11нче сыйныфлар ?чен эш программасы


“81нче «Калкан» полиция кадетлар мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
«РАСЛАНДЫ»
Педогогик совет беркетмәсе
№__1__ __29__август 2014ел
Мәктәп директоры
_____________ Майоров А.А.
_______номерлы боерык белән
гамәлгә кертелде
11 нче Б сыйныфы (татар төркеме) өчен татар теленнән эш программасы
(сәгатьләр күләме атнага 1 сәгать, елга 34 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Сурия Заһидулловна
“КИЛЕШЕНДЕ” “КАРАЛДЫ”
Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе
_____________ Хәлиуллина С.З. № __1__ _28___август 2014 ел
МБ җитәкчесе________ Гарипова Ч.Р.
Яр Чаллы
2014
Аңлатма язуы
11 нче Б сыйныфында татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. “ Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”. Казан, Китап нәшрияты, 2011. Төзүче авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В.А.Гарипова.
2.“81нче «Калкан» полиция кадет мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2014-2015 уку елы өчен укыту планы.
3. 81нче «Калкан» полиция кадет мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2013-2017 нче еллар өчен белем бирү программасы.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар” буенча 11 нче сыйныфлар өчен татар телен укытуга 70 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планы буенча 34 атна, шуңа 2014-15 елга укыту планы нигезендә татар теленә 34 сәгать (атнасына 1 сәг.) карала.
Язма һәм телдән тикшерү эшләре :сочинение -1 сәг, изложение -2 сәгать, контроль һәм грамматик биремле диктант язу өчен 4 сәгать, язма контроль эш башкаруга 2 сәгать планлаштырыла.
Эш программасы структурасы.
Татар теле буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, эш программасының эчтәлеге, укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр, календарь-тематик план, тикшерү характерындагы практик эшләрнең графигы, кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары, бәяләү материаллары.
Эш программасының эчтәлеге.
Татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә.
Укытучы көндәлек эшендә түбәндәге төп принципларны куллана ала:
психологик принциплар: укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу; гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек; лингвистик принциплар: системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функңиональ-семантик, культурологик;методик принциплар: аралашу, концентрик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.
Укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.
Рус мәктәпләренең 11нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты –рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.
Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б.ны үз эченә ала.Аралашу компетенциясе ул — башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул,— укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Белем бирүнең шушы максатын тормышка ашыру мәктәп һәм гимназияләр алдына түбәндәге таләпләрне куя:
-укучыларны үз иленең гражданнары һәм патриотлары итеп тәрбияләүдә, аларны халыкның рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен үзләштерердәй итеп үстерүдә татар теленең әһәмияте;
-укучыларның рухи-әхлакый сыйфатларын булдыру, аларның төрле яклап - гражданлык, иҗтимагый, шәхси үсешен тәэмин итү, яшь буынның иҗади сәләтен үстерү, сәламәтлеген саклау һәм ныгыту юнәлешендә эшләү;
-туган тел буенча төп мәктәптә белем бирүдә эзлеклелекне тәэмин итү;
-балаларга төп белемне сыйфатлы итеп бирү, аларны җәмгыятьтә үз урынын табардай, төрле милләт вәкилләре арасында үзара дус һәм тату яшәрдәй шәхес итеп тәрбияләү;
-белем һәм тәрбия биргәндә, укучыны кабатланмас аерым бер үзенчәлеккә ия булган шәхес итеп күзаллау;
-туган тел дәресләрендә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмнәрендә дөрес һәм тиешенчә куллана белүләренә ирешү, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы шәхес итеп тәрбияләү;
-балаларда киләчәктә алачак һөнәрләренә аңлы караш тәрбияләү, аларның җәмгыятьтә үз урыннарын таба белүләренә ирешүдә туган телнең әһәмияте;
-укучыларны шәхси, иҗтимагый, гаилә һәм дәүләт таләпләренә туры килердәй белем һәм күнекмәләр белән коралландыруны күз уңында тоту;
-балаларга белем бирүне бердәй сыйфатлы итеп, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле булган балалар да үзләштерердәй итеп оештыру;
-укучылар ала торган белем һәм тәрбиягә бердәй таләпләр белән якын килү, шәхесне киләчәк иҗимагый тормышта үз урынын табардай итеп тәрбияләү;
-уку-укыту эшендә дәрестән тыш формаларны да тиешенчә файдалану;
-төрле клублар, секцияләр, студия һәм түгәрәк эшләре аша укучыларның сәләтен ачыклау, аларга һөнәри юнәлеш алуда ярдәм итү, укуда һәм җәмәгать эшләрендә катнашу аша сәләтле балаларны барлау һәм аларны алга таба үстерү, бу юнәлештә өстәмә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлегенә таяну;
-уку-укыту эшен тиешенчә оештыруда укучылар белән бергә ата-аналар һәм киң җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә алу;
-укучыларда үзләре яши торган төбәккә (авыл, шәһәр, район, бистәгә) карата уңай караш тәрбияләү, моның өчен татар теле дәресләре белән бергә әдәбият, география, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен дә файдалану.
Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары:
1. Үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
2. Татар теленең барлык бүлекләре буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
5. Туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияты мирасына тарту.
8. Татар теле дәресләрендә белем бирү белән бергә тәрбияви бурычны да онытмау. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту. Изложение һәм сочинениеләрне дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздыру.
9. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү. Аралашканда, фикерләрне ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп белдерү. Укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү.
10. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аларның рус телендәге үзенчәлекләрен (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.
Программа системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык һәм көч җитү, дәвамчанлык һ.б. принциплар буенча эшләүне истә тотып төзелде.
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
I.Тел бүлекләре буенча мәгълүмалылык
Фонетика һәм орфоэпия буенча буенча:
- татар телендәге сузык һәм тартык авазларның классификациясен, акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Сингармонизм законнын, аңкау һәм ирен гармониясен белү. Авазларны дөрес әйтү;
- Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую. Сөйләмдә дөрес интонация куллану;
- Сүзләргә фонетик анализ ясау;
-Сүзләргә транскрипция ясау;
- Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру; алфавитны белү. Ттаар тленең язу тарихын, орфографик принципларын үзләштерү;орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;
Лексикология һәм фразеология буенча:
- Татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү;
- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.
- Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.
Стилистика буенча:
- Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү
-Төрле стильдәге текстларны аера белү.Стилҗ хаталарын тәзәтү буенча эшләү
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:
Татар теленең ялганмалы (агглютинатив) табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү. Тамыр, нигез, кушымсчларга аңлатма бирү.
Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
Морфология буенча:
Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.
өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен кузаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.
Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.
Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.
Синтаксис һәм пунктуация буенча:
-Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.
-Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу.
-Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.
-Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү.
-Гади җөмлә төрләрен билгеләү.
-Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.
-Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.
-Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.
-Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.
-Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.
-Тыныш билгеләрен куюны аңлату.
-Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.
- Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү.
-Тезмә һәи иярченле җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую
-Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.
II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык
Телдән һәм язма сөйләмдә:
репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;
продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.
Төрле эш кәгазьләрен яза белү.
Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.
Төрле китапларга аннотация язу.
Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.
Газета-журналларга мәкаләләр язу. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.
Эш программасын тормышка ашыру максатыннан түбәндәге укыту – методик комплекты кулланыла:
1.Программа: “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа.V – 1Х сыйныфлар”.Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова . Казан: Татар.кит.нәшр .2011.
2.Дәреслек: Татар теле:рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт 11нче сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен)/ Сафиуллина Ф.С., Ибрагимов С.М.–Казан: Татар.кит.нәшр .,2012 ел.-247 б.
Белем бирү программасының эчтәлеге һәм сәгатьләргә бүленеше
№ Бүлекләр
Барлыгы Эчтәлеге
1 Стилистика һәм сөйләм культурасы
5 Татар әдәби теленең функциональ стильләре
1 Грамматика
1 Грамматика турында төшенчә. Грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү обекты һәм үзара бәйләнеше.Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре
2 Морфология
14 Морфология буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү;татар телендә сүз төркемнәре:исем, сыйфат, сан,рәвеш, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре, хәбәрлек сүзләр;бәйлекләр, теркәгечләр;кисәкчәләр,ымлыклар,модаль сүзләр.Сүзләргә морфологик анализ ясау
3
4. Синтаксис
10 -11 нче ыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау
13
1 Синтаксис һәм пунктуация буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:сүз, сүзтезмә,җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст,гади җөмлә синтаксисы:тезүле һәм ияртүле бәйләнеш,
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җөмләләрне тәркемләү,сүз тәртибе;кушма җөмлә синтаксисы:тезмәһәм иярченле кушма җөмләләр һәм аларның төрләре.
