Технологик карта. Математикадан 1 класс ?чен . Темасы: Дист? аша чыкмыйча саннарны кушу ??м алу


Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбе”
МБГББУ “ТР Буа муниципаль районы
Түбән Наратбаш ТГБМ” нең
беренче квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Фәхретдинова Илсөяр Мәнсур кызының
1 нче сыйныф математика дәресе өчен төзегән технологик картасы

2014 - 2015 нче уку елы
1 сыйныф өчен математикадан технологик карта
Тема: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушу һәм алу
Максат: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга өйрәтү
Бурычлар: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушу һәм алу өстендә эшләү;
Саннарны чагыштыру, исәпләү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү;
Үзара дуслык исләрен ныгыту, үз эшең өчен җаваплылык хисләрен үстерү өстендә эшләүҗаваплылык хисләрен
Көтелгән нәтиҗә:
Предметлы: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга өйрәнү;
-Саннарны үсә бару , кими бару тәртибендә төзү;
-Мәсьәләне схема төзеп чишү.
Метапредметлы УГ:
-Регулятив: -Дәреснең уку мәсьәләсен ачыклау, темасын формалаштыру, проблеманы чишү юлларын планлаштыру, аны чишү өстендә эшләү;
-Танып-белү: -Мәсьәләнең биременә анализ ясау, сорау кую, схема төзү.
-Коммуникатив: -Парларда, төркемнәрдә эшләү;
-иптәшенең фикерен тыңлый белү, үзара бәя кую, җавабы дөрес булмаса корректно төзәтү;
Шәхес буларак: Мөстәкыйльлек, үз эше өчен җаваплылык булдыру, дөрес үзбәяләү.
Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Алган белемнәрне тормышта куллану.
Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү
Эшне оештыру: Индивидуаль, парларда, төркемдә, фронталь
Чыганаклар: МЭНЭДЖ МЭТ, ноутбок, проектор, экран (презентация), биремле карточкалар, смайликлар, санлы веер, санау таякчыклары, музыка
Дәрес барышы
Дәрес этабы
Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре
I.Оештыру. Мотивлаштыру өлеше.
- Хәерле көн, балалар! Слайд 1.
- Хәерле көн, кунаклар!
-Кәефләрегез ничек?

- Сез дәресне башларга әзерме? -Хәерле көн! (Җилкә буенча портнерлар кул биреп “хәерле көн” телиләр, бит буенча портнерлар йодрык белән күрешә, төркемдәгеләргә кул селкиләр.
-Әйбәт. (Бик әйбәт – кызыл смайлик, әйбәт – сары, ярый инде – зәңгәр смайлик күрсәтәләр
- Әзер Коммуникатив УГ
II. Белемнәрне актуальләштерү. Телдән исәпләү. Слайд 2.
1)1дис.4 бер. = 12=__ + __
1дис.7бер.= 15= __ + __
2)10+3= 10+6= 10+8=
-Бу саннар нинди саннар дип атала? 15-5= 12-10= 19-9=
-Балалар, без нинди биремнәр эшләдек?
( Санлы веерлар белән җавапны күрсәтү)
- Икеурынлы саннар.
-Саннарны телдән куштык һәм алдык. Смайликлар ярдәмендә үзбәя Көйләгеч УГ
Шәхес буларак
III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсе кую. Аңлатмаларны чишәргә Слайд 3.
14+5= 16+2= 13+3= 12-1= 17-3= 18-5=
-Балалар, бу аңлатмаларны ничек эшләрбез?
- Ә берәмлеккә берәмлекне куша беләбезме? Димәк ...
- Без бит мондый аңлатмалар эшләгәнебез юк
-Димәк, башта 4 кә 5 не кушабыз, аннары шуны 10 га кушып куябыз. Көйләгеч УГ
Танып-белүУГ
IV.Проблеманы чишү өстендә эшләү. Уку мәсьәләсен чишү.
Аңлатмаларны чишү.
1)4+5=9 6+2= 8 3+3=6
10+9=19 10+8=18 10+6=16
-Без нинди бирем эшләдек? -
- Ничек эшләдек?
12-1= 17-3= 18-5=
2-1=1 7-3=4 8-5=3
2)Карточкада бирелгән биремнәрне парларда эшләргә. Слайд 4.
15+2= 16+3=
17-2= 16-4= - Икеурынлы санарга берурынлы саннарны куштык.
-Башта берәмлеккә берәмлекне куштык, аннары 10га куштык.
-Берәмлектән берәмлекне алдык та 10 га кушып куйдык. Үзбәя
Динамик пауза: “Менә минем уң кулым”
(Карточкада бирелгән биремнәрне парларда эшләү.)
Бер-беренә бәя. Предметлы
Танып-белүУГ
Көйләгеч УГ
Коммуникатив
V. Яңа материалны ныгыту.
1)КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасы буенча эшләү
Укучыларга 1 аңлатма язылган астан бөкләнгән карточкалар таратыла
12+4= 13+4= 14+5= 15+3= 12+6= 11+7= 14-3= 19-4= 17-5= 18-4= 19-6= 16-2=
2) Мәсьәләләр чишәргә (Схема ясап чишәргә)
Бөек Ватан сугышы ветераннарына бирү өчен Алсу 14 чәчәк ясаган, Булат 2 гә күбрәк ясаган. Булат ничә чәчәк ясаган?
-Нәрсә эшләдек?
-Нинди юл белән чиштек?
( Укучылар 1 аңлатма язылган астан бөкләнгән карточкалар алалар, шуның җавабын язалар, укытучыга күрсәтәләр, бөклиләр. Урыннан торып, кулны күтәрәләр, якыннан гына иптәш эзлиләр. Иптәш тапкач 1 нче озынрак буйлысы аңлатманы әйтә, 2 нче иптәше җавабын әйтә, җавабы дөрес булса 1 нчесе мактый. Аннары 2 нче иптәше аңлатманы әйтә, 1 нчесе җавап әйтә. Карточкаларны алмашалар, рәхмәт әйтәләр. Икенче пар эзләп китәләр.) Үзбәя

(Укучылар мәсьәләне укыйлар.
Парларда эшлиләр. Схема ясыйлар.
Мәсьәләне чишәләр. Җавабын язалар.
Төркемнәрдә тикшерәләр.)
-Мәсьәлә чиштек.
-Схема ярдәмендә чиштек. Үзбәя Коммуникатив
Шәхес буларак
Танып-белү УГ
Көйләгеч УГ
VI. Мөстәкыйль эш
Дәреслекнең 67 биттәге №3 нең 2 юлын эшләргә.
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы буенча җавапларны тикшерергә
Динамик пауза
10-7=3, 15-10=5, 12-10=2
Дәреслекнең 67 биттәге №3 нең 2 юлын эшлиләр.
(Төркемдәге 4 кеше чират буенча җавапларны әйтеп бара, башкалар җавапларны тикшереп баралар.) Үзбәя.
Динамик пауза ясыйлар:
(Музыка уйный, укучылар бииләр. Музыка туктый. Укытучы бирем бирә. Биремнең җавабында ничә чыкса, укучылар шулкадәр сан буенча бергә берләшәләр. Коммуникатив
Шәхес буларак
VII. Кабатлау 4)Төркемнәрдә эшләргә
Саннар буталган килеш бирелгән: 0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19
1)№3-А укучыга: Берурынлы саннарны үсә бару тәртибендә карточкалар ярдәмендә төзәргә: 0, 2, 5, 7, 9
2) №2-Б укучыга: Икеурынлы саннарны кими бару тәртибендә төзәргә: 19, 16, 14, 13, 10
3)№4-Б укучыга: Барлык саннарны үсә бару тәртибендә төзәргә:
0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19 МЭНЭДЖ МЭТ буенча
№3-А укучы: Берурынлы саннарны үсә бару тәртибендә карточкалар ярдәмендә төзә: 0, 2, 5, 7, 9
№2-Б укучы: Икеурынлы саннарны кими бару тәртибендә төзә: 19, 16, 14, 13, 10
№4-Б укучы: Барлык саннарны үсә бару тәртибендә төзә:
0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19
Танып-белүУГ
Көйләгеч УГ
VIII.Рефлексия. Дәрескә нәтиҗә ясау. Бәяләү.
-Дәрестә нинди яңа белем алдыгыз?
-Бу белемнәрне тормышта кайда кулланып була?
-Кайсы бирем сезгә аеруча ошады?
- Сезгә дәрес ошадымы?
-Үзегезгә бүгенге дәрестәге эшегезгә нинди билге куяр идегез?
- Кәефләрегез ничек?
-Э.д. биремнәрне эшләргә -Икеурынлы саннарга берәмлекләр куштык, алдык.
- Кибеттә товар алгач акча түләгәндә. Урамдагы йортлар санын белергә. Кешегә ничә яшь икәнен беләсең.
-........
Смайликлар ярдәмендә үзбәя.
Смайликлар ярдәмендә үзбәя Көйләгеч УГ
Коммуникатив