Д?рес планы Гаяз Исхакый (8 сыйныф)


Тема: Халыкка хезмәт итү юлында
Г.Исхакыйның тормыш һәм иҗаты юлын кабатлау.
Максат: 1) Г. Исхакыйның тормыш һәм иҗаты юлы аша үз халкына, милләтенә хезмәт итүнең якты үрнәген бирү;
2) шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту;
3). аларда тормышка дөрес караш тәрбияләү, хәзерге көндә дә әсәрнең актуальлелеген аңлауларына ирешү.
Җиһазлау: Шагыйрьнең портеты, 10 нче сыйныф дәреслеге, Г.Исхакый җыентыклары, плакатлар, тестлар, кроссворд, компьютер, проектор.
Тактада эпиграфлар: Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?
  Кем ул телле һәм тавышлы иткән?
   Кайгылы милләтне юаткан кем?      
Гаяз Исхакый.
Габдулла Тукай
Әдәбият исемлеге:
1.Флүн Мусин.”Гаяз Исхакый” ( Тормышы һәм эшчәнлеге).-Казан, татар.кит.нәшр. 1998.
2.Г.Исхакыйның тормыш юлына багышланган электрон ярдәмлек.
3.Г.Исхакый томлыклары.
4Г.Исхакый.” Зиндан”Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре.Төзүче Л.Гайнанова.-К:Татар.кит.нәшр.1991.
Укыту принциплары:
1.Дидактик принциплар:
А) фәннилек;
Б) системалылык,эзлеклелек;
В) дәвамчылык;
Г) күрсәтмәлелек.
Укыту ысуллары:
1Репродуктив ысул:
А)күрсәтмәле аңлату;
Б)хәбәр итү төсендә аңлату;
В) тест, кроссворд өстендә эшләү.
Укыту алымнары: Аңлату, дәреслек белән эшләү, сүзлек өстендә эшләү, тест һәм кроссворд чишү, “ Туган ил” турындагы проектны яклау, презентация күрсәтү.
Яңа педагогик технологияләр: компьютер, презентация проект аша күрсәтеп, тест һәм кроссворд.
Дәреснең тибы: Кабатлау.
Дәрес барышы.
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру
Укытучы.Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар!
Укучылар. Исәнмесез.
Укытучы. Кәефләрегез ничек?
Укучылар. Рәхмәт, яхшы.
Укытучы. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Безнең бүгенге дәресебезнең максаты:
“Халыкка хезмәт итү юлында” дигән тема астында үтәр.
Дәресебез  халкыбызның рухи тормышы һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган олы шәхес, татар әдәбияты классигы, җәмәгать  эшлеклесе, күренекле сәясәтче,  гомерен милләт өчен көрәшкә багышлаган фидакарь язучы,  милләтебезнең горурлыгы Гаяз Исхакыйга багышлана.
Максатыбыз: Аның  тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне тулыландыру;
Актуальләштерү:   
Кем ул.
Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?
Кем ул телле һәм тавышлы иткән?
Хайваннардан безнең аермабызны күрсәткән кем?
Кемлегебезне дошманнарга аңлатып биргән кем?
Кайгылы милләтне юаткан кем?        
Караңгыда идек, аттырды “Таң” кем?
Узган көннәребез турында уйлаткан кем?
Безнең өчен күп зәхмәт чиккән кем?        
Соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?
Гаяз Исхакый.
Габдулла Тукай
Эпиграфка игътибар ителә.
(Түбәндәге сораулар нигезендә Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерү)
Чыннан да, кем ул Гаяз Исхакый?
Кереш.
Укытучы сөйләме.
Талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмгыять эшлеклесе —– Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый – Гаяз Исхакый, җитмеш алты еллык гомеренең алтмыш елын татар халкының милли азатлык хәрәкәтенә багышлаган, илле җиде елын иҗатка биргән, илле биш елын татар милли матбугатын үстерүгә тоткан, үзеннән соң гаять зур һәм бай мирас калдырган, җисемнәре туган илдән еракта калып, исемнәре һәм иҗатлары яңадан үз халкына әйләнеп кайткан күренекле әдип ул. Егерменче гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларының киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп санаган милләт агаларыбызның күренеклесе иде. Һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан. Гаяз Исхакый- татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбият классигы һәм горурлыгы, аның әдәби мирасы-халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы.
