Башлангыч класс укучылары ?чен уен-дэрес Тема: Юлда й?р? кагыйд?сен белерг? тиеш ??ркем!


Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
«Староаймановская основная общеобразовательная школа»
Актанышского муниципального района Республики Татарстан структурное подразделение «Кулуновская начальная школа»
Тема: Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!
(Башлангыч класс укучылары өчен уен-дәрес)
Кашапова Гулия Галимулловна,
учитель начальных классов.
2013
Тема: Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!
Уен дәрес.
Максат: Юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту; уен аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү; машина йөртүче һөнәренә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: Яшел,кызыл төстәге күрсткечләр, уенчык машиналар, спорт инвентарьларе, темага карата балаларның рәсемнәре, ЮХИДИ хезмәткәре булып киенгән укучы, шарлар, юл билгеләре төшерелгән карточкалар, фишкалар, плакатлар.
Дәрес барышы:
Кереш.
Укучылар 2 командага бүленеп спортзалда скамейкаларга утыралар.
Укучылар, без бүген сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Сез ризамы? Алайса, кузгалдык!
Ә нәрсәгә утырып барабыз соң? Моның өчен табышмакның җавабын белергә кирәк.
Тәрәзәле һәр ягы
Җиргә тими аягы
Сыртында бар дугасы.
(Трамвай)
- Трамвайны кайдан алабыз соң? Без аны үзебез ясыйбыз. Трамвайның төп өлеше – звонок. Барсыда безнең килгәнне белсеннәр,юл бирсеннәр өчен кирәк ул. Ул менә болай чылтырый: зиң-зиң-зиң! (Укучылар укытучы артыннан кабатлыйлар.
- Тагын трамвайга тукталышларда чыгарга һәм керергә ишекләр кирәк. Ишекләр ачылганда без уңга бөгеләбез, тавыш белән булышабыз ш-ш-ш (кабатлап карыйбыз). Трамвайда билетларсыз йөрергә ярамый. Әйдәгез, билетларны компостерда тишәбез (кул чабу).
- Укучылар без тәгәрмәчләр турында бөтенләй оыттык. Хәтта әкияттәге трамвайлар да тәгәрмәчсез йөрми. Тәгәрмәчләр менә болай тавыш чыгара (аяк тыпырдату).
II.Төп өлеш.
- Укучылар, без транспортта үз-үзенне тоту кагыйдәсен искә төшермичә юлга кузгала алмыйбыз.
- Танспортта утырып барганда без үзебезне ничек тотарга тиеш? Шушы кагыйдәләрне искә төшерү өчен “Кызыл, Яшел” уенын уйнап алабыз.
“Кызыл, Яшел” уены.
Команда уенчыларының һәрберсенә кызыл һәм яшел төстәге күрсәткечләр бирелә. Укытучы кагыйдәләрне укый (командалар чиратлашып җавап бирәләр).
Команда уенчылары ярый дигән җавапларга яшел күрсәткечне, ярамый дигән җавапка кызыл күрсәткечне күтәрергә тиешләр. (Дөрес җавапларга фишкалар бирелә).
*Транспортта барганда транспорттан сикереп төшеп калырга ... ( Кызыл)
*Транспортның тәрәзәсеннән башны тыгып барырга ... ( Кызыл)
*Транспортның утыргычының тоткаларына тотынып барырга ... (Яшел)
*Транспортта этешергә, төртешергә ... (Кызыл)
*Алгы утыргычларны өлкәннәргә, авыруларга, балалы пассажирларга калдырырга ... (Яшел)
*Транспортта тәмәке тартырга ... (Кызыл)
*Кычкырып сөйләшергә, шаулашып барырга ... (Кызыл)
*Алдагы ишекләрдән өлкәннәр, инвалидлар, балалы пассажирлар керергә: арткы ишектән калганнар керергә ... (Яшел)
*Салонны чүпләргә ... (Кызыл)
*Билетлар алырга ... (Яшел)
- Молодцы! Юлга! Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Кузгалдык! Ишекләр ачыла!
