Урок-проект по татарской литературе на тему Кеше кайчан матур була



« КЕШЕ КАЙЧАН

МАТУР БУЛА?”

Дәрес-проект

(Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)
Работу выполнила учитель татарского языка и литературы
МБОУ “Гимназия №152” г.Казань
Максат 1.Укучылар белән “матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау;
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.
3. Укучыларда матурлык, киң күңеллелек, яхшылык сыйфатлары тәрбияләү.
Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.
Җиһазлау: презентация “Нәрсә ул матурлык?”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, фотолар, слайдлар, китаплар.
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше
Исәнләшү. Дәреснең максатын билгеләү.
2. Төп өлеш
Укучылар, бүген безнең бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Без аны “Кеше кайчан матур була? ” дигән исем астында алдык. Дәресебез традицион дәресләрдән бераз үзгә булачак. Чөнки бу дәрескә әзерләнү өчен тема берничә көн алдан бирелгән иде. Дәресебез эзләнү дәресе дә, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе дә. Ренат Харисның шигыренә нигезләнеп, һәрберегез матурлык төшенчәсен берәр мисал белән әзерләнеп килергә тиеш идегез. Кеше кайчан матур була? Сез матурлыкны ничек аңлыйсыз ?
Әңгәмә үткәрү
Матурлык сүзенең кагыйдәсе, фәнни аңлатмасы бар микән? Әйдәгез, сүзлекләрне ачыйк һәм матурлык сүзен эзлик.
Матурлык 1) Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә;
2) Матур , ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек;
3) Кешенең характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат, кешенең эчке матурлыгы.

Матур сүзен без соклануыбызны, горурлыгыбызны белдергәндә кулланабыз.
Матурлыкка бай бит безнең заман,
Адым саен бездә матурлык.
Барлык матурлыкның, батырлыкның
Иҗат итүчесе бит халык , - дигән бик матур шигырь юллары да бар бит. Димәк чыгышларыбызны башлыйбыз. Экранда шигырь юллары. Чыгышыбызны шундагы юлларга бәйләргә дә, үз мисалларыгызны китерергә дә мөмкин.

Кеше кайчан матур була? 1. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — башкаларны чакырганда үзе яккан учакка;
ятлар белән танышканда күзләре җылынганда; шул җылылыкның рәхәтен җаның белән тойганда.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — ерак дусын очраткачтын, елаганда кочаклап;
җырлаган чакта җырының моңында эрегәндә; бәхеткә таба чапканда, күршеңә юл биргәндә.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — шигырь тыңлаган чагында уйга чума белгәндә;
мәхәббәтен сүзсез генә аңлаткан мизгелендә; бәхет белән сөйләшкәндә бәхетнең үз телендә.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — иң авыр минутында да тормышка гашыйк хәлдә;
сөйгән ярын югалтса да, сөюен саклаганда; иң «гөнаһлы» гыйшыкның да сафлыгын аклаганда. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт — иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын җилкәсенә алганда; олы данга ирешеп тә, кече булып калганда.
1 укучы чыгышы
Мин үземнең чыгышыма эпиграф итеп Ренат Харисның түбәндәге юлларын алдым.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт — иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын җилкәсенә алганда; олы данга ирешеп тә, кече булып калганда.
Мин эш – гамәлләре белән һәрберебезгә үрнәк якташыбыз, дәүләт советы депутаты Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин турында сөйләр идем.
Минем уйлавымча, ул чын мәгънәсендә матурлык үрнәге. Нинди генә урыннарда эшләсә дә, ул һәрчак югарыга , уңышка омтыла. Балтач районында җитәкче, Мамадыш районында беренче секретарь, Норлат хакимияте башлыгы, Татарстан авыл-хуҗалыгы министры булып та эшләргә туры килә аңа. Кайда гына эшләсә дә , туры сүзле, таләпчән, белемле, гадел кеше булып кала. Без аның игелекләрен гел тоеп яшибез. Авыл уртасындагы күпер, мәктәп төзелешенә зур өлеш кертте. Авыл башындагы зиратны койма белән әйләндертеп алды. Газ кертүгә башлап йөрде. Һәм авылыбызга иман нуры иңдереп торган мәчетебезне дә ул төзетте. Авылым халкы мондый гаярь ир- егете белән, үз улы белән горурлана. Мин дә матурлык үрнәге дип куяр идем.
Гүзәл матурлык үрнәген бик уңышлы тапкан. Әйдәгез, без һәр кешенең чыгышыннан соң, дәфтәрләрдә һәм тактада терәк-схема төзи барыйк. Нәрсәдә күрәбез без матурлыкны.
Бу очракта игелеклелек, эшчәнлек, файдалы булу