II. Үткән дәресне кабатлау.
1. Укучылар, Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрегезне тулыландыру өчен бераз гына саннарга мөрәҗәгать итик әле. Игътибарлы булыгыз, моңа кадәр алган белемнәрегезне дә тикшерү максатыннан тест сорауларына җаваплар да бирербез.
( 1 нче слайд күрсәтү)
Укытучы: - 1878 нче елның 22 нче феврале безгә нәрсә турында сөйли?
Укучы: - Г.Исхакый 1878 нче елның 22 нче февралендә Казан губернасында Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйлаҗетдин мулла гаиләсендә туа. ( 3 нче слайд)
Укытучы: Әнисе Камәрия дә ул заманнарда аң-белеме белән танылган мулла кызы була.
Кайбер балалары вафат булу сәбәпле, Гыйләҗетдин белән Камәрия бөтен өметләрен Гаязга баглыйлар, аңа белем һәм тәрбия бирү турында кайгырталар.(4нче слайд)
Гаяз үзе дә бик зирәк бала булып чыга, үзе кебек балалар арасында үткенлеге белән аерылып торган һәм атасыннан ишеткән пәйгамбәрләр тарихын сөйләп йөри торган булган. Биш яшендә әтисеннән гарәп-фарсы китапларын укырга өйрәнә. ( 5 нче слайд) (“Пәйгамбәрләр тарихы” китабының элекке вариантын һәм 1992 нче елгы яңа басмаларын күрсәтү. Иске китапның буыннан-буынга килүен әйтеп үтү)-
Укытучы: - 1890 елда12 яшьлек Г.Исхакый нишли?
Укучы: 1890 елда ягъни 12 яшьлек Гаяз Чистай мәдрәсәсенә укырга керә.
Укытучы: - Бик зирәк һәм шактый белемле булганга, аны бу мәдрәсә бирә торган белемнәр генә канәгатьләндерә алмый . Чөнки күбрәк белергә тели. Шундый уйлар белән ул,1893 елдакая күчеп килә?
Укучы: -1893 елда Казандагы Күл буе мәдәрәсәсенә күчеп килә. Аның зирәклеге, аң-белемгә ия булуы монда да үзен сиздерә. ( 6 нчы слайд)
Укытучы. Ул мәдрәсә программасы белән канәгатьләнми, үзлегеннән белемен күтәрү белән шөгыльләнә. Ул “Тәрҗеман” газетасын даими укып бара, төрек телендәге әсәрләр белән дә таныша башлый. Мондый белемнәр яшь Гаязның дөньяга карашын киңәйтәләр.
1897 елда Яңа Бистәдә Ф. Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт яңа ачкан мәдрәсәгә күчә һәм укыта башлый. Бу мәдрәсә тиз арада таныла. Нигә бу мәдрәсә таныла икән?
Укучы. Чөнки Г.Исхакый бик көчле укытучы иде.
Укытучы. Әйе, балалар. Ул монда яңача укыта башлый. Аның бу эш турында, хәтта рус газеталары да яза Мәсәлән: “Казанский телеграф” газетасында мондый мәкалә басылып чыга: “ Күптән түгел Яңа Бистәдә татар балалары өчен Әмирхан мәдрәсәсе ачылды. Яңа мәдрәсә тиз арада җирле мөселманнарның игътибарын җәлеп итте, аңа беренче атнада ук 70 укучы җыелды. Бу хәл укытучы Г.Исхакыйның яңача укытуы белән бәйледер күрәсең”-диелгән. (7 нче слайд)
Белемен тагын да киңәйтергә теләү аңарда рус һәм Көнбатыш әдәбияты белән танышу теләге тудыра. Шушы максат белән ул Татарская учительская школага керергә тели.Әмма тиф белән авырып китә һәм әлеге рус мәктәбенә керә алмый. Бары тик аның хыялы 1898 нче елда гына тормышка аша. (8 нче слайд) Ләкин икенче елның язында аны укытучылыктан азат итәләр. Укучылары белән елашып аерылыша. Нигә елашып аерылышканнар икән? Ничек уйлыйсыз?
