Математикадан ачык д?рес 1 сыйныф “4 санын кушу ??м алу.”


Тема : “4 санын кушу һәм алу.”
Максат : - 4 не кушарга һәм алырга өйрәтү; саннар төзелешен һәм 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен үстерү;
- сумманы , аерманы табуга мисаллар чишүне ныгыту; укучыларның логик уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне тәрбияләү;
- табигатъкә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.
* Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү;
* Математиканы әйләнә-тирә дөнья белән бәйли белү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү: ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү: башкаларны ишет һәмтыңлый белү.
Танып-белү универсаль уку гамәлләре:
Танып-белү максатын билгеләү, кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга жавап бирү.
Предметара бәйләнешләр: Математика. Әйләнә-тирә. Әдәби уку.
Кулланылган дәреслек һәм ярдәмлекләр: Математика дәреслеге 1 класс А.Л.Чекин. 2 нче кисәк
Җиһазлау: Компьютер, проектор, биремле карточкалар, ,эшчәнлекне бәяләү карточкалары ,презентация.
Сингапур структуралары: . ,“РАУНД –ТЭЙБЛ” ,“КОНЭРС” ,“РЭЛЛИ –ТЭЙБЛ” ,“МИКС-ФРИЗ-ГУП”,МЭНЕДЖ МЭТ”.

Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты. (Уңай психологик халәт тудыру). 1-2 слайд
-Хәерле көн укучылар. Сез барыгыз да дус һәм -тату, ә хәзер бер-берегезгә карап елмайдык. Кара –каршы утыручы иптәшебезне һәм янда утыручы иптәшебезне сәламлибез. Бер- беребезгә карап елмаябыз ,яхшы кәеф белән математика дәресен башлыйбыз. Әйдәгез, башта дәрескә кереп киткәнче дәрес вакытында без үтәргә тиешле кагыйдәләрне кабатлап чыгыйк. (дәрескә әзерлекне тикшерү)
Хәреф танучы укучылар слайдтагы кагыйдәләрне укый. 3 слайд
Урыннан кычкырмаскаБер-береңне бүлдермәскәБер-береңне тыңларга Киңәшләшеп эшләргә
Укучылар! Без бүген сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Ә кайда барасын беләсегез киләме? Аның өчен табышмакның җавабын белергә кирәк.
Кызарып җиләк пешә,
Чикләвекләр өлгерә,
Санап та бетереп булмый,
Нәрсә соң ул, кем белә? 4 слайд (Урман рәсеме)
-Дөрес. Димәк без бүген сезнең белән урманга сәяхәткә барабыз.
-Ә сез урман турында нәрсәләр беләсез?
(Урманда саф һава, анда гөмбәләр, җиләкләр, чикләвекләр һәм чәчәкләр үсә, кошлар, җәнлекләр яши)
-Урманда үз-үзеңне ничек тотарга?
(Кычкырып сөйләшмәскә, агачларны сындырмаска, кошларны, җәнлекләрне куркытмаска.)
-Урманда безгә үзебезнең белемнәребезне дә күрсәтергә кирәк булачак.Әйдәгез белемнәребезне тикшереп китик.
II. Актуальләштерү.
1.Гамәл тамгаларын куярга.
“РАУНД –ТЭЙБЛ”( укучылар бер биткә команда белән язалар)
1 * 2=3 2 * 1=1 9 * 3=6 3* 3=0 4 * 3=7
2 * 2=4 5 * 2 = 3 6 * 2 = 8 3 * 1 = 4 7 * 3 = 10
Телдән мәсьәләләр. “КОНЭРС” (Укытучы телдән укый ,балалар төрле почмакларны сайлыйлар ,җавапларын дәлиллиләр)
-Әни салатка 9 йомырка салды,ә камырга 2 гә кимрәк салды. Әни камырга ничә йомырка салган? (7)
- Резидәгә 6 яшь,ә Булат 3 яшькә олырак.Булатка ничә яшь? (9)
- Алмагачта 4 алма бар,һәм 2 груша бар.Алмагачта ничә алма бар? (Алмагачта груша үсми)
III.Төп өлеш.