Текст,туры һәм кыек сөйләм, уртак сөйләм үзенчәлекләре.
Ттар телендә тыныш билгеләрен кую.Гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау
Барлыгы 34 № Өйрәнелә торган бүлек, укыту материалының темасы Сәг Үткәрелү вакыты Көтелгән нәтиҗә Гомумбелем күнекмәләре һәм уку эшчәнлеге Контроль төре
План Факт Белем Күнекмә Стилистика һәм сөйләм культурасы 5 сәг ( 3сәг+1 к/э+1БСҮ )
Төрки телләр һәм татар теле. Диалектлар.
1 Диалект төшенчәсен аңлый. Үз сөйләмендә әдәби тел нормаларын белү. Дәреслек белән эш. Татар әдәби теленең функциональ стильләре (теория). 1 Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен аңлыйТөрле стиль текстларны аера белә Таблица белән эшли белү. Стилистика.
Эш кәгазьләре. 1 Һәр стиль үзенчәлекләрен аңлый Стилистика буенча алган белемнәрен практикада куллана белә Кагыйдәләрне кулланып язу “Морфология һәм синтаксис” темасына кереш контроль эш 1 Орфографик, пунктуацион нормаларга туры китереп дөрес яза белә Тест эшләү Контроль эш № 1
Хаталар өстендә эш. БСҮ. «Чаллы яшьләрен нәрсә борчый?» исемле мәкалә язу 1 Публицистик стиль үзенчәлекләрен аңлый Үз фикерләрен логик эзлеклелектә бирә ала, орфографик, пунктуацион, стилистик нормаларга туры китереп мөстәкыйль яза белә Мәкалә язу. Грамматика ( 1сәг )
Грамматика турында төшенчә. Грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү обекты һәм үзара бәйләнеше.Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре 1 Грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү объекты, үзара бәйләнеше турында белү. Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр. Орфографик кагыйдәләр нигезендә үз хаталарын төзәтү.Сүзләрне дөрес әйтә белү Морфология 14сәг (9 сәг+3д+1соч+1изл)
Морфология буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү;татар телендә сүз төркемнәре 1 Сүз төркемнәре, аларның мәгънәләре, ясалышы, төп морфологик билгеләре, җөмләдә кулланылышы. Сүзләрне төркемләү принципларын аңлата алу Әлеге өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре Таблица белән эшли белү. Исем. Исемнәргә морфологик анализ ясау 1 Исем сүз төркеменең грамматик категорияләре. Морфологик анализ кагыйдәлә-рен аңлау Исемгә хас үзенчәлекләрне искә төшерү, тирәнәйтү.
Исемнәргә морфологик анализ ясый белү Сыйфат. Сыйфатларга морфологик анализ ясау 1 Сыйфат, аның грамматик категорияләре Сыйфатларга хас үзенчәлекләрне искә төшерү, тирәнәйтү.
Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү Диктант язу. “Кызыклы ярыш”тексты 1 Ишетеп аңлау Орфографик, пунктуацион нормаларга туры китереп дөрес яза белү Диктант №1Н.Гыймадиева. Контроль
диктант һәм изложение.
Хаталар өстендә эш. Сан. Саннарга морфологик анализ ясау
1 Сан, аның төркемчәләрен аңлый Сан сүз төркеменә морфологик анализ ясый белү Җөмләләр төзү, рус теле белән чагыштыру. “Тынычлык, сугыш һәм ХХI гасыр” темасына контроль сочинение язу.
1 Сочинение язу таләпләрен, аның темасын ачыклау Үз фикерләрен логик эзлеклелектә бирә алу орфографик, пунктуацион, стилистик нормаларга туры китереп мөстәкыйль яза белү Сочинение
№ 1
Сочинениенең күләме 3,5 - 6 бит
Алмашлыклар. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау. Хаталарны булдырмау өстендә эш. 1 Алмашлыкларның асылын, аларның төркемчәләрен, ясалыш ысулларын аңлау Алмашлыкларны дөрес яза белә, алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү Контроль диктант язу . “Күркәм сыйфатлар” тексты 1 Ишетеп аңлау Тыныш билгеләрен дөрес кую, грамоталы итеп язу. Мөстәкыйль яза белү. Контроль диктант
№ 2Н. Гыйма-
диева,
44 бит
Контроль
диктант һәм изложение.
Хаталар өстендә эш. Рәвеш. Рәвешләрнең дөрес язылышы.. 1 Рәвешнең асылын, аларның төркемчәләрен, ясалыш ысулла-рын аңлый Рәвешнең һәр төркемчәсенә морфологик анализ ясый белә. Кушма, парлы, тезмә рәвешләрне дөрес яза белү Морфологик анализ ясау, тәрҗемә итү. Бәйләгеч сүз төркемнәре:бәйлекләр, теркәгечләр Аларга морфологик анализ ясау. 1 Теркәгеч/ теркәгеч сүзләрнең, бәйлек/ бәйлек сүзләрнең, асылын, аларның төркемчәләрен аңлый Теркәгеч/теркәгеч сүз, бәйлек/ бәйлек сүз белән җөмлә төзи белү Ярдәмлек сүз төркемнәрен аера, дөрес итеп куллана белү.
Таблица белән эшли белү.
Модаль сүз төркемнәре:кисәкчәләр, ымлыклар,модаль сүзләр Аларга морфологик анализ. 1 Модаль сүз төркемнәренең асылын аңлау Сүз төркеменең төрен билгели белү. Сөйләмдә сүз төркемнәрен дөрес куллану
Модаль сүз төркемнәренә морфологик анализ ясый белү Аңлатмалы диктант язу. “Миләшләр” тексты 1 Ишетеп аңлау Орфографик, пунктуацион нормаларга туры китереп дөрес яза белү Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү һәм бәяләү Диктант №3 Н.Гыймадиева. Контроль
диктант һәм изложение.
Хаталар өстендә эш. Фигыльнең морфологик, лексик-грамматик категорияләре.Фигыль төркемчәләре (затланышлы, затланышсыз фигыльләр) 1 Фигыль сүз төркеменең грамматик категорияләре. Морфологик анализ кагыйдәлә-рен аңлау
Фигыльнең асылын, аларның төркемчәләрен, ясалыш ысулларын аңлау
Морфологик анализ ясау, диалоглар төзү. “Ялгызлык “ тексты буенча изложение язу
1 Текстның эчтәлеген ишетеп аңлап,план
төзү. Орфографик, пунктуацион, стилистик нормаларны мөстәкыйль куллана белү Текстка якын итеп язу. План төзү, эзлекле итеп текстны язу. Изложение № 1Н. Гыйма-
диева.
Контроль
диктант һәм изложение.
Синтаксис (13 сәг )
Синтаксис буенча кабатлау ( 1 сәг )
Синтаксис һәм пунктуация буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:Сүз, сүзтезмә,җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст 1 Сүзләр арасында тезүле hәм ияртүле бәйләнеш. Сүзтезмәнең иярүче hәм ияр-түче кисәкләрдән торуы. Татар телендә сүзтезмәләрнең төрләре hәм үзенчәлекләре.
Ияртүче кисәктән чыгып, иярүче кисәккә сорау кую.
Сүзтезмәләрне тикшерү. Синоним җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү. Гади җөмлә 5сәг ( 4сәг+1 дик )
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. 1 Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре аера Әлеге кагыйдәләрне практикада куллана белә Таблица белән эшли белү. Гади җөмлә төрләре.
1 Гади җөмләләр төркемләүнең ни-гезендә нинди бил-ге салынуга карап, төркемнәргә бүле-нүе (әйтү максаты буенча,оештыручы үзәкнең саны буенча h.б.) Гади җөмләгә тулы синтаксик анализ ясый белә Тиешле интонация белән укый белү. Грамматик биремле диктант язу. «Сәяхәттә» тексты . 1 Текстның эчтәлеген ишетеп аңлый
Орфографик, пунктуацион кагыйдәләргә нигезләнеп, мөстәкыйль яза белә Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү һәм бәяләү Грамматик биремле диктант
№ 4Н.Гыймадиева. Контроль
диктант һәм изложение.

