкәчә яшьтәге кечерәк малайлар, мәктәптә урын җитмәгәндә, остазбикә өенә йөреп дәрес алганнар. Укыту өчен аерым бина булмаган очракларда укыту тулысы белән мулланың үз өендә алып барылган.
Мәктәпнең укыту программасы гарәп әлифбасы нигезендә укырга-язарга өйрәнү, “Иман шарты”, Корьәннең җиденче өлеше – “Һәфтияк”не ятлау, пәйгамбәрләр тарихы һәм әдәплелек буенча төрле китапларны өйрәнүдән гыйбарәт булган. Укыту дәрес тәртибендә алып барылмаган. Мөгаллим һәр укучы белән аерым шөгыльләнгән. Бер китапны өйрәнеп яки ятлап бетермичә торып, башкасына күчәргә рөхсәт ителмәгән. Гадәттә, иң башта төрки-татар телендәге китапларны өйрәнеп, алардан соң гарәпчә китапларга күчкәннәр.
Мәдрәсәләр, мәктәпләр белән чагыштырганда, укыту программасының катлаулыгы һәм уку вакытының 7-8 ел дәвам итүе белән аерылып торган. Аларда мәктәптә үтелә торган фәннәрдән тыш ислам юриспруденциясе – фикһ, гарәп-фарсы телләре һәм әдәбияты, логика, риторика һ. б. төрле фәннәр укытылган. Арифметика һәм табигать белемнәрен аерым фән буларак түгел, ә фикһ, тәфсир кебек фәннәрне укыганда өйрәнгәннәр. Мәдрәсә ачу өчен авылда зур белемле мөдәррис, яки шундый кешене читтән чакырып китереп, матди яктан тәэмин итеп торырлык байлар яшәгәндә генә мөмкин булган. Мәдрәсәләр сирәк булганлыктан, аларда читтән килгән шәкертләр дә укыганнар. Бу очракта мәдрәсә йорты аларның тору урынына да әверелгән. Мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган шәкертләр укуларын чит илләрдәге югары уку йортларында дәвам иткәннәр, яки мулла булу хокукы алып туган җирләрендә калганнар.
Шахмайдагы элеккеге уку йортлары мәктәп тибына караган. Бу мәктәпләрнең кайчаннан эшли башлавы әлегә ачыкланмаган килеш кала бирә. 1865 нче елгы мәхәлләләр буенча төзелгән беренче белешмәлектә Шахмайдагы дин әһелләренең өчесе дә мөгаллим дип күрсәтелгән. Димәк, бу вакытта авылда балалар сабак алган булып чыга. 1879 нчы елда икенче мәхәллә оешу белән анда да мәктәпэшли башлый. Ләкин авыл барлыкка килү белән үк мәхәлләгә оешу Шахмай балалары элеккеге дәверләрдә дә белемнән мәхрүм калмагандыр дияргә нигез бирә. Мулла өендә сабак алу белән чагыштырганда, мәктәп өчен аерым биналар салыну укытуны оешканрак төстә алып барырга мөмкинлек биргән.
Шахмай авылы мәктәпләрендә укучы балалар саны
Еллар 1875 1895 1906 1911
Мәхәлләләр 1 1 2 1 2 1 2
Ир балалар 58 50 25 110 75 85 65
Кыз балалар ? 25 9 70 60 55 35
Элеккеге пропаганда йогынтысында 1917 нче ел инкыйлабына кадәр татарларда кыз балалар белем алудан мәхрүм ителгән дигән караш киң таралган. Югарыдагы таблицага күз салсак, Шахмай мәктәпләрендә укучылар составы бу фикерне тулысынча кире кага. Кыз балаларның мәктәпкә йөрү-йөрмәүләре аларны укытуны кирәксенмәүгә түгел, ә уку биналарының зурлыгына бәйле булган.
