4 сыйныф ?чен ?д?би укудан д?рес эшк?ртм?се


3 класс.Әдәби уку.
Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова “Әдәби уку. 3 сыйныф”.
УМК “Перспектива”.
Тема: Батырлык. Муса Җәлил “Кичер, Илем!
Максат. Муса Җәлил шигырьләре аша сугыш ветераннарының бугенге тыныч тормыш өчен кан коюлары, аларның тиңдәшсез батырлыгы турында аңлату.
Бурычлар.
1)Ватан өчен көрәшкән ветераннар батырлыгының фронтовик шагыйрьләр иҗатында үзенчәлекле чагылышын аңлату.
2)Сөйләү осталыгын камилләштерү.
3)Ветераннарга хөрмәт, соклану хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Предмет:
-дәреслек белән иркенләп эшләү, бирелгән авторның әсәре белән танышу
-үзлектән эшләү күнекмәсен өйрәнү
Шәхси:
-яңа уку материалын үзләштергәндә кызыксынучанлыкны үстерү
Метапредмет:
-әсәрне истә калдыруның җиңел ысулларын өйрәнү
Универсаль уку гамәлләре формаллаштыру.
Шәхси:
-башкалар хисен аңлау, кайгарта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлаклылык сыйфатларын үстерү
Регулятив:
-үз алдыңа максат куя белү, максатка ирешү
Танып белү:
-эчтәлеккә карата шәхси мөнәсәбәтне белдерә һәм бәя бирә белү
Коммуникатив:
-иптәшләреңне тыңлап һәм үзара килешеп эшли белү
-дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Материал. Дәреслек, 2 нче кисәк, 94-96 нчы битләр.
Җиһазлау. Муса Җәлил портреты һәм китаплары, слайдлар (М.Җәлил музейлары, һәйкәлләре, тормыш юлы, гаиләсе). Укучыларның әби-бабайларының фотолары, орден,медальләре, биремле карточкалар, уңышлар таблицасы.
Дәрес тибы. Яңа материал үзләштерү.
Эш формасы. Фронталь, индивидуаль.
Дәрес проекты
№ Этаплар Вакыт Укучы башкарган эш Укытучы башкарган эш
1 Оештыру. Максат кую. 2 мин Дәрес темасы белән таныша. Үзенә максат куя. Дәрес темасы белән таныштыра.
2 Үткән материалны кабатлау. 3 мин Компьютерда тест эшлиләр.
Сорауларга җавап бирәләр. 5 почмакка җыелалар. Фикерләрен дәлиллиләр. а) Тестны тикшерә.
б) Конэрс.
3 Яңа материал. 20 мин Шигырьне укыйлар һәм сорауларга җавап әзерлиләр. Сорауларга җавапларны тикшерә һәм индивидуаль ярдәм күрсәтә.
4 Үзләштергән материалны ныгыту. 17 мин Сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен дәлиллиләр. Дискуссияне оештыра, ярдәмче сораулар бирә.
5 Рефлексия. 2 мин Алдан куелган билге белән таблицадагы билгене чагыштыра. Нәтиҗә ясый, таблицаны анализлый.
6 Индивидуаль өй эше. 1 мин Теләүчеләр өй эшен яза. Муса Җәлилнең башка шигырьләрен укырга киңәш итә.
Дәрес барышы
I. Оештыру. Максат кую.
Ямьле үтсен көнегез!
Көләч булсын йөзебез,
Булыйк гел без әдәпле,
Онытмыйк бу гадәтне.
Дөрес матур утырыйк.
Тырышып җавап бирик.
-Бүгенге дәрестә без сезнең белән Муса Җәлилнең”Кичер, Илем!” шигыре белән танышырбыз.
-Сез дәрескә нинди билгеләр алырга телисез, шул билгене дәфтәр кырына куегыз.