2 укучы чыгышы
Ә мин чыгышыма эпиграф итеп әлеге юлларга тукталдым.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — иң авыр минутында да тормышка гашыйк хәлдә.
Сүзем яраткан шагыйрем Фәнис абый Яруллин турында.19 яшендә хәрби күнегүләр ясаганда имгәнеп, хәрәкәтсез калган,үзендә яшәр , иҗат итәр өчен көч таба алган корыч ихтыярлы язучы матурлык үрнәге дип саныйм мин. Берничә ел элек мәктәбебездә аның белән очрашу оештырган идек. Аның белән күзгә-күз очрашкач, минем аның иҗатына кызыксынуым арта төште. Көчле рухлылар язмышның тетрәтүләрен батырларча җиңеп чыгалар. Яшь шагыйрь Фәнис Яруллин да шундый – җиңүче егет. Татарстанның ерак бер почмагында – Ютазы районының Кызылъяр авылында 1938 елның 9 февралендә дөньяга килгән, шунда 8 класс тәмамлаган, хәрби хезмәткә алынганчы монтер булып эшләп йөри.
1958 елның кояшлы көләч, җылы көне. Хәрби күчешләр вакытында Совет армиясе солдаты, укчы радист – Фәнис Яруллин өчен әнә шул көләч кояш кинәт сүнә. Егерме яшьлек комсол егет каты авыруга дучар була. Аннары ул Урыссуда, Баулыда больницада ята. Казан больницасына кадәр Фәнис Яруллин тормышында зур үзгәреш булды. Ул шигырьләр яза башлый. Башлый дип әйтүе генә ансат. Үлем турында да аз уйламый ул. Нәкъакытта Николай Островскийны искә төшерә. Димәк, көрәшергә, соңгы сулышына кадәр көрәшергә. Кулына каләм алып кешеләргә үзенең сөенечләрен, хәсрәтләрен сөйләп бирә. Кешеләргә ничек тә файдалы буласы килә аның. Шушы хис аңа бөтен сызлауларны җиңәргә, тормышны тагы да ныграк сөяргә, кешеләр бәхете өчен аямас көрәшергә көч бирә.
Башта ул авыруын, үз язмышын җырларга тырышып кулына каләм ала. Ләкин шигърият диңгезе тирән, ул авыртуларны оныттыра. 8 класс белем белән генә ерак китеп булмаганны аңлый. 1962 елда ул Казан больницасында урта мәктәп программасы белән укый башлый. Авыру шагыйрьнең иҗади канатлары әнә шулай ныгый бара. Аннары аның 1 нче китабы дөнья күрә. Нәзек кенә булса да, ул аның 1 китабы. “Мин тормышка гашыйк” исемле җыентыгы Татарстан китап нәшриятында 1964 елда чыгарыла. Шул ук елны “Комсомолская правда” газетасының Бөтенсоюз конкурсында Ф.Яруллинның шигырьләре икенче премиягә лаек булдылар. Аңа Советлар Союзының төрле почмакларыннан хатлар килә. Бу инде танылу, һәм ул укырга университетка керү теләген белдерә. “Тәнең дә, чыкмаган җаның гына бит,” – дисә дә әнисе, шагыйрь үзенекен итә, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген уңышлы тәмамлый.
1968 елда Ф.Яруллинны СССР Язучылар союзына член итеп алалар. Бу вакытта аның “Май төне” исемле хикәяләр ,“Бакчалар бәскә төренә”, “Минем елмаю” исемле шигырьләр җыентыгы укучыга барып ирешә. 1978 елда “Аерылмас дустым” һәм “Сулыш” исемле шигырь китаплары өчен аңа Муса Җәлил премиясе лауреаты исеме бирелә. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ф.Яруллинга 1985 елда Татарстан АССРның атказанган культура хезмәткәре дигәнисем бирелә.
Республиканың комсомол премиясе лауреатларына багышланган китаплар сериясен Татарстан китап нәшрияты Фәнис Яруллинның “Танышлар арасында” дигән җыентыгы белән башлап җибәрә. Ф.Яруллин күпкырлы талант. Аның каләменә күп жанрлар буйсына. Ул кызыклы прозаик, драматург, әкият остасы, җырлар авторы да. Бүгенге көндә Фәнис абый арабызда юк инде. Тик ул һәрберебез күңелендә матурлык үрнәге булып сакланачак. Чыгышымны аның “Җилкәннәр җилдә сынала “дигән автобиографик әсәреннән өзек белән бетерәсем килә. “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең... Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек. “
Әйе, укучылар, мин Әниснең сүзләре белән килешәм. Түземнәр генә бәхеткә лаек. Матурлык үрнәге – Ф.Яруллин дию бик дөрес. 1997 нче елда мәктәбебездә аның белән очрашу оештырган идек. “Мең кат ишеткәнче, бер кат күрү яхшырак “ дигән мәкаль бар.Укучыларыбыз бу очрашудан соң аның иҗатына күбрәк тартыла башладылар, кайда гына аның әсәрләрен күрсәләр дә “Фәнис абыйның иҗаты” дип алып килделәр. Аны үзләренә үрнәк итеп алдылар.Мин дә сезгә аның үзе турындагы бер шигыре белән таныштырырга телим.
Яши-яши шуны белдем,-
Тормыш мәңге сыный икән.
Намусына тугры кешеСынауларда сынмый икән.
Яши-яши шуны белдем,-
Бәхет күктән яумый икән.
Эшне дусты иткән кешеКайгыларда аумый икән.

