Чернобыль: катастрофа эзл?ре “Чернобыль АЭС авариясене? 25 еллыгына багышланган укучыларны? ф?нни-гам?ли конференциясе”


Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы
МБББУ «Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе»
Чернобыль: катастрофа эзләре
“Чернобыль АЭС авариясенең 25 еллыгына багышланган укучыларның фәнни-гамәли конференциясе”
9 нчы класс укучысы
Хакимуллин Р.Р.
Җитәкче:
Мубаракшина Л.С.
Кереш өлеш.
Исәнмесез!
Танышлар булсак та,
Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек.
Исәнмесез!
Без һәркөнне әнә шулай бер – беребезгә саулык, исәнлек теләп көнне башлыйбыз.
Кешелек дөньясы өчен иң мөһим , глобаль мәсьәләләрнең берсе – кешеләр сәламәтлеге. Минем дә бүген менә шушы теманы алуым очраклы түгел.
Кеше гомер-гомергә табигать белән көрәшкән, аннан курыккан. Ә хәзер-киресенчә. Кеше урманнарны кисә, сазлыкларны киптерә , тауларны ишә. Табигать әкренләп үзгәрә, бозыла. Без: “Табигать – тиңсез хәзинә,”- дибез. Ә менә тиңсез хәзинәне саклау, баету турында кайгыртабызмы? “Җире байның гына иле бай,”- дигән бит халкыбыз. Әлбәттә, соңгы елларда табигатьне саклау, экология дип, сөйләү күбәйде. Экология милициясе төзелде... Табигать чисталыгы һәм экология ахыр чиктә кеше сәламәтлегенә барып тоташа. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл,”- дигәннәр борынгылар. Шулай булгач, табигатьне саклау һәркемнең уртак бурычы булырга тиеш. “Туган йортка тугыз кил,” ди халык мәкале. Тугыз килүдә дә туган йортның чүп - чарын чистартып, янына агачын, чәчәген утыртып китсәң, бу үз авылыбыз өчен дә, Татарстаныбыз өчен дә эшләнгән изге эш булыр иде. Кеше туа, яши, нәрсәдер кора, таштан һәйкәл сала. Ләкин таштан салынган гына һәйкәл була алмый әле. Кеше кулы башкарган, кеше акылы уйлап тапкан һәммә нәрсә җирдә һәйкәл булып кала. Йорт салсаң да, урман, хәтта бер генә төп агач утыртсаң да – ул киләчәк буыннарга синең истәлегең. Барыбыз да шундый изге эшләр эшләргә омтылыйк.
Радиоактивлык нәрсә ул? Аның тәэсире.
Радиация (радиоактивлык). Радиоактив элементлар бик күп космостан бөтен организмга, һавадан үпкәгә, азык белән кергән радиоактив матдәләр бөтен эчке органнарны нурландыра. Чернобыль, Кыштым, радиоактив калдыкларны саклый торган урыннар күп еллар буе һәм хәзердә күпме радиоактивлык биреп торалар. Радиоактив матдәләр кешенең сәламәтлегенә төрлечә тәэсир итә. Леталь доза – үлем дозасы. Кеше сәгатенә 400 бэр радиация алса, ул үлә. Радиоактив нурланыш кеше организмында җитди үзгәрешләр тудыра. Нурланышның нәселдәнлеккә зур йогынты ясавы, күпчелек очракларда аның тәэсире зарарлы булуы, радиоактив изотопларны медицинада кулланулары билгеле. Радиациянең зуррак дозалары организмнарда мутацияләр тудыра.
Чернобль «дәресләре»
Чернобльдә булган аянычлы вакыйгалар турында без бүген ниләр беләбез соң? Бер уйлап карасаң бик күпне. Чернобль атом электр станциясенең 4 нче энерго блогында 1 сәг. 23 мин. 48 секундта зур шартлау була. “ Зона” дигән куркыныч сүз язылган җирдән 135 мең кеше чыгарылганын да, биредә Киев шәһәреннән килгән балалар булганлыгын да, СССР дәүләт банкындагы 904 нче номерлы счет турында да беләбез. Ул счет чернобльчеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган була. Беркемдә кеше кайгысына битараф калмый. Һәр кеше көченнән килгәнчә бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәм итәргә ашыга. Бу әфәт турында бик күп беләбез кебек, шулай да күәүңелдә бик күп сораулар кала бирә.