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Хаталарны булдырмау өстендә эш. 1 Гади җөмләләр төркемләүнең ни-гезендә нинди бил-ге салынуга карап, төркемнәргә бүле-нүе (әйтү максаты буенча,оештыручы үзәкнең саны буенча h.б.)
Гади җөмләгә тулы синтаксик анализ ясый белү Өстәмә материаллар белән эшли белү. Җөмләдә сүз тәртибе 1 Татар теленең туры һәм кире сөйләмнең үзенчәлекләре Татар һәм рус телләрендәге җөмләләрне төзелешләре, бәйләүче чаралары һәм функцияләре ягыннан чагыштыру Таблица белән эшли белү.
Кушма җөмлә 7 сәг ( 5сәг+1 изл.+1к\эш)
Тезмә кушма җөмләләр 1 Теркәгечле hәм төркәгечсез тезмә җөмләләрне тану, аларда бәйләүче чаралар. Текстта hәм сөйләмдә тезмә кушма җөмлә-ләрне табу, сөйләмдә куллану, тиешле грамматик чаралар ярдәмендә тезмә кушма җөмләләр ясау, язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес кую. Җөмләгә тулы синтаксик анализ ясый белү Синтаксик анализ ясау. Схема төзү. Иярченле кушма җөмләләр. Хаталарны булдырмау өстендә эш 1 Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънәләре ягыннан алты төргә бүленүе,ә төзелешләре буенча аналитик hәм синтетик төрләргә бүленүе. Текстта иярченле кушма җөмләләрне табу, бәйләүче чараларны күрсәтә алу баш hәм иярчен җөмләләрне табу. Җөмләгә тулы синтаксик анализ ясый белү Карточкалар белән эш. Тыныш билгеләрен дөрес кую, дөрес интонация белән уку. “Сугыш...” тексты буенча контроль изложение язу 1 Текстның эчтәлеген ишетеп аңлап,план
төзү. Орфографик, пунктуацион, стилистик нормаларны мөстәкыйль куллана белү Контроль изложение № 2Н.Гыймадиева. Контроль
диктант һәм изложение.Казан.2006,79 бит
Катлаулы кушма җөмлә. Хаталарны булдырмау өстендә эш. 1 Катлаулы кушма җөмләләрнең асылын аңлый белү Катлаулы кушма җөмләләрне текст эчендә таба һәм аера белү. Җөмләгә тулы синтаксик анализ ясый белү Дөрес интонация белән уку Татар телендә тыныш билгеләрен кую. Кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау
1 Кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау
Җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясау, схемаларын төзи белү. Синтаксик анализ.
Текст, туры һәм кыек сөйләм, уртак сөйләм үзенчәлекләре.
Хаталарны булдырмау өстендә эш 1 Текстның төзелеше Текстның өлешләрен күрә белү Грамоталы итеп яза белү. Йомгаклау контроль эше 1 Орфографик, пунктуацион кагыйдәләргә нигезләнеп, мөстәкыйль яза белә Тест башкару. Контроль эш №2
10-11нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау 1 сәг. Хаталар өстендә эш. 10-11нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау 1 Гомумиләштереп кабатлау, йомгаклау. Синтаксик анализ ясау. Схема төзү. “81нче «Калкан» полиция кадетлар мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
«РАСЛАНДЫ»
Педогогик совет беркетмәсе
№__1__ __29__август 2014ел
Мәктәп директоры
_____________ Майоров А.А.
_______номерлы боерык белән
гамәлгә кертелде
11 нче Б сыйныфы(татар төркеме) өчен татар әдәбитыннан эш программасы
(сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Сурия Заһидулловна
“КИЛЕШЕНДЕ” “КАРАЛДЫ”
Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе
_____________ Хәлиуллина С.З. № __1__ _28__август 2014 ел
МБ җитәкчесе________ Гарипова Ч.Р.
Яр Чаллы
2014
Аңлатма язуы
11 нче Б сыйныфында татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. “ Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татарәдәбиятын укыту программасы”. Казан: “Тат.кит.нәшер., 2011. Төзүче авторлары: Ф.Г..Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева.
3.“81нче «Калкан» полиция кадет мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2014-2015 уку елы өчен укыту планы.
4. 81нче «Калкан» полиция кадет мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2013-2017 нче еллар өчен белем бирү программасы.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән“Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар” буенча 11 нче сыйныфы өчен татар әдәбияты дәресләренә 70 сәгать каралган. Мәктәпнең еллык укыту планы буенча 34 атна, шуңа 2014-15 нче елга укыту планы нигезендә татар теленә 68 сәгать (атнасына 2 сәг.) карала. Эш программасының эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.
Язма һәм телдән тикшерү эшләре : сочинение -5 сәг, контроль эш башкаруга 1 сәгать планлаштырыла.
Эш программасы структурасы.
Татар әдәбияты буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, эш программасының эчтәлеге, укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр, календарь-тематик план, тикшерү характерындагы практик эшләрнең графигы, кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары, бәяләү материаллары.
Эш программасының эчтәлеге.
Татар әдәбиятыннан бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, аның үсешенә һәм кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә.
Укытучы көндәлек эшендә түбәндәге төп принципларны куллана ала:
психологик принциплар: укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу;
гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек;
лингвистик принциплар: системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функңиональ-семантик, культурологик;
методик принциплар: аралашу, концентрик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.
Укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты — укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру.
Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б.ны үз эченә ала.
Аралашу компетенциясе ул — башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул,— укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
11нче сыйныфта татар әдәбияты тарихын хронологик тәртиптә һәм хәзерге идея-эстетик таләпләрне искә алып яктырту күздә тотылды. Программада әдәбиятны милли сүз сәнгате итеп карауга игътибар ителде.Ул түбәндәге максат һәм бурычларны куя:
-татар әдәбиятының тарихы турында гомуми караш булдыру.
-әдәбиятның чорларга бүленешен, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын өйрәнү;анализлау һәм бәяләргә өйрәтү;
-әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең , язучы иҗатының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү;
- татар һәм рус әдәбиятында уртак темага, проблемаларга багышланган әсәрләрне чагыштырып укыту.
-аерым автор, аның әсәре, гомумән, әдәбият турындагы кирәкле мәглүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша табарга күнектерү
11нче сыйныфта укучылар үзләштерергә тиешле белем, осталык, күнекмәләр:
Укучылар үзләштерергә тиешле күнекмәләр:
-матур әдәбиятның сәнгать төрләре арасындагы урынын, үзенчәлекләрен билгеләү;
-татар матур әдәбиятының гомуми үсеш юлын, аның чорларын белү, ул чорларга хас үзенчәлекләрне күрергә өйрәнү;
-матур әдәбиятның халык тарихы, аның аның катлаулы борылышлары, аеруча хәлиткеч вакыйгалары белән аерылгысыз бәйләнгән булуын. Аларның язучыларга ясаган тәэсирен күрсәтеп бирү;
- классик язучыларның әдәбият әдәбият үсешендәге ролен аңлату;
-матур әдәбиятның сәнгатьлелек ягыннан эволюциясен тоемлау;
-әдәбиятның үзләренә таныш гомуми мәсьәләләре , аерым язучылар иҗаты, аларның дәрестә үтелгән яки мөстәкыйль өйрәнелгән әсәрләре турында инша , изложение, реферат кебек язма эшләрдә һәм телдән ирекле рәвештә үз карашларын бәян итү.
Укчылар үзләштерергә тиешле мәгълүмат:
-программада өйрәнү өчен каралган әсәрләр, аларга карата тәкъдим ителгән хезмәтләр;
-өстәмә белем чыганакларыннан (әдәби әсәрләр, фәнниәдәбият, тәнкыйди хезмәтләр. Интернеттан алынган материаллар) әдәбиятның гомуми мәсьәләләре, аерым язучының иҗаты, тормыш юлы, шәхси кичергәннәренең иҗат иткән әсәрләрендә чагылышы турында;
-программада каралмаган , әмма теге яки бу чорның әдәби мохитен киңрәк аңларга ярдәм итүче кайбер башка язучыларның тормыш юллары һәм иҗатлары;
-татар һәм рус әдәбиятлары бәйләнешенә караган кайбер материаллар һәм хезмәтләр;
-хәзерге татар әдәбияты авторларының укучыларының үзләрен кызыксындырган әсәрләре;
-хәзерге татар вакытлы матбугатында басылучы аерым әсәрләр;
-хәзерге татар әдәбияты белән театр,м узыка, кино,кебек сәнгать төрләре арасындагы бәөләнешләр .
