Гамил Афзал и?атында патриотик т?рбия


Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы.
Кереш өлеш. Гамил Афзал иҗатының тәрбияви әһәмияте.
Гамил Авзалның иҗаты буенча фәнни эш эшләргә мөмкинлек тугач та миңа «Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы» якынрак булды. Шул уңайдан үземнең 10 яшьлек улым белән булган әңгәмәне искә төшердем.
Улым, тренировкаларыңны калдырма. Син көчле, батыр малай булып үсәргә тиеш. Синең әле армиядә хезмәт итәсең бар.
- Әти армиягә барганмы соң?
- Юк, улым, әтиең армиягә бармаган.
- Алмаз абый армиягә барганмы?
- Юк, улым. Алмаз абыең да армиягә бармаган.
- Ә миңа армиягә бару мәҗбүриме?
Улымның бус оравы мине сискәндереп җибәрде. Чынлап та, әтисе дә, Алмаз абыйсы да армиягә бармаган бит. Мин аларның җитди сәбәпләр аркасында армиягә бармауларын, ләкин барлык кешенең дә Ватанын саклап армиядә хезмәт итәргә тиешлеген аңлатсам да тынычлана алмадым. Безнең балаларда патриотлык хисе бармы? Алар кемнән үрнәк ала? Бу сорау бүгенге көндә күпләрне борчый. Берәүләр тәртипсезлекләр аркасында армиягә хезмәткә алынуны куркыныч бер вакыйга итеп карыйлар. Икенчеләр исә армиягә китәргә атлыгып тора. Үз илеңне саклау, аны ярату, илеңә хыянәт итмәү кебек мәсьәләләрнең асылын патриотик тәрбия кысаларында тикшерәбез. Патриотик тәрбия Гамил Афзал иҗатында нинди урын алып тора соң?
Максат: Гамил Афзалның иҗатын өйрәнү, аларда патриотизм хисен барлау.
Бурычлар:
- тәрбия темасына багышланган фәнни әдәбият белән танышу;
- шагыйрь иҗаты турында фикерләр туплау;
- тупланган материалларны чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау.
II. Төп өлеш. Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы.
2.1. Бөтен гомрем минем – юл газабы,
Аннан татлы газап бар микән.
«Гамил Афзал чыннан да халыкка иң якын торган, халыкның яшәү- тормыш итү рәвешләрен белгән, үзе дә гади халык белән бергә иңгә- иң куеп, тау- ташлар актарып, Магнитка шәһәрен корган, урман кискән, йөзләрчә вагоннарга йөк төягән- бушаткан, тынчу баракларда яшьлек гомерен кичергән»,- дип искә ала язучы турында аның якташы Мөхәммәт Мирза. Шагыйрьнең язмышы гади түгел. Тормыш аны төрлечә сыный. Аңа кимсетүләр һәм гариплек ачысын да татырга туры килә. Авырлыклар алдында язучы югалып калмый. Үзенә биек үрләр яуларга юл сала. Яшәү өчен көрәшкәндә тормышның кадерен ныграк белә башлый. Гамил Авзалның шигырьләре тормышка аек акыл белән карарга ярдәм итә, туган телгә, Ватанга тугрылык, мәхәббәт тәрбияли. Иң элек патриот, патриотизм, патриотик тәрбия төшенчәләренә аңлатма бирик.
Патриот- үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен мөмкин булган һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше.
Патриотизм- кешеләрнең рухи һәм әхлакый сыйфаты; туган җиреңә, телеңә, мәдәниятеңә мәхәббәт, илеңнең героик үткәне һәм хәзергесе белән горурлану хисе ул.
Патриотик тәрбия- ватаннпәрвәр затларның батырлыгы, таланты, әхлакый сыйфатлары үрнәгендә яшь буынның аңына йогынты ясау процессы.
Гамил Афзалның биографиясенә күз салсак, шуны аңлыйбыз: бер нәрсә дә аңа җиңел бирелмәгән.
Татарстан Республикасының халык шагыйре Гамил Афзал 1921 нче елның 23 нче маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа. Крестьян хужалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була.
Фәүзия Бәйрәмова Гамил Афзалның сөргендә булган елларын болайрак тасвирлый:
«1931 нче елның августында кулак гаиләсе дип сөргенгә сөрелгәндә Гамилгә ун яшь була – үги әни, үпкә чирле әти... ул да Магнитка сөргенендә бик тиз үлеп китә... Ятим бала абыйсы Әфка тәрбиясендә кала, ә аның үзенең дүрт сабые бар, берьялгызы эшли...
