С?л?тле балалар бел?н эш программасы


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Балтач муниципаль районы
Муниципаль Бюджет урта гомуми белем бирү учреждениесе
“Салавыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Сәләтле балалар белән эш программасы
Тѳзеде: I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Гѳлүсә Солтан кызы
2012 нче ел
Аңлатма язуы
Табигать биргән мөмкинлекләрне ачу һәм үз-үзеңне тәрбияләргә өйрәтү - сәләтле бала белән индивидуаль эшнең төп шарты. Укытуны индивидуальләштерү принцибы бу программаның концептуаль нигезе булып тора. Сәләтлелек концепциясенең бүгенге көндә иң популяр булган теориясен Американың күренекле белгече Джозеф Рензулли тәкъдим итә. Аның фикеренчә, сәләтле кеше 3 төрле сыйфатлар бердәмлеген үз эченә ала:
1. Гомуми һәм махсус күнекмәләр – уртачадан югары.
2. Эшкә сәләтлек-югары;
Эшкә сәләт
Иҗади сәләт (креативлык)
Сәләт
Гомуми, махсус сәләт
3. Иҗади сәләт (креативлык) – югары.
Д.Рензулли бөтен өч параметр буенча да югары күрсәткечкә ия булган шәхесне генә сәләтле бала дип санамый, бер генә ягы югары булса да – сәләтлелек билгесе. Шулай итеп, сәләтле балалар контингенты киңәя дигән сүз. Димәк , интелектуаль тестлар, креатив тестлар (1 таблица) һәм нәтиҗәләр буенча гына йомгак ясау хата булыр кебек. Уку программалары төзегәндә Д.Рензуллиның сәләтлелек трактовкасын кулланырга, укучыларның потенциаль мөмкинлекләреннән чыгып, үзләре теләгән юнәлештә үсешкә ирешерлек итеп эшчәнлекне оештырырга кирәк.
Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:
сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;
һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.
Сәләтле дип, гадәттә, түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны атарга мөмкин:
интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;
иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;
эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар,
мәктәптә яхшы укучы балалар (академик сәләтлелек).
Сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла:
I. Эстетик юнәлеш
.
II. Филологик юнәлеш
III. Математикик юнәлеш
IV. Табигать фәннәре.
V. Спорт юнәлеше
Укучының төп шәхси сыйфатлары.
Укучының төп шәхси сыйфатлары психологик диагностика нигезендә ачыклана һәм махсус таблицага урнаштырыла. Бу күзәтүләр класс коллективы турында күзаллау булдырырга ярдәм итә. Психолог белән берлектә мондый күзәтүләрне I чиректә үк башкарырга тәкъдим ителә.
Таблица SEQ Таблица \* ARABIC 1
Ф.И.О Белем алуга табигый сәләте
Игътибарлылык Күзаллау сәләте Хәтердә калдыру сәләте. Логик фикерләү сәләте
Сүзләрне Саннарны Асхадуллин А.А. Валиева З.А. Зиннатуллина А.Р. Ибрагимова Д.А. Идиатуллин Р.Р. Назипова А.Р. Назипов Н.Н. Сайфелганиева З.Р. Саттаров Р.Р. Фарзиев Р.Р. Ханнанов И.Р. Хасанова И.И. Хурматуллин А. Ф.
ПЛАН.
№ Эш төре. Эчтәлеге. Үткәрү
вакыты.
I Эстетик 1 Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз: - мәктәп “ Мизгел” курчак театры түгәрәгендә шөгыльләр, Атнага 1тапкыр
- сәнгатьле сөйләү конкурслары План буенча
- сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда (бәйрәмнәрдә, балалар иртәсендә, үзэшчән сәнгатьтә һ.б.) ел дәвамында
- район күләмендәге конкурсларга әзерләнү, катнашу. ел дәвамында
2 Сәхнәләштерү: - театр сәнгате нигезләре, ел дәвамында
- мәктәп курчак театры түгәрәге “Мизгел”, ел дәвамында
- сәхнәләштерелгән әкиятләрне балалар бакчасында, мәктәптә, ата-аналар җыелышларында күрсәтү. План буенча
3 Җырлау: - вокал буенча башлангыч белемнәр; ел дәвамында
- музыка һәм җыр конкурслары; ел дәвамында
- сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләкләү. Ел дәвамында
4 Декоратив - кулланма сәнгать: - рәсемнәр ясау, рәсем конкурсларында катнашу, матбугат чараларында яктырту. ел дәвамында
-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр оештыру. ел дәвамында
5 Бию, хореографиядән башлангыч күнекмәләр: -театр түгәрәгендә бию күнекмәләре формалаштыру, Атнага 1 тапк.
- мәктәптә һәм районда үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашу. ел дәвамында
II Филология 1 Төрле темаларга хикәяләр, иншалар язу: - укучыларның эшләрен матбугат чараларына җибәрү, ел дәвамында
- класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү; ел дәвамында
3 Индивидуаль биремле карточкаларда эш; ел дәвамында
Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү; ел дәвамында
4 Рус (татар) телен тирәнтен өйрәнү: - тестлар үткәрү; ел дәвамында
- олимпиадалар уздыру; Атналыкларда
- район олимпиадасында катнашу ; 1 тапкыр
- “Русский медвежонок” халыкара уенында катнашу (2-4); Ноябрь
- “Иң яхшы дәфтәрләр” конкурсы. Чирек саен.
5 -“Зирәк тиен” татар теленнән региональ конкурста катнашу III Математика - “Сабантуй” газетасында үткәрелүче ЗТК конкурсында һәм Мөстәкыймовлар олимпиадасында катнашу План буенча
- тестлар уздыру (сайлап алу конкурсы); ел дәвамында
- олимпиадалар (өч дәрәҗәдә); Ярты ел саен
- район олимпиадасы ; 1 тапкыр
- математикадан иң пөхтә дәфтәрләрне билгеләү; Чирек саен
- иҗади эшләр күргәзмәсе (мәсьәлә, ребус, кроссворд, график, диаграмма, алгоритм һ.б.); Даими
- стандарт булмаган биремнәрне эшләү; Даими
- “Көңгерә” халыкара уенында катнашу; 1 тапкыр
- фән атналыгы үткәрү. - сыйныфтан тыш һәм мәктәптә ярышларда катнашу, бүләкләү; Даими
Табигать ІV - тестлар уздыру; Даими
- стандарт булмаган логик биремнәрдән төзелгән язма эшләр; Атнага1
- рефератлар конкурсы (4 кл); Чирек саен
- табигать белеменнән иҗади эшләр күргәзмәсе (экологик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар); Даими
- укучыларның табигать фәнендәге уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү; Даими
V Спорт - “Күңелле стартлар”; Чирек саен.
- спорт секцияләре; Даими
- сәламәтлек көннәре; Чәршәмбе.
- “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” әти - әниләр белән кичә; Елга 1 тапкыр
- укучыларның спорттагы уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү. Даими