Юлыбызга матур итеп кар яуды. Әйдәгез, урманга рәхим итегез! 5 слайд
Безне урманда тиен каршы ала. Ул чыршы агачы турында нәрсә белүегез белән кызыксына. (Чыршының яфраклары урынына ылыслар, алар Һәрвакыт яшел булалар)
Тагын нинди ылыслы агачлар беләсез? (нарат,) 6 слайд
Беләсезме, укучылар, чыршы 40-50 метрга кадәр биеклеккә үсә һәм 500ел яши. Нарат 35 метрга кадәр үсә, 350 ел яши.
Ылыслы агачлар һаваны сафландыра, сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый.
“Тапкырлар тукталышы”( Тактада саннар рәте бирелгән) ( 7слайд)
0,1,2,3,5,6,7,8,9 ( 8 слайд)
Нинди сан төшеп калган? (4)
4саны турында нәрсә беләсез? Составын искә төшерү.( 4 ул 2 һәм 2, 3 һәм 1, 1 һә 3 ;
0 дән соң 4нче урында тора, 2 һәм 2 саннарыннан тора, 3 саныннан соң килгән, 5 тән 1гә кимрәк, 4тән соң 5 саны килә, 3 тән 1гә күбрәк)
IV. Уку мәсьәләсен кую. “ Уйла һәм җавап бир”аланы (9 слайд)
1.“РЭЛЛИ –ТЭЙБЛ”( ике укучы бер биткә язалар,берсен берсе тикшерәләр)
1+4= 5-4=
2+4= 6-4=
3 +4= 7-4=
4 +4= 8-4=
5+4= 9-4=
6+4= 10-4=
Ә хәзер парлар алмашынып, бер-берегезнең эшләрен тикшерик.
Балалар эшләгәндә авырлыклар булдымы?
Без монда нинди эзлеклелек күрәбез? Дөрес, санга 4 не кушабыз, саннан 4 не алабыз. Дәреснең темасын әйтә алабызмы?
Әйе, 4 не кушу һәм алу.
Юлыбызны дәвам итәбез. Менә без сезнең белән “Яңа белемнәр алу” аланына килеп чыктык.
V. Физкультминутка. “МИКС-ФРИЗ-ГУП”(Музыка астына бииләр һәм музыка туктагач биремнәр үтиләр. Мисаллар: 7-2; 6-3 ; 5-3 ;5-4) (10 слайд)
2. “Яңа белемнәр алу аланы”Дәреслек белән эшләү (8 бит) (11 слайд)
6 +4
6 +2 +2
6 +4
6 +3 +1 6 +4
6 +1 +3
10 - 4
10 – 2 -2 10 - 4
10 – 2 -2 10 - 4
– 2 -2
“Мисаллар чишү” аланы. (12 слайд)
Дәреслек белән эшләү:
--№1не телдән эшләү.
-№4не дәфтәрләргә эшләү.
VI.Йомгаклау.
VII . Рефлексия “Сораулар иле” аланы. 13 слайд
Менә кайтыр вакыт та килеп җитте. Сыйныфка кайтырга кирәк. (14нче слайд. )Сез җәй кәне бик күп тапкырлар урманга барырсыз әле. Урман матур, файдасы күп дидек, ә һәрвакыт шулай булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
(Чүп калдырмаска, учак якмаска, кош ояларын туздырмаска, агачларны сындырмаска, җиләк-гөмбәләрне таптамаска, җәнлекләрне куркытмаска).
Балалар без бүген дәрестә сезнең белән нәрсәләр эшләдек?
4 санын алдык һәм куштык, мәсьәләләр чиштек.
Дәрес тәмам. Дәрес сезгә ошадымы?
Дәрестәге үзегезнең эшегезгә бәя бирегез.
Кызыл, сары,яшел түгәрәкләр белән бәяләү.