Ул чагында һәр гаиләдә өчәр- дүртәр бала ачтан һәм туңудан өшеп үлгән, эч китүдән, тифтән кырылган.
Чүпрәк палаткаларда, такта баракларда, җир асты куышларында яшәргә һәм коточкыч авыр шартларда ачлы- туклы эшләргә җәҗбүр булган татарларның бер өлеше килгән елны ук үлеп бетә, аларны исәпкә алучы да булмый.
Исән калганнары да эт тормышында яши, бигрзк тә балалар интегә, ашарга ризык, кияргә өс- баш булмый. Тома ятим калу өстенә, язмыш үсмер Гамилгә тагы бер ачы сынау әзерли- малайның аяклары сызлый башлый, ул таякка кала, әкренләп бер аягы бөтенләй гарипләнә.
Мин күп күрдем туган- үскән җирдә
Замананың кара болытларын.
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.
Магнитогорскида җидееллык татар мәктәбен тәмамлый. Троицк шәһәрендәге татар педагогия техникумына укырга керә. Ләкин беренче курсны тәмамлагач, каты авырып китеп, укуын ташларга мәҗбүр була. Калган бөтен гомерен үзлегеннән укый. Терелгәч кара эшче, слесарь, сцепщик- такелажчы, строгальщик булып эшли. Кыен- авыр еллар булуына карамастан , әдәби иҗат эшен дә онытмый: шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, шәһәр клубларында, җәйге эстрада сәхнәләрендә, мәдәният сарайларында спектакльләр, концертлар куеп йөри.
“Татар халкын яратам” дип әйтү
Олуг гөнаһ иде ул чакта.
Мин дә татар бит, дип әйтә идек,
Алан- йолан карап як- якка.
Бу чорда кеше үз- үзен дә, якыннарын, гаиләсен дә яклый алмас хәлгә килде, үзе исән калу өчен туганнарын, дусларын сатты. Үзе кебек михнәтле көннәр кичергән меңләгән җәберләнгән татарлар рухына ул болай дип яза:
Соловкида салкын диңгез яры,
Ярга чыгып тюлень көрсенә:
Монда үлгән “халык дошманнары”
Дошман түгел иде берсе дә!
Милләт башына килгән бу фаҗигане ачып бирә алган язучы үзенең кыйбласыннан читкә тайпылмаган, иманын сатмаган.
1949 нчы елда, янә сәламәтлеге начараю сәбәпле, Г. Афзал заводтагы эшеннән китә, берничә ел тулай торакта комендант, промартельдә тегү цехы мөдире булып эшли. Аннары, аягын паралич сугып, тагын хастаханәгә эләгә. 1954 нче елның язында «2 нче группа инвалид» дигән язу тотып хастаханәдән чыга. Үзенең алдына тормышын ничек кору мәсьәләсе килеп баса. Озак уйланулардан соң ул, Башкортстан якларына – апасы белән җизнәсе янына кайтырга карар кыла. Бу еллар язучының физик һәм рухи терелүе- ныгуы өчен дә, иҗатының ачылып китүе өчен дә шифалы тәэсир ясый. Табигать кочагына сыенып утырган, саф һавалы, урманлы, садугачлы авыл, аның көндәлек мәшәкатьләр белән көн күрүче, садә күңелле халкы шагыйрьнең рухи дөньясын яңа төсмерләр белән баета.
1965 нче елдан Г.Афзал Әлмәт шәһәрендә яши башлый. Гамил Афзал 2003 нче елның 20 нче августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Менә ул язган иң соңгы шигырь юллары:
Кызларым Рауза, Раушания, Галиябану, хатыным Нәфисә:
Бәхетле һәм бөтен италмадым,
Ал ефәккә төреп киталмадым,
Җан өстендә калды шушы боз,
Җандай газизләрем хушыгыз.
2.2. Бәхет балкыр заман
Күзләре сукыраеп, аягы хәрәкәтсез калганда да Гамил Афзал төшенкелеккә бирелми. Тормыштан ямьтаба белә.
Бәхет балкыр заман,
Ә мин ятып язам...
Күпме сагыш килде өелеп!
Үзем сүнеп ятам,
Үзем көлеп ятам,
Кеше бәхете өчен сөенеп,- дип яза ул “Үзем турында” шигырендә. Бүгенге көндә сау- сәламәт яшьләрнең эшсезлектән интегеп, төрле начар юлга кереп киткән заманда бу юллар аеруча актуаль яңгырый. Бүгенге тормыш кайсы якка тәгәри соң? Кемнәр нәрсә өчен көрәшә? Кемнәр нәрсә өчен борчыла, сөенә? Шул турыда ачынып язган шигыре “Борчылу” дип атала.