Терәк-схемабызны төзүне дәвам итәбез. Димәк, бу очракта матурлыкны нидә күрдек.
Көчле рухлы, тормышны ярата, түзем
3 нче укучы чыгышы (Фотолар күрсәтелә)
Ә мин сүземне Һ. Такташның шигъ ри юлларына нигезләнеп әзерләдем.
Ана! Нинди бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга.
Хатын- кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да, әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без -көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдән дә. Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз бит алар. Алар булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.
“Ата-ана хакы – тәңре халкы” дигән борынгылар. Әниләрнең кадерен белеп, гел изгелек кылып яшәсәк иде. Безнең турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын аларга. Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк .
Минем уйлавымча, матурлык үрнәге ул – әниләр. Сез дә минем белән килешәсездер, дусларым. Әни изгелеген , әни назын, әни яратуын берни дә алыштыра алмый.
Әни кеше гел изгелек тели
Гаебебез булса кичерә.
Гомер буе тугрылыклы калыйк
Әни дигән изге кешегә.
Рәхмәт, Фидан, матур чыгыш әзерләгәнсең. Мин дә сезне Ләйлә Дәүләтованың тирән мәгънәле шигъри юллары белән таныштырырга телим.
Бары ана мәхәббәте генә
Илаһи бер көче дөньяның.
Ана өчен син һәрвакыт бала,
Йөрәгендә һәрчак син аның.
Бер ялгышлык кылсак, дуслык сүнә,
Көнче утлар кинәт кабына.
Бар хатаны гафу итәрлек көч
Ана йөрәгендә кабына.
Дан- дәрәҗә, байлык өчен түгел
Син кадерле аңа ничек тә.
Иң яхшысын баласына бирә,
Үзе сират юлын кичеп тә.
Димәк, терәк-схемабызга ниләр өстибез.
Изге күңелле ,сабырлык, игелекле
Гүзәл Уразованың “Бала әйткән авыр сүз” клибын карау. Уйланып утырабыз, сүзләренә игътибар итәбез. Соңыннан фикерләр белән катнашабыз