Ни өчен авария булган урыннан ерак булмаган җирдә урнашкан мең ярым кешесе булган Припять шәһәре кешеләре авария турында тәүлектән артык бернидә белмиләр? Радиация белән тулган шәһәрдә бәлки алар үзләрен бүтән төрлерәк тоткан булырлар иде. Форточкаларны булса да ябып, балаларын уйнарга чыгармыйча торган булырлар иде.
Әйе, сораулар бик . Бу сорауларга барыбызның да җавап табасы килә. Сыкранулар, күз яшьләре, якыннарың өчен курку аша әйләнеп кайтырбыз без бу вакыйгаларга. Бүген 1986 елгы вакыйгаларга бәйле булган кешеләр турында сөйләшербез. Гомере буе шул җирләрдә яшәгән кешеләр генә түгел, ә йөрәкләре кушуы буенча атом пычрагын чистартырга киткән бик күп кешеләр дә зур зыян күрде бу вакытта. Шул исәптән, йөрәк кушулары буенча бик күп татарлар ирләре, егетләре атом пычрагын җыярга киттеләр.
1986 елның 26 нчы апреле. Шушы көннән соң тормыш икегә бүленә. Авариягә хәтле һәм авариядән соң.
Бу тыныч, матур табигатьле шәһәрнең исеме бөтен дөньяга билгеле. Ул- Припять шәһәре. 1970 елда нигез салынган, энергетикларның төп башкаласы, яшь Припять шәһәре. Кешеләрнең уртача яше-26. Ел саен биредә меңнән артык бала туа. Киләчәктә бу шәһәр 80 мең кешелек шәһәр булырга тиеш була. Ләкин, язмыш бүтән нәрсә әзерләп куйган була шул. Тыныч атом кешеләр контроленнән ычкынып, җылылык һәм яктылык урынына, сыкрау, күз яшләре алып килә.
Шартлаудан соң һавага Японичнең Нагасаки һәм Хиросима шәһәрләренә Америка ташлаган атом бомбасыннан 90 мәртәбә күбрәк радиация тарала. Радиоактив зарарлы мәтдәлшр Украина, Белорусия, Россия җирләрен зараалый, радиоактив болыт Көнбатыш Европа илләре өстенә үк килеп җитә.
Авариянең беренче корбаннары АЭС автоматикасын җайлаучы Шашенко Валерий Николаевич һәм АЭС операторы Ходемчук Валерий Иванович булалар. Алар шартлаган реактор эчендә тереләй янып үләләр. Бик каты кызган графит, шартлау дулкыны белән станциянең түбәсенә килеп төшә. Пожар башлана.
Кайгы миллионнарның йөрәгенә үтеп керә. Берничә секундтан соң ук инде хәрбиләштерелгән №2 янгын бүлегеннән янгынчылар килеп җитә. Каравыл җитәкчесе Владимир Правикка 23 яшь кенә була әле. Шулай булса да аның ялгышырга хакы булмый. Берничә минуттан Припять шәһәреннән Виктор Кибенок та үз отряды белән килеп җитә.
Алар үлемгә каршы көрәш башлыйлар. Кешеләрне һәм станцияне коткарганда, үзләре турында уйламыйлар да.
Владимир Правик, Виктор Кибенок, Владимир Тишура, Николай Титенок, Николай Ващук, Василий Игнатенко. Бу кешеләр ялкынның башка станцияләргә күчүен булдырмас өчен, үзләренең гомерләрен бирәләр. Әгәр дә бу төнне алар станцияне коткарырга күтәрелмәгән булсалар, нәрсә булачагын күз алдына да китереп булмас иде. Алар үз якыннырын гына түгел, безнең барыбызны да коткарып калдылар.
“Опасная зона” сүзе кешеләр күңелендә әле бик озак 30 саны белән бергә сакланыр. 30 км радиус белән, белгечләр, АЭС авариясенең иң куркыныч урынын билгелиләр. Бу урыннан тиз арада барлык кешеләрне чыгарып бетерергә тиеш булалар. Авыллар, кырлар, урманнар бушап кала. 130 меңнән артык кеше 3 көнгә җитәрлек азык алып туган җирләрен калдырып китәләр. Нинди кояшлы көннәр тора ул вакытларда. Юл буйлап автобуслар, машиналар чаба. Автобусларда-кешеләр, йөк машиналарында хайваннар. Алар яңа җирләргә күчеп китеп баралар, яңа җирләр , ят җирләр. Авыр һәм куркыныч вакытлар.
