Баланы? ш?хес буларак ?сеш чорында аралашуны? ???миятедиг?н темага ата-аналар ?ыелышы конспекты


Тема. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте
Максат. 1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү.
2.Аларда үзләрен бала урынына куя белү осталыгы булдыру.
3.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашу рәвешләре, методлары һәм чаралары турында белем дәрәҗәсен арттыру.

Җыелышта VII сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм класс җитәкчесе катнаша.
- Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген сез 7 нче классның әти - әниләре, ә мин исә сезнең балаларыгызның класс җитәкчесе – Гәрәйшина Гөлүзә Мәүләветдин кызы.
Бүген бездә әти-әниләр җыелышы. Җыелышның исеме:” Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте”. Акыл һөҗүме формасында бу теманың асылына төшенербез.
Яшүсмернең күчеш чоры белән сез таныш.Хәтерлисезме баланы беренче тапкыр кулга алган минутларыгызны? Һәркем үз баласына бары тик яхшы өметләр генә баглый.Ул үсәр, яхшы гына укыр, әйбәт аттестат,соңрак диплом, дәрәҗәле эш урыны һ.б.Ә тормышта, чынбарлыкта исә бөтенләй башка картина белән очрашырга туры килә.Ләкин без бала белән нәрсә булганын беләбезме? Нәрсә аңа ошый? Кайда ул хәзер? Кем белән дус, кем белән, киресенчә, дус түгел? Баланың күңелен нәрсәләр борчый?Балабыз нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен аера беләме?
Чынлап та кая китте микән акыллы , тәртипле, бөтен сүзне дә тыңлый торган бала? Көтмәгәндә, гүзәл зат урынына үз сүзен сөйләүче, кире, мөстәкыйль булырга теләүче зат пәйда булды.Хәтта күп вакыт баланы алыштырып куйган кебек тоела.
Безнең балалар да менә шушы характерда, төс-кыяфәттә үзгәреш тудыручы яшькә килеп җиттеләр.
Әмма, күп вакыт баланың начар якка үзгәрүенә без үзебез гаепле.Уйлана калсаң, күбебезнең чын күңелдән бала белән сөйләшкәнебез дә юк, чөнки вакыт юк, акча эшлисе бар.Шул сәбәпле аруыбыз көчле.Өйгә кайткач, әлбәттә, телевизор каршына утырып ял итәсе килә.Ә монда баланың:” Әни мөмкинме сине?, яисә :” Сөйләшик әле”,- дип эндәшүенә:” Вакыт юк, ардым, җәфалама әле”,- дип җавап бирү кала.Бала бер генә юлны – урамны сайлый. Ә анда рәхәт.Беркем сине ачуланмый, олы белем булып өйрәтми, бөтен кеше бертигез.Баланың бердәнбер өмете урам булмасын өчен бүген без аңа ярдәм итәргә тиеш.
Балага ярдәм итәр өчен иң элек аның белән аралашырга, аңлашырга кирәк.Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Аралашу, аңлашу.( Акыл һөҗүме формасы аша сүзләргә аңлатма бирү)
Хөрмәтле ата-аналар.Без бүгенге җыелышта ата-аналарның балалар белән аңлашып аралашуы , тәрбия эшенә җаваплы карау зарурлыгы турында фикерләштек. Тәрбия эше, үзара аралашу мәхәббәт хисләре белән сугарылган булырга тиеш. Бары шул чакта гына ул нәтиҗә бирәчәк. Тәрбия эшенең нигезендә ата-ана мәхәббәтенә, баланың бүгенге һәм киләчәк тормышы турында кайгыртучанлыкка нигезләнгән белемнәр, тәҗрибә тора. Әйдәгез, үрнәк әти-әниләр булырга омтылыйк.

Ата-аналар җыелышы карары.
1.Ата – аналарга балалары белән күбрәк вакыт бергә булырга, уртак шөгыльләр табарга тәкъдим итәргә.
2. Ата – аналарның игътибарын балалар белән аралашу һәм тойгыларны сүзсез дә аңлата белү алымнарына юнәлтү.
3. Баланы кызыксындыруның бик күп формалары булуын, шулай ук тән җәзасы бирүнең рөхсәт ителмәвен искәртергә.
Яшүсмер белән аралашуда 7 киңәш.
Сөйләшкәндә тавыш күтәрмәгез , тыныч , сабыр булырга тырышыгыз .Үз хисләрегезгә хуҗа булыгыз , балагызны кимсетмәгез, кимсетү онытылмый .
Әгәр балагыз сезнең белән сөйләшергә теләк белдерсә , аны тыныч кына игътибар белән тыңлагыз , тавыш күтәрмәгез .
Гаиләдә балаларны аермагыз : берсен икенчесеннән яки калганнарыннан өстен куймагыз .
Гаиләдәге мөһим мәсьәләләрдән баланы читтә калдырмагыз, бергәләп уртаклашыгыз . Ул үзе белән якыннарының исәпләшүен даими тойсын.
Яшүсмернең сезнең һәр киңәшегезне яки теләгегезне бер каршылыксыз үтәмәвенә әзер торыгыз , өметегез акланмауны авыр кичерүегез бар.
Аңлашылмаучылык вакытында бала ,уйламыйча , дөреслеккә туры килмәгән сүзләр әйтергә мөмкин (мин сине яратмыйм, син иң начары , күралмыйм һ.б.). Алдан нәтиҗә ясарга ашыкмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез, чөнки бу сүзләр хисләр йогынтысында гына әйтелә.
Истә тотыгыз! Кимчелексез кеше булмый, һәркем хата ясарга мөмкин. Ләкин үз-үзеңне гаепләп кенә торырга ярамый. Кыюсызлык кирәкле вакытта дөрес нәтиҗә кабул итәргә комачаулый.
Сүзлек буенча эш
Аралашу - (общаться, поддерживать хорошие отношения, знаться) – тыгыз бәйләнеш тоту, бергә-бергә булу, кушылу, бер-береңне аңлау, фикер алышу.
Аңлашу – ( объясняться, понимать друг-друга) – үзара уртак бер фикергә килү, килешү, бер-береңне аңлау, фикер алышу, сөйләшү.аңлау, фикер алышу.