Муса ??лил халык к??еленд?


Муса Җәлил халык күңелендә Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, Венгриянең данлыклы халык шагыйре Юлиус Фучик һәм, ниһаять Җәлил.
Муса Җәлил! Бу ике сүздә поэзия һәм ирләрчә батырлык чагыла.
Нәрсә соң ул батырлык? Батырлык – ул зур ихтыяр көче, кыюлык, түземлелек күрсәтеп, туган ил өчен, халык өчен, идеаллар өчен ясаган адым. Батырлык эшләгән кеше үзенең гомерен дә бирергә мөмкин. Ә батырларны халык онытамы? Юк, онытмый. Батырлык күрсәткән каһарман халык күңелендә мәңгегә кереп кала.
Палач балтасы астында шундый зирәк, ялкынлы, туган илне чиксез ярату һәм кеше каны эчүчеләргә - фашистларга үтергеч нәфрәт хисе белән сугарылган шундый шигырь юллары язу өчен тимердәй нык ихтыярлы, аек акыллы, олы җанлы, кайнар йөрәкле кеше булырга кирәк. Ул җиңүгә тирән ышанды, һәм без җиңүгә ирештек. Туган ил өчен иң кадерле нәрсәләрен - гомерләрен биргән каһарманнар арасында Муса Җәлил исеме һәрвакыт мәңге сүнмәс йолдыз булып янып торыр.
Муса Җәлилнең саф, намуслы исемен кире кайтару өчен Муса Җәлил эзеннән Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Шәйхи Маннур, Исхак Зәбиров, Юрий Корольков барды. Аның бөтен язмышын, үткәнен һәм кылган гамәлләрен тиешле оешмалар энәсеннән - җебенә кадәр җентекләп тикшереп чыктылар. Бик күп архив материаллары актарылды, аның танышлары, дуслары, көрәштәшләре белән очрашып сөйләшенде, һәм ниһаять Муса Җәлилнең данлы исеме кире кайтарылды. Әсәрләре китап киштәләрендә, Муса образы рәсемнәрдә, сәхнәләрдә, исеме урам һәм шәһәрләрдә.
Татар халкының какшамас рухы символына әверелгән каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 2016 нчы елның февралендә 110 ел тула. 110 еллыгы алдыннан без аның каһарманлыгын кат-кат искә төшерәбез, аның шигырьләрен, хатларын, истәлекләрен укыйбыз, хәтердә яңартабыз.
Бу фәнни эшемне язарга уйлагач, укытучым белән бергә эзләнгәннән соң, хәзерге чорда вакытлы матбугатта басылып чыккан материалларга нигезләнеп Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын, гомумән, язмышын өйрәнергә булдык. Муса абый турында материаллар шулкадәр күп, хәтта аларның барысын да кулланып бетереп булмый икән. Һәм мин үзем өчен кызык, кирәкле дип тапкан материалларны кулландым.
Оренбург шәһәреннән 120 километр төньякта киң Оренбург далаларының Нит һәм Саелмыш исемле ике елгасы кушылган гаять матур табигатьле бер җирендә, әби патша заманында салынган борынгы зур тракт буенда Мостафа авылы урнашкан.
Мостафа – бик борынгы авылларның берсе. Легендаларга караганда аны моннан 400 еллар элек Казан ягыннан күчеп килгән берничә гаилә нигезләгән. Әле ул вакытларда Мостафадан 50-60 километр әйләнә-тирәдә бөтенләй авыллар булмаган. Соңрак рус авыллары барлыкка килгән, патша заманында һәртөрле кысынкылыклардан, Колчак бандалары талавыннан котылган авыл халкы Совет елларында бик күтәрелә. Авылда хезмәт мәктәпләре эшли башлый. Театр уеннары, концертлар, күңелле әдәби кичәләр уза башлый.
Муса Җәлил… Әйе, иксез – чиксез Оренбург далалары арасында урнашкан һәм башка бик күп авыллардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гади генә бу авылда моннан 110 ел элек татар халкының хәзер бөтен дөньяга билгеле булган патриот – шагыйре Муса Җәлил дөньяга килгән.
Муса кече яшьтән үк җыр – шигырь чыгарырга искиткеч сәләтле була. Авылда андый – мондый хәл булса, хәзер шуның турында җыр чыгарып өлгерә. Бервакыт Мусалар үзләре оештырган кечкенә сәхнәдә театр уйныйлар (Ул вакытта клублар булмый әле, клуб урынына бер ярлы тол хатынның өен файдаланалар).Уен барышында Муса кинәт һушын югалтып идәнгә егыла. Халык, моны пьеса буенча шулай кирәк дип уйлап, дәррәү кубып кул чабарга тотына. Ләкин Муса егылган җиреннән тормый. Аны күтәреп алып чыгып китәләр.Тик соңыннан гына Мусаның бик каты авырып киткәнлеге, шул авыру көенчә дә, спектакльне өзмәс өчен тырышып уйнавы һәм чын–чыннан аңын югалтып егылуы халыкка билгеле була. Ләкин Муса икенче елны исә авыл мәктәбендә укый алмый инде. Тормышлары авыр булганга күрә, аларның гаиләсе Оренбург шәһәренә күчеп китә. Оренбургка килгәч, Мостафа абзый Хөсәения мәдрәсәсенә дворник булып урнаша. Мусалар гаиләсе мәдрәсә ишек алдындагы подвалда яши башлый. Муса «Хөсәения» мәдрәсәсенең хәзерлек сыйныфына укырга керә.Ул монда тырышып укый, яшьтәшләреннән алга китеп, күп белүче шәкерт булып үсеп бара. Рәсем дәресен аеруча ярата торган була, майлы буяу белән пейзажлар ясый.
9 – 10 яшьләргә җиткәндә инде Мусаның ул вакыттагы татар әдәбиятыннан укымаган китабы калды микән? Калмагандыр. Чөнки «Белек» китапханәсендә аңа бирергә китап таба алмый аптырый торган булалар. Барысын да ул белә, укыган булып чыга. «Белек» китапханәсенең иң актив укучыларыннан берсе буларак, көннәр буе залдан чыкмыйча китаплар укый. Һәм китап аның күңелен ача.
Муса буйга зур түгел, коңгырт күзле, кискен хәрәкәт итүчән бик җитез малай була. Аның үзен тотышындагы күзгә бәрелә торган сыйфаты – шат күңеллелек. Ул ягымлы итеп сөйләшә, бер вакытта да урынсызга кызып китми. Сүз башлаганда аның бераз елмаеп, көлемсерәп алу гадәте бар. Бу сыйфаты аның гомере буе саклана. Муса туры сүзле, шаян малай. Һәр эштә беренче булырга ярата. Һәр нәрсәне белергә, өйрәнергә тырыша...
«Үземнең шигырь көченә ышану мине Казанга канатландырды