“Д?рт аяклы дусларыбыз” (4 нче сыйныфта татар теле д?ресе, РЗ.Х?йдарова д?реслеге буенча)


“Дүрт аяклы дусларыбыз”
(4 нче сыйныфта татар теле дәресе, РЗ.Хәйдарова дәреслеге буенча)
Әхмадуллина Эльвира Тагировна, 1 кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
I. Максатлар:
1) “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча өйрәнелгән грамматик калыпларны сөйләмдә куллануны ныгыту;
2) укучыларның диалогик-монологик сөйләм, мөстәкыйль фикерләү, уен күнекмәләрен камилләштерү;
3) Дүрт аяклы дусларга карата рәхимлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
II. Бурычлар:
а) хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру;
ә) фигыльләрне төрле затта сөйләмдә куллануга ирешү.
III. Принциплар:
1) дидактик принцип: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелелек.
2) гомумметодик принцип: коммуникатив, ситуатив – тематик;
3) лингвистик принцип: функциональ.
IV. Укыту ысуллары (метод): өлешчә эзләнү, сорау-җавап.
V. Алымнар: уен, диалог төзү, ситуатив биремнәр.
VI. Дәреснең төре: ЛГКК
VII. Җиһазлау: компьютер, мультимедия технологияләре
VIII. Кулланылган әдәбият:
Хәйдарова Р.З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.4 нчы с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен):2 кисәктә. 2нче кисәк/Р.З.Хәйдарова. – Казан:Мәгариф, 2010. – 107б.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше. (Уңай психологик халәт булдыру.)
Хәерле иртә балалар!
Хәерле иртә сиңа,
Хәерлә иртә миңа,
Хәерле иртә безгә.
Хәерле иртә сезгә!
Исәнмесез, укучылар! Сезне күрүемә мин бик шатмын! Утырыгыз.
Бүген сыйныфта кем дежур?
Бүген ничәнче апрель?
Сыйныфта кемнәр юк?
Рәхмәт. Утыр.
II. Белемнәрне актуальләштерү
1. Уку мәсьәләсен кую.
Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан дошманы.
(песи белән эт)
Укучылар, табышмак нәрсәләр турында? (эт белән песи)
Ә эт белән песи нинди хайваннар? (йорт хайваннары)
Без аларны яратып тагын ничек әйтәбез? (дүрт аяклы дусларыбыз)
Дөрес, алар безнең дүрт аяклы дусларыбыз. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшүебезне дәвам итәбез? (дүрт аяклы дусларыбыз турында)
Сез тагын кайсы дүрт аяклы дусларны беләсез? (куян, тиен, кәҗә, төлке)
2. Ә сез хайваннар турында яхшы беләсезме икән, әйдәгез тикшереп карыйк. Игътибар белән рәсемнәргә карагыз, хайваннар турында бер-берегезгә сораулар һәм җавап бирегез.
Слайдтагы рәсемнәр:
Тиен (узнай ,где живет белка; что любит она)
Песи (узнай любит ли он кошек; что любит кошка)
Эт (какого цвета собака; что умеют делать собаки)
Куян (Кролик какой; что любит кролик)
Үзбәя. Кызыл төс – бишле, яшел төс – дүртле, сары төс – өчле. (укучылар дәфтәрләренә төсле карандашлар белән билге куеп баралар)
– Булдырдыгыз, укучылар. Сез яхшы укучылар.
2. Фонетик зарядка.
Укучылар, ә хәзер татар авазларын кабатлап алыйк.
“А-Ә” авазына күнегүләр
ба-бә        ка-кә      на-нә        җа-җә      ңа-ңә       ча-чә      са-сү      һа-һә
2) Аудирование- Мин сүзләр әйтәм, сез кабатлыйсыз. Сүз калын булса кызыл түгәрәкне, нечкә булса яшел түгәрәкне күтәрәсез: мырылдый, өрә, эчә, чаба, сикерә, ярата, сыпырыла, килә, бирә, бара.
Үзбәя.
3. Өй эшен тикшерү.
Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшереп үтик. Сезгә яраткан дусларыгыз турында кечкенә хикәя язып килергә кирәк иде. Кем үзенең дүрт аяклы дусты турында сөйләргә тели?