Ә каршыларына бүтән автобуслар килә. Алар кешеләрне эшкә алып киләләр, атом пычрагын чистарттырырга. Планлы , әмма куркыныч эшләр башлана. Автобусның стеналары свинец белән тышланган, тәрәзәләр ак буяга буялган, бары тик йөртүченең тәрәзәсенә юлны күрү өчен, кечкенә генә ярык калдырылган. Ә юл бер генә: станциягә һәм кирегә. Аз гына ял итеп алыр өчен.
Гүя фантастик фильмдагы кебек шәһәр урамнары бушап кала. Өйләр буш, балалар почмагында да элеккеге шау –шу ишетелми. Бар җирдә тонналап китерелгән су җемелди. Кызганычка каршы, барлык эшләнгән эшләрне радиация юк итеп бара. Барлык төзелмәләр, урамнар тагын шул фонга кайталар. Шуңа күрә Припять шәһәрендә хәзер дә яшәргә куркыныч. Журналистлар белән беренче очрашу, СССР МИД пресс-үзәгендә 1986 елның 6 маенда үткәрелә. Сораулар бик күп була. 4 нче блок радиациядән кайнап тора. Алга таба нәрсә булачагын төгәл генә бер кем дә әйтә алмый. Ә яңалыкларны бөтен планета көтә.
Кешеләрне бу урыннан тизрәк чыгарып бетерү иң мөһим мәсьәлә булып тора. 1100 якын автобус зарарланган җирдән чыгып китә. 20 км га кадәр сузылган автобуслар колоннасы, кешеләрне туган якларыннан еракларга алып китәләр. Чернобль кырлары туендыручы булудан туктыйлар. Бу җирләр куркыныч агудан чистарынып бетәрләрме, бу кырларда тагын икмәк үстереп булырмы? Сораулар бик күп була. Ләкин, аларга җавап кына табып булмый.
ДАИ хезмәткәрләре июль аена 500 тыю билгесе куеп чыгалар. Радиация ялкыны кешеләргә генә түгел, ә барлык тереклеккә һөҗүм итә. Табигать бик зур зыян күрә. Шушы вакытта “ Җирән урман” дигән гыйбәрә барлыкка килә. Бу урманда корыган агачлар түгел, ә чын чынлап үле агачлар басып тора. Барлык тереклек куркыныч тудыра. “Җирән урманны” тирән җир астына, махсуз каберлекләргә җирлиләр. Әйе, Чернобльдә хәтта урманны да күмәргә туры килә.
Авария вакытында бүтән блоклар зыян күрмәсә дә, дозометрислар махсус приборлар ярдәмендә һәр ярыкны тикшерәләр.
Рейстан авыр самолетлар һәм вертолетлар әйләнеп кайта. Вертолетчылар бөтен эшне дә тиз арада эшләргә тиеш булалар. 5 минут эчендә, вертолет, 12 000 сыеклыкны зарар күргән урынга сиптерегә тиеш була. Сыеклык радиоактив матдәләрне бергә бәйләп, пленка хасил итә. Дозиметристлар радиация күләмен тикшереп торалар. Кимемәсә, эшне яңадан башларга туры килә.
Хәрбиләрдән башка монда ни буласын күз алдына да китереп булмас иде. Чернобльдән 30 чакрым читтә, палаткалар корган офицерлар һәм солдатлар алны – ялны белмичә эшлиләр. Биредә фронт сызыгы була. Һәм аның бер елын өч елга санарга булыр иде.
Радиациядән ничек тә сакланырга кирәк була. Кешеләр махсус киемнәр киеп эшлиләр. Ләкин, радицион фон бик югары булган урыннар була. Кайбер вакытта машиналар да туктап кала, ул вакытта кешеләр кулларына көрәк алалар. Берничә минут кына эшләргә рөхсәт бирелә. Ул минут эчендә нәрсәгә генә өлгерәсең. Зарарланган урыннан туфрак катламын алырга һәм бетон агызырга кирәк була. 4 нче блок урынын күмәр өчен,саркофаг әзерләнә башлый. Меңнәрчә йөк машиналары 30 нчы километр зонасына ашыгалар. Ләкин, радиация нурларына дучар булган бу машиналар бар җиргә агу тараталар. Шуңа күрә яхшылап чистартылмаган машиналарга зонадан чыгарга рөхсәт ителми. Агу бөтен җирдә була, аны чистартып та бетереп булмый.
