Г. Тукайга багышланган ?д?би — музыкаль кич?. Без — Тукайлы халык.


Без – Тукайлы халык(Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Максат. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру.
Җиһазлар. Г.Тукай портреты, китаплары. Плакатлар:
1. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!»
2. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын».
Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр.
1 Алып баручы: Исәнмесез, мөхтәрәм милләттәшләр! Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре - бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Без - Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Хөрмәтле милләттәшләр, кичәбезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез.
2 Алып баручы: Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Татар тарихында XX гасыр Тукай гасыры булды, чөнки бөек шагыйрьдән дә мәшһүррәк шәхес юк иде. Инде XXI гасырда да аның милләтебезгә йогынтысы бәяләп бетергесез. Тукай әсәрләре белән телебез ачылган, әкиятләр аңларлык вакыттан алып күңелебезгә кергән. Тукайның «Туган тел» җыры милләт гимнына әверелде! «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» юллары безне дөньяның матурлыгын күрергә өйрәтте.
1нче укучы: Тарих бик күп шәхесләрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында яши маяк булып,
Мәңге яши, яшьни, яшь Тукай!
2нче укучы: Халкым күңеленә ак нур сиптең Кара төндә булдың якты ай,
Шаулы язның тынмас тургаедай Мәңге дәртле җырчы – син Тукай!
3нче укучы: Тукай – шагыйрь, Тукай остаз, Тукай ага,
Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба!
Идел суы, синең яннан узган чакта,
Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.
4нче укучы: Урам чатларыннан эзләмәгез Тукай баскан утлы эзләрне.
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,
Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.
5нче укучы: Яшь каендай матур тулыланып,
Шаулап үсеп килгән чагында,
Янып торган якты йодлыз сүнде Унөченче елның язында.
1 Алып баручы: Шагырьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый.
Тау башына салынгандыр безнең авыл Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,
Авылыбызның ямен, суы, тәмен беләм,
Шуңа күрә, сөям җаным-тәнем белән.
(Укучы башкаруында җыр)
2 Алып баручы: Туган көннән алып гомеребезнең ахырына чаклы озата килә. Сабый вакытта күңелләргә су анасы шом сала, төштә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия.
1нче укучы: Су анасы, шүрәлеләр белән Әкият дөньясында югалдым.
Укый-укый синең шигырьләрне Олы тормышка мин юл алдым.
2нче укучы: Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай җире,
Барча әкият геройлары Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр Ел да җыела бире.
(сәхнәләштерелгән күренеш, “Су анасы”.)
3нче укучы: Гомере буе халкым моңлы булган,
Гармуннарын сузып уйнаган.
Күңеле һәрчак моңлы булган,
Күзләрендә утлар уйнаган.
«Карурман»ны сузып җырлаган ул,
Ә күңеле кара булмаган. Биеклекне максат итеп куйган,
Якты уйлар гына уйлаган.
Бер бала гармунда «Әллүки» көен башкара.
Икенчесе шул ук көй астында «Милли моңнар» шигырен (Г. Тукай сүзләре) укый.
1 Алып баручы: Татар халкы Тукай белән горурлана. Чөнки ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтте. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары бүген дә безнең замандашлар булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр.
Кичәбезне Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз.
«Туган тел» җыры башкарыла.