Укучының шәхси үсеш- үзгәреше:
-укучының мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗә ясау сәләте үсү;
- матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә төшенү; кешелек, горурлык, үз-үзен бәяләү үсү;
-укучыда мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да матур әдәбият укуга ихтиҗ булу;
-әдәби әсәренең эстетик кыйммәтен аңларлык зәвык формалашу.
Эш программасын тормышка ашыру максатыннан түбәндәге укыту – методик комплекты кулланыла :
1.Программа: “Рус теледә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен)
.Программаның авторлары: Ф.Г.Галимуллин, З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева Казан: Татар.кит.нәшр.,2011 ел.
2. Дәреслек Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). – Казан: “Тат.кит.нәшер.”, 2012
11 нче сыйныфта укучыларның әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләренә гомуми таләпләр
Әдәбият теориясеннән:
-хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;
-автобиографик повестьне;
-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;
-комедия жанры турында аңлатып бирү;
-мәсәл жанрының үзенчәлеген;
-әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;
- уңай герой,тискәре герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;
-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала.
Татар мәдәниятеннән:
-татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф- гадәт һәм йолаларын аңлата белү;
-милли орнаментларны аера белү;
-әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү сорала.
Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:
-текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;
-укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу;
-өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;
-укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәтеңне белдерә алу;
-тәкъдим ителгән ситуация , тема яки рәсем буенча сөйли белү:
-уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
-балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.
Программа эчтәлеге һәм сәгатьләргә бүленеше
1917 нче елдан соңгы әдәбият (2 сәг)
Революция тарафдарларының 1917 елның 7 ноябренә кадәр биргән вәгъдәләре: халыкка җир, ирек, тынычлык бирү, милли мәсьәләне гадел хәл итү. Ләкин боларның чынлыкта тормышка ашмавы. Яңа көч белән кабынган гражданнар сугышының авыр нәтиҗәләре. Әдәбиятта көрәш темасының үзәккә куелуы. Әдәбиятта аеруча характерлы әсәрләр: «Ул кем?» (М. Гафури), «Каравылда» (М. Максуд), «Чәчәктән һәйкәл» (Ф. Бурнаш), «Декламацияләр» (Г. Камал) һ. б. Революцион көрәшнең бер гаилә кешеләрен аеруны сурәтләгән әсәрләр: «Канлы көннәрдә» (Ш. Усманов), «Яңа кешеләр» (Г. Ибраһимов)
2. 1920 – 1930 нчы еллар әдәбиятына күзәтү. (2сәг)
Гражданнар сугышы, ачлык темаларының даими яктыртылуы. Яңа газеталар, журналлар чыгу. Аларның әдәби әсәрдә үткәрелергә тиешле идеологиягә тәэсире. Төрле әдәби төркемнәр барлыкка килү. Бер-беренә каршы килүче әдәби агымнарның (пролетар юнәлеш, футуризм, имажинизм һ. б.) яшәвенә әле мөмкинлек булу. Әдәбиятта аеруча еш очрый торган темалар: кеше бәхете: «Мәхәббәт тәүбәсе» (Н. Такташ), «Шобага» (К. Нәҗми); революциянең кеше язмышына ясаган тәэсире: «Яр буенда учаклар» (К. Нәҗми), «Эшче» (М. Гафури), «Бәхет» (М. Җәлил) һ. б. Яңа чынбарлыкны сурәтләүдә сәнгатьлелеккә игътибар арту: «Ил кызы», «Краском мәхәббәте» (Ш. Усманов). Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары (1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Әдәби иҗатка административлык алымнары белән тәэсир итү, моның нәтиҗәләре. «Агыйдел» (М. Әмир). Җәмгыятьтә әхлак нигезләрен аңлауда кискен борылыш. Гореф-гадәтләрнең күпчелеген санга сукмау, динне кире кагу. Күмәк хезмәтне данлау: «Кояшлы яңгыр» (К. Нәҗми). Шәхес культының җәмгыятькә һәм әдәбиятка китергән гаять зур зарары
3.Һади Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы (2 сәг)
Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повесте. Әсәрдә мәхәббәт, гаилә, бәхет мәсьәләләренең бирелеше (2 сәг)
4.1940 – 1950 нче еллар әдәбятына күзәтү(1 сәг)
Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Иҗатта җиңүгә булган омтылышның үзәктә торуы. Сугыш һәм кеше, ил язмышы мәсьәләсенең барлык жанрлар өчен дә уртаклыгы. Шигърият, хикәянең активлашуы. Драма әсәрләре, аларның бу чордагы төп юнәлеше. М. Җәлил, Ф. Кәрим һ. б.ның татар шигъриятен үстерүдәге рольләре. Т. Гыйззәт, М. Әмир, Н. Исәнбәт, Г. Кутуй, И. Гази, А. Шамов һ. б. әсәрләре.Илленче елларда да сугыш темасының дәвам итүе. С. Хәким, Н, Арсланов, Г. Хуҗи, Ф. Хөсни, А. Шамов, И. Гази һ. б.ның поэмалары, хикәяләре һәм повестьлары. М. Әмир, Р. Ишморатның драма әсәрләре. Г. Әпсәләмов романнары. Г. Бәшировның «Намус» романы. Илленче еллар урталарында шәхес культының фаш ителүе. Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш, Усманов, Г. Толымбайский, Ф. С.-Казанлы, Ф. Бурнаш, И. Салахов һ.б.ның исемнәре, әсәрләре әдәбиятка кайту.
X. Туфанның намуслы исеме торгы-зылу, аның әдәбиятка кайтуының әһәмияте. М. Җәлил исеменең һәм «Моабит дәфтәрләремнең илгә кайтуы, аларның җәмгыятькә һәм әдәбиятка китергән көчле тәэсире.1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү, аның әһәмияте
5. М.Җәлил. Шагыйрьнең сугышчан юлына, әсирлектәге тормышына һәм иҗатына күзәтү.Аерым әсәрләренең әдәби эшләнешенә анализ. “Җырларым”, “Ышанма”, “Тик булса иде ирек” шигырьләрендә батырлык пафосының бирелү үзенчәлекләре. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә М. Җәлил образының бирелеше (5 сәг)
Ф. Кәрим Тормыш юлы һәм иҗаты. “Сибәли дә сибәли” шигыре, “Разведчик язмалары ” хикәясе. Ватанны ярату һәм аның азатлыгы өчен көрәшкә әзер тору, шагыйрьнең уйлары, халәте (4 сәг)
1960 нчы еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү (2 сәг)
Илдә илленче еллар урталарыннан соң булган кайбер уңай үзгәрешләрнең әдәбиятка тәэсире. Ә. Еники, А. Гый-ләҗевнең тоталитар режимны тәнкыйтьләгән әсәрләре: «Саз чәчәге», «Рәшә» (Ә. Еники), «Өч аршын җир» (А. Гыйләҗев). Тарихи теманың әкренләп үзләштерелә башлавы: «Итил суы ака торур» (Н. Фәттах); «Кубрат хан», (М. Хәбибуллин) һ. б. Михаил Худяков, Нади Атласи, Газиз Гобәйдуллин һ. б. галимнәрнең тарихи хезмәтләре кайтуның әдәбиятка тәэсире. Г. Исхакый исеменең һәм әдәби мирасының халыкка кайтуы, моның сүз сәнгатенә, тарихи фикерләүгә, әдәбият тарихына ясаган зур уңай тәэсире. СССРның таркалуы, әдәбиятта яңа темаларның барлыкка килүе
Х. Туфан. Иҗатына күзәтү “Ә үткәнгә халар бармыйлар” циклы, «Кармәт истәлекләре». Әсәрләрнең төп проблематикасы һәм безнең позиягә китергән яңалыгы. Х.Туфан һәм җыр сәнгате (4 сәг.)