Гамил Авзалның бүгенге көндә кешеләрнең кыргыйлануына, кеше буларак таркалуына җаны әрни. Явыз кешеләрнең дөньяны басып алуы, адәмнәрнең динен, телен сатуы, дусның дошманга, кешеләрнең хайванга әйләнүе, җир белән суның сатылуы хәвефне арттыра. Ашау хакына кешеләр канын да , җанын да сата алган бу чорда дөньяны дәһшәт көтә. Наркомания, эчкечелек баскан тормышта якты хисләр, изгелек өчен урын бармы соң? – дип ачына автор.
Рухи кыйммәтләребез югалып барган чорда яшь буынны акыллы, инсафлы, тәрбияле итеп үстерү безнең изге бурычыбыз. “Хәерле юл” шигырендә балага изге теләкләрен җиткерә автор. Өлкәннәрне ихтирам итәргә, бабайлардан калган изге йолаларны сакларга, туган җирең турында уйларга, дус-дошман белән сынап кына аралашырга, күп матурның барысына да кызыкмаска, дошманнан ерак булырга, илне, телне онытмаска, туры сүзле, сабыр холыклы булырга өнди язучы. Димәк, җәмгыять өчен файдалы, әти- әниеңә игелекле бала булыр өчен син үзеңдә шундый сыйфатларны булдырырга тиеш.
Патриотик хисләрнең бер өлеше ул туган ягыңны ярату, аның табигатен саклау, кешеләрен хөрмәт итү. Бу уңайдан шагыйрьнең көйгә салынган “Татарстан таңнары” шигыре туган җирен яратучы халыкның гимны булып яңгырый. Туган җирнең кадерен кайберәүләр аны югалткач кына аңлыйлар. Чит җирдә йөрсәң генә туган җирнең кадерле һәм якын булуын аңлыйсың. Туган туфракның табигате дә кеше өчен иң матуры, аның ае да, кояшы да, чәчәкләре дә үзенчәлекле. Автор кайда гына йөрсә дә үзенең Татарстаны белән горурлана.
“Гамил Авзал иҗаты үзе бер хәзинә!- дип искә ала аның турында язучы якташы Мөхәммәт Мирза. Гамил Афзалның туган җирен сагынып яшәве сигезеннән-сиксәненә кадәр бер генә сәгатькә дә сүрелмәгәндер. Ни кызганыч, әти- әнисе белән тугыз яшендә туган авылы Такталачыктан Минзәләгә, соңрак Магнитогорскига киткәннән соң Гамил Авзал Такталачыкка кайтып яши алмый. Ата- анасы, туган- тумача гомер иткән ни гез юкка чыга. Алар яшәгән йорт сүтеп алына, авылны икегә бүлеп торган ерганак- чокырны аларның өе турысыннан буып яңа юл төзиләр. Яңа юл аларның йорты, ишегалды аша үтә”. Шуңа күрә авылын сагыну да язучының җан ярасы була.
“Туган җирнең әреме дә якын,
Ат кузгалагы да кадерле,
Бодае да, арышы да – алтын,
Бизәп тора моңлы хәтерне.
Һай үкенеч, шушы туган җирдә
Басып торыр җирең булмаса!
Нинди бәхет иңсен эшчән иргә,
Шат күңелне ачы моң баса.
“Авылга кайту” шигырендә туган җирнең, изге туфракның күңелне тынычландыручы чыганак булуын, анда күпме истәлекләр калуын, кардәш ыруның барлыгын, әрекмәнле чишмә сукмагын күрер өчен дә туган якка кайту бер бәйрәм икәнен күрсәтә.
Йомгаклау.
Гамил Афзал бөтен гомерен, әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка багышлаган. Гамил Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый. Гамил Афзалның шәхесе – чын батырлык үрнәге.
Милләтне, туган телне, ватанны ярату хисе иҗатының асылын тәшкил итә.
Адәм баласы нинди генә сынаулар үтсә дә, үзенең телен, гореф- гадәтләрен, туып- үскән газиз туган җирен, якын кешеләрен онытырга тиеш түгел. Аның шигырьләре безне үз илеңнең, җиреңнең яраткан улары һәм кызлары булып үсәргә өнди.
Г. М, Мирзамуратова , Мөслим муниципаль районы, « Мөслим гимназиясе» нең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.