4 нче укучы чыгышы (Авыл, табигать күренешләре)
Ә мин чыгышымны “Матурлык һәр адымда” дип атадым һәм чыгышыма эпиграф итеп түбәндәге юлларны сайладым
Кемдер нәни шатлыктан да,
Елмаеп көлә белә.
Ап-ак кар бөртегендә дә
Матурлык күрә белә.
Минем уйлавымча, матурлык һәр адымда. “Арча хәбәрләре” газетасында басылып чыккан “Матурлык һәр адымда” дигән язмам бүгенге дәресебезгә туры килә дип уйлыйм. Сезне дә таныштырасым килә.
Без күзгә ташланып торган матурлыкны гына күрәбез. Ә бит уйлап карасаң, һәр нәрсә матур. Мин хыял диңгезләрендә йөзәргә, уйланырга яратам. Юк кына әйберләргә дә игътибар итеп, матурлыгын күреп сокланам. Шигырьләр укырга яратам, бигрәк тә мәхәббәт турындагыларын. Менә беркөнне мондый шигъри юлларга тукталдым.
Кичен күзен йомып, иртән керфекләрен
Ача торган , серле чәчәгем.
Кабат-кабат бу юлларны укыйм. Кинәт берничә ел элек булган бер вакыйга искә төште.
Мин бит бик кечкенә генә авылында яшим . 4-5 чакрым безнең тирәдә авыллар юк. Тирә-якта болын, агачлар...Өй артына чыксаң , урман. Тәпи баскан көннән башлап, мин табигать кочагында, урманда үстем дисәм дә ялгыш булмас . Җәйге гүзәллек , яшеллек, чәчәкләр... сөйләп бетергесез. Г. Тукай шигырьләрендәгечә:
Авылымны һич онытмам, һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдәй юрган иде...
Авылыбыз кечкенә булганлыктан, җәй көннәрендә атналар буе көтү көтәргә туры килә. Иртән көтүгә чыккач, болындагы искиткеч матур чәчәкләргә игьтибар иттем. Алар бик күп, гүя аларны чәчеп үстергәннәр. Ә кичен кайткан чакта, кабат ул урыннан үткәндә шаккаттым: чәчәкләрнең берсе дә юк. Я ходам, хайваннар барысын да ашап бетерде микәнни? Мин бик аптырадым, ник берсе булсын. Иртән тагын көтүгә чыктык. Ни гаҗәп: болын кабат шул чәчәкләр белән тулган, шундый ук гүзәллек. Кичен чәчәкләр кабат юкка чыкканнар. Ничек аңламаганмын : чәчәкләрем бит кичен йомылалар икән.
Шигырь юлларын кабат-кабат укыйм. Менә шагыйрь кайдан алган икән бит бу юлларны.Ул бит шуны күргән һәм ничек оста сурәтләгән.
Кичен күзен йомып, иртән керфекләрен
Ача торган , серле чәчәгем.
Матурлык һәр адымда. Аны бары күңел күзе белән генә күрергә кирәктер. Тик бүген күпләребезгә ул җитми шул.
Ирек дәвам итә, ул безгә ял минуты әзерләгән. Җырда да “адым саен матурлык” дип җырлана.

Терәк-схеманы дәвам итәбез.
Нечкә күңелле,
5 нче укучы чыгышы.
Ә мин “Матурлык нәрсә ул? “ дигәндә, кешеләрнең эчке дөньясы , күңеле матур булырга тиеш дияр идем. Тышкы матурлык кына кешене бизәми, күңеле киң, яхшы булган кешеләргә күбрәк тартыласың. Татар әдәбиятында күпчелек әсәрләрдә шушы тема күтәрелә. Мисалга Ә Еникинең “Матурлык” хикәясен китерер идем. Автор әсәрдә гел ямьсез күренешләр турында сөйли. Ләкин соңыннан ямьсезлек эченә яшеренгән матурлыкны күреп шаккатасың. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән, бабасының сукырлыгыннан, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. . Без гадәттә ямьсез күренешләрне дусларыбыздан яшерәбез, күрсәтергә теләмибез. Ә Бәдретдин бу кимчелекләрне бөтенләй күрми дә. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар. Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу гаиләдәге кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы дөньяга ямь, гүзәллек өсти. Әсәр ахырында шәкертләр нәкъ менә шушы матурлыкны күрәләр.”Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасы килә, ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур Бәдретдиннең әнисе” дигән юллар һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. “Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай” дигән мәкальләрдә дә күпме хаклык бар. Минем фикеремчә, күңелең чиста, изге, теләкләрең яхшы булса, кеше һәрчак матур.
Хөрмәт, ярату

6 нчы укучы чыгышы. Үзе язган шигырен укый.

7 нче укучы чыгышы . Ясаган рәсеме буенча сөйли.

Укытучы сүзе, нәтиҗә. Терәк-схема буенча.
Сезнең чыгышларыгызны тыңлап, мин бик шатланып утырдым. Сез мин уйлаганнан да җаваплы карап, темага якын килгәнсез һәм һәрберегез матурлыкны дөрес күргәнсез. Дәрескә йомгак ясап әйтәсем килгән сүзләрем бар. Матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый. Матурлыкны табигатьтә күрәбез, кеше күңеленең матурлыгы, беренче мәхәббәт һәм, ниһаять, сезнең кайберегез матурлыкны шушы тыныч тормышта, илнең иминлегендә, әти-әниләрегезнең җылы кочагында иркәләнеп, үз туган телендә белем алуда күрә. Матурлык бит ул – барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә. Көн саен шушы дөньяның якты кояш нурларын күреп тормыш итү - үзе зур матурлык. Матурлык һәркайда, аны күрә, тоя белергә генә кирәк. Миңа калса, һәр кеше шуңа омтылып яшәргә тиеш. Матурлыкны зурда, кечкенәдә, җанлы һәм җансызда күреп, сөенеп яшәвегезне телим.