2 сыйныф ?чен математикадан д?рес эшк?ртм?се


2 нче класс
21 нче гыйнвар 2014 года
Математика
Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова «Математика»
УМК «Перспектива».
1дән 100гә кадәрге саннар.
Тема: «Метр».
Максат: метр темасын ныгыту; бер озынлык үлчәү берәмлеген икенчесенә күчерә һәм озынлык үлчәү берәмлекләрен чагыштыра,аны мәсьәләләр чишкәндә куллана белергә өйрәту; бер һәм ике гамәлле аңлатмаларны чишә белүне ныгыту.
Җиһаз: дәреслек,эш дәфтәрләре,карточкалар,ноутбуклар,интерактив такта,уңышлар таблицасы.
Дәрес проекты.
№ Дәрес өлеше Вакыт Укытучының эш төрләре Укучының эш төрләре
1. Оештыру моменты. 2 минут Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. Сорауларга җавап бирү һәм үзләре теләгән билгене алу максатын куялар.
2. Үтелгәнне ныгыту.Арифметик диктант. 3 минут Сораулар бирә.Җавапларны тыңлый. Сорауларга җавап бирәләр.
3. Дәреслек буенча эш. 10 минут Укучыларның эшләрен тикшерә. Биремнәрне эшлиләр.(8,9нчы бит. №1,2,7)
4. Индивидуаль карточкалар буенча мәсьәләр чишү. 15 минут Мәсьәләрнең чишелешен тикшерә. Үзлектән мәсьәләрне эшлиләр.
5. Ноутбукларда эш.Тест. 8 минут Тикшерә һәм кирәк булганда ярдәм итә. Тестларны эшлиләр.
6. Эш дәфтәрләрендәге биремне үтиләр.Өстәмә биремнәр язылган карточкаларда эшлиләр. 5 минут Биремнәрнең утәлешен тикшерә. Эш дәфтәрләрендә эшлиләр.(26нчы бит. №2,3,4)
Өстәмә биремнәрне үтиләр.
7. Рефлексия. 2 минут Дәрескә нәтиҗә ясый, таблицаны анализлый. Алдан куелган билге белән таблиөадагы билгене чагыштыралар.
8. Индивидуаль өй эше. 1 минут Теләгән укучыларга карточкалар бирә. Теләүчеләр өй эшен яза.
I.Оештыру моменты.Максат кую.
Без бүген “Метр” темасын өйрәнүне дәвам итәчәкбез.Сезгә өч баскычтан торган биремнәр үтәргә кирәк булыр. А – үтелгән материал буенча төрле биремнәр. В – мәсьәләләр чишү. С - тестлар эшләү. Аларның барысын да үтәгән укучылар өчен өстәмә биремнәр дә булачак. Уңышлар таблицасына һәр биремне үтәгән саен плюс куя барырсыз. Биремнәрне утәп бетергән укучыларга бүләккә букет төзер өчен чәчәк булачак. Бүген дәрестә нинди билге алырга телисез?Теләгән билгене дәфтәрегезнең кырына язып куегыз.Кем иң югары нәтиҗәгә ирешергә тели? Мин уңышлар телим!
II.Арифметик диктант.Интерактив тактада эш.
1. Өстәл өстенең дүрт почмагы бар, бер почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды?
2. 24 санын нинди өч бертөрле цифр ярдәмендә табып була?
3. Һәр күлмәкне тегү өчен 3 метр ефәк киткән. 6 күлмәк тегү өчен күпме ефәк китәр?
4. Бер атнада 5 эш көне. 4 атнада ничә эш көне?
5. Йорт куяннарына 3 читлек ясадылар. Һәр читлеккә 4 әр куян керттеләр. Читлекләрдә
барлыгы ничә куян ?
6. Квадратның ягы 5см. Аның яклары озынлыгы суммасын тап.
7. Әгәр 3 малай вазадан 4 әр абрикос алса, анда тагы 1 әү калыр. Вазада ничә абрикос?
8. Камил, Самат һәм Хәмит шахмат уенында 2 шәр партия уйнаганнар. Барлыгы ничә партия
уйнаганнар?
9. Пассажир таксида авылга бара иде. Юлда аңа 5 җиңел машина һәм 2 йөк машинасы
очрады. Авылга ничә машина бара иде?
А

III. Дәреслек буенча эш.
1нче вариант.
1.№1, 8нче бит.(өстәге юлы).
2.№2, 8нче бит.(1нче багана).
3.№7,9нчы бит.(өстәге ике юлы).

