Внеклассное мероприятие Кем д?ньяга кеше б?л?к ит?..


Әниләр бәйрәменә концерт программасы.
Кем дөньяга кеше бүләк итә
Ә кешегә якты дөньяны
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эререрлек гранит кыяны
Кем куллары ,өйне, җирне ямьли
Изгелеге үлчәү тапкырсыз
Ул әлбәттә яшәү чыганагы
Тормыш яме ,әнкәй, хатын-кыз.
Хәерле көн ! хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребез – Әниләр! Кадерлеләребез! Сезне әниләр бәйрәме белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.
3 сыйныф кызлары Алсу Амирханова Һәм Айсун Дмитриева үзләренең җырларын тәкъдим итәләр.
Әни ! Безнең барыбызның да теле әнә шул ягымлы сүз белән Әннә диеп ачылган . Әле бишектә яткан чакта ук,әниебезнең якты нурлы йөзен күреп елмайганбыз,әниебезнең бишек җырын тыңлый –тыңлый татлы йокыга талганбыз.Аның йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергә өйрәнгәнбез.
Җырлый 3 сыйныф укучысы Динар Хайруллин.

Ана күңеле кебек җылы, нурлыКүк йөзендә кояш, йолдыз юк
Ана сөюе кебек чиксез тирән Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк. 
Кызлар башкарында татарт халык биюе.( Илүзә һәм Эльвина бииләр.)

Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!
Мәрхәмэтле безнен әнилэр.Жиргэ матурлыкны, илгә батырлыкныСез бирәсез, гузәл әниләр. 
Сездэ яши сурелмэслек хислэр, Йөзегездэ шәфкать нурлары. Сезнен жырлар аша кучә безгәТуган халкыбызнын моннары
Хәзер башкарылачак җыр сезнең өчен әниләр. Сезнең алда 4 сыйныф укучылыры Мухаметзянов Рәсим һәм Ватрушкина Альбина.
Әни ! Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңнән дә ,ана синең шатлыгыңны да, ана синең кайгыңны да ,уйларыңны да тоеп ала.Бөтен күңелең ,йөрәгең җылысы сыйган ул сүзгә.Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә.Әни дип әйттеңме , син инде көчле дә ,син инде бәхетле дә, син инде горур да.
Җырлый 2 сыйныф укучысы яшь җырчы Рәмзил Галиуллин.
Көнгә ничә тапкыр “Әни” дибез
Рәхәт тә соң әни диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр.
Сәхнәдә үзенең матур биюләре белән 9 сыйныф укучысы Диана Сиразова .
Тик син генә әнкәй балам диеп,
Сыйпагансың минем башымнан.
Җил давылдан мине яшергәнсең,
Җылы куеның һәрчак ачылган.
Ана куены кебек җылы,нурлы,
Күк йөзендә кояш,йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
Ана йөрәге – бала өчен дәрья. Авыр хәлгә төшкәндә ,әнидән дә нык таяныч юк. Безгә яшәү бирүче дә,үстерүче дә –ана.
Җырлыйлар 7 сыйныф кызлары Айзилә Шаяхметова , Камилә Биккулова һәм Гөлчәчәк Низамова
Әни ,әнкәй,син бит минем берәү,
Йөрәгемнең иң-иң түрендә.
Күңел җылың ,якты йөзең белән
Учагым бул гомер-гомергә.
Әни киңәшләре көч-дәрт өсти,
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет шатлык белән һәрчак язсын
“ Әни “ диеп аңа дәшәргә.
Сәхнәдә 11 сыйныф укучысы Миләүшә Галимова.
Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.
сыйныф укучысы Абзалова Эльвина “ ........................ “ җыры
Мөмкин булса, җыеп  учларыма
Бирер идем кояш нурларын,
Әни кеше генә кочагында
Назлый белә кызын, улларын.
 
Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә
Йолдыз сузар идем кулыңа. Әни кеше генә җан сулышын Өрә синең гомер юлыңа. Җырлый Регина Сафина
 
Җылы наз ул, әнием – синдә       генә, Иркә сүзләр- синең телдә генә, Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә, Изге синең, әнием, теләгең дә!
Сезнең алдыгызда “Созвездие” “Йолдызлык “ 2014 фестивале җиңүчесе Фатхелисламов Булат .
ӘНИ
Иң матур юллар-син йөргән юллар
Иң тәмле сулар-син биргән сулар,
Иң йомшак куллар- ул синең куллар,
Иң якты моңнар- син белгән моңнар.Иң кайнар эзләр- син баскан эзләр, Иң нурлы күзләр-син баккан күзләр,
Иң тугры сүзләр-син әйткән сүзләр,
Иң сабыр йөрәк-синең йөрәгең.
Иң талмас беләк-синең беләгең,
Иң изге теләк-синең теләгең,
Гөл сибелгән тел-ул синең телең,Үч тотмас күңел-синең күңеле11. - Миңа гомер биргән өчен
- Кадерләп үстергән өчен,
- Назлы карашларың өчен,
- Пешергән ашларың өчен,
- Йөрәк җылыларың өчен,
- Шәфкатьле кулларың өчен,
- Барсы, барсы, барсы өчен
- Рәхмәт сиңа, сөенечем.
- Котлы булсын бәйрәмнәрең,
- Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Укытучы. Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер- берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап бәхетле яшәргә язсын! Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан зуррак бәхет юк!
Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рәхмэт Сезгэ, әниләр.
Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызда да рәхмәт! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз.