Х?с?н Туфан тормышы .И?атыны? ?зенч?лекле сыйфатлары


Тема: “ Хәсән Туфан тормышы .Иҗатының үзенчәлекле сыйфатлары”.
Дәреснең максаты:
1.Укучыларга Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты турында өстәмә мәгълүматлар бирү, иҗат юлын өйрәнү.
2.Хәсән Туфан шигырьләрен ( “Агыла да болыт агыла”, “ Ак каен” ) сәнгатьле уку һәм анализ ясау күнекмәләре булдыру.
3.Укучыларда мәрхәмәтлелек, матурлык хисләре, шагыйрь иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү .
Җиһазлау: Х.Туфанның портреты, җыентыклары, , диск, презентацияләр, истәлекләр, аудиоязмадан шагыйрьнең тавышын тыңлау.
Дәрес планы
1.Актуальләштерү.
1) Х.Туфан турында истәлек.
2)Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерү
2. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1)Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә материал бирү.
А) Язучы биографиясен шигырьләре белән бәйләү.
Ә) Х.Туфанның шигырьләре тормыштагы, җәмгыятьтәге вакыйгалар тәэсирендә язылганлыгын искәртү.
2) Аерым шигырьләр хакында әңгәмә уздыру.
А)”Ак каен” шигырен уку һәм анализлау.
Ә)”Агыла да болыт агыла” шигырен уку һәм анализлау.
3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Тест эшләү.
4.Өйгә эш бирү. Шагыйрьнең бер шигырен яттан өйрәнергә.
5.Йомгаклау.
Сорауларга җавап бирү.
Билгеләр кую.
Дәрес барышы
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.
Бүгенге “ Кайсыгызның кулы җылы? “ дип аталган дәрестә без сезнең белән күренекле шагыйрь Х.Туфанның тормышы, иҗаты турында бик күп өстәмә , кызыклы мәгълүматлар алырбыз, аның шигырьләре турында сөйләшербез. (Дисктан истәлек тыңлау)
Дәрес барышы
Укытучы. Тормышның ачысын-төчесен күп татыган Х.Туфан түземлелеккә , сабырлыкка өйрәнгән һәм аңа күңел кичерешләрен , олы йөрәген аңлаучы “җылы куллы”, кешелекле иптәшләр кирәк булган. Туфанның бу дөньяга аваз салганына бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, шагыйрь иҗаты югалмады, ул һаман да безнең күңелләрдә балкып тора.
Шагыйрьгә нигә чин кирәк,
Нәрсәгә аңа титул?
Патшалар ятлап алырлык
Шигырьләр яза бит ул.- дип язган Х.Туфан турында М.Кәрим.
Шагыйрьләр әллә нинди зур дәрәҗә- исемнәргә дә ия булмаска мөмкин, ләкин алар патшаларны да баш идерерлек, патшаларның да йөрәк хисләрен кузгалтырлык шигырьләр иҗат итәләр.
1. Актуальләштерү
Х.Туфанның тормыш юлын искә төшерү
2. Яңа белем төшенчәләре формалаштыру
X. Туфанның тормышы һәм иҗаты.
«Шигырьләрдә — шагыйрь язмышы» дигән гыйбарә тулысынча олы әдип язмышына туры килә. Шагыйрьнең исемен без Х.Туфан дип сөйләшсәк тә ,бу аның кушаматы гына икән. Чын исеме аның-Хизбулла.
Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 елның 9 декабрендә 10 нчы бала булып Хизбулла исемле бер малай дөньяга килә. Аларның авыллары көчләп чукындыруга эләгә, ләкин кешеләр рус диненә күчүдән баш тарталар. Никахлар чиркәүдә теркәлмәгәнлектән, балалар ана исеме белән йөртелергә тиеш була. Әнисенең исеме Гөлзизә булганга, Хизбулланың фамилиясе Гөлзизин дип алына. ”Туфан” фамилиясенең барлыкка килү тарихы да бар. Бер шигыренә ул бабасының кушаматы булган ”Дуфан” ны псевдоним итеп ала. Редактор аны “Туфан” дип төзәтә. Шулай итеп, татар поэзиясендә Туфан фамилияле шагыйрь барлыкка килә.
