С?л?тле балалар бел?н эшл??.


Мубаракшина Э.Я.
учитель первой квалификационной категории
МБОУ "Малокирменская ООШ"
Мамадышского муниципального района РТ
Сәләтле балалар белән эшләү.
Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.
        Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.
      Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.
      Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый . Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, кызыксынуларыннан чыгып, үзенә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.
     Укучыларның иҗади казанышлары – бу мәктәпнең җимеше. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә.
     Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.
     Укучыларның белемгә омтылышын көчәйтү, зыялы шәхесләр тәрбияләү, һәм иң мөһиме, араларыннан аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу максатыннан һәр елны район һәм республикабызда фән олимпиадалары уздырыла.
     Ә уңышка ничек ирешеп була соң?
     Һәр фәнгә карата нык кызыксыну, күп белергә теләү хисләре белән янган укучылар бар. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну максатыннан, мин укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барам.
     Мәсәлән, шуларның берсе –олимпиадага әзерләү.
     Иң беренче булып, мин сәләтле балалар белән эш планы төзедем.
Сәләтле балалар белән эшләү планы.
№ Эш төрләре Үткәрү вакыты Җаваплы
Балаларның сәләтен,акыл эшчәнлеген үстерүнең нәтиҗәле системасын булдыру өстендә эшләү. ел дәв. укытучы
1 Табигый сәләтле балаларны ачыклау һәм барлау. сентябрь. укытучы
2 Сәләтле балалар банкын тулыландыру. ел дәвамында 3 Балалардагы сәләтне алга таба үстерү өчен тиешле шартлар һәм мохит тудыру:
фәннәр буенча һәм иҗади түгәрәкләр ачу. сентябрь
октябрь. түг.җитәкчеләре
Сәләтләре иң югары үсештә булган укучылар белән аерым эшләү:
дәресләрдә программа материалын тирәнтен, җентекләп укыту;
мөстәкыйль фикер йөртүгә ярдәм итә торган эш формалары, методлары, стандарт булмаган алымнар куллану;
башкаларга караганда катлаулырак биремнәр һәм күнегүләр тәкъдим итү;
өстәмә әдәбият белән эшләү;
тикшерү методы белән лаборатор һәм практик эшләр үткәрергә тәкъдим итү;
дәрестән тыш өстәмә шөгылләнү ел.дәвамында укытучы
Мәктәп китапханәсен сүзлекләр, белешмә, фәнни китаплар, авторлык дәреслекләр, фәнни- популяр журналлар һәм газеталар белән тулыландырып тору. ел. дәвамында администркитапханәче
Мәктәптә төрле фәннәрдән олимпиадалар уздыру. декабрь директор урынбасары,укытучы
Зона һәм район олимпиадаларында катнашу. ноябрь-декабрь укытучы
“ Русский медвежонок», «Кенгуру», «Золотое руно», « Зирәк тиен» һәм башка халыкара конкурсларда катнашуЕл. дәвамында укытучы
Район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән иҗади конкурсларда актив катнашу. ел дәвамында Интернет, газета-журналларда игълан ителгән төрле конкурс һәм олимпиадаларда катнашу. ел дәвамында укытучы
       Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк. Югарыда әйтеп узган эш алымнарым, билгеле бер дәрәҗәдә, миңа ярдәм иттеләр: укучыларым район күләмендәге олимпиадаларда уңышлар казандылар.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак.