Татар халкыны? гореф – гад?тл?ре, йолалары темасы буенча ачык дэрес


Ачык дэрес.
Тема:»Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары.Каз өмәсен үткәрү тәртибе.Э.Шәрифуллинаның “Каз өмәсе” шигыре.
Максат.1.Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе, тарихы, әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте белән таныштыру.
2. Өмәләр, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру.3. Укучыларның фикер алышу, иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү.4. Милләтебезнең асылын чагылдырган әсәрләрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү.
Материал, җиһазлау: әдәбият дәреслеге,проектор,рәсемнәр, компюьтер,битләрдә «Авыр эшне күмәк кул җиңгән», «Бергәләп эшләгән эш ырамлы (артымлы) була», «Күмәк эшләр—тырышып, ялгыз эшләр — черәшеп», «Эш бергәләп эшләгәндә генә үрги (арта)», «Күмәк кулга эш төтмәс», «Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс», «Өйләдән калсаң да, өмәдән калма», «Эшле кеше — ашлы кеше» мәкаль- әйтемнәре.
   Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше:
1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
Китап-дәфтәрләрне барлау.
Дәрес максатын хәбәр итү.
ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР БУЛДЫРУ
Укытучы:
Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син. Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен. Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Р.Фәйзуллин
-Мин шагыйрь Р.Фәйзуллин шигыреннән өзек укыдым.Шагыйрь  бу юллар белән нәрсә әйтергә тели ?(Укучылар җавабы)
2. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
Укытучы:Әйе , һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.
Сез нинди йолалар беләсез?(Укучылар җавабы)
Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату,ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
-Нәрсә соң ул йола?Әйдәгез, бергәләп җавап табыйк.(Укучылар фикере)
1 укучы тактадан укый.Йола-теге яки бу халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр; гореф-гадәтләр.(Дәфтәрләргә яздыру)
Укытучы: Йола, гореф – гадәтләр бүгенге көнгә ничек килеп җиткәннәр.(Укучылар җавабы)
Укытучы:Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Бүгенге дәрестә йолаларны, гореф – гадәтләрне әдәбият белән бәйләнештә тә карарбыз. Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан. Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр.
Укытучы: Сез яңа гына Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәре белән таныштыгыз.Бу әсәрдә татар – халкының нинди гореф –гадәт,йолалары сурәтләнә?
(Ул әсәрендә аерым бер авыл мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик күп мәгълүмат бирә. Туган халкының сабан туй, көзге туйлар, каз өмәсе, тула өмәсе кебек хезмәт бәйрәмнәрен, чәчү, печән һәм урак өстен сурәтләү аша язучы аның хезмәткә мөнәсәбәтен һәм осталыгын чагылдыра.
Укытучы:Санап кителгән йолалар күңел ачу чарасы булганмы?
(Юк.Авыл кешеләре нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәткән.Егетләр – кызлар үзләренә пар итеп уңганнарны сайлаган.)
Г.Бәшировтан кала тагын Г.Исхакыйның әсәрләрендә гаилә йолаларыннан сөннәт, туй йолаларын сурәтләвен күрәбез.”Сөннәтче бабай” әсәрендә милли йолалар ничек чагылыш тапкан?
( “ Сөннәтче бабай” әсәре милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, буыннар бәйләнешен, гаиләнең балаларда тугрылык тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдыра. )
-Бабай пычагын кемгә тапшыра?(Укучылар җавабы)
Укытучы: Бабай пәкесен юкка гына мәхдүмгә биреп калдырмый. Бу аның киләчәккә өмете, гореф-гадәтләрне дәвам иттерүче яшьләргә васыяте кебек сурәтләнә.
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә шактый. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән йолалар, бәйрәмнәр бар. Язгы чәчүгә кадәр үткәрелә торган Нәүрүз, Боз озату, Йомыркалы уен, Карга боткасы, Рәт уены  һ.б. Чәчү башлануга бәйле Шыйлык, Орлык чыгару. Чәчүдән соң үткәрелә торган йолалар: Май тавы, Яңгыр теләү, Карга боткасы, Җыен бәйрәме, Каен бәйрәме. Көзге-кышкы йолалар һәм бәйрәмнәргә Каз өмәсе, Нардуган, Йөзек салу, Май чабу кебек бәйрәмнәрне әйтеп үтәргә мөмкин. Сабан туе, Яңгыр теләү, Каз өмәсе,  Сөмбелә, Карга боткасы, Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр.