Белем алырга теләге зур булса да, мохтаҗлык X. Туфанны бик иртә «тормыш арбасына» җигелергә мәҗбүр итә. 1914 нче елның язында ул, Хизбулла Хәзрәтов исеменә (әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип кенә йөрткәннәр) паспорт алып, Уралга, бакыр шахталарында эшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч, абыйлары үзара киңәшеп, аны Уфадагы атаклы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. X. Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни мохит аны бик тиз үз эченә тартып ала. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, ике курс өлкән укыган Ш. Бабичның әдәбият түгәрәгенә йөри. X. Туфан белән бер сыйныфта киләчәктә күренекле әдипләр булачак Сәйфи Кудаш һәм казакъ Баембәт Майлин да укыйлар. Мәдрәсәдә әдәбиятны аларга Г. Ибраһимов укыта. Ул вакытта инде танылган әдип, X. Туфанның 1916 нчы елны язган «Йолдызлар» исемле беренче әсәренә бәя биреп, аның туфандай кискен өермәле, үзенчәлекле булуын әйтә. (Берничә елдан әлеге «туфан» сүзе шагыйрьнең әдәби псевдонимына әйләнә.) «Галия» мәдрәсәсендә ике ел укыганнан соң, акча эшләп алырга дип, абыйлары янына китә. Анда заводта слесарь булып эшли. 1917 нче елның Февраль һәм Октябрь инкыйлабларын заводта каршылый. Октябрьдән соң ул казакъ далаларына китеп укытучылык итә. Гражданнар сугышы чорында, Колчак армиясенә мобилизацияләнүдән качып, Омск якларына китә, шунда берничә ел яши. 1924 нче елларда Казанга килә.
1934 нче елны X. Туфан театр артисткасы Луиза Салиәсгаровага өйләнә. Тиздән аларның кызлары туа. Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара болытлар куып китерә. Шикләнү һәм шымчылык чоры астан өскә хәтле бөтен илне иңләп алган бер чорда укымышлы акыл ияләрен, беренче чиратта интеллигенция вәкилләрен, шул исәптән әдәбиятчыларны да кулга алулар башлана. Алар арасында X. Туфан да була.
КГБ архивында сакланган 16156 нчы номерлы эшендә, ягъни "Туфан эше" ндә аның "зур җиде гаебе" санап чыгыла.
1 нче гаебе –Туфанның бөтен иҗаты халыкка каршы характерда
булу. Мисал өчен ике әсәре телгә алына. Берсе - "Ант" поэмасы, икенчесе -"Индустрия бизәге" исемле шигыре.
Икенче гаебе - шагыйрьнең "шәхесе шикле" булу. Ул 4 тапкыр фамилиясен үзгәртә (Гөлзизин, Хәзрәтов, Кусинов, Туфан). Туфанга, әнисе исеменнән чыгып Гөлзизин дигән фамилия бирелә. 1905 нче елгы инкыйлабтан соң ул документларын Хәзрәтов дип төзәттерә. Аклар армиясенә алынмау өчен, Хәсән Кусинов дигән казакъ дустының документларыннан файдалана. Казанга күчеп килеп үзенә"Туфан" дигән кушамат ала (кызу канлы булганы өчен аның бабасын "туфан" дип йөрткәннәр, "туфан" сүзенең татар телендә тузан, ут өермәсе дигән мәгънәсе бар).
Өченче гаебе – Колчак кул астындагы территориядә яшәгән.
Дүртенче гаебе - мөһа җирлектә булган шагыйрьләр белән элемтәдә булуы.
Бишенче гаебе - "халык дошманы", троцкист Гомәр Галигә теләктәшлек белдерүе.
Алтынчы гаебе - Туфан яшьләр иҗатын үзләштерә.
Җиденче гаебе - Туфан ике ел буена Кавказ һәм Урта Азия якларында, ягъни "чиккә якынрак зонада" була.
Шулай итеп, нахак уйдырмалар барлыкка килә. Әлеге утырышта язучылардан К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, Ш. Камаллар да катнашып, Туфанга каршы чыгыш ясыйлар.
Инде менә эштән куылган, яшәргә бер тиен акчасы калмаган шагыйрь һәр көн кулга алуларын көтеп яши. Милләтен, халкын яраткан, барлык халыкларның атасы саналган бөек юлбашчы - Сталинны яклап төкерек чәчмәгән кеше буларак, шагыйрьне 1940 нчы елның 19 нчы ноябрендә «советларга каршы милли оешмада катнашкан» дигән нахак гаеп белән кулга алалар. Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 нче елның 7 нче мартында булган суд X. Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 нче мартта, СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.
Төрмә-лагерьларда утырганда да X. Туфан ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма шагыйрьнеңү үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала.
1950 нче елны X. Туфанның лагерь срогы тула. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын фермада, ә җәйләрен көтү көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән ул иҗат эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза. Х.Туфан Казанга 1956 нчы елда гына кайта.
Әдәбиятчылар шагыйрь иҗатын 3 зур чорга бүлеп өйрәнәләр:
20- 30 нчы еллар ( 1924- 1940) – шигырьләре, поэмалары белән күренекле татар шагыйре булып танылган чоры.
