?Д?БИЯТ Д?РЕСЛ?РЕНД? ПАТРИОТИК Т?РБИЯ БИР?


ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ
БИРҮ
Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү – әдәбият фәне алдына куелган төп максатларның берсе. Патриотизм ( ватанпәрвәрлек) – грек сүзе, ул Ватаныңны, илеңне һәм халкыңны яратуны аңлата. Патриотик тәрбия – ватанпәрвәр затларның батырлыгы, таланты, әхлакый сыйфатлары, героик көрәш традицияләре үрнәгендә яшь буын аңына йогынты ясау, үз илеңнең символларына ихтирам һәм хөрмәт уяту ул. Хәзерге шартларда балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү җиңел эш түгел.
Патриотик тәрбия эшен алып баруда укытучылар мөһим роль уйный. Укытучы – ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә. Һәр дәрес, бигрәк тә әдәбият дәресләре патриотик тәрбия бирү мәктәбе булырга тиеш. Үткәндәге рухи тәҗрибәне саклап калу, аны бүгенге һәм киләчәк буыннарга җиткерү ниятеннән чыгып, әдипләр еш кына игътибарларын бу тәҗрибәне үзендә йөртүчеләргә юнәлтәләр. Татар прозасында бу юнәлештә беренче җәүһәрләрне бирүче Әмирхан Еники булды. Аның “Әйтелмәгән васыять» хикәясендә Акъәби образында язучы җир, туган як белән бәйләнеш, халкының традицияләренә хөрмәт белән карау, крестьян хезмәтенә мәхәббәт, рухи ныклык, әхлакый матурлык кебек сыйфатларын ачып бирә. Әлбәттә, бу матур сыйфатлар укучы күңеленә тәэсир итми калмас. Чөнки тyган якның гүзәллеген, аның сихри матyрлыгын һәр кеше тоеп үсәдер.
Шулай ук Ф. Хөснинең "Җәяүле кеше сукмагы", И. Газинең "Онытылмас еллар", Г. Бәшировның "Туган ягым- яшел бишек", "Намус" романнары халкыбызның иң авыр елларда да үз намусына тугры калуы, тырышлыгы нәтиҗәсендә менә дигән балалар үстерүе турында сөйлиләр.
Тyган җир, тyган тyфрак... Аңа бyлган тойгыларны һәр шагыйрь үзенчә әйтә, җырлый. С. Хәкимнең шигырьләре тyган ягына, тyган авылына чиксез мәхәббәт белән сyгарылган, чөнки yл тyган ягын бик яраткан. Җае чыккан саен, бирегә кайткан. Кайткан саен, җанына илһам алып, кочак- кочак шигырьләр язган. Бy исә шагыйрь язмышының тyган тyфрактан, тyган яктан аерылгысыз бyлyын күрсәтә.
Ватаныбының олы җиңүләрен балаларга ачык һәм аңлаешлы итеп җиткерә алу кирәк. Бары тик шул чакта гына укучылар күңелендә үткән тарихыбызга ихтирам, үз иле өчен горурлык хисләре туачак. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү сугыш һәм хезмәт геройлары, талантлы язучылар, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре мисалында алып барыла. Ватанга мәхәббәт әлифбадагы рәсемнәрдән, мәктәп музеенда булудан, ветераннар, өлкәннәр белән очрашудан, аларның сугыш һәм хезмәт геройлары турында сөйләүләреннән башлана.
Ватанны хөрмәт итү – якыннарыңны, туганнарыңны, үзең яши торган йортны, урамны, авылны, шәһәрне, анда яшәүчеләрне, эшләүчеләрне ихтирам итү ул. Бүген балаларны хезмәт һәм сугыш ветераннары үрнәгендә тәрбияләү– аеруча мөһим. "Аларны кайдан табарга соң?" – дип әйтерсез. Алар безнең тарихыбызда, сәнгать әсәрләрендә, әдәби әсәрләрдә, хәзерге тормышыбызда.
Авылыбыздан сугышка алынган ир-атларның 94-е генә туган нигезенә әйләнеп кайта алган. Шулардан берсе – Сәйфулин Сәмигулла абый. Һәр ел саен без аны мәктәпкә чакырабыз. Ул үзенең кызыклы хикәятләре белән укучылар күңелен яулый. Күпме авылдашларыбыз еракта –яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Туган җиребез өчен газиз башларын салган каһарман авылдашларыбызны онытырга хакыбыз юк.
Һәм менә без быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз.
Патриотик темаларга уздырыла торган чараларның формасы төрле-төрле: Бөек Ватан сугышы ветераннары, язучылар белән очрашулар, тематик кичәләр, телдән журналлар, "Әллүки" айлык газетасы чыгару, батырлык айлыклары, батырлык дәресләре, төрле конкурслар үткәрү.
Илебезнең данлы үткәне традицияләргә, онытылмас вакыйгаларга бай . Без бик күп мәшһүр шәхесләрне беләбез. Алар үз халкы тарихында онытылмаслык эз калдырган. Шулардан мин авылдашларыбыз– шагыйрь Фәнис Исламов һәм авиация капитаны Сафуанов Илмирне атар идем. Ул кешеләр безгә батырлык, фидакарьлек үрнәге булып тора. Мәктәбебездә алар турында стендлар һәм күргәзмәләр оештырылды, зур бүлмәдә мәктәп музеебыз бар. 2 нче октябрь көнне Ф. Исламовның 70 яшьлек юбилеен район күләмендә билгеләп үттек. Укучылар һәм укытучылар коллективы аның иҗаты белән таныштырды. Кичә бик эчтәлекле булды. Авыл тарихын өйрәнү эшендә дә бик гади һәм үтемле язылган “ Яшьлегем аланы” поэмасы минем үзем өчен ныклы ярдәмче булды. Туган җирне, кешеләрне, яшьлекне яратырга без Фәнис абый иҗаты аша өйрәнәбез. Аның шигырьләре М. Җәлил шигыренә аваздаш бyлып яңгырый.Шулай ук патриот шагыйребез М. Җәлил урамы буйлап сәяхәт оештырдык.
Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә: бүген безнең төп максатыбыз– сәламәт, нәселебезнең, татар халкының дәвамчыларын тәрбияләү. Җирдәге һәр кешегә үз туган авылы, районы, шәһәре аеруча якын. Ул– аның кечкенә ватаны. Анда кеше беренче мәртәбә табигатьнең, аның янәшәсендәге әйберләрнең матурлыгын күрә, тоя. Менә шушы тәэсирләр аша балада туган якка һәрчак турылыклы булып калу, аның байлыгын арттыру, аны матурайту хисе барлыкка килә. Туган якның табигатен яраткан, аның үсешенә һәм чәчәк атуына булышкан кеше генә чын патриот була ала. Туган төбәгебез үзенең күренекле кешеләре белән алга таба да горурланып яшәсә иде!