Урок по татарскому языку. “Табигать ярд?м сорый” . (9 класс)


Тема. Табигать ярдәм сорый . (9 класс, Р.Р.Нигъмәтуллина)
Максат. Лексик темага бәйле яңа сүзләр белән таныштыру һә аларны гамәли үзләштерү.
Укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү;тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыту.
Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.
Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, аудиодиск.
Дәрес барышы.
Ι Оештыру өлеше. (психологик уңай халәт тудыру)
Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез, укытучы апа!
Исәнмесез, кунаклар!
Бүген ничәсе?
Бүген атнаның нинди көне?
Бүген сыйныфта кем дежур?
Сыйныфта кем юк?
Һава торышы нинди?
Хәзер елның нинди фасылы?
Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
( Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы)
II Актуальләштерү.
Аудирование.
-Прослушайте и укажите слова с мягкими гласными.
Агач,балыклар, кешеләр, елга, күл, галош, итек, үтүк, кәстрүл, иләк, көрәк, капчык.
- Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.
Таш, ком, су, агач, һава, хайваннар, үсемлекләр, уенчыклар.
- Как скажете о том, что:
- любите отдыхать на природе;
-часто ходите в лес по грибы и ягоды;
- в лесу много лечебных трав;
-бабушка часто заваривает чай с травами.
2.Өй эшен тикшерү.
Дәреслек, 84 нче бит, 24 нче күнегү.
Яшәгән шәһәрең турында сөйләү. Анда экология нинди? Шәһәрегезнең табигатен саклау өчен нишлисез?
ΙΙΙ Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1.Дәреслек буенча эшләү. 85 нче бит, 1 нче күнегү.(укучылар рәсем буенча үз фикерләрен әйтәләр)
Балалар походта.
Уң яктагы бала кызмы, малаймы?( кызга да охшаган, малайга да охшаган кебек)
Ул көчле музыка уйната.
Яр буендагы кыз суга чүп-чар ташлый.
Бер тапкыр гына кулланыла торган савыт-саба суда батмый, су өстендә кала.
Балыклар шаккатып карап торалар.
Рәсемдәге сүзләр буенча фикерегезне әйтегез.
2.Шигырьне аудиодискта тыңлау.
Сүзлек эше.
Күгәргән- заржавевший
Ярчык- осколок
Туң-черствый
Рәнҗер дәрәҗәдә- до оскорбительной степени
Вәхшиләнмәс иде- не варварствовал бы
Татарча әйтү: во мхах и в иле; брошеные игрушки; откуда пришли в нашу страну воды; сверху пришли; мусор бросают ли в родники; железки, камни бросают ли в колыбели; так сказала моя рыбка и нырнула.
Шигырьне уку.
Ук. -Шигырьдә нинди сораулар бирелгән?
- Аларга ничек җавап бирергә була?
- Балык кешеләр турында нинди сүзләр әйтә?
- Кеше дигән көч/сила, по имени “человек” сүзтезмәсенә игътибар итегез. Кеше бакалардан , кошлардан, балыклардан көчлерәк. Ә көчле кеше нинди булырга тиеш? Елгалар, күлләр нәрсәләрнең бишеге?
- Вәхшилек нәрсә ул?
ФИЗКУЛЬТМИНУТ
ΙV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Сорауларга җавап алу. 86 бит.
- Беренче рәсемдә табигать нинди?(монда кешеләр булмаган, ял итмәгән; табигать чиста, матур;)
- Ә уңдагы рәсемдә нәрсә күрәсез? Табигать нинди?
- Җирдә нәрсәләр ята?
- Кешеләр күңелле ял иткәннәрме?
86 бит 4 күнегү.
Уку, үз фикереңне әйтү,нәтиҗә ясау.
86 бит 5 күнегү.Рәсем буенча эш.
Сезнеӊчә бу нинди балалар?
Алар яхшы укыймы икән?
Ни өчен шулай уйлыйсыӊ?
УЕН. Мәкальне яз. (Һәр төркемгә мәкальгә туры килә торган сүзләр язылган карточкалар бирелә.Укучылар шул карточкалар ярдәмендә мәкальне җыярга тиеш).Рус телендә нинди охшаш мәкальләр беләсез?
Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
Ватансыз кеше – бакчасыз сандугач.
Атаң-анаң җир-суын беркайчан да онытма.
V Өй эше
86 нчы бит, 5нче күнегү.
VI Йомгаклау
-Без бүген дәрестә нишләдек?
-Без нәрсә турында укыдык?
- Табигатьнең матурлыгы, байлыгы кем кулында? (кеше)
-Кешенең сәламәтлеге нәрсәгә бәйле? (Чиста табигатькә)
-Табигатьне ничек сакларга? (кошларга, хайваннарга тимәскә, агачларны сындырмаска, ......)
VII Билгеләр кую