II. Үткән материалны кабатлау.
а)Тест биремнәре эшләү.
1.М.Җәлилнең туган елын күрсәтегез:
а)1902
ә) 1904б)1906
2.М.Җәлилнең әтисенең исеме ничек?
а) Мөхәммәтгариф
ә) Мостафаб)Кәрим3.Беренче  язган шигыренең исеме ничек?
а)”Кызыма”
ә) “Ишек төбендә”б)”Бәхет”
4.Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?
а)Тегельә) Моабитб) Шпандау5.Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?
а)Моабитә) Шпандауб) Плетцензееб)КонэрсВәхшәт: казыттылар чокыр, зур борынлы,бакыр күзле, кургаш болытлар, үксез балаларын, итәк астына, килми үләсем.
Кызыл ромашка: ромашкалар, алсу төсләрең, берүзе сугышты, унбиш укчыга, минем чукларга, балкыйм.
Җырларым: чәчәк атыгыз, керсез яшьләрем, онытылырмын, хаклык кушканны, түбән ләззәт, изге антына.
Яшь ана: шәфәкъ нуры, янгын шәүләсе, ана гәүдәсе, күз яше, җылы сөт, бишек җыры.
(4 почмакның берсен сайлап алалар һәм фикерләшәләр, төркемнән 1-2 укучы аңлата)
III. Текст һәм сораулар буенча үзлектән эш.
Укытучы. Муса Җәлилнең “Кичер, Илем!” шигырен үзлектән укырсыз һәм сорауларга җавап бирерсез. Әсәрне укыганда сезгә таныш булмаган сүзләр очрар. Бу сүзләр һәрберегезнең парта өсләренә куелган.
Карточкадагы сүзләр
Соңгы сулышта – үлем алдыннан.
Сансыз- хөрмәтсез,кадерсез.
Шаһит –күреп тору.
Керсез саклау  –саф килеш, кадерләп саклау.
Туплар- бомбалар.
Ядрәләр- пулялар.
Шыр сөяктән- бик ябык кеше.
Коллык- әсирлек,ирексезләп тору.
Ачы нәфрәт- бик каты ачу белән.
Писталетым итте хыянәт- писталеты эшләмәү.
Чаян – үрмәкүчсыманнар семьялыгына керә,русчасы скорпион.
Мәгърур  – горур.
Хурлыклы юл- мәсхәрәле,теләмәгән юл.
Көн чыгышы – таң ату,кояш чыгу.
Комсыз – йотлыгып, күз дә алмыйча.
Тоткын күңел- әсирлектәге кеше йөрәге.
Сорулар өч баскычтан тора: А-эчтәлеге буенча сораулар; В-анализларга, үз фикереңне белдерергә кирәк булган сораулар; С-иҗади бирем. Уңышлар таблицасына һәр дөрес җавапка плюс куя барырсыз.

А
1. Бу шигырьдә сүз кайсы еллар турында бара?
2. Ни өчен М.Җәлил үлемне чакыра?
3. Үзен бөркет белән чагыштырган юлларны табып билгелә.
4. Шагыйрь Туган иленә мәхәббәтен аңлаткан юлларны тап.
5. Ни өчен шигырь “Кичер, Илем!” дип атала? Гафу үтенергә тиеш идеме соң ул?
В
1.Бирелгән мәкальләр арасыннан хикәянең мәгънәсенә туры килгәннәрен сайлап ал.
а)Идел кичми ил булмас,
Куркак егет ир булмас.
б) Батыр-илнең казыгы
в) Эшләгәнче көлмә,
Эшләгәч көл.
г) Батыр егет- ил күрке.
д) Эшсез кеше-акмас су.
е) Тез чүгеп яшәүдән
Басып үлү яхшырак.
2. Соңгы мәкальнең мәгънәсен аңлат.
3. Муса Җәлилнең “Кичер, Илем!” шигыре белән Фатих Кәримнең “Ватаным өчен” шигырендәге үлемне чагыштырыгыз.
4. Шигырьне өлешләргә бүл. Һәр бүлеккә исем уйлап яз.
5. Муса Җәлилнең тагын нинди шигырьләрен беләсең? Кайсы шигыре синең күңелендә калды? Ни өчен?
С
“Җиңү көне” бәйрәмен ничек үткәрүең турында кечкенә генә хикәя яз.
IV. Әзерләнгән җаваплар буенча әңгәмә.
V. Рефлекция.
Укытучы. Безнең дәрес ахырына якынлашты. Сез бик күп сорауларга җавап бирдегез. Рәхмәт! Хәзер кем нинди нәтиҗәләргә ирешкәнен карыйк.
-Теләгән билгесен алучылар кулыгызны күтәрегез.
-Кем теләгән билгедән югарырак билге алды?
-Кем теләгән билгедән түбәнрәк билге алды?
-Сез ничек уйлыйсыз, бу ни өчен шулай булды? Теләгән билгене алу өчен дәрестә нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?
VI. Индивидуаль өй эше.
1. “Кичер, Илем!” шигыреннән үзеңә иң ошаган өзекне ятла;
2. “Кызыл ромашка” шигырен табып сәнгатьле итеп укырга өйрән;
3. “Минем бабам да солдат булган” исемле кечкенә хикәя яз.