Укучы. Укучылары аны яраткан, шуңа күрә.
Укытучы. Шулай ук бу мәктәптә күренекле шәхесләрдән Садри Максуди, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметовлар белем ала. ( 9 нчы слайд) Г.Исхакый шулай ук рус әдипләреннән И.Тургенев, Л.Толстой әсәрләрен дә яратып укый. Бу белемнәр аңарда иҗат итү теләге тудыра. “Тәгаллемдә сәгадәт ки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер”(1899),“Кәләпүшче кыз”(1900), “Бай угълы”(1903) повестьлары , “Өч хатын берлән тормыш” пьесасы (1900) яза.(10 нчы слайд)
Укытучы. 1902 нче ел Г.Исхакый иҗатында нәрсәсе белән аерылгысыз?
Укучы: - 1902 нче елда “Ике йөз елдан соң инкыйраз” исемле хыялый-публицистик повестен төгәлли. 1902 елның көзендә Исхакый Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытучы булып эшли башлый. ( 11 нче слайд)
Укытучы.1903 нче елның җәендә Гаяз нишли?
Укучы: - 1903 нче елның җәендә , атасына мулла булу тыела һәм ул Гаязны мәҗбүри диярлек авылга алып кайта.
.Укытучы. Аның уе Гаяз Исхакыйны мулла итү була. Ләкин ,Гаяз Исхакый бу эшкә кияүләрен куйдырып, яңадан Казанга кайта. Ул революцион хәрәкәттә катнаша, Туган ягы Чистайга кайтып, авылларда митинглар оештыра.Аның бу эшен күрә алмаган авылдашы Шәйхи һәм Котыб аның өстеннән донос (жалоба) язалар.( 12 нче слайд)Кулга алырга җыенганда Г.Исхакый Казанга кача, ләкин полиция анны Казанда да сагалый һәм Пушкин урамына урнашкан квартирасында тентү үткәрә.( 13 нче слайд) Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында “Ил” гәзитәсе чыккан . ( 14 нче слайд) Г.Исхакый пьесаларын сәхнәгә куйган “Сәйяр” труппасы җитәкчесе Г.Кариев артистка С.Гыйззәтуллина-Волжская белән.
Укытучы: - 1904 нче ел?
Укучы: - 1904 нче елда Казанга килеп, революцион хәрәкәткә кушылып китә. “Таң йолдызы” исемле газета чыгара башлый.
Укытучы: -1906 нчы ел әдип тормышында нинди борылыш ясый?
Укучы: - 1906 нчы елда Г.Исхакый хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп, кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Шунда “Зиндан” дигән автобиографик повестен яза. Аннары Архангел губернасына сөргенгә җибәрелә. Шушы шартларда “Солдат” повестен, “Теләнче кыз” романының икенче кисәген, берничә пьеса яза.
Укытучы: 1906 елның 21 апрелендә Г.Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш “ драмаса күрсәтелә.( 15 нче слайд) Г.Исхакыйны гаепләү “эш”енең тышлыгы .( 16 нчы слайд) Казан төрмәләрендә утыра. .( 17 нче слайд)
1907 нче елда?
Укучы: 1907 нче елда Архангел губернасына өч елга сөргенгә җибәрелә. .( 18 нче слайд)
Укытучы:- 1913 нче ел?
Укучы: - Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән иглан ителгән амнистия нигезендә 1913 елда азат ителә.
Укытучы: - 1917 нче ел?
Укучы: -1917 нче елның 22 ноябрендә Уфада Милли Мәҗлестә катнаша. Ләкин ул мәсьәләнең хәл ителү рәвешен, совет властен кабул итә алмый һәм Ватаннан китәргә мәҗбүр була.
