C?л?тле балар ?чен географияд?н тестлар


Тест биремнәре.
1.Океан төбенең 2500м дан алып 6000 м га кадәр тирәнлектәге зонасы.
сайлык
абиссаль зона*
чоңгыл.
2.Астрономик Галәм билгеләмәсенең синонимы.
Космос *
Планета
Яктылык елы
3.Тау токымнарының су тәэсиреннән эрүе нәтиҗәсендә җимерелүе һәм матдәләрнең су эремәсенә күчүе.
Ишелү
Эрозия
Коррозия*
4.Кыяклардан торган даланың бер төре.
Кыяклы дала
Кылганлы дала*
Үләнчел дала
5.Борчактан алып әстерхан чикләвеге кадәр зурлыктагы түгәрәк яки дөрес булмаган формадагы күзәнәкле лава кисәкләре.
Капиллилар
Лапиллилар *
Лавиллилар
6.Океанның яр буе сайлыгы, ком-борын,мәрҗән рифы белән аерылып торган,ләкин аның белән тар бугаз аша тоташкан сай сулы өлеше.
Шельф
Сайлык
Лагуна*
7. Уртача еллык температура +20С тан түбән булмаган һәм гумид климат шартларында,тропик зонада үсүче үсемлекләр.
Мегатерм үсемлекләр
Тропик үсемлекләр
Җылы яратучы үсемлекләр
8.Туклыклы матдәләре уртача булган туфрак субстратларында үсә ала торган үсемлекләр.
Автотроф
Мезотроф*
Гетеротроф
9.Туфрак өслегендәге үсемлекләрнең җир өсте өлешләренең горизонталь проекциясе.
Өске катлам
Түшәмә*
Яткын
10.Елның берничә ай дәвамында астрономик,синоптик,климатик я фенологик сыйфатлары белән аерылып торган өлеше.
Квартал
Чор
Сезон*
11.Космик биологиянең бер юнәлеше.
Астрономия
Экзобиология *
Геология
12.Күк сферасының Кояшның күренә торган еллык хәрәкәте барган зур түгәрәге.
Оптика
Эклиптика *
Бионика
13.Таулардагы бозлыкларның кыялы (каты)үзән төпләрен казып үтүе.
Экзарация *
Локация
Флотация
14.Сейсмик дулкын.
Криклар
Цунами *
Бәрмә дулкын
15.Органик дөньяның сезонлы үзгәрешләрен,хайваннар һәм үсемлекләрнең үсеш фазалары башлану вакытын күрсәтүче карталар.
Фенологик *
Зоокарталар
Биокарталар
16.Кешелекнең яки аерым коллективның,гаиләнең яшәү тирәлеге.
Табигать
Әйләнә-тирәлек(мохит)*
Берләшмә
17.Төрләр арасындагы үзара бәйләнешләр.
Коллективизм
Мутуализм *
Популяция
18.Суда эрегән кальций һәм магний тозлары аз булуы белән характерлана.
Йомшак су*
Каты су
Минераль су