Г.Бәширов. Иҗаты турында белешмә. “Җидегән чишмә” романы (өзек). Әсәрдә табигатьне саклауның әһәмиятен ачу, геройларны бяләүдә табигатькә мөнәсәбәтләрнең роле.(3сәг)
Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Гел кояшка карый тәрәзәләрем”, “Башка берни дә кирәрми” шигырьләре. Әсәрләрдә туган якның сурәтләнеше, аларда нечкә лиризм (2сәг)
Ә.Еники. Иҗаты турында белешмә. “Әйтелмәгән васыять” әсәре (өзек). Язучының халык мирасына һәм ул мирасны бүгенгәчә саклап килүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту үзен чәлекләре (3 сәг)
М.Мәһдиев Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Бәхилләшү” повесте (өзек).Әсәрдә авыл кешеләренең рухи дөньясыяктыртылу, аларныж щхлакый сыйфатларыныж бирелеше (4 сәг)
Н. Фәттах Тормыш юлы һәм иҗаты урында белешмә. “Итил суы ака торур” романы (өзек).Әсәрдә Идел буе Болгары дәүләте чоры кешеләренең язмышы чагылу (3 сәг)
М.Хәсәнов “Язгы аҗаган” әсәре (өзек). Бу әсәрдә җәмгыять һәм шәхес проблемасының яңача хәл ителүе. (4 сәг)
Г.Афзал, Зөлфәт, Р.Харис, аларның үзенчәлекле яклары.Р.Харис һәм композитор Р.Ахияровның иҗади хезмәттәшлеге. “Шагыйрь мәхәббәте” операсы (7 сәг)
Т. Минңнулли. Иҗаты турында белешмә. “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы. Анда мәктәп тормышының һәм укытучылар образларының бирелеше, әхлак мәсьәләсенең куелышы (2сәг)
Р.Фәйзуллин. Иҗаты турында белешмә. “Якты моң”, “Яздан аерып булмый Тукайны”, шигырьләре.Аларда тирән уй, фәлсәфи олы фикернең бирелеше (1 сәг)
Р.Гаташ. Иҗатына күзәтү. “Ирләр булыйк”, “Укытучы” шигырьләре. Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше (1 сәг)
Татар балалар әдәбиятына күзәтү. Җ.Тәрҗеманов, Х.Халиков, Җ.Дәрзаман. аларның әсәрләрендә төп тема һәм проблемалар. ( 7сәг)
Ш.Галиев иҗатына күзәтү. (2 сәг)
Р. Миңнуллин иҗатына күзәтү. Аның балалар поэзиясен үстерүдәге эшчәнлеге (3 сәг)
Әдәби тәнкыйть. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүлнешен искә төшерү. Әдәби процесста дәвамчанлык принцибы.“Ислам дине һәм татар әдәбияты” (4 сәг)
Барлыгы 68 сәгать
Ятлау өчен текстлар
М.Җәлил “Ышанма!”
Ф.Кәрим “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар”
С.Хәким “Гел кояшка карый тәрәзәләрем”
Р.Фәйзуллин “Яздан аерып булмый Тукайны!”
Р.Гаташ “Укытучыма”, “Ирләр булыйк!”
Әңгәмә кору өчен якынча темалар
-Туган як моңнары
-Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем
-Һөнәр сайлау
-Яраткан язучым
-Яшел даруханә
-Батырлар даны мәңгелек
Дәрестән тыш уку
-Р.Мостафин “Өзелгән җыр эзеннән”
-М.Хәсәнов “Язгы аҗаган”
-М.Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә”
Сочинение темалары.
“Зинданнарны ватып чыккан җыр” (“Моабит дәфтәрләре”)
Х. Туфанның тоткынлык чоры иҗаты
“Гази – аяныч язмышлы шәхес” яки “Иргали – хезмәт кешесе”
Акъәби образы
Яраткан язучым
Төп әдәби теоретик төшенчәләрӘдәби төрләр һәм жанрлар. Образлар системасы. Шигырь төзелеше. Автор образ, хикәяләүче образы, лирик герой. Әдәби әсәрдә сурәтләү чаралары. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңарту процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булдыру
№ Өйрәнелә торган бүлекләр,укыту материалының темасы Сә-гать саны Үткәрү вакыты Көтелгән нәтиҗәләр Гомумбелем күнекмәләре һәм уку эшчәнлеге Контроль төре
План Фактик
белем күнекмәләр 1917 нче елдан соңгы әдәбият (2 сәг)
1
2 1917 нче елдан соңгы әдәбият.
Әдәби процесска характеристика
1
1 Революция тарафдарларының 1917 елның 7 ноябренә кадәр биргән вәгъдәләре: халыкка җир, ирек, тынычлык бирү, милли мәсьәләне гадел хәл итү. Ләкин боларның чынлыкта тормышка ашмавы. Яңа көч белән кабынган гражданнар сугышының авыр нәтиҗәләре. Әдәбиятта көрәш темасының үзәккә куелуы.) Әдәбиятта аеруча характерлы әсәрләр: «Ул кем?» (М. Гафури), «Каравылда» (М. Максуд), «Чәчәктән һәйкәл» (Ф. Бурнаш), «Декламацияләр» (Г. Камал) һ. б. Революцион көрәшнең бер гаилә кешеләрен аеруны сурәтләгән әсәрләр: «Канлы көннәрдә» (Ш. Усманов), «Яңа кешеләр» (Г. Ибраһимов Дәреслек белән эш. Конспект төзү. 1920 – 1930 нчы еллар әдәбияты 2сәг. 3
4 1920 – 1930 нчы еллар әдәбиятына күзәтү.
Гражданнар сугышы, ачлык темаларының даими яктыртылуы. Яңа газеталар, журналлар чыгу. Аларның әдәби әсәрдә үткәрелергә тиешле идеологиягә тәэсире. Төрле әдәби төркемнәр барлыкка килү. Бер-беренә каршы килүче әдәби агымнарның (пролетар юнәлеш, футуризм, имажинизм һ. б.) яшәвенә әле мөмкинлек булу. Җәмгыятьтә әхлак нигезләрен аңлауда кискен борылыш. Гореф-гадәтләрнең күпчелеген санга сукмау, динне кире кагу.
Күмәк хезмәтне данлау: «Кояшлы яңгыр» (К. Нәҗми). Шәхес культының җәмгыятькә һәм әдәбиятка китергән гаять зур
зарары
Әдәбиятта аеруча еш очрый торган темалар: кеше бәхете: «Мәхәббәт тәүбәсе» (Н. Такташ), «Шобага» (К. Нәҗми); революциянең кеше язмышына ясаган тәэсире: «Яр буенда учаклар» (К. Нәҗми), «Эшче» (М. Гафури), «Бәхет» (М. Җәлил) һ. б. Яңа чынбарлыкны сурәтләүдә сәнгатьлелеккә игътибар арту: «Ил кызы», «Краском мәхәббәте» (Ш. Усманов). Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары (1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Әдәби иҗатка административлык алымнары белән тәэсир итү, моның нәтиҗәләре. «Агыйдел» (М. Әмир) Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты (2 сәг) 5 Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗади мирасы 1 Шагыйрьнең тормышына, шәхесенә бәйле мәгълүматларны тулыландыру, истәлекләр белән баету һәм иҗатына күзәтү ясау. Шагыйрьнең әти-әнисе, үз гаиләсе, шәхесе турында сөйләү. Тормыш юлы, иҗади мирасы белән танышу. ”Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы, “Җир уллары” трагедиясе турында белешмә бирү. Хронологик таблица төзү. 6 Һ. Такташ. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасының сюжет- композициясе. Әсәрнең темасы һәм идеясы. Төп образлар 1 Әсәрнең жанры. Сюжетына салынган вакыйгалар . Поэманың үзенчәлеге. Әсәрнең төп темасы, идеясы. Поэма турында төшенчә. Төп образларга характеристика. Сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү. . Гадел Кутуйның тормыш юлы, иҗаты(3 сәг) 7 Гадел Кутуйның тормыш юлы, иҗат үзенчәлекләре
1 Г.Кутуйның шәхесе турында өстәмә материал бирү, аерым әсәрләре белән танышу. Дәреслек белән эш. 8 “Тапшырылмаган хатлар” повесте. Әсәрдә мәхәббәт, гаилә, бәхет мәсьәләләренең бирелеше 1 Әсәрнең яратып укылуының сәбәпләре. Вакыйгаларның хронологик тәртибе.
Повестьның сюжет-композиция үзенчәлеге. Әсәрнең төп конфликты һәм проблемасы.