40- 50 нче еллар ( 1940- 1956) – сәяси гаепләнеп, әдәби процесстан көчләп читләштерерлгән чоры.
60- 70 нче еллар ( 1956 – 1981) – сәяси тоткынлыктан котылып, иҗатын тулы хокуклы шагыйрҗ булып дәвам иткән чоры
Берече чордагы үзенчәлекләре:
Иҗтимагый тормыштагы, халык күңелендәге яңалыкларга игътибарлы булу, ул яңалыкларны тою.
Игътибар үзәгенә халык язмышын сурәтләүне куя.
Әсәрләренә шигъри фикернең дәвамлы, теземле ачылуы да хас.
Халык авыз иҗатына якынлык хас.
Сурәтләрне, символларны яңарту
Икенче чордагы үзенчәлеге:
Эвоп дәвереннән ( б. э. к VI гасырда яшәгән борынгы грек мәсәлчесе) кулланып килгән, Эвоп теле дип аталган алымга мөрәҗәгать итә. ( әйтергә теләгән фикерне ишарәләп, ымлап, яшереп язуны аңлата)
Өченче чордагы үзенчәлеге:
Тирән мәгънәле , олы гомумиләштерүләргә хас булган символик сурәтләрне (образларны) куллану - ана йөрәге, ай,
2 Милләт һәм тел язмышы өчен борчыла
Кайт... - дип хатлар килделэр. Юллар...озын иделэр... Кайттым. Бусы - алкалары, Бусы - кабере диделэр. Эгэр тагын килсэлер, "Сау" - дип хэбэр бирсэлэр, Вулканнарга керер идем Шунда дыр ул дисэлер. Бирде донья кирэкне, Еламаска ойрэтте... Кайсыгызнын кулы жылы?- Бэйлисе бар йорэкне... Хэсэн Туфан.( Луиза Сәлиәскарова)
3 Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Дәреснең икенче өлеше буенча эшлибез. Безнең максатыбыз : Хәсән Туфанның ике шигырен анализлау ( дисктан тыңлау).
“Ак каен” җыры тыңлана, өзек.
Түбәндәге план буенча анализ ясала:
Укытучы Шигырьне өлешләргә бүлегез, һәрберсенең эчтәлеген ачыклагыз (Шигырь өч өлештән тора. Беренчесендә лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен күрсәтә. Икече өлештә ак каен белән үлемгә дучар ителгән егетнең сөйләшүе бирелә. Өченчедә лирик геройның әлеге вакыйгага мөнәсәбәте күрсәтелә.)
Укытучы Лирик геройның хисе сәбәбен, дәрәҗәсен, юануын билгеләгез. (Сугышка, яшь егетнең үлеменә нәфрәт икенче өлештә хис дәрәҗәсе буларак ачыла.Егетнең җан ачысы белән әйткәннәрендә, каенның аптыраулы җавабында әрнү,укучының күңеленә үтеп керә. Соңгы строфада лирик герой юануы бирелә.)
Укытучы Нинди сурәтләү чаралары бар?
(Шигырьдә сурәтләү чараларыннан җанландыру(каенның сөйләшүе), чагыштыру (“яфраклары коела яшь кебек”), эндәш (“елама син ,каен, аппагым”) кулланыла.
“Агыла болыт агыла” шигыре укыла. План буенча анализ ясала:
1. Шигырьнең төп эчтәлеге.
( Төп эчтәлеге исемгә үк чыгарылган, Һәм болытка бәйле фикерләр 1-2 һәм соңгы строфаларда кабатлана. Герой аша шагыйрь үзенең кайгы, хәсрәт, сагыну хисләрен белдерә)
Укытучы. 1.Юл образы нәрсәне ачыклый? (Тормыш юлын ачыклый)
2. Зират образы.
3. Аның борчылуы нәрсәдә?
Укытучы Хәзер Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын искә төшереп китәрбез.
Сорауларга җавап бирүбез
Сораулар
Хәсән Туфан кайчан һәм кайда туган?
Хәсән Туфан нинди эшләрдә эшли?
Ул язучылар оешмасына кайчан кабул ителә?
Аны кайчан һәм ни өчен кулга алалар?
Ул Казанга кайчан кайта?
Шагыйрь кайчан иҗат итәргә яраткан?
Ул кайда укыган?
Хәсән Туфанга нинди бүләкләр бирелә?
4.Өйгә эш бирү. Шагыйрьнең үзегезгә ошаган бер шигырен яттан өйрәнегез.
5.Йомгаклау.
Сорауларга җавап бирү.
Билгеләр кую.