М?кальл?р М?каль ??м эт?ргеч с?зл?р


Хезмәт, хөрмәт, кешелеклелек темасына карата мәкальләр.
КЕШЕ БУЛУ КЫЕН ТҮГЕЛ, КЕШЕЛЕКЛЕ БУЛУ КЫЕН.
ЯЗГЫ ХЕЗМӘТ – КӨЗГЕ ХӨРМӘТ.
ОЛЫЛАСАҢ ОЛЫНЫ – ОЛЫЛАРЛАР ҮЗЕҢНЕ.
ТЕЛСЕЗ КЕШЕ –ЯРТЫ КЕШЕ.
ТЕЛ - БЕЛЕМНЕҢ АЧКЫЧЫ, АКЫЛНЫҢ БАСКЫЧЫ.
ИҢ ТАТЛЫ ТЕЛ - ТУГАН ТЕЛ, АНАМ СӨЙЛӘП ТОРГАН ТЕЛ.
ИПТӘШЕҢ ҮЗЕҢНӘН ЯХШЫ БУЛСЫН.
ИГӘ БЕЛГӘН – ИКМӘК АШАР.
ТЫРЫШКАН ТАБАР – ТАШКА КАДАК КАГАР.
ЙӨЗ СУМ АКЧАҢ БУЛГАНЧЫ, ЙӨЗ ДУСТЫҢ БУЛСЫН.
Хикәя язу өчен терәк җөмләләр.
КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК.
Хайваннарга, кошларга карата игътибарлы булыгыз!
Аларга булышырга, оялар ясарга кирәк. Олыларга ярдәм итегез!
Кеше булу кыен түгел – кешелекле булу кыен. (М.)
ХЕЗМӘТ
Игенчеме, бакчачымы, тракторчымы тырышып эшләсә мул уңыш алыр. Хезмәт күрсәткән кешене ил онытмас, диләр. Тырышкан табар – ташка кадак кагар.(М.)
ХӨРМӘТ
Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәсәк, тормышыбыз матур булыр.
Олыларны ярдәмегездән калдырмагыз!
Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне.(М).