Мәктәп-мәдрәсәләр эшчәнлеген бәяләү өчен халыкның белемлелек дәрәҗәсен ачыклау зарур. Ләкин, кызганычка каршы, 1917 нче елгы инкыйлабка кадәрге белемлелек буенча гомуми күрсәткечләрне табу мөмкин булмады. Шуңа да карамастан, тулаем алганда, 1917 нче елга кадәр эшләп килгән мәктәпләр шул чор халкының белемгә ихтыяҗын канәгатьләндергәннәр һәм заман таләпләренә туры килерлек үзгәрү этабында торганнар дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
III.Йомгаклау
Шагыйрь Г. Афзалның “Тарихын белмәгән халык белгәннәрнең колы була” дигән сүзләре бар. Чынннан да, Тарих ул – хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән яки аны бөтенләй оныткан халык юкка чыгачак. Тарих ул – кешелек дөньясының үткән практик тәҗрибәсе. Аны берәүнең башына килгән идеядән дә, йөрәгендә булган хисләреннән дә чыгарып ясап булмый, ягъни тарихчылар үз фикерләреннән, тойгыларыннан чыгып кына тарих язарга тиеш түгелләр. Тарихны, үткән тормыш тәҗрибәсен өйрәнү үзе уй-фикерләр, хис-тойгылар тудыра, әлбәттә. Ләкин тарихчы бу вакытта да аларга бирелмичә, чыганаклар күрсәтеп торган хакыйкатьтән читкә китәргә тиеш түгел. Бүгенге көндә милләтләр һәм диннәр арасында катлаулы вәзгыятъ туды. Тарихта булган төзәлмәс хаталарны янә кабатлыйсы түгел, ил башлыклары дини хисләргә бик сак кагылсын иде дип телисе килә.
Каләмем язудан туктагач, миндә үз авылым тарихына карата горурлык хисе уянды. Эшемне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: күргәнегезчә, туган төбәгебез, авылыбыз тарихы бик бай. Халкым катлаулы дини тормыш юлы үткән. Билгеле, мин әле бу язмамда тарихның бер читен генә күтәреп карадым. Безгә үз тарихыбызны ныгытып өйрәнергә кирәк. Ә моның белән шөгыльләнү безгә ни бирә соң?
Көтелгән нәтиҗә:
1.Туган якны ихтирам итү һәм хөрмәтләү, тәрбияләү.
2.Сөйләм телен үстерү, эчке культура һәм үзаң формалаштыру.
3.Яшь буында туган төбәккә, аның кешеләренә, табигатенә мәхәббәт хисе, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.
4. Россия тарихындагы мөһим вакыйгаларга безнең төбәкнең керткән өлеше, туган якның тарихы, гореф-гадәтләре, шулай ук төбәк үзенчәлекләре, анда яшәүче аерым шәхесләр турындагы мәгълүматлар туплау.
Үз алдыма куелган максатларыма ирешеп, мин түбәндәгеләрне ачыкладым: Татарстанның руслар тарафыннан басып алынуы илнең тулысынча сәяси һәм икътисади колонияләштерелүе белән төгәлләнә. Һәр ике як - патша хөкүмәте һәм татар халкы - алга таба үзара мөнәсәбәтләр формуласын эзлиләр. Патша хөкүмәте Татарстанда классик колониаль эксплуатацияләү юлыннан бара алмаячагын аңлый. Югары сәяси, икътисади һәм мәдәни үсешкә ирешкән халыкка карата мондый тактиканы куллануны ул куркыныч саный. Татарларның этник яктан тулысынча йотылуы, православие динендә, рус халкы эчендә ассимиляцияләнүе сәясәте сайлап алына.
Татар халкында милли идея калка. Аны татарларның милләт буларак сакланып калу идеясе дип тә атап булыр иде. Аның төп кыйммәтләре түбәндәгеләр: русларның сәяси һәм икътисади хакимлегенә яраклашып, киләчәктә милли тергезелү мөмкинлеген саклап калу; сәяси буйсыну; әмма, тыюга да карамастан, милли һәм рухи мәдәниятне югалтмау; үзләренең ислам оешмалары өчен чикләнгән генә булса да мөстәкыйльлекне хакимият органнарыннан көрәшеп алу.
Татарларның дәүләт һәм җәмәгать оешмалары куып таратылганнан соң, милләтне рухи берләштерү вазифасын үз өсләренә мәчетләр ала. Бу ислам теократизмының тантана итүе булмый. Татарстанда мәчетләр гомер-гомергә икеләтә эш башкарып килә: дини-рухи һәм дөньяви-мәдәни эшләр. Шунысы да бар: халыкны сәяси түгел, ә дини оештыру чарасы сыйфатындагы мәчетләрне рус дәүләт хакимияте органнары каршында яклау да җиңелрәк бит. XVII гасыр азагына мөселман татарларның барлык пунктларында диярлек өр-яңадан мәчетләр төзелә. Алар әлегә таштан эшләнмәгән, зиннәтле итеп бизәлмәгән. Зурлыклары буенча да әллә ни искитәрлек булмаган гап-гади агач биналар. Аның каравы, исламның барлык кагыйдәләренә туры китереп салынганнар. Ә иң мөһиме: алар һәр җирдә бар. Мәчет имамнары традиция буенча ике вазифа башкаралар (рухи остазлар һәм уку-язуга өйрәтүчеләр), мәчетләр каршында яңадан мәдрәсәләр ачыла, мәктәпләр барлыкка килә. Һәм мәчетләр яңадан аң-белем учаклары, мәгърифәт, фән, мәдәният үзәкләренә әверелә.
Ислам милли мәдәнияте халык түләп килә торган иганәләр хисабына гына яши. Ул вакытларда, нигездә, мәчет имамнарыннан торган татар милли зыялылары мәчетләр химаячелеге аркасында гына көн күрә. Татар имамнары бер үк вакытта халык арасында мәгърифәтчелек идеяләрен таратучылар һәм мәгърифәтчелек хәрәкәтен оештыручылар да, балалар укытучы мөгаллимнәр дә, шагыйрьләр, галимнәр, табиблар да булалар.
Ислам диненең, муллаларның ролен тагын бер кат ассызыклап үтәр өчен, инспектор Я.Д.Коблов язып калдырган сүзләрне кулланасым килә: “Россиядә, Казан татарларыннан тыш, башка халыкны грамоталы дип атап булмый. Укый-яза белмәгән татар кешен бик сирәк очратасың. Чөнки һәр мөселман кешесенә укырга-язарга өйрәнү мөмкинлеге тудырыла, һәрбер ярлы һәм кечкенә генә авылда да мәктәп бар”-дип билгеләп үтә ул. Мондый мисалларны бик күп китерегә була.
Шулай итеп, ислам татар халкын берләштерүче, бергә туплаучы, этник яктан килеп чыгышын бик төгәл дәлилләүче башлангыч булып хезмәт итә.
IV. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар
1.Волости и важнейшие селения Европейской России. 1883г. Выпуск 4.. Губернии Нижне-Волжской области(Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская). Санкт-Петербург.1883, стр.40
2.Естественное приращение сельского населения Казанской губернии по приходам, с обозначением племенного его состава и отношений между полами. Составил Член и Секретарь Казанского Губернского Стат-го Комитета Н.Н.Вечеслав. том 1.Казань, 1875. В Губернской типографии, стр. 232-233.
3.На Засечной черте. Из прошлого и настоящего Новошешминского района Татарстана Сборник. Изд. «Идел-Пресс» Казань, 2007 г.
4.Населенные пункты Республики Татарстан. Краткий справочник. Аторский коллектив.Казань, 1997, стр212.
5.Отчет за 1873 г., Чистопольского уездного Исправника. Кончено 3 сентября 1873г., ф.245, оп.11, ед.хр.36., стр.24.
6.Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII в., изд. Под. ред. профессора Д.А.Корсакова. Казань, Типолитография Императорского университета.1908г., стр 214.
7.Список населенных мест по сведениям 1859г., Казанская губерния. Чистопольский уезд. Издан Центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел. Обработан старшим редактором А.Артемьевым. НСБ ЦГА ТАССР.Санкт-Петербург, 1866г., стр. 158.
8.Хозяйственный отчет Чистопольской уездной земской управы представленный Х очередному уездному собранию с 1 июля 1873 г. По 1 июля 1874г. Казань, в губернской типографии, 1874г., стр.111.
9.Чистопольский уездный справник. Статистический годовой отчет за 1880г. ф.245,оп.18, ед.хр.38.,стр.155.
V.Өстәмә материал.
1.
Мөхәммәт Әхмәтович Курманаев. Шахмай авылы имам-хатыйбы. 1909 ел.
2.
Әхмәтҗанов Нуретдин.Шахмай авылы имам-хатыйбы. 1902 ел.

3.Авыл мулласы мәчет ишек төбендә. XX гасыр башы
фотосы.

4. Мәдрәсә. XX гасыр башы фотосы.

5. Татар авылында мәчет. XX гасыр башы фотосы
6. Хәзерге заман мәчете.