Укытучы: Туган иленнән , үз халкыннан аерылгач, ул Париж, Берлин, Варшава һ.б. шәһәрләрдә яши.Ул “Милли юл”, “Яңа милли юл”,” Безнең байрак” дигән газета-журналлар чыгара.Эмиграциядә дә проза, драма, әсәрләрен язуын дәвам итә. Аның “Олуг Мөхәммәд” кебек драма әсәре ,“Остазбикә” повесте игътибарга лаек. ( 19 нчы слайд)
1913 елда Исхакый сөргеннән котылыр алдыннан Тукай аны: “Кайт әле монда ватанга, кайт әле,
саргайтмале!” ди. ( 20 нче слайд) Ә аның турында язучы Ф.Әмирхан да“Сүнә белми торган ялкын”- дигән иде. ( 21 нче слайд) Бу сүзләр аның тынгысыз җан булуын, бары тик динебез, милләтебез өчен борчылып яшәгәнлеген дәлилли.
Укытучы: - 1939 нчы елда Г.Исхакый кайда яши башлый?
Укучы: - 1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Г.Исхакый Төркиянең Истанбул шәһәрендә яши. 1954 елда Әнкара шәһәрендә үлә.
Укытучы:. Аның кабере Төркиянең Истанбул шәһәрендә. ( 25 нче слайд) .Озак еллар Г.Исхакыйның әсәрләре әдәбияттан юкка чыкты, һәм менә яңа заман килде, аның исеме яңадан туган илгә кайтты. Аның әсәрләре озак еллар онытылып торганнан соң кабат сәхнәләрдә куела башлады. ( 26-28 нче слайд) Аның исемендәге урамнар бар, ( 29 нчы слайд) туган авылында музей ачылды, ( 30 нчы слайд) ә 1991 елда Татарстан язучылар берлеге Г.Исхакый исемендәге премия булдырды. ( 31-33 нче слайд)
2. Укытучы: - Без Г.Исхакыйны Яуширмә авылында туган дидек. Аның авылына, үзенә багышланган шигырьләрне дә беләбез бит.
Исхакыйдай бөек әдипләрне
Халык күңеленнән яшермә
Син ич аның белән бүген шанлы
Авыл булдың, Иске Яуширмә.
Каз үләнен, юл тузанын таптап,
Синдә йөреп үскән Исхакый.
Аның төсен монда һәрбер агач
Һәрбер урам, һәрбер өй саклый.
Мәдрәсәңдә тырышып белем алган,
Синнән чыгып киткән Казанга.
Күзләренә яшләр килгән аның
Китабына сине язганда. (А. Минһаҗев)
Яуширмәдә туып үскән
Язучы Гаяз ага.
Әсәрләрен укыганда
Күзләрдән яшьләр тама!
Гәүдәсе читтә калса да
Җаны кайтты иленә
Музей төзеп, һәйкәл коеп
Куйыйк туган җирендә. (Ш.Хафизов)
3.Укытучы:- Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрен тикшерерсез.
- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак. Хәзер беренче һәм өченче номерлы
партнерлар ак бит алалар, битне икегә бүләләр. Яртысын биткә-бит партнерга бирәсез.
Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).Битнең күренә торган өлешенә сез Г. Исхакый турында иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавап языла. Моны эшләү өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела)
- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. (әлеге эшне 3 тапкыр кабатлыйлар)
- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек. Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.
- Эшли башладык .
- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы. Рәхмәт!
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
4.Г.Исхакый китапларыннан күргәзмә белән танышу.
Укытучы. Әйе, Г.Исхакый үзе кайта алмаса да, китаплары кайтты. Аларны иң
беренчел әрдән булып халыкка җиткерүче "Мирас" журналы булды. "Салават күпере", "Сабыйга" журналлары да бу изге эштә үзләренең өлешләрен керттеләр. 90 нчы еллар башында язучының беренче китабы "Зиндан" исеме белән чыкты һәм шуннан соң инде Исхакый әсәрләре басыла башлады.
5.Төркемнәр белән эш. Гаяз Исхакый иҗатына күз салыйк әле(.Укучыларның алларында Г.Исхакый әсәрләре җыентыклары. Аларның эчләренә биремнәр кыстырылган.)
-Балалар, хәзер алдыгызда яткан китаплар эченнән биремнәрне алыгыз да сезнең
төркемгә Г.Исхакыйның нинди әсәре туры килгәнне әйтегез.