“Паровоз тукталышы.”
Ике команда да тезелеп басалар.Беренче уенчылар катлаулы булмаган каршылыклар аша йөгереп командага әйләнеп кайталар, аңа икенче уенчы “тагыла”, алар әйләнеп килгәч 3, 4 һ.б. кушылып урап киләләр. Җиңүче итеп, тулы составта, бер-берсенә тотынган килеш финишка беренче килгән команда җиңүче дип табыла.
Трамвайга керәбез, утырабыз. Ишекләр ябыла. Билетлар алабыз. Зиң-зиң-зиң! Кузгалдык! Туктагыз ни булды? Алда күпер ватылган, без бара алмыйбыз. Безгә аны төзәтергә кирәк. 1 команда чүкеч белән эшләүчеләр булалар (тук-тук-тук, бер! Балалар кагу хәрәкәте ясыйлар, хор белән әйтәләр). 2 команда балтачылар була.Тюк-тюк-тюк, ике! Чабу хәрәкәте ясыйлар, хор белән әйтәләр). 2 команда бергә: Выж-выж-выж! өч! (кисү хәрәкәте ясыйлар, хор белән әйтәләр).
Бергә: Үт! Юл төзек ич!
Нишләптер акрын эшлибез!Темпны арттырып, хәрәкәтләрне ясап, сүзләрне әйтәләр.
Тук-тук-тук-бер!
Тюк-тюк-тюк-ике!
Выж-выж-выж-өч!
Үт! Юл төзек ич!
Юлны дәвам итәр өчен “Ярый-ярамый!”уенын уйнап алырбыз. (Командаларга сораулар чиратлаштырып бирелә, җаваплар “ярый”, “ярамый” дип хор белән әйтелә.
*Күпердә уйнарга ... (ярамый)
*Светофорның яшел уты янганда юл аркылы чыгарга ... (ярый)
*Юлны җир асты юлы аша чыгарга ...
*Велосипедта рульне җибәреп йөрергә ...
*Өлкәннәргә юл аркылы чыгарга булышырга ...
*Юлдан барган машина артына ябышып барырга ...
*Светофорның сары уты янганда юл аркылы чыгарга ...
*Машиналар юлында уйнарга ...
*Машиналар юлын зебра аша чыгарга ...
*14 яшьтән велосипедта йөрергә ...
- Молодцы! (Дөрес җавапларга фишкалар бирелә). Юлны дәвам итсәк тә ярый Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).
“Машина йөртүче”тукталышы.
Уен “Иң яхшы шофер”.
Команда уенчыларына бауга тагылган машиналарны каршылыклар аша тизрәк, төгәлрәк, юл фаҗигасе ясамыйча йөртеп кире әйләнеп кайтырга кирәк. (Җиңүчеләргә фишкалар бирелә).
Молодцы! Трамвайга утырабыз. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).
“Автомобиль тукталышы”
- Сез нинди автомобиль маркалары беләсез? (Күбрәк әйткән команда җиңүче була).
- Молодцы! Трамвайга утырабыз. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).
“Хат тукталышы”
Уен: “Серле хат”
Менә Сезгә плакат-хат. Моны сезгә ЮХИДИ хезмәткәре калдырып киткән иде. Әйдәгез әле, шуны бергәләшеп карап үтик. Монда нәрсә язылган икән?
I командага “с” хәрефеннән башлап укырга.
КУСВЕОЛТОКНФОРАНЫ РОХӨРСВМӘТ ВЫИТ!
(Светофорны хөрмәт ит!)
II командага “ю” хәрефеннән башлап укырга.ПРЮЛ РАКАСҖГЫЙТУДӘИТСЕН ВЫБЕЛ!
(Юл кагыйдәсен бел!)
Молодцы! Трамвайга утырабыз. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).
Юл билгеләре тулталышы!