Әсәрдәге гаилә һәм мәхәббәт мәсьәләләрен яктырту үзенчәлекләре. Хат язу. Сорауларга җавап бирү. 9 Төп образлар, аларны ачуда автор кулланган чаралар “Бүгенге җәмгыятьтә гаиләләр ни өчен таркала?” темасына БСҮ 1 Төп образларның характер сыйфатларын ачу. Образларның еге яки бу эш хәрәкәтенең сәбәбен билгеләү. Сорауларга җавап бирү, әңгәмә 1940 – 1950 нче еллар әдәбятына күзәтү . 2сәг 10
11
1940 – 1950 нче еллар әдәбиятына күзәтү
1940 – 1950 нче еллар әдәбиятының төп юнәлеше
1
1 Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Шигърият, хикәянең активлашуы.
Илленче елларда да сугыш темасының дәвам иттерелүе.
Илленче еллар урталарында шәхес культының фаш ителүе.
1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү, аның әһәмияте
. Хронологик таблица төзү. Презентацияләр белән эш. Муса Җәлил иҗаты 5сәг(3 сәг+1 соч+1ДТУ) 12
Муса Җәлил. Фронттагы һәм әсирлектәге иҗаты турында белешмә
“Моабит дәфтәрләре”
нең тематик һәм жанр төрлелеге.
1 Шагыйрьнең сугышчан юлына, әсирлектәге тормышына һәм иҗатына күзәтү.Аерым әсәрләренең әдәби эшләнешенә анализ. “Җырларым”, “Ышанма”, “Тик булса иде ирек” шигырьләрендә батырлык пафосының бирелү үзенчәлекләре. Жанр ягыннан бүленеш: баллада, поэма, лирик шигырь, юмористик шигырь.
Муса Җәлилнең тормыш юлы, фашизмга каршы көрәше турында түбән сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү, яңа мәгълүматлар белән тулыландыру һәм фронт лирикасы белән таныштыру
Шигырьләрен сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү һәм аларга анализ ясау.
Җәлил образының сәнгатьтә бирелеше. Әңгәмә. 13 “Зинданнарны ватып чыккан җыр” темасына сочинение язу (“Моабит дәфтәрләре” буенча) 1
Кешенең Ватанны саклау сугышында җаваплылыгы тойгысы, аның төрле поэтик вариацияләре. Дошманга нәфрәтнең чагылышы. Сагыну, ярату, якыннарга хөрмәт һ.б. кешелек тойгыларының шигырьләрдә лаеклы урын алуы, аларның тәэсир көчен арттыруы. План төзү Сочинение №1
14 М. Җәлилнең “Җырларым”, “Ышанма”, “Тик булса иде ирек” шигырьләре 1 Әдәбиятта һәм сәнгатьтә М. Җәлил образының бирелеше “Моабит дәфтәрләре”нең тематик төрлелеге.
Туган ил һәм ирек турында, үлем һәм яшәү фәлсәфәсе, фашизмга нәфрәт, мәхәббәт, хезмәт, балалар, җиңүгә ышаныч.
Шигырләрен анализлау.М.Җәлил иҗатында тоткынлык мотивлары 15 “Әдәбият һәм сәнгатьтә М.Җәлил образы” темасына БСҮ Музыка, рәсем , сынлы сәнгатьтә Җәлил образының бирелеше 1. Әдәбияттта Җәлил образы.
2. Сәнгатьтә Җәлил образы.
3. М.Җәлилнең тормышын һәм иҗат юлын өйрәнү.
4. Р.Мостафин турында кыскача белешмә.
5. “Өзелгән җыр эзеннән” китабы турында фикер алышу. Сәнгать әсәрләрендә Җәлил образы” – әңгәмә. 16 Рафаэль Мостафинның “Өзелгән җыр эзеннән”әсәре буенча дәрестән тыш уку.
1 Әсәрне анализлау. Җәлил батырлыгын, төрмәдәге иҗатын өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләшү. Өстәмә материаллар белән эш. Фатих Кәрим. Иҗаты һәм тормышы(3сәг) 17 Фатих Кәрим. Иҗаты һәм тормышы турында белешмә
1 Ф.Кәримнең фаҗигале тормыш юлы. Тоткынлык чоры иҗаты. Ф.Кәрим – солдат һәм шагыйрь. Сугыш чоры – әдип иҗатының иң югары ноктасына күтәрелгән чагы. Конспект төзү. 18 “Разведчик язмалары”
ның сюжет эчтәлеге. Төп идеяны ачуда автор кулланган чаралар. 1 Әсәрнең исеменә бәйле үзенчәлеген билгеләү. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәлә-проблемалар? Төп идеяны ачуда автор кулланган чаралар. Ватанны ярату һәм аның азатлыгы өчен көрәшкә әзер тору, шагыйрьнең уйлары, халәте Повестька анализ.
19 Фатих Кәримнең “Сибәли дә сибәли”шигыре
1 “Разведчик язмалары” әсәрен өйрәнүгә йомгак ясау.
”Сибәли дә сибәли” шигырен сәнгатьле уку, анализлау.
Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. 1960 нчы еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү (2 сәг)
20
21 1960-2000 еллар әдәбияты.
1960-2000 еллар поэзиясе
1
1 Җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең әдәбията чагылуы. Әсәрләрдә мөстәкыйльлеккә омтылу авазлары, милләтебез тарихына игътибарның артуы.
Тарихи һәм табигатьне саклау темаларының артуы. Бүгенге әдәбиятта шәхес концепциясенең үзенчәлекләре.
Шигъри сүзнең эчке куәтен, җегәрен арттыруда уңышлар. Поэзиядә халык иҗатындагы, бөтендөнья әдәбияты һәм сәнгатендәге символикадан, шартлы алымнардан файдаланырга омтылышның артуы һәм җанлануы. Дәреслек белән эш. Гамил Афзал иҗаты 3 сәг (2 сәг+1 БСҮ) 22 Гамил Афзал иҗаты
1 Гамил Авзал – татар поэзиясен үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре белән баетучы.. Шагыйрьнең сатирик әсәрләре үзенчәлеген, иҗатының әһәмиятен ачу. Көлү объектлары һәм предметлары. Аларның халыкчан җирлекләре һәм халыкчан чаралар куллану “Язмышлар”, “Бигрәк юаш басып йөрдем җиргә” шигырьләре белән таныштыру. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. 23
“Өф-өф итеп” шигыре
“Кызыл балчык”, “Мыек борам” шигырьләре 1
Авторның юмор тудырудагы осталыгын ачыклау
Авторның юмор тудырудагы осталыгын ачыклау Юморны таба белү.
Шигырьләренә анализ ясау. 24 “Тел озын – гомер кыска”темасына бәйләнешле сөйләм үстерү
1 “Тел озын – гомер кыска” дигән темага әңгәмә кору.
Гыйбарәнең мәгънәсен ачыклау, тормыштан мисаллар китерү. Әңгәмә Зөлфәт иҗаты (1сәг) 25
Зөлфәт иҗаты
“Тылсым”, “Дүрт җыр” шигырьләре 1
Зөлфәтнең тормыш юлы белән таныштыру. Иҗатының үзенчәлекле яклары.
Шигырьләрендә үз тавышы, үз аһәңе булганлыгын төшендерү.
Аның шигърияттә үз тасвирлау алымын, үзенчә язу стилен булдырырга омтылган шагыйрьләрнең берсе булуын аңлату. Зөлфәт иҗатына кыскача күзәтү ясау. Шигырьләрен сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү һәм аларга анализ ясау. Зөлфәт иҗатының үзенчәлекләрен табу.
“Баш очында” “Дүрт җыр”шигырьләре белән танышу.
Шигырьләрдә темалар һәм образлар бирелеше Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
Лирик шигырьгә анализ. Ренат Харис иҗаты(1сәг) 26
Ренат Харис иҗаты
“Яздан аерып булмый Тукайны”, “Якты моң” шигырьләре 1
Ренат Харисның тормыш юлы белән таныштыру, поэзиясе турында мәгълүмат бирү. Язучы иҗаты турында белешмә ,иҗатының үзенчәлекле яклары.
Шигырьләрдә темалар һәм образлар бирелеше Р.Харис һәм композитор Р.Ахияровның иҗади хезмәттәшлеге. “Шагыйрь мәхәббәте” операсы
Шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү, Шигырьләренә анализ ясау.