(Укучылар карап әйтәләр)
- Без бу әсәрләр белән 5,6,8, 9, 10 сыйныфларда таныштык инде. Сезнең максат- бу
әсәрләрдә күтәрелгән төп проблемалар нинди? дигән сорауга җавап бирү. Уйларга 2 минут вакыт бирелә һәр төркемнән бер укучы җавап бирә.
Укытучы:- Исхакыйның әдәби мирасы бик бай: 7 романы, 16 драма әсәре, 17дән артык повесть һәм хикәяләре бар. Шулардан кайсыларын беләсез? Г.Исхакый әсәрләре буенча фикер алышу. ( һәр укучыга 2 мин. вакыт бирелә)
- Сез хәзер ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН (подумай-запиши-обсуди в команде) структурасы ярдәмендә эшлисез. Сезгә таблицалар бирелгән, һәр укучы игътибар белән уйлый (30 с.).
- Хәзер таблицаны тутырасыз (3м. вакыт бирелә).
- Вакыт бетте. Хәзер җавапларыгызны тикшерәсез.1нче укучы укый башлый. Бер үк җавапны кабатларга ярамый. Чиратлап укыйсыз (1м.)
Әсәрнең исемеЖанры Язылу урыныБасылу вакыты1 2 3 4
Алдым-бирдемдрама 1907, Казан 1908
Тартышудрама 1908, сөргендә 1917
Кыямәт комедия 1909, Петербург 1910
Кияү драма 1913, Петербург 1914
Мөгаллим драма 1906 1907
Дулкын эчендә драма 1920, Париж 1939, Берлин
Өч хатын белән тормышдрама 1900 1900, Казан
Җан Баевичкомедия 1923, Берлин 1939, Берлин
Олугъ Мөхәммәд тарихи драма 1944 – 1947,Истанбул 4.Кроссворд “Гаяз Исхакыйны беләсезме?
Сораулары:
1. Г.Исхакыйның пьесаларын сәхнәгә куйган труппа исеме.
2.Г.Исхакый яшәгән урам исеме.
3. Доносчының исеме.
4. Г.Исхакый күмелгән шәһәр.
5. Әнисенең исеме.
6. Хатынының исеме.
7. Кызының исеме.
8. Г.Исхакый туган авыл.
Б) Нәрсә аңлаганлыкларын ачыклау.
5. Тест эшләү.
VI.Нәтиҗә. Укытучы:Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалар
Укучы:Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар.   Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы.
       Гаяз  Исхакый үзенең иҗатында татар милләтенең язмышы өчен  борчылып  кына калмыйча,  ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтә. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала. Шушы фикерләрен халыкка тизрәк җиткерүнең иң кулай юлы итеп автор сәхнә әсәрләре иҗат итүне сайлый. Г. Исхакый үз татарлыгын саклап калу, милләтең белән горурлану, аны ярату проблемаларын күтәрә.
. Укучы: Хәзерге заман кешеләре өчен дә Гаяз Исхакыйның әсәрләре актуаль, бүгенге көндә дә язучыларның төп темалары булып катнаш никахлар, дорфалык, тәртипсезлек, милләтнең бетүе, искелек белән яңалык көрәше тора. Ә Гаяз Исхакый бу проблемаларны инде күптән күргән һәм моңа битараф кала алмаган. Ә инде аның сәхнәдә уйналган әсәрләрен карап,  кешеләр беркайчан да тирән уй-кичерешләрсез таралмыйлар. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльне караган һәр кеше күңелендә ирексездән  үз теленә, үз милләтенә, үз диненә соклану теләге  уяна .
Димәк без бүген кемнең биографиясе белән таныштык. Нәрсә аңладыгыз? Нәрсәләр аңлашылмады?
- Укучылар, милләтебезнең нинди дини бәйрәмнәрен беләсез? Иң зурларын әйтегез. ( Ураза гаете, Корбан гаете, Кадер кичәсе, Бәраәт кичәсе (бәхет, изгелекләр иңә торган көн), Гарәфә көне).
VII. Билгеләр кую
VIII. Өй эше бирү

Өй эше
1 төркем :“Корбан бәйрәм ”ен гаиләдә ничек үткәрдегез? шул турыда мәгълүмат язарга.
2 төркем: Г.Исхакый биографиясе буенча 5 сорау эзерләргә.