Эссе Кеше була бел? и? зур б?хеттер!


Кеше була белү иң зур бәхеттер!
Сабирова Розалия, Әлмәт шәһәре
17нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы
Сүземне мәрхәмәтлелек турында сөйләүдән башларга уйладым. Мәрхәмәтлелек – ярдәм итүгә әзер булу, башкалар өчен үзеңне аямау ул. Авырлыкка дуча булган кешенең хәлен аңлау һәм аңа сүз яки гамәл белән ярдәм итә белгән кешене шәфкатьле, игелекле кеше диләр.
Кайберәүләр өчен мәрхәмәтлелек итү тумыштан бирелә, андыйлар омтылып торалар. Ләкин андый Тереза аналар кебекләр бик сирәк шул. Икенче берәүләр өчен – характер үзенчәлеге. Андыйлары исә күбрәк. Алар да кешеләргә ярдәм итәләр. Мөлкәтләре бай булган һәм популяр кешеләр хәйриячелек белән актив шөгыльләнә. Өченчеләр авырлык белән “маңгайга маңгай” очрашкан туганына булыша.
Ләкин безнең арабызда итәгатьле һәм ярдәмчел булу нормаль кешеләргә хас сыйфатлар икәнен онытучылар бар. Замана үзгәрә барган саен кешелеклелек, шәфкатьлелек артта калуын танырга мәҗбүрбез. Безнең заман – ул акча заманы, табыш һәм шәхси уңышлар. Болар артынна чабып кеше башкалар турында оныта, аның вакыты юк. Еш кына андыйлар хәтта якыннары турында да кайгыртмый башлыйлар. Ә бит туганнары кайгыра, газаплана, үзләрен кирәксез, ташланган кеше итеп хис итәләр. Кая монда чит кеше турында уйлану?
Бүгенге көндә картларга юл аша чыгарга булышу, авыр сумкаларын кайтарып бирү бик сирәк күренеш. Кем бүгенге көндә җәмәгать транспортында картларга яки кечкенә балага урын бирер икән?! Бу гади генә булган гамәлләрне кирәксез дип исәплиләр.
Бер-беребез турында кайгыртып яшәсәк, йөзләребез якты булыр иде, кайгы-борчулар качыр иде. Кешеләргә изгелек күрсәтмиче, без үзебезнең дә беркемнең ярдәмен тойган юк дип уйлыйбыз, үз-үзебезне шуңа ышындырабыз. Бу эчке тоемлау кешеләрдә шомлану, кыюсызлык, агрессия, бәхетсезлек хисләрен көчәйтә.
Тормышка шатлану, кешеләр белән берләшү безне бәхетле итә, ләкин шәфкатьсезлекне югалкач, бәхет кача. Үзеңне бәхетле итеп хис итәр өчен күп тә кирәми, ләбаса. Бары тик син күрсәткән ярдәмнән йөзгә чыккан елмаю, бары тик яхшылыкның кадерен белгән кешедән ишеткән “рәхмәт” сүзе.
Башкалардан карата яхшы мөнәсәбәт теләсәк, үзебез дә игелекле булыйк. Шушы бөек акыллылык банальлек, хакыйкәть эченә яшеренгән.