-Мин сезгә шул бөйрәмнәр, йолалар белән танышу өчен “Аулак өй” тапшыруын карарга тәкъдим итәм.
Укытучы: Без иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе – Сабан туе. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән бер рәттән, аерым бәйрәм дип атый. “ Бу авылның мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым”.
1 укучы Сабантуй бәйрәме турында сөйли.
Бүгенге көндә дә Сабан туе халкыбызның иң олы бәйрәмнәреннән берсе. Ул чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында республикабызның зур шәһәрләрендә уздырыла. Хәзерге сабан туйларын үткәрү – элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Июнь ахырында җөмһүриятебезнең башкаласында зур республика Сабан туе була. Сабантуй бәйрәмен үткәрү датасын хакимият тарафыннан билгеләнә. Бәйрәмнең башында, иң беренче эш итеп, сабанда, ягъни язгы кыр эшләрендә бик тырышып эшләгән, хезмәт куйган игенчеләрне хөрмәтлиләр, аларны бүләклиләр . Иң уңганнарына Сабан батыры дигән исем бирәләр. Элек-электән килгән бүләк җыюлар, ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү, армспорт, гер күтәрү. Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара. Укытучы:Сез сөйләгәннәрдә Сабантуйның хәзер ничек үткәрелүе турында сүз бара.Ә элек ничек булган?(Укучылар җавабы)
Укытучы:Сабан туе темасы татар язучылары һәм шагыйрьләре өчен кадерле һәм мөһим тема. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Еники, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мөхәммәдиев, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапты.
Укытучы: Хәзер өмәләргә дә тукталып китик.Нәрсә соң ул өмә?
1 укучы өмә турында сөйли.
Өмә - Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне өмә ясап, түләүсез, ирекле рәвештә җыелып, бергәләп, күмәкләп эшләү татар халкының борынгыдан килгән күркәм йолаларыннан берсе.(Дәфтәрләргә яздыру) Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.
2 укучы “Каз өмәсе” турында сөйли.
Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар.Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар.. Каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, чакыруны балаларга кушалар. Әйтелгән көнгә кызлар иртүк килеп җитәләр. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сындыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый. Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнелә.Кызлар каз юарга матур киемнәрен киеп барганнар.Чөнки кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган. Су буеннан кайтуга, кызларны “каз коймагы” көтеп торган. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган. Каз өмәсенә багышлангап, шагыйрьләребез шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән.. Мәсәлән, Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе ” шигыре шундыйлардан. Аны соңрак укырбыз.Хәзер бер матур җыр тыңлап китик әле.(Видео күрсәтелә) Укытучы:Күмәк хезмәт турында мәкаль-әйтемнәр дә бик күп.Тактадан шуларны укып, үзегезгә ошаган 2 мәкальне дәфтәрләргә язып куегыз Соңыннан мәгънәләрен аңлатырбыз.3.БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ:
Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны.
  Тормыш шартлары үзгәрү бәйрәмнәр дөньясын да үзгәртә. Бу-табигый. Әгәр без  халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертеп, кешеләрне бер – берсенә якынайтып, берләштерә алсак, куелган максатыбызга ирешәчәкбез.
   Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Дөрес, бүген аларны мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрсәк тә. Димәк, – халкыбыз күңелле бәйрәмнәрне, гореф- гадәттләрне һәм йолаларны белә. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
3.Нәтиҗә ясау.
- Шушы йолаларның кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган ? Бүгенге көн  һәм элекке көн арасында нинди аермалар күрәсез ?( Укучылар җавабы). Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.
4. Йомгаклау:
1) Сорауларга җавап бирү:
-Татар халкының гореф – гадәтләре һәм бөйрәмнәре турында үзегезгә нинди яңа мәгълуматлар алдыгыз?
-Каз өмәсе турында ниләр белдегез?
-Гореф- гадәтләрн, йолаларны саклау кирәкме? Ни өчен?
2) Өй эше бирү:.. “Халкымның күңел байлыгы” дигән темага сочинение язарга.
3) Укучыларның белемнәрен бәяләү.