Шигырьләргә анализ ясау. Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты(4сәг) 27 Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗат баскычлары
1 Шагыйрьнең тормыш юлы, шәхес буларак үзенчәлекле сыйфатлары. “Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарәнең Хәсән Туфанга туры килүе, “Ак чәчәк атар иде” дигән китаптан өзекләр белән танышу. Хронологик таблица төзү. Презентацияләр белән эш. 28 Х. Туфан “Ә үткәнгә хатлар”, “Кайсы атта сиңа кайтып була” шигырьләре 1 Х.Туфан лирикасының үзенчәлекле яклары Әсәрләрнең төп проблематикасы һәм безнең позиягә китергән яңалыгы. Шигырьләренә анализ ясау. 29 Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла”шигыре 1 Боҗралы кабатлау әдәби алымы “Агыла да болыт агыла” шигырен анализлау. Шигырьләрен сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү, аларга анализ ясау. “Туфан һәм җыр сәнгате” темасына сөйләшү. 30 Х. Туфанның тоткынлык чоры иҗаты темасына сочинение язу
1 Кеше кичерешләренең төрлелеген, байлыгын чагылдыруы, моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хис-тойгыларының яңа төсмерләр алуы, күңел төшенкелегенә түгел, яктылыкка, киләчәккә хезмәт итүе. Бу вакытта язылган шигырьләренең проблематикасы һәм яңалыгы.. Туфан поэзиясенең әдәбиятыбыз өчен булган әһәмияте Сочинение
Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты (2 сәг) 31 Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.
1 Шагыйрьнең иҗат юлы белән таныштыру.. Әсәрләрдә туган якның бирелеше, аларда нечкә лиризм. Шигриятенә анализ “Сусау” шигыре белән танышу. Хронологик таблица төзү. Презентацияләр белән эш. 32 С.Хәким иҗатында туган якның сурәтләнеше. 1 Туган як моңнарын сез нәрсәдә ишетәсез? Һәркемнең үз күзаллавы. Шигырьләрен сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү, анализ ясау. Әсәрләрдә туган якның сурәтләнеше, аларда нечкә лиризм Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Лирик шигырьгә анализ. Равил Фәйзуллин. Иҗаты(1 сәг) 33 Равил Фәйзуллин. Иҗаты турында белешмә. “Якты моң”, “Яздан аерып булмый Тукайны”, шигырьләре . 1 Иҗаты турында белешмә. Әлеге шигырьләрендәге тирән уй, фәлсәфи олы фикернең бирелеше. Р.Фәйзуллинның туган иле, туган халкы турында уйланулары ”Якты моң”, “Яздан аерып булмый Тукайны!” шигырьләрен анализлау.
Шигырьләрендә тирән уй, фәлсәфи олы фикернең бирелешен ачыклау. “Нюанслар илендә” циклы белән таныштыру. Сәнгатьле уку.
Лирик шигырьгә анализ. Рәдиф Гаташның иҗаты(1 сәг) 34 Рәдиф Гаташның иҗатына күзәтү. “Ирләр булыйк”, “Укытучы” шигырьләре. 1 Кыскача тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына күзәтү. Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше. Шәрык классикасы традицияләрен татар поэзиясенә кайтаруы. Шагыйрь иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Ирләр булыйк!”, “Укытучы” шигырьләренә анализ. Шигырьләрен сәнгатьле уку. Лирик әсәрләргә анализ. 1960-2000 нче еллар прозасы (1 сәг)
35 1960-2000 нче еллар прозасы.
1 Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртергә омтылулары, тарихи әсәрләр тудырулары..
Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу.Тема төрлелеге Дәреслек белән эш. Сорауларга җавап бирү. Мәхмүт Хәсәновның тормыш һәм иҗаты 5сәг (4сәг+1ДТУ) 36
37 Мәхмүт Хәсәновның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау.
“Язгы аҗаган” романы. 1
1 Язучының тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре. Аерым әсәрләренә күзәтү ясау.
“Язгы аҗаган” романы: жанры, төзелеш үзенчәлекләре, андагы вакыйгалар. Әсәрдәге өч сюжет сызыгы: 1) «Яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, матди базасын тикшерү, Кама буенда нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән» комиссия эшенә бәйле. Әлеге комиссия составына өлкә газетасының махсус хәбәрчесе буларак кертелгән Фәйзи башка сюжет сызыкларын тоташтырып, ачыклык кертеп, урыны белән бәя биреп тора. 2) Газиның гыйбрәтле язмышы 3) Иргали, аның гаилә тормышы тасвирлану. Аңлап уку, сорауларга җавап бирү. 38 Романдагы образлар системасы. Гази образы 1 Газигә бәйле вакыйга-күренешләрне күзәтү, әлеге геройның һәм аның белән бәйле кешеләрнең эш-хәрәкәтләрен, характерларын билгеләү аша әсәр эчтәлеген ачу Газиның гыйбрәтле язмышы Характеристика төзү. Вакыйгаларга карата мөнәсәбәтне әйтә белү. 39 Иргали образы 1 Иргали тормышына, аның белән бәйле кешеләрнең эш-хәрәкәтләренә күзәтү ясап, аның характер сыйфатларын билгеләү, тормышта яшәү мәгънәсе, әлеге геройга автор салган йөкләмә Иргали, аның гаилә тормышы тасвирлану. Сочинение №3
40 М. Хәсәновның “Язгы аҗаган”эсәре буенча дәрестән тыш уку 1 М. Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәрендәге сталинизм заманын сурәтләүдә яңа караш, совет системасының гаделсезлеген ачу Бу әсәрдә җәмгыять һәм шәхес проблемасының яңача хәл ителүе. Әсәрнең актуальлеген күрсәтә белү. Кыскартып сөйли белү, анализлау. Г. Бәшиов иҗаты(4 сәг) 41 Г. Бәшиов иҗаты турында белешмә 1 Иҗаты һәм тормышы турында Әдипнең тормыш юлы, шәхес буларак үзенчәлекле сыйфатлары. белемнәрен тирәнәйтү. Иҗатына кыскача күзәтү ясау. Конспект төзү. 42 “Җидегән чишмә” романынннан өзек 1 Романнан өзекне уку. Табигатьне саклауның әһәмияте турында әңгәмә корып сөйли белү Аңлап уку, сорауларга җавап бирү. 43 “Җидегән чишмә” әсәрендә геройларны бәяләүдә табигатькә мөнәсәбәтнең роле 1 “Әсәрдә табигатьне саклауның әһәмиятен ачу. Әсәрнең әһәмиятен күрсәтә белү. Геройларны бәяләүдә табигатькә мөнәсәбәтнең роле. Характеристика төзү. Романга анализ. 44 Яшел даруханә Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты 4 сәг (2 сәг+1 соч) 45 Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре
1 Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты. Әдипнең 7 нче сыйныфта өйрәнгән әсәрләрен искә төшерү. “ Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре. Алардагы психологик бизәкләр, гади кешенең эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле сурәтләү, детальләр төгәллеге. 50 нче, 60-80 нче еллар иҗаты. Сорауларга җавап бирү. Нәтиҗәләр ясарга өйрәнү. 46 “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең сюжеты.
1 Авторның халык мирасына һәм аны үзләрендә йөртүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту үзенчәлекләре. Хикәянең сәнгатьчә эшләнеше, композициясендә үзенчәлекләр. Халыкның гореф-гадәте, туганлык җепләренең изгелеге, кеше күңеленә игътибарның җитмәве кебек сыйфатларның калку итеп куелуы. Болардан чыга торган төп фикер. Сюжет-композициясен ачыклау 47 Хикәядә образлар системасы
1 Акъәби образы, аның халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәләндерүе. Ананың балаларына мөнәсәбәте, күңел җылылыгы, сизгерлеге, яңа йола-тәртипләрне аңларга омтылуы, үз күңелендә электән урнашкан, канына сеңгән гадәтләрнең замана тудырган яңалыклар белән каршылыкка керүе.
Кылган образы. Хикәядә Миңлебай карт әйткән соңгы сүзләрнең эчке мәгънәсе. Учак образы. Язучының халык мирасына һәм ул мирасны бүгенгәчә саклап килүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту үзен чәлекләре Образларга характеристика бирү Сочинение
№4
“ Акъәби образы”
Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты4 сәг (3сәг+1ДТУ) 48 Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты
1 Язучының тормыш юлы, шәхесе, әдәбиятка килүе. Иҗатының үзенчәлеге. Әсәрләре турында мәгълүмат бирү. Аларда сугыш алды, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда татар авылы тормышын чагылдыру. Милли-этнографик материалга байлык, сәнгатьчә детальләрнең төгәл һәм мәгънәле булуы, җанлы характерлар тудырудагы роле. 49 “Бәхилләшү” повестеның идея-эстетик үзенчәлекләре.