2нче вариант.
1.№1, 8нче бит.(астагы юлы).
2.№2, 8нче бит.(2нче багана).
3.№7,9нчы бит.(астагы ике юлы).
IV.Индивидуаль карточкалар буенча мәсьәләләр чишү.
В
1нче вариант.
1.Чыршының биеклеге - 7 м ,ә наратныкы 5 м га зуррак.Наратның биеклеген тап.
2.Балалар кардан турыпочмаклы уен мәйданчыгын чистартканнар.Мәйданчыкның буе - 70 м , ә иңе 30 м га кечерәк.Бу мәйданчыкның иңен тап.
3.Өстәлнең буе - 60 дм,ә иңе - 1 м .Нәрсә зуррак һәм ничә дециметрга:өстәлнең буемы яки аның иңеме?
4.70 кыз һәм 40ка кимрәк малай чыршы уенчыклары фабрикасына экскурсиягә
барганнар.Экскурсиягә ничә бала барган?
2нче вариант.
1.Имәннең биеклеге - 8 м ,ә каенныкы 3 м га кыскарак.Каенның биеклеген тап.
2. Балалар кардан турыпочмаклы уен мәйданчыгын чистартканнар.Мәйданчыкның
буе- 60 м , ә иңе 20 м га кечерәк.Бу мәйданчыкның иңен тап.
3.Наиләнең 1 м озынлыгындагы тасмасы булган, ә Наҗиянең тасмасы 20 см га
кыскарак.Наҗиянең тасмасы нинди озынлыкта?
4.Алинә 100 сум акчага бер плитка шоколад, конфет һәм печенье сатып алган.Бер плитка шоколад 20 сум, конфет 60 сум тора.Алинә печенье өчен ничә сум акча түләгән?
V.Ноутбук белән эш.Тест.
С
Кайсы аңлатмада чагыштыру билгесе дөрес куелмаган?
А. 15-0 < 17-0 Б. 16 * 0 < 14 * 1 В. 0 * 7 > 0 * 4
Кайсы юлда чагыштыру билгесе дөрес куелмаган?
А. 2 дм < 23 см Б. 17 см > 3 дм В. 38 см = 3 дм 8 см
Кайсы юлдагы барлык саннар 6ны бе урынлы санга тапкырлаганда килеп чыга?
А. 72,48,56,36,24 Б. 30,42,54,48,18 В. 54,66,46,18,24
Тартмада 3 төстәге 24 шар: 12 ак,8 кызыл ,калганнары кара. Кара шарлар ничә икәнен ничек табарга?
А. 24-12-8 Б. 24+12+8 В. 24+12-8
Бер кисемтәнең озынлыгы 8 см ,ә икенчесе 4 см га озынрак. Икенче кисемтәнең озынлыгын дм һәм см га күчер.
А. 4 см Б. 1 дм 2 см В. 2 дм 1 см
VI. Өстәмә материал. Эш дәфтәрләре.
26нчы бит. №2,3,4
1.Беренче көнне Зәлия китапның 4 битен укыды, икенче көнне 3 биткә күбрәк, ә өченче
көнне беренче һәм икенче көннәрнең икесендә бергә укыган кадәр укыды. Зәлия өченче
көнне ничә бит укыды?
2.Кибеттә барлыгы 20 велосипед сатарга тиеш иделәр. Көн ахырына 3 зурлар һәм 2 балалар
велосипеды калды. Ничә велосипед сатканнар?
3.Әби пәрәмәч пешерде. Маратка 4 пәрәмәч, ә Гөлназга 5 пәрәмәч биргәч аның тагын 4
пәрәмәче калды. Әби ничә пәрәмәч пешергән булган?
4.Алсуның 4 дәфтәре бар иде.Беренче ярты елда ул 5 дәфтәрне язып тутырды. Әгәр ел
ахырына 2 дәфтәре калган булса, ул ничә дәфтәрне икенче ярты елда язып тутырган?
5.Тәрҗемәче беренче көнне 6 бит, ә икенче көнне беренче көнгә караганда 2 биткә кимрәк,
өченче көнне икенче биткә караганда 3 биткә күбрәк тәрҗемә итте. Тәрҗемәче өч көндә
ничә бит тәрҗемә иткән?

VII.Рефлекция.
- Кем узе теләгән нәтиҗәгә иреште?
- Кемнең нәтиҗәләре түбәнрәк булды?
- Дәрестә эшләвең үзеңә ошадымы?