Гом?р Б?шировны? “Туган ягым-яшел бишек” повестенд? табигать ??м кеше образы


Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципальрайоны
Иске Шәйморза урта мәктәбе
Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек”
повестендә табигать һәм кеше образы
Эшләде: югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Фатхуллина М.З.
2016 ел
Максат: әсәрдә туган як табигатенең гүзәллеген,табигать баласы буларак кешене ачыклау;повестьта сурәтләү чараларын билгеләү, монологик һәм диалогик сөйләм үстерү күнекмәләрен ныгыту; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:Г.Бәширов портреты,”Кеше- табигать баласы” экспозициясе, ел фасылла- рына карата рәсемнәр,презентация.
Дәрес барышы.
-Бүгенге дәрестә,укучылар, без “Туган ягым- яшел бишек” автобиографик әсәрендә табигать һәм кеше бирелешен ачыклап китәрбез. Дәресебезнең эпиграфына игътибар итик әле:”Мин дә табигатьнең бер баласы,әнә песнәк тә хәлемне белеп китә дим, кошлар минем өчен сайрый”. Кеше һәм табигать. Аларның бер-берсенә мөнәсәбәте.Шушы төшенчәләрне дәрестә карап китәрбез.
Туган илкәй...
Ни аһәңле,назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен,
Ишетәм анда яфракларның серле шавын,
Тау астында салкын чишмә чылтыравын,
Саклыйм аңа чын мәхәббәт,сөю хисен,
Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен.
-Бу юллар Г.Бәшировның”Туган ягым- яшел бишек” әсәрендә тасвирланган туган як табигатен, аның күркәмлеген,табигать белән тыгыз бәйләнештә торган адәм баласы-кешенең аңа мөнәсәбәтен ачык чагылдыра.
Укучылар,табигать турында тагы нинди әсәрләр укыганыгыз бар? (җаваплар)
-Г.Исхакыйның”,” Сөннәтче бабай,”Г.Кутуйның”Сагыну” нәсере, Г.Ибраһимовның”Алмачуар” хикәясе,С.Хәкимнең”Бу кырлар, бу үзәннәрдә”шигыре,Н.Арслановның”Тәлгәш, тәлгәш кызыл миләш”шигыре,якташ язучыбыз Р.Арсланованың”Авылым күренешләре”һ.б.
-Әйе.Укылган әсәрләрдән чыгып әйткәндә,табигать кеше тормышында нинди урын алып тора?
-Кеше табигатьтән башка яши алмый,табигать кешенең яшәү чыганагы.
-Димәк, кеше табигатьнең бер өлеше,аерылгысыз компоненты.Әсәрнең үзендә шуны дәлилли торган нинди өзекләр бар?( Повестьтан табигать күренеше тасвирланган 3 өзек яттан сөйләнә,тыңлап утыручы укучылар тарафыннан да фикерләр өстәлә.)
-Тыңлап үткәннән чыгып,тормыш,авылдагы хезмәт табигать кануннарына көйләнгән дип әйтә алабыз.Табигать кешенең кәефе белән идарә итә.(Табигать турында презен тация күрсәтелә)Табигать белән кешене аерып карап булмый,чөнки алар бербөтен.Әсәрдә беренче күк-күкрәгәнгә,кыр казлары кайтуга,шаулап аккан ташуга карата кешеләрнең мөнәсәбәт- ләре,шатлык-куанычлары чагылыш тапкан.Автор гади авыл баласы буларак туган як табигатен бик яраткан.Әсәрдә табигатьне тасвирлаганда төрле сурәтләү чараларын кулланган.
Хәзер сез дәреслектәге табигать күренешен чагылдырган урынны табыгыз һәм сурәтләү чараларын билгеләгез.(Өзекләр укыла,сурәтләү чаралары дәфтәргә языла)
-Эшне дәвам итәбез.Рәсемнәргә игътибар итегез.Нәрсәләр сурәтләнгән?Бу рәсемнәр повестьнең кайсы өлешләренә туры килә?(Укучылар ел фасылларына туры килгән өзекне сөйлиләр.)
-Күрәсезме, Гомәр ага -Яңасала табигатенә мөкиббән киткән язучы. Әсәрендә су буй- ларын, болыннарны, чишмә буйларын тасвирлауга күп урын бирелгән.Хәзер сезнең игътибаргаЗөхрә Сәхәбиева башкаруында “Җидегән чишмә”җырын тәкъдим итәм.Бу Г.Бәшировның бердәнбер шигыренә иҗат ителгән җыр. Көй авторы- С.Садыкова.(җыр яңгырый)
-Җыр эчтәлеге нәрсә турында?
-Ни өчен лирик геройга ямансу?
-Ни өчен чишмәгә йөзек салалар? (чишмә-изге урын)
-Күрәсез,чишмә изге җир.Бәлки, җир –ананың керсез күз яшедер.Үзенең сафлыгы белән кешеләрнең бары тик гүзәл хисләрен генә ача.Шуңа күрә җир җәннәт. Үзенә яхшылык эшләгән кешегә җир сөйкемле. Тик кешелек дөньясы моны аңлап бетерәме икән?
Җир елый,ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлык
Кая киткән?
-Кешеләргә матурлыкны,
Сый-хөрмәтне биргән ходай.
Тик кешеләр табигатькә
Нигә игътибарсыз болай?
-Кешеләр беренче урынга матди яктан яхшы торуны, акчаны, престижлы эш урынын куялар, экология турында уйламыйлар яки уйлаудан туктыйлар.Кырыс тормыш канун- нары җир йөзенең киләчәге турында уйларга вакыт калдырмый.
-Әйе ,укучылар, табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы.Г.Бәширов “Ялкын” журналына биргән интервьюда болай ди:”Табигатьне яратам.Минем өчен табигать-бик зур байлык,илһам чыганагы. Менә карагыз әле бу гади генә тәрәзәгә.Шунда песнәк килә дә,миңа карап, чукыр-чукыр сәлам бирә.Минем өчен зур сөенеч,вакыйга була ул.Мин дә табигатьнең бер баласы,әнә песнәк тә хәлемне белеп китә дим, кошлар минем өчен сайрый.Хәзер менә оялары да юк.Кошлар кими.Табигать ярлылана бара.Бик фәкыйрь дөньяга калып барабыз, дип борчылам.Адәм баласы, табигатьне сакламавы белән,үзенә-үзе мәрхәмәтсез булып чыкты.”
-“...Менә кояш баеп шәфәкъ нурлары да сүнде.Аның урынына кояш баешыннан, җир белән күк арасында эленеп торган киң бер нур булып,Казан өстендәге кичке яктылык балкый башлады...Без бер-беребезнең иңнәренә таянып,әнә шул нур балкыган якка карап барабыз.Безнең күңелләрне,бәйрәм көннәрдәге шикелле, зур куаныч рәхәтлән -дереп тора...”(“Туган ягым –яшел бишек”әсәреннән өзек)
-Шулай итеп, әлеге нур барчабызның да йөзендә балкысын иде.Күңелендә нуры булган кеше табигатькә зыян сала алмый.Г.Бәширов туган як гүзәллеген тасвирлаган кебек,без дә бик күп еллар буена үз ягыбызның табигате белән соклансак иде,хәле -бездән килгәнчә аңа ярдәм кыла алсак иде.