Выступление на августовской конференции. Тема: «Роль народных праздников в ДОУ в целях сохранения национальных традиций»


Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад № 9» города Агрыз Агрызского муниципального района
Республики Татарстан
Татарстан республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре
«9 нчы балалар бакчасы» муниципаль системасындагы
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Выступление на августовской конференции.
Тема: «Роль народных праздников в ДОУ в целях сохранения
национальных традиций»
«Балалар бакчасында милли традицияләрне саклауда
халык бәйрәмнәренең роле.»

Подготовила: воспитатель
по обучению татарскому языку
Ахметзянова Р.Р.


Август,2015 г.
Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның  иң мөһиме – балаларыбызда туган телне саклап калу, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру, башка халык балаларына татар теленең матурлыгын, киңлеген күрсәтү. Халкыбыз иҗат иткән җырлар, биюләр, әкиятләр, җырлы-биюле уеннар – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.
Менә шуларны мин перспектив планнар төзегәндә төп тәрбия чарасы итеп алдым. Шуның нигезендә көндәлек эш планнары төзеп, шөгыльләр үткәрә башладым. Тел өйрәтү белән беррәттән, балаларны татар халкының тормышы, көнкүреше, милли йолалары, тарихы, үткәне һәм хәзергесе белән таныштыруны үз өстемә төп бурыч итеп алдым.
Моның өчен, үзем эшләгән балалар бакчасында коллегам Хисматуллина Р.Р. белән берлектә татар теле кабинетын баеттык, татар халкының яшәешен тасвирлаган “Әбиемнең чоланы” музеен яңарттык. Минем фикеремчә, матур итеп татар орнаменты белән бизәлгән савыт-сабаны, әбиләр сандыгыннан чыккан чигүле тастымаллар, сөлгеләр һәм башка халык иҗаты җәүһәрләрен үз куллары белән тотып карап, чигелгән түбәтәйләрне, кәләпүшләрне киеп карап, бала күңелендә халык осталарына карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре уяна.
Татар теле шөгыльләрендә, һәрвакыт диярлек кешенең гүзәллеген, сафлыгын, аның хыялларын чагылдырган әкиятләрне, эчтәлекләре бик гыйбрәтле һәм үтә тапкыр тәрбия чарасы булган, татар халык әкиятләренә нигезләнеп төзелгән татарча мультфильмнарны, шулай ук баланың сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүче, үзара дус-тату булырга өндәүче халык уеннарын, күңелле, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия татар халык шигырьләрен киң кулланам. Балалар аларны бик яратып тыңлыйлар,өйрәнәләр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ел фасылларына бәйле йолалар күбрәк аңлашыла һәм ул аларга якын да. Шуңа күрә дә мин балаларны шул бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыруны отышлырак дип таптым.
Беренчедән, инде алдарак әйтелгәнчә, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр алыштыргысыз тәрбия чарасы булып тора.
Икенче яктан, халык бәйрәмнәре - шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша. Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә, ана сөте белән дигәндәй, үзенә сеңдерә.
Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр-биюләр, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә бара. Алар барыбызны да кайда гына булсак та – үз авылыбызга, үз төбәгебезгә тартып тора.
Шуның белән бергә, халыкның йола-бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга, аларның культурасын өйрәнүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шулай ук халык йола-бәйрәмнәре белән таныштырып, татар халкының укымышлы, моңлы, биюле, уен-көлкене яратучы халык икәнлеген башка телле балаларга да аңлатып була.
Халык авыз иҗатының кече жанрлары аркылы халык йола-бәйрәмнәре белән таныштыруны, татар халкының тормышы, көнкүреше, үткәне һәм хәзергесе белән таныштыруны үземә бурыч итеп алдым. Ә бу татар теле тәрбиячесенең иң төп максаты - балаларны татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре һәм диалогик сөйләм күнекмәләре булдыру бурычын үтәргә ярдәм итә.
Шулай ук халык йола-бәйрәмнәре аркылы туган табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергә өйрәтү, туган табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә.

Безнең 9 нчы балалар бакчасында  да милли бәйрәмнәр һәр ел саен уздырылып  килә.
Язны каршылаганда уздырылучы “Нәүрүз бәйрәме”, мәшһүр язучыбыз Габдулла Тукайга багышланган кичәләр, милли бәйрәмебез сабантуй дисеңме- барчасы да балалар күңеленә бик хуш килә.
Әле күптән түгел генә безнең бакчабызда “Күңелле балачак” исемле бәйрәм булып узды . Сабыйлар тарафыннан яратып уйнала торган “Капкалы”, “Яшерәм яулык” уеннарын уйнап, матур әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләүче шигырьләр сөйләп, күңелләрне җилкетерлек татар җырларына ияреп оештырылган әлеге бәйрәм- сабыйлар күңеленә бик хуш килде , ә рус телле тәрбиячеләр тарафыннан аеруча җылы кабул ителде.
Бәйрәм кунагы булган Шүрәле килеп кергәч залыбыз тагын да ямьләнде, бәйрәм уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Ә соңыннан Шүрәле балаларны татар халык ашы- өчпочмак белән сыйлады. Әнә шулай, күңелле мизгелләргә бай булган бәйрәмнең узганын сизми дә калдык.
Менә шулай уеннар аркылы балаларда милли йолаларыбызны,такмак, табышмакларыбызны, гореф-гадәтләребезне кабатлап килсәк, милли бәйрәмнәр һәм туган тел онытылмас, милләтебез мәңге сакланыр.