Татар теленн?н д?рес конспекты[йы],[йэ] кушылмалары. Е,е х?рефл?ре.. 2 нче класс татар т?ркеме.


Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе”нең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мохтар кызы Нургалиева
2 нче сыйныф татар төркеме.
ТЕМА: [йы],[йэ] кушылмалары. Е,е хәрефләре.
Максат: Укучыларның аваз һәм хәреф темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, аваз кушылмаларын аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча: Е хәрефе,[йы], [йэ] аваз кушылмаларын аеру; Е,е хәрефләренең язылышын ныгыту.
Танып-белү УУГ:Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү
Коммуникатив УУГ: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Регулятив УУГ: дәреснең темасын,максатын формалаштыру.
Шәхси УУГ: уку материалына карата кызыксыну уяту
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Харисов Ф.Ф. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф, 2012.
ДӘРЕС ТИБЫ :Яңа материалны өйрәнү дәресе.
МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР:Практикум дәрес,биремнәр үтәү.
КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :
- МЭНЭДЖ МЭН,
- КОНЕРС
- ТИК - ТЭК – ТОУ,
- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру.Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле иртә укучылар!Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы иртә кебек.Анам телен - Тукай телен өйрәнергә дип килдек.
2.Оештыру өлеше:
1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.
2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.
3) Дәрес максатын хәбәр итү.
- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып авазлар һәм хәрефләр турында алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.
3. Актуальләштерү:Сорауларга җавап:
-Нәрсә ул аваз?(авазны без ишетәбез һәм әйтәбез)
-Нәрсә ул хәреф?(хәрефне без күрәбез һәм язабыз)
-Сез нинди авазлар беләсез?(сузыклар һәм тартыклар)
-Татар телендә ничә сузык аваз бар?(9)
-Сузыклар ничә төркемгә бүленә?(калын һәм нечкә)
-Тартыклар ничә төркемгә бүленә?(яңгырау һәм саңгырау).
Бик яхшы укучылар.Хәзер белемнәрегезне тикшереп үтик. Конерс структурасын кулланабыз. Сезнең парталарда карточкалар ята.Анда төрле авазлар күрсәтелгән.Сез 1 карточканы алып, тиешле урынга басырга тиеш(калын сузык,нечкә сузык, яңгырау тартык,саңгырау тартык).
[а] [о] [ә]
[ө] [у] [и]
[ү] [ы] [э]
[йа] [ш] [б]
[ң] [х] [т]
[с] [җ] [в]
[йә] [йу] [йү]
[йы] [йэ] [д]
Укучыларның җаваплары тыңланыла, хаталарны укучылар үзләре төзәтәләр.
Уку мәсьәләсен кую.
Укучылар без алдагы дәрестә я,ю хәрефләре турында өйрәндек .Я,Ю хәрефләре нинди авазларны белдерә?(я-йа,йә,ю-йу,йү ).
Е хәрефе –дәреснең темасы .
Китап –белем чишмәсе дигән мәкальдә е хәрефе нинди авазны белдерә?Е хәрефе нинди хәрефтән соң язылган?
“Бар, юк” уенын уйнау.
Мин сүзләр әйтәм, сез тыңлагыз да [э] авазы кергән сүзгә кул чабасыз:(керпе, көз, эз, дәфтәр, агач, эремчек, чиләк, себерке, күгәрчен, энҗе)
Кроссвордны чишү.

-Шулай итеп без бүген Е хәрефе турында өйрәнәбез.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Презентация ярдәмендә уку мәсьәләсен чишү.Елан рәсеме . Елан сүзен иҗекләргә бүлү,е хәрефенең сүздәге урынын , сүзнең калын я нечкә әйтелешле булуын , нинди аваз кушылмасын белдерүен билгеләү.Шундый ук эштиен сүзе белән эшләнә.

Нәтиҗә ясау.(Калын сүзләрдә е-[йы],нечкә сүзләрдә е-[йэ],тартыктан соң килсә[э])

Дәреслек белән эш.
129 нчы күнегү(укырга,калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп языгыз)
130 нчы күнегү(һәр юлда артык сүзне табыгыз)
III. Физкультминутка.”Үрдәкләр”җырына төрле хәрәкәтләр ясау.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-ХАЙ ФАЙВ.
1. -Бирелгән сүзләрне 3 төркемгә бүлеп языгыз.( татар теле дәресләре өчен эшләнгән ЦОР кулланып).Парларда тикшерү.
2. - Алдагы эшне без ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.
- Моның өчен сезнең өсләлләрегездә карточкалар куелган .
- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.
Кыш бабай кыш
килде
аюЯңа ел тиендекабрь бәйрәм бүләк
Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенга.
Башка сүзләр өстәргә ярый.
Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).
Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырырга тырышасыз яки язасыз. –
Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.
Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.Вакыт китте (Таймер куела)
Бу сүзләрне ,җөмләләрне нинди темага берләштереп була?(Яңа ел бәйрәме)
V. Рефлексия: Дәреснең темасы нинди?
Нәрсә истә калды?
Нәрсә ошады?
Парлар бер-берсенә сөйлиләр. 1 минуттан укытучы һәр пардан бер укучыга сөйләргә тәкъдим итә.
1) Өй эше бирү: 131 нче күнегү,рәсем буенча җөмләләр төзеп языгыз
2) Билгеләр кую.
Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.