I бүлеккә анализ 1 Бүлеккә исем бирү, тексттагы вакыйга-күренешләрне билгеләү, һәркайсын аерым карау.). Әсәрдә авыл кешеләренең рухи дөньясыяктыртылу, аларныж щхлакый сыйфатларыныж бирелеше Повестьның язылу үзенчәлекләрен билгеләү. 50 “Бәхилләшү” повестеның идея-эстетик үзенчәлекләре.
IX бүлеккә анализ 1 Дәрдемәнднең 10 нчы сыйныфта тел турында өйрәнгән шигырләренен эпиграф итеп алып, әлеге бүлек белән бәйләп алып бару. Әсәрнең үзенчәлеге, автор стиле. Бүлекләргә исем кую. 51 М.Мәһдиев. “Торналар төшкән җирдә”әсәре буенча дәрестән тыш уку
1 Әдәби әсәргә анализ ясау Әсәрнең актуальлеген күрсәтә белү. Кыскартып сөйли белү, анализлау. Нурихан Фәттахның иҗаты(4 сәг) 52 Нурихан Фәттахның иҗаты турында белешмә 1 Әдипнең тормыш юлы. Киңкырлы иҗаты.. Н.Фәттахны тарихыбыз белән кызыксынуга этәргән алшартлар Кыскартып сөйли белү, анализлау. 53 “Итил суы ака торур” романының сюжет-композициясе 1
Әсәрдәге Бөек Болгар дәүләте төзелү һәм шул заман кеше-ләренең язмышы.Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләрен, геройларның хисләрен тасвирлау. Сюжетка киеренкелек, җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле. Ыруларның көнкүреше, яшәү рәвеше. Кыскартып сөйли белү, анализлау. 54 Романның идея-проблематикасы. Әсәрдәге образлар 1 Әсәрдә күтәрелгән төп проблемалар. Вакыйгалар үсешен тәэмин иткән конфликтлар. Әсәрдәге образларга характеристика бирү. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше. Образларга характеристика бирү
Туфан Миңнуллин. Иҗаты (3 сәг) 55 Туфан Миңнуллин. Иҗаты турында белешмә.
1 Тормыш юлы. Драмага килү юлы. Әсәрләренең тема һәм жанр ягыннан төрлелеге. Драматургның иҗат үзенчәлекләре. Татар театр сәнгатен үстерүдә Т.Миңнуллин драматургиясенең роле Хронологик таблица төзү. 56 “Үзебез сайлаган
язмыш” драмасындагы төп геройларның характер үзенчәлекләре, әсәрнең сюжет-композициясе 1 Әсәрдә мәктәп тормышының һәм укытучылар образларының бирелеше. Экспозиция, төенләнеш, хәрәкәт үстерелеше, кульминация ноктасы, чишелеш. Образларга характеристика бирү. Рольләргә бүлеп уку.Драманы рольләргә бүлеп уку күнекмәсен камилләштерү. 57 Әсәрдә мәктәп тормышын һәм укытучылар образлрының бирелеше, Балалар әдәбияты 8сәг.
Балалар әдәбиятына күзәтү (1 сәг)
58 Балалар әдәбияты
1 Татар балалар әдәбиятына күзәтү. Төп тема һәм проблемалар. Балалар әдәбиятының төрләре. Бүгенге татар балалар әдәбиятының төп иҗат көчләре. Җ. Тәрҗеманов, X.Халиков, Җ. Дәрзаман һ. б. әсәрләре. Төп тема һәм проблемалар. Сурәтләү объектының мәктәп тормышыннан, пионер оешмаларындагы вакыйгалардан гаилә хәлләренә, бала яки яшүсмернең эчке дөньясына авыша баруы. Балалар әдәбиятында проза жанрының, бигрәк тә тарихи проза-ның яңа әсәрләр белән баюы.Сурәтләүдә маҗаралылыкка киң урын бирелү. Конспект төзү. Җ.Тәрҗеманов иҗаты(1 сәг) 59 Җ.Тәрҗеманов иҗаты
“Әнием тәсбихы” 1
1 Җ. Тәрҗемановның тормыш юлы,иҗаты турында белешмә бирү, әсәрләрендә төп тема һәм проблемалар
Җ. Тәрҗемановның әсәрләрендә темалар, образлар бирелеш, сурәтләү чаралары. Үзенчәлекле якларын билгеләү, әсәрләрендәге төп тема һәм проблемаларны ачыклау. Дәреслек белән эш.
Сәнгатьле уку.
Лирик шигырьләргә анализ. Х. Халиков иҗаты(1 сәг) 60 Х. Халиков иҗаты
“Тавык йөрәк”, “Чынлап аксады” 1
1 Х. Халиковның әсәрләрендә төп тема һәм проблемалар
Х. Халиковның әсәрләрендә темалар, образлар бирелеш, сурәтләү чаралары. Үзенчәлекле якларын билгеләү, әсәрләрендәге төп тема һәм проблемаларны ачыклау.
Шигырьләрне анализлау . Дәреслек белән эш.
Сәнгатьле уку.
Лирик шигырьләргә анализ Җ. Дәрзаман иҗаты(1 сәг) 61 Җ. Дәрзаман иҗаты
“Элмә”, “Ышан бары йөрәк авазыңа”шигырьләре 1
1 Җ. Дәрзаманның тормыш юлы,иҗаты турында белешмә бирү, әсәрләрендә төп тема һәм проблемалар
Җ. Дәрзаманның әсәрләрендә темалар. Үзенчәлекле якларын билгеләү, әсәрләрендәге төп тема һәм проблемаларны ачыклау.
Образларның бирелеше, сурәтләү чаралары Конспект төзү.
Сәнгатьле уку.
Лирик шигырьләргә анализ. Шәүкәт Галиев иҗаты(1 сәг)
62 Шәүкәт Галиев
иҗаты.
“Урман күчә урамга”,
“Багана”шигырьләре 1
1 Шәүкәт Галиев иҗатына күзәтү.
. Шигырьләрен сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү һәм аларга анализ ясау. Әсәрләрендә кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең чагылышы.
Шигырьләрдәге сурәтләү чараларын табу. Юморның роле турында сөйләшү. Сәнгатьле уку.
Лирик шигырьгә анализ.
Роберт Миңнуллин иҗаты 3сәг (1 сәг+1соч+1 проект) 63 Роберт Миңнуллин иҗаты“Туган телемә”, “Һәйкәлләрне тыңлыйк” шигырьләре 1 Роберт Миңнуллин иҗатына күзәтү. Аның балалар поэзиясен үстерүдәге эшчәнлеге. Шигырьләрдә темалар, образларның бирелеше
Язучы иҗат турында белешмә Шигырьләрдәге
сурәтләү чараларын табу. Конспект төзү. Дәреслек белән эш. 64 “Яраткан язучым” темасына сочинение язу 1 Тәкъдим ителгән тема буенча сочинение яза белү Сочинение №5
65 “Чор һәм әдәбият” темасына йомгаклау контроль эше 1 Тәкъдим ителгән темага проект эшен яклау. Проект эше
Әдәби тәнкыйть (1 сәг) 66 Хаталар өстендә эш. Әдәби тәнкыйть
1 Әдәби процессның юлдашы буларак әдәби тәнкыйть. Соңгы еллар тәнкыйтендә актив эшләүче
Мәхмүт Хәсәнов, Рафаэль Мостафин, Флүн Мусин,
Азат Әхмәдуллин, Фоат Галимуллин, һ. б.. Конспект төзү. Дәреслек белән эш. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше (1 сәг) 67 Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленешен искә төшерү.Әдәби процесста дәвамчанлык принцибы Татар әдәбияты тарихының үзенчәлекләренә, иҗтимагый –социаль шартларына карап чорларга бүленешен искә төшерү. Әдәбият тарихын кисәкләргә, чорларга
бүленешендәге шартлылык.
Әдәби процесс өчен хас дәвамчалык принцибы Монологик сөйләм үстерү. Ислам дине һәм татар әдәбияты (1 сәг) 68 Ислам дине һәм татар әдәбияты 1 Ислам диненең барлыкка килүе, башка диннәрдән аермалы яклары, татар әдәбиятына Ислам диненең йогынтысы Совет чоры һәм 60 нчы еллар дан соңгы әдәбиятның аермалы якларын ачыклау. Бүгенге көндә Шәрык әдәбиятының
татар әдәбиятына йогынтысын ачыклау “Шәрык һәм татар әдәбияты” темасына кечкенә доклад әзерләргә