Үзбәя.
III. Физкультминутка.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- Укучылар, мырылдый, өрә, чаба, эчә фигыльләре кайсы заманда булды? (хәзерге заман)
Скажи, чтобы он бегал. – Чап!
Он что делает? – Ул чаба.
Мы, что делаем? – Без чабабыз.
Спроси, что они делают? – Сез нишлисез?
Они бегают. – Алар чабалар.
Димәк, укучылар фигыль нәрсә белән төрләнә? (зат-сан белән төрләнә)
А как ты скажешь, что:
собака лаяла;
кошка выпила молоко.
Фигыльләрне кайсы заманда әйттегез? (үткән заманда)
Үзбәя.
“Мин барлыгын әйтәм, син юклыгын әйт” уены.
Куйды - ... , сикерде -... , болгады - ... , ялады - ... , мырлый - ... , сагына - ... , килә - ..., киткән - ... , алган –
Хәзер “ Зоопаркта” уены уйнап узарбыз.
Бер бала экскурсовод, ә бер бала зоопаркка килүче була. Бала экскурсоводка бер хайванны күрсәтеп сораулар бирә, ул бу хайван турында сөйли. ( Тактада хайван рәсемнәре)
Бу нәрсә?
Бу аю.
Аю кайда яши?
Аю урманда яши.
Аю нинди?
Аю зур, көчле.
Аю нәрсә ярата?
Аю балык ярата.
Ул нишли?
Ул хәзер йоклый.
Бу нәрсә?
Бу эт.
Эт нинди хайван?
Эт йорт хайваны.
Эт нинди?
Эт көчле, зур, матур.
Эт нәрсә ярата?
Ул сөяк ярата.
Эт нишли?
Эт йортны саклый. Өрә.
( Шулай берничә хайван турында: эт , куян, бүре, төлке)
Укучылар, без сезнең белән “Дөньяда бер эт бар иде” һәм “Ак песи” текстлары белән танышкан идек. Хәзер шул малайларга бәя бирергә кирәк. Тактада малайларга карата сыфатлар бирелгән, сезгә шуларның кайсы нинди малайга туры килгәнен сайлап алырга кирәк. (ярдәмчел, рәхимле, рәхимсез, игътибарлы, игътибарсыз, тәрбияле, тәрбиясез, яхшы, начар)
Укучылар, беренче малайга нинди киңәшләр бирергә була? (Хайваннарны рәнҗетергә ярамый; аларга ярдәм итәргә кирәк ,дусларны рәнҗетергә ярамый).
Димәк, укучылар, хайваннарны ни өчен “ дүрт аяклы дусларыбыз” дип йөртәләр? (алар кешеләргә ярдәм итәләр, эт йортны саклый, песи тычкан тота)
Ситуатив биремнәр.
Как ты скажешь о том, что:
- друзей нельзя обижать;
- берегите друзей;
- животные – наши четвероногие друзья;
- животных надо любить;
- животные любят добрых людей;
- у меня есть кошка;
- кошки любят молоко, рыбу, мясо;
- кошки ловят мышей.
V. Йомгаклау
Рефлексив кабатлау
- Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? (Хайваннар турында сөйләштек)
-Хайваннарны ни өчен “ дүрт аяклы дусларыбыз” дип йөртәләр? (Алар кешеләргә ярдәм итәләр).
- Хәзерге заман хикәя фигыльгә кайсы аффикслар ялгана?
- Үткән замандагы хикәя фигыльгә кайсы аффикслар ялгана?
- Фигыль нәрсә белән төрләнә?
Индивидуаль рефлексия.
Кояш рәсеменең уртасына ? һәм ! билгеләре ясала. Сезгә дәрес ошаган икән кояшның уртасына ! язасыз, әгәр дә ошамаган икән ? тамгасын язасыз.
VI. Өй эше.
? билгесен сайлаучыларга (экранда күрсәтелә):
73 бит 3 нче күнегү.Җөмләләр дәвам ит.
! билгесен сайлаучыларга:
• песи һәм эт турында 3 табышмак язып килергә.
Билге кую.
Дәрес тәмам, укучылар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.