Капитаннар арасында уен: “Мозайка”
Минем кулда юл билгеләре төшерелгән мозайка.Мин команда биргәч капитаннар мозайканы җыялар. (Җиңүчегә фишка бирелә).
Хәзер юл билгесе җыелды. Биремне тыңлагыз, сезнең тагын 2 фишка алу мөмкинлегегез бар. Берсе - юл билгесенең исемен дәрес әйтсәгез бирелә, икенчесе юл билгесенең төркемен дөрес әйтсәгез бирелә.
1. 2.
Дөрес җаваплар:1. Күрсәтүче билге. Җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны.
2. Кисәтүче билге. Җияүленең юлны аркылы чыгу урыны.
- Капитаннар булдырдыгыз! Ә хәзер командалар өчен уен.
Уен: “Парын тап!”
- Минем кулдагы карточкаларга һәр командага 8 әр юл билгесе ясалган. 10 ар карточкага юл билгеләренең исемнәре язылган. Һәр юл билгесенә аның парын, юл билгесенең дөрес исеме язылган карточканы табыгыз. (Карточкалар бирелә. Дөрес җавапларга карточкалар бирелә).
- Бик яхшы! Юл билгеләре турындагы белемнәрне кабатладык, юлыбызны дәвам итсәк тә ярый. Юлга! Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык!Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).
“Юл чаты тукталышы”
Уен: “Юл чаты хуҗасы”
Һәр командадан 5әр кеше чыгып түгәрәккә баса. Кулларында кабартылган 3 төстәге шар. (кызыл, сары, яшел).
(ЮХИДИ хезмәткәрен өлкән класс укучысы уйный).
ЮХИДИ хезмәткәре:
Мин ЮХИДИ хезмәткәре
Юлларда сакта торам
Юлларда Сез йөрегез
Һәрвакыт исән-имин!
Кадерле укучылар! Минем кулымдагы таякның исеме ... (укучыларның җавабын көтә). Жезл! Дөрес! Мин хәрәкәтләр белән сөйләшәм. Җәяүлеләр өчен минем сигналларым бик аз. Минем хәрәкәтләрне сез шарлар белән күрсәтегез.
ЮХИДИ хезмәткәре укучыларга йөзе белән, кулларын аска төшереп карап баса.
Укучылар, ЮХИДИ хезмәткәренең торышы светофорның нинди төсенә туры килә, юлны аркылы чыгарга ярыймы? Шул төстәге шарларны күрсәтегез! (Укучылар кызыл шарны күтәрергә тиеш, кем ялгыша, шул уеннан чыга).
ЮХИДИ хезмәткәре уенчыларга йөзе белән карап, жезл тоткан кулын өскә күтәреп баса.
Укучылар, светофорның нинди төсенә туры килә бу хәрәкәт.Юлны аркылы чыгарга ярыймы? (Уенчылар сары төстәге шарларны күтәрергә тиеш. Юлны аркылы чыгарга ярамый “Кем ялгыша шул уеннан чыгарыла).
ЮХИДИ хезмәткәре уенчыларга яны белән борылып баса һәм жезл тоткан кулын аска төшерә (яки кулларын як-якка суза).
Укучылар, ЮХИДИ хезмәткәренең торышы светофорның нинди төсенә туры килә, юлны аркылы чыгарга ярыймы? Шул төстәге шарларны күрсәтегез! (Укучылар яшел шарны күтәрергә тиеш, кем ялгыша шул уеннан чыгарыла). Кайсы команданың уенчылары күбрәк кала, шул командага фишка бирелә.
III. Йомгаклау өлеше.
Командалар арасында җиңүче билгеләнә.
Менә шуның белән уен-сәяхәтебез тәмам.
Гел-гел уңсын юлыгыз,
Бәла-каза булмасын!
Өйрәнегез ныгытып,
Юл йөрү кагыйдәсен!
Кулланылган әдәбият:
Н.А. Извекова “Правила дорожного движения”.