Киев режиссеры Владимир Шевченко бу турыда фильм төшерә. Ул “Чернобль: хроника трудных недель» дип атала. Операторлар Виктор Киреченко, Владимир Татарченко үз тормышларын куркыныч астына куеп, бу зарарлы урында эшлиләр.
Ни өчен башка җиләк- җимешләргә караганда, кара карлыган белән крыжовник үзләренә радиацияне күбрәк туплыйлар. Ә томат һәм редисны юып ашарга да була. Ни өчен бәрәңгенең сабагында агу тамырына караганда күбрәк туплана. Бу сораулар күпләрне кызыксындыра. Яшелчә, җиләк- җимешләр галимнәрнең игътибар үзәгенә әверелә.
Риваятьләргә караганда , Прометей аллалардан ут урлап, аны кешеләргә бүләк итә. Припять шәһәренә урнаштырылган, Прометей сыны, кешеләрнең атомны да йөгәнләвен күрсәтеп торырга тиеш була. Оештыручылар берничә елдан соң бу мифик геройның буш шәһәрдә үзе генә калачагын күз алларына да китереп карамаганнар дыр мөгаен. Язмыш шаяруымы, ялгыз Прометей буш шәһәргә карап тора. Әйе, кешеләр табигатьне буйсындырдылар. Ләкин, үзебезне табигать патшалары дип атарга иртәрәк түгелме икән. Табигать законнарын тыңламасак, фәнни-техник алгарышның кагыйдәләрен үтәмәсәк, ул бездән менә шулай үч алырга мөмкин.
Заводлар бертуктамый эшлиләр. Нәтиҗәдә саркофаг стенасына 300 мең кубометр бетон салына. 1986 елның 1 октябрендә 16 сәгать 48 минутта “Мы в сети”- дигән хәбәр җибәрелә. Бу 1 нче энерго блокны сынау формасында эшләтеп карар алдыннан җибәрелә.
Чернобльдә булган һәлакәт, алга таба безгә сабак булырмы? Бу авыр көннәрне кешелек онытмасын иде. Яшәү һәм үлем. Бу ике төшенчә Чернобльдә янәшә йөри. Авариядән соңгы тормыш, бик күпләр өчен яшәү өчен көрәш формасын ала. Безнең балаларыбызны нәрсә көтә. Авария нәтиҗәләре, буыннан буынга күчмәсме?
Калифорния университеты профессоры- Роберт Гейл исеме чит илдә бик яхшы таныш. Авариядән соң безгә дә бу исем бик яхүшы таныш була башлады. Бу кеше Вашингтондагы Совет илчелегенә шалтыратып, үзенең ярдәмен тәкь дим итә. Мәскәүгә килеп төшкән Гейлны, Мәскәү клиникасы җитәкчесе- Ангелина Константиновна Гуськова каршы ала. Америка докторы килгән вакытта, Чернобльчеләргә 6 операция ясалган була инде. Алга таба эшне бергәләп дәвам итәләр. Америка доктарлары белән бергә кешеләрне коткара башлыйлар.
Кешеләрне бу урыннардан күчерсәләр дә, кыйммәтле әйберләр анда кала. Озакламый бу әйберләргә кул суза башлыйлар. Георгий Бессонов үз алдына, бу кыйммәтләрне сакларга дигән максат куя. Күп кенә сәнгать әсәрләре сакланып калына.
Бәлки, безгә атом электр станцияләреннә бөтенләй баш тартыргадыр? Бу уй бөтен кешенең дә башына килә торгандыр. Ә белгечләр ни уйлый соң?
Бу саннарга игътибар итик. Беренче электр станциясе 1954 елда эшли башлый. Дөньяда 250 миллион киловат көчле, 370 энергия реакторы эшли. Күп кенә илләрдә АЭС энергиянең күп өлешен бирә. Болгариядә 30%, Швейцария 35%, Франциядә 65% тәшкил итә. Атом энергиясе алга таба тагын да күбрәк тотылыр дип уйланыла. Иң мөһиме- уркынычсызлыгыбызны тәэмин итү.
Моны бары тик Чернобль фаҗигасенең икътисади, сәяси, техник, рухи якларын чын-чынлап аңлап бетергәннән соң гына эшләргә мөмкиндер мөгаен.
IV.Радиация һәм аның китергән зыяны.
- рак белән авыручылар илдәгегә караганда 20 процентка югарырак;
- шәһәрдә яшәүчеләр һәм анда катнашучыларның 70 проценты психик яктан тайпылышлы кешеләр;
- наркоманнар саны өлкә белән чагыштырганда 5 тапкыр күбрәк.
- һәр дүртенче бала – мутант;
- һәр бишенче бала – йөрәк чирле, сулыш органнры зарарланган;
- һәр алтынчы балада ашказаны-эчәк авыруы;
- мәктәптә укучы балаларның 70 проценты акылга зәгыйфь, аларның баш миләре үсми;
- авылда һәр бала берәр төрле чир-патология белән туа;
- 90 процент балалар анемиядән газап чигә, аларның иммунитет нольгә тигез;
- үлүчеләр саны туучыларга караганда ике тапкыр күбрәк;
- радиация сәбәпле тулысынча үлеп беткән гаиләләр бар;
- авылда уртача гомер озынлыгы 40-45 яшь;
- 1997 елдан соң туган балаларның барысында да диярлек атом тамгасы – нурланыш чире бар, алар исән калсалар да нәселсез булачаклар яки гарипләр тудырачаклар.
V. Йомгаклау. Дөньякүләм экологик кризис үз эченә нәрсә ала соң? Бу күренешнең төп сәбәбе - кеше эшчәнлеге. Аның нәтиҗәсендә энергетик ресурслар кими, биосферада матдәләр әйләнеше бозыла. Бу үз чиратында яңа энергия чыганаклары эзләү проблемасын тудыра. Климатның үзгәрүе, тирәлекнең пычрануы кеше сәламәтлегенең начараюына йогынты ясый. Биотөрлелек кими, табигый экосистемаларга юкка чыгу куркынычы яный. Җир шарында халык санының артуы ачлык проблемасын барлыкка китерә. Бу факторлар биосферада матдәләр алмашы үзгәрүенә, биосфераның тотрыклыгы кимүенә китерә. Ә бу, үз чиратында, дөньякүләм экологик кризис тууына йогынты ясый. Экологик кризисны кисәтеп була дидек. Аннан чыгу юллары нинди соң? ХХ гасырда немец философы Альберт Швейцер "биоэтика" төшенчәсен формалаштыра. Ул үз эченә һәр тере организм өчен нәрсәнең начар, ә нәрсәнең яхшы булуын тирәнтен аңлауны һәм чиксез җаваплылыкны ала. Биоэтиканың төп идеялары 1995 нче елда
" Кеше һәм җир" кодексында формалаштырыла.
1. Һәр кеше җитеш тормышта яшәргә хокуклы. Ә тормышын матур итәр өчен кирәкле энергия һәм ресурсларны ул табигатьтән ала. Бу очракта ул табигатьтә яшәүче бүтән тереклек ияләренең дә яшәү өчен уңай шартларын сакларга бурычлы!
2. Тирәлек шартлары начараю - кеше хокукларын бозу.
3. Киләчәк буыннар да безнең шикелле сәламәт тирәлектә яшәргә хокуклы. Табигатькә китергән һәр зыян өчен кеше үзеннән сон калачак буын алдында гаепле.
Безнең һәрберебез табигатьне саклауга үз өлешебезне кертергә тиешбез! Табигать - уртак йортыбыз. Бары тик бердәм булганда гына аның яшәү өчен уңайлы булуына ирешеп була.
Кулланылган әдәбият:
Научный журнал «Знак вопроса» №3
Издательство: «Молодая гвардия», 1989 год
«Бремя «мирного» атома»
Автор: В.А.Куркин
Издательство: «Молодая гвардия», 1989 год
«Планета Земля в опасности»
Автор: Л.ДоттоИздательство: «Мир»
«Наука в истории общества»
Автор: Д.Бернаи, 1956 год
«История физики»
Автор: М.Льоцци, 1970 год
«Эволюция популяции и радиация»
Автор: Н.П.Дубинин, 1966 год
«Радиация и жизнь»
Автор: Э.Холл, 1989 год
«Стресс и генетическая изменчивость»
Автор: П.М.Бородин, 1987 год
«Природный радиоактивный фон и его значение для биосферы»
Автор: А.М.Кузин, 1991 год
«Идеи радиационного гормезиса в атомном веке»
Автор